Кыш бабайга – 21 яшь!

Кыш бабайга – 21 яшь!

Яңа елга да төгәл бер атна вакыт кына калды. Күп катлы йортларның тәрәзәләрендә гирляндалар яна, автобусларны да бизәгәннәр. Балалар да Кыш бабайдан бүләк сорап язган хатларын әллә кайчан җибәрергә өлгергәннәрдер. Хәер, нигә балалар гына? Кыш бабай почтасының директоры Людмила Суранова әйтүенчә, сабыйлар гына түгел, өлкән яшьтәге русиялеләр дә Кыш бабайга үз хатларын юллый! Ир-атлар үз мөрәҗәгатьләрендә кредитларын капларга булышуны һәм хезмәт хакын арттыруны сораса, хатын-кызлар могҗиза өмет итә икән: яхшы ир очрасын, балам тусын дип теләүчеләр күп ди. Яңа ел почтасы директоры әйтүенчә, хатлар белән моңарчы беркайчан да соралмаган теләкләр дә килә икән.

– 16нчы декабрьгә кадәр без барлыгы 3 меңләп хат алдык. Балалардан килгән хатлар арасында «баш өстендә тыныч күк булсын», «сугыш бетсен» кебек сүзләр бик еш очрый, ә өлкәннәр «яман шештән котылсам иде» дип тели, – ди Людмила Суранова.

Мин дә Яңа елга үз теләкләрем белән керәм, шуңа күрә бәйрәмгә кадәр Кыш бабайга хат язарга түгел, ә аның белән очрашып сөйләшергә булдым. Бәлки алай иткәндә, теләкләрем тизрәк кабул булыр?

«СҮГЕНӘСЕ ДӘ КИЛДЕ»

Ел әйләнәсе ыгы-зыгыда яшәү шулкадәр ардыра, ышанмас җиреңнән могҗизага ышанасы, әкияткә эләгәсе килә башлый хәтта. Яңа ел – шушы әкияткә эләгү өчен менә дигән мөмкинлек. Балаларына чакырткан булып, әти-әниләр үзләре дә бик кызыксынып карап тора Кыш бабай чыгышларын. Кыш бабайлар исә хәзер шулкадәр күп ки, телисең икән – зәңгәр тунлысын ал, теләмәсәң – яшел тунлысын, сарылысы гына юк. Ә менә 21 яшьлек Нияз Сабиров, Кыш бабай кызыл киемнән генә йөрергә тиеш, ди. Әле чагыштырмача яшь Кыш бабай ул – беренче чирканчыкны узган ел гына алган. Шулай да башлангыч тәҗрибәсен тупларга өлгергән инде – чалбарын да ерткан, булдыксыз Кар кызы белән дә йөргән, «Быел нинди маҗараларга юлыгырмын икән», – дип елмая.

– Кыш бабай булу идеясе акча эшләргә теләүдән барлыкка килмәде. Мин балаларны яратам, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. Милли бәйрәмнәр уздыра торган үз оешмасы бар Ниязның. Балаларга бәйрәмнәр оештырып йөргән вакытта башына бер уй килгән: нишләп безнең оешмада пиратлар да, клоуннар да бар, ә Кыш бабай юк соң? Кыскасы эш әнә шулай башланган. Яше буенча башка Кыш бабайлардан калышса да, Нияз Сабиров үзен оригиналь Кыш бабай дип атый һәм татар Кыш бабаеның нинди булырга тиешлеген төгәл белә: ул театраль белемле булырга тиеш икән. Үзе Казан театр училищесының эстрада бүлеген тәмамлаган кеше буларак, «Татар кыш бабае профессионал булырга тиеш», – ди әңгәмәдәшем. Бер караганда, Кыш бабайга театраль белем нәрсәгә кирәк инде? Татарча сөйләшә беләсең икән, капчык ас та чыгып кит. Аппетит ашаган вакытта килә, диләр бит, кеше янына чыгып баскач, сөйләр сүз табылыр иде әле… Алай түгел икән шул! Нияз мине бу фикеремнән бик тиз кайтарды.

– Минем эш тәҗрибәсе зур булмаса да, кызык хәлләр булырга өлгерде инде, – дип елмайды ул. – Узган ел ясаган беренче чыгышым мәңге исемдә калыр, мөгаен. Бик кызык килеп чыкты ул. Казандагы бер балалар бакчасына чакырдылар. Гадәттә, бакчаларда бәйрәм алдан төзелгән сценарий буенча бара. Дөресен әйтим, мин бу әйберне бик яратып бетермим. Сценарий ничек ул – уңга барасыңмы, сулга бөгеләсеңме, ятасыңмы – һәр нәрсәне төгәл язып, шуны төгәл башкарырга кирәк. Ә мин алай эшләргә яратмыйм, план буенча эшлим: башта котлыйм, аннан бүләк бирәм, җырлыйм, һ.б. Әмма заказ бирүченең сүзе – закон. Кыскасы, ике сәгать алдан килдем дә сценарийны сорап алдым. Ни өчен театраль белем булу кирәк дидем? Бакчаларда Кар кызлары итеп тәрбиячеләрне, сәнгать җитәкчеләрен куялар. Миңа да бирделәр бер тәрбиячене. Моның ни урысчасы юк, ни татарчасы… Татарча сөйли башлый, урысчасын кыстыра. Урысча сөйли башласа, җөмләсенең ахырын татарча бетерә – югалып кала торган кеше, кыскасы… Актерлык осталыгы да юк. Алдан бирелгән текстны да образга кереп укый алмады, тотлыгып кала. Үзебезчә ике сәгать буе әзерләндек тә чыгыш ясарга чыктык. Менә шуннан соң башланды инде хәлләр. Гадәти сценарий язылган: начар персонажлар Кыш бабайның таягын урлый да бер персонажны катыралар. Кыш бабайның таягын табып, шушы геройны эретергә кирәк. Шушыны эретү өчен таяк табарга кирәк, имеш. Үч иткәндәй, сценарий диалог формасында төзелгән: мин бер сүз әйтсәм, Кар кызы миңа җавап бирергә тиеш. Мәсәлән, «Кар кызы, минем бит әле таягым да юк, бу куян баласын катырганнар бит, ничек эретергә икән инде аны?» – дип сорыйм. Ә ул миңа: «Таяксыз эретеп булмый шул, Кыш бабай, нишлик икән, бәлки безгә дусларыбыз булышыр?» – дип җавап бирергә тиеш. Минем Кар кызы бөтенләй каушады да бетте. «Эзләргә надо, Кыш бабай, незнаю же, где синең таягың?» – дип җавап бирә. Ну, шуның кадәр югала торган кеше булып чыкты инде! Салават Фәтхетдинов әйтмешли, «сүгенәсем дә килде әйбәт иттереп», көләсем дә килде, кыскасы, бөтен бәйрәмне берүзем ерып чыктым. Кар кызым бәйрәмнең башында исәнләште, уртасында бер-ике сүз әйтте һәм ахырында саубуллашты. Әле ярый хәтерем бар: алай-болай кирәк булыр дип, Кыш бабайның гына түгел, Кар кызының да сүзләрен ятлап чыккан идем…

Нияз Сабировны үзенчәлекле Кыш бабай дигән идек бит, аның икенче үзенчәлеге кыска буйлы булуында икән. «Кыш бабай ул озын буйлы булырга тиеш кебек, ә мин 175 см гына. Кыска буйлы булса да, Кыш бабай таза булырга тиеш ул. Шуңа күрә тун эченә тутыру өчен махсус паралон кайтарттым», – ди әңгәмәдәшем.

Өченче үзенчәлеге – Нияз исемле Кыш бабай татар телен бик камил белә. «Урысчалы-татарчалы, чыктым аркылы күпер» дип сөйләшү берәүгә дә ошамас иде», – дип сөйли ул. Үзенең татарча камил белүе өчен егет беренче чиратта гаиләсенә рәхмәтле. Бик оста ысул белән татарчага өйрәткән аны әтисе.

– Татар белән урыс кушылгач, аларның телләре дә кушыла инде. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә, балалар бакчаларында да балалар күбрәк урысча сөйләшә. Татарча сөйләшү – балачактан килә торган әйбер дип саныйм. Мин татар мәктәбендә укыдым, татарлык шуннан гадәткә кергәндер. Әти-әнинең дә йогынтысы бар. Бер мисал китерәм. Берәр җирдән кайтып кергәч, әтигә: «Привет, пап!» – дип әйтсәм, әти минем белән исәнләшми, хәтта күтәрелеп тә карамый иде. «Исәнме, әти!» – дисәм, исәнләшә. Гомумән, безнең өйдә урысча сөйләшергә ярамый иде. Минем бертуган апам бар. Кичке аш вакытында аның белән урысча сөйләшсәк, әни дә: «Ник урысча сөйләшәсез, сез бит татар балалары!» – дип әйтә иде. Апам да шул кадәр күнеккән мондый тәрбиягә. Үзенең гайләсендә дә шундый тәрбия бирә. Әле беркөнне генә кунакка барган идем, аның ике яшьлек кызы бар. Балага «Как дела, нәнәм, что делала?» – дим. Апам килеп җиткән: «Нишләп аны урысчага өйрәтәсең!» – ди. Ул бала урысча да аңлый, ләкин татарча сөйләшә, бер урыс сүзе дә белми. «Татарча гына сөйләшергә кирәк» дигән әйбер апамның башына кереп калган. Кызганыч, мин татарча гына сөйләшә алмам инде, күбрәк урысча эшләргә туры килә шул. Татар Кыш бабайларына ихтыяҗ бар ул, безнең кебек гаиләләр аз түгел бит, – дип сөйли Кыш бабай.

Нияз Сабировның дүртенче үзенчәлеге – аның кигән киеме булачак. Әйткәнемчә, соңгы арада Кыш бабайлары нинди генә төстәге туннар кими. Алып баручы Илдар Кыямовның улы Идел Кыямов бик кыйммәт бәягә узган ел яшел төстәге тун тектергән булган. Әлеге уңайдан Ниязның карашлары үзгә. Кыш бабай элек-электән караңгы кызыл төстәге тун кигән, аның төсен үзгәртү кирәкмидер, дип саный ул. Ләкин үзенең татар Кыш бабае булуын күрсәтү өчен, тунының җиңнәренә татар милли бизәкләре төшерергә җыена икән.

Изображение удалено.

ЕРТЫК ЧАЛБАРЛЫ БАБАЙ

Нияз Сабиров кечкенә чагында Кыш бабайга бик ышана торган булган. Дөрес, бу ышанулары гына озакка бармаган. Башлангыч сыйныфта укыган вакытында, йокыдан уянып, билгесезлеккә карап хисләнеп яткан җиреннән, бүлмәгә әтисенең килеп кергәнен күреп ала ул. Әтисе килеп тә керә, чыршы астына бүләкләр куеп чыгып та китә. Улының ачык күзләр белән ятканын да күрми хәтта.

– Менә шуннан соң Кыш бабайдан бөтен өметләрем өзелде инде минем, – дип көлә Нияз. – Бу турыда әтигә үскәч кенә әйттем инде. Беренче итеп апага сөйләдем. Апа юаткан була, сиңа күренгәндер генә, төш булгандыр, бәлки Кыш бабай үзе әти кыяфәтенә кереп килгән булгандыр, ди. Мин йокыдан айнып беткән идем шул. Төш күрми идем.

Белмим, берәр нинди сихри көче бармы, ләкин Ниязның чыршы төбе белән бәйле күңелсез вакыйгалары әле дә тәмамланмый. Узган ел бер биюченең баласын Яңа ел белән котларга баргач, оятка калган ул. Туны арасыннан джинс чалбары күренеп торгач, трико алып кигән булган. Шул трико хур иткән егетне.

– Баланы котладым, саубуллаш та чыгып кына кит бит инде! Юк, мин кирәкмәгән әйберне эшләргә яратам! Чыршылары астында матур Кыш бабай белән Кар кызы ясап куелган иде. Кыш бабайга ишарәләп, о-о, син мине эшләп куйгансың бит, дип, чыршы астына иелгән идем, ыштаным шатырдап ертылып китмәсенме! Бала шаккатып карап тора миңа. Минем көләсем дә килә, сүз дә әйтә алмыйм. Теге Кыш бабайны кире үз урынына куйдым. Аннары «Бәйрәм белән!» дидем дә чыгып шылдым, – ди Нияз Сабиров.

ТАВЫШНЫ САКЛАУ АВЫР

Ниязның Кыш бабай булып яшәве 25нче декабрьдән башланачак. Заказлар быел бик күп икән. Аеруча Биектау районындагы бер авылда узачак бәйрәмне дулкынланып көтә ул.

– Кыш бабай ролендә – төп рольдә чыгыш ясаячакмын. Чара ахырында Кыш бабайның прокурор булганлыгы ачыкланачак. Ул образда мин инде чын прокурор түгел. ГАИ хезмәткәре Кыш бабайның машинасын урлый, Кыш бабай шул машинага эләгеп кала һәм йөгерә дә, оча да… Бик кызык постановка уйлап таптык. Ләкин бер проблема килеп чыкты, балаларга күрсәтергәме-юкмы дип шикләнәбез. Бу чыгышыбыз белән балаларның Кыш бабай турындагы илаһи фикерләрен бозасы килми. Бәлки, килгән кешеләр арасында кечкенәләр дә булыр. Ә прокурор киеме чын погоннар белән тегелгән кием булачак. Бәлки, безнең чыгыштан соң балалар чын Кыш бабай – полиция хезмәткәре дип уйлый башлар һәм погон таккан теләсә кем янына барып, бүләк сорап йөрер? Шунлыктан әлегә нишләргә дә белмибез.

Нияз Сабиров белән әңгәмә ахырында Кыш бабай булуның иң авыр ягы турында сораштым.

– Минем өчен иң авыры – тавышымны югалтмау, – дип җавап бирде ул, бераз уйланып торгач. – Саклау түгел, нәкъ менә югалтмау. Мин сезнең белән бер сәгать сөйләштем һәм тагын шуның кадәр дә сөйләшә алам. Кыш бабай образында бер сәгать сөйләшү бик авыр ул. Анда болай гына сөйләшмисең, диафрагманы катырып, тавышны көчле итеп бирергә кирәк. Менә шул тавышыңны төгәл биреп, сөйләшеп чыга аласың икән, димәк, син чын Кыш бабай!

Айгөл ЗАКИРОВА.

P.S. Чын татар Кыш бабае белән күңелле очрашу теләсәгез бабайның телефонын да күрсәтәбез: 89503237289

Комментарии