- 31.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Петрозаводскида яшәүчеләр 26 декабрь көнне «Яблоко» фиркасе вәкиле Галина Ширшинаны мэрлыктан алуга каршылык белдереп митингка чыгачак. Ширшинаны яклау чарасы бу шәһәрдә 24 декабрь көнне дә узды.
Җомга Петрозаводск шәһәре шурасы Ширшинаны вазифасыннан алырга дип тавыш бирде. Шурада депутатларның күпчелеге «Бердәм Русия» вәкилләре. Янәсе Ширшина үзенә йөкләнгән эшләрне башкармаган. 2015нче елның июнендә депутатлар Ширшина канәгатьләнерлек эшләми дип, аңа төзәлү өчен өч ай вакыт биргән булган.
«Депутатларның дәлилләре – буш куык. Сезнең гаепләүләрегезнең күпчелеге ул башкарма хакимияткә карый, ә җирле үзидарәгә түгел. Бер ел элек сезне мине алып ташлау өчен берләштерделәр. Моның өчен бөтен яклап эш җәелдерелде. Вазифамнан алырга мин канун бозмадым», – дип Ширшина әлеге утырыштан чыгып китте. Элегрәк ул бу карарны мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдергән иде.
Ширшина 2013нче елның 8нче сентябрендәге сайлауда «Бердәм Русия»дән булган мэр Николай Левиновка караганда күбрәк тавыш җыеп җиңде. Мэр вазифасы 2018нче елга кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Ширшина җиңгәч һәм низаг килеп чыккач шәһәр депутатлары быел августта карар чыгарып, мэрны алга таба турыдан-туры халык сайлавын бетерде.
Ширшина Русия күләмендә абруй казанган мэрларның берсе. Ул шәһәр транспортында йөрүне 17 сумнан 10 сумга калдырды. Шәһәр тормышына кагылган әһәмиятле сорауларны җәмәгатьчелек белән хәл итүне кертте.
Һәлакәт сәбәпләре мәгълүм
Халыкара авиация комиссиясе (ХАК) 2013нче елның 17нче ноябрендә Казан һава аланында очкыч һәлакәтенең сәбәпләрен игълан итте. Ул экипажның очышларга һөнәри яктан тиешенчә әзер булмавын төп сәбәп, дип белдерә.
Төшеп утыру юлыннан тайпылган очкыч икенче кат әйләнеп килеп утыру өчен яңадан күтәрелә башлагач, борыны белән җиргә кадалып төшә һәм ут каба. Экипаж командиры вазифасын башкарган пилотның бу вазифага укымаганлыгы ачыкланган. Белгечләр очкычның техник җитешсезлеге булмаганлыгын әйтә.
Комиссия хисабында ширкәттә иминлеккә куркыныч барлыгын алдан барлау тиешенчә куелмау турында да әйтелә. Һава ширкәтендә имин очышлар булдыру системасының эшләмәве дә һәлакәткә китергән сәбәпләрнең берсе итеп күрсәтелә. Документта бөтен дәрәҗәдәге авиация җитәкчелеге тарафыннан экипажның очышларга әзерлегенең контрольдә булмавы да телгә алына.
«Татарстан» һава ширкәтенең Мәскәүдән Казанга килүче очкычы һава аланында һәлакәткә юлыгып 50 кеше һәлак булган иде.
«Санация права»: Русиянең гамәлдән чыгарылырга тиешле 10 кануны
Русиядәге бер төркем күренекле диссидент һәм хокук яклаучылар илдәге иң зыянлы 10 канун исемлеген булдырды һәм аларны гамәлдән чыгарырга чакырды.
«Санация права» дип аталган бу проектта катнашучылар фикеренчә, әлеге кануннар җәмгыять өчен аеруча зыянлы. Проектны тәкъдим итүчеләр арасында хокук яклаучы Павел Чиков, язучы Борис Акунин, коррупциягә каршы көрәшүче «Transparency International» оешмасы вице-президенты Елена Панфилова, илдән китәргә мәҗбүр булган оппозицион сәясәтче Владимир Ашурков та бар.
«ЧИТ ИЛ АГЕНТЛАРЫ» КАНУНЫ
Парламент һәм президент сайлауларындагы хәрәмләшүләргә каршы киң күләмле протест чараларыннан соң, 2012нче елның ноябрендә гамәлгә кергән бу канун хөкүмәттән тыш оешмаларның, әгәр алар чит илдән финанс ярдәме алса һәм сәясәткә катнаша дип исәпләнсә, юстиция министрлыгында «чит ил агенты» буларак теркәлүен таләп итә. Теркәлмәүчеләргә 300 мең сумга кадәр штраф һәм моның өчен җаваплы кешеләргә ике елга кадәр төрмә җәзасы яный.
Бу канун инде хөкүмәттән бәйсез оешмаларны эзәрлекләүләргә, 20дән артыгының ябылуына китерде. Аларның күбесе «чит ил агенты» дип аталырга теләмичә, эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды.
«Санация права»га кушылган Борис Зимин җитәкчелегендә эшләгән һәм бәйсез медиага ярдәм итеп килгән «Династия» фонды да, бу елда «чит ил агенты» дигән ярлыкау тагылгач, эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды. «Династия» фонды сәләтле яшь галимнәргә акчалата ярдәм күрсәтеп килә иде.
«Санация права» фикеренчә, ачык итеп язылмаган бу канун теләсә кайсы оешманы сәясәттә катнашуда гаепләү мөмкинлеге бирә.
«Санация права», шулай ук, бу канун кешеләрнең берләшеп җәмәгатьчелек эшчәнлегендә катнашу мөмкинлеген чикли һәм шуның белән Русия Конституциясен дә, Европа кеше хокуклары конвенциясен дә боза, дип белдерә.
«ДИМА ЯКОВЛЕВ КАНУНЫ»
Соңгы еллардагы иң каршылыклы кануннарның берсе, шулай ук 2012нче елда чыккан, АКШ гражданнарына Русия ятимнәрен асрамага алуны тыючы канун булды. Ул Русиядән АКШка асрамага алган атасы 9 сәгатькә ябык машинада калдырганнан соң йөрәк өянәгеннән һәлак булган малай исеме белән атала.
Бу канун Русиядәге коррупция очрагын фаш иткәннән соң, изоляторга ябылган һәм шунда йөрәк өянәгеннән үлгән адвокат Сергей Магнитский исеме белән аталган, Русиядәге дистәләгән коррупционерга һәм кеше хокукларын бозучыларга каршы кертелгән Сергей Магнитский исемендәге АКШ чикләүләренә җавап буларак чыгарылган иде.
«Дима Яковлев кануны» инде үзләренә американ әти-әнисен тапкан 200ләп ятимгә илдән китү капкаларын ябып куйды. Бу балаларның күбесе гарип һәм нык авыру, кыйбатлы медицина ярдәменә мохтаҗлар. Аларның кайберләре, тиешле медицина ярдәме булмау сәбәпле, инде мәрхүм булды.
«Санация права» бу канунның Думада тиешле процедураларны бозып кабул ителүен һәм Русия Конституциясенә дә, Русия Гаилә кодексына да, БМОның Бала хокуклары конвенциясенә дә каршы килүен белдерә. Шулай ук ятим балаларның, бу канун нигезендә, тышкы сәясәт коралы буларак кулланылуына, аларны гаиләдә үсү мөмкинлегеннән мәрхүм итүгә ризасызлык белдерелә.
«КИРӘКСЕЗ ОЕШМАЛАР КАНУНЫ»
Бу елның маенда Президент Владимир Путин имзалаган бу канун, әгәр дә баш прокурор, хөкүмәттән тыш берәр оешманы Русия иминлегенә куркыныч, дип исәпләсә, аны мәхкәмәсез генә ябып кую мөмкинлеге бирә. Бу канун илдә демократияне һәм кеше хокукларын яклаучы оешмаларга каршы сәясәтнең дәвамы дип карала.
«Демократияне яклау дәүләт фонды» – әлеге канун нигезендә ябылган беренче оешма, июль ахырында ул үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды. Ноябрь аенда исә Русия АКШ миллиардеры һәм филантроп Джордж Соросның демократиягә ярдәм итүче фондының ике бүлеген, «кирәксез оешма» дигән ярлык тагып, ябып куйды.
«Санация права» фикеренчә, бу канун хөкүмәттән тыш оешмаларның эшчәнлеген бик нык катлауландыра һәм Русиядә гражданнар җәмгыяте үсешенә зур зыян китерә.
ДИНИ ХИСЛӘРНЕ МЫСКЫЛЛАУНЫ ТЫЮ
Бу канун Pussy Riot панк төркеменең Мәскәүдәге чиркәүдә Путинга каршы протест чараcыннан соң чыгарылды. Канун кешеләрнең дини хисләрен мыскыллауда гаепләнүчеләрне 300 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалау мөмкинлеге бирә.
«Санация права» фикеренчә, бу канун диннең дәүләттән аерым булу кагыйдәсенә каршы килә һәм кешеләрнең ирекле фикер белдерү хокукын боза. Бу канун күпчелек очракта сәнгать әһелләренә һәм киң күләм мәгълүмат чараларына каршы кулланылып килә, аның нигезендә инде берничә интернет сәхифә ябып куелды.
«Санация права» бу канунның чынлыкта интернет сәхифәләренә һәм киң күләм мәгълүмат чараларына каршы цензура кертү һәм сәнгать әһелләренә басым ясау өчен бик еш кулланылуын белдерә.
АЗЫК-ТӨЛЕК ЧИКЛӘҮЛӘРЕ
«Санация права» 2014нче елның августында гамәлгә кергән, Көнбатыш илләреннән азык-төлек кертүне тыя торган чикләүләрне һәм шулай ук бу айда кертелгән Төркия товарларына каршы чикләүләрне гамәлдән чыгарырга чакыра. Бу чикләүләрнең беренче чиратта Русия халкына зыян китерүе әйтелә. Нәтиҗәдә, 2014нче елда шикәр бәясенең – 40, ит, балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләренең 20 процентка артуы күрсәтелә.
Бу чикләүләрнең Русия 2012нче елда әгъза ил буларак кушылган Дөнья сәүдә оешмасы алдындагы йөкләмәләрне бозу булуы да ассызыклана.
ИНТЕРНЕТ СӘХИФӘЛӘРНЕ МӘХКӘМӘСЕЗ ЯБУ
2013нче ел ахырында чыккан бу канун киң күләм чуалышларга һәм экстремизмга өнди дип шикләнелгән интернет сәхифәләрне мәхкәмәгә мөрәҗәгать итми генә томалап кую мөмкинлеге бирә. «Роскомнадзор» берәр сәхифәне шундый кара исемлеккә кертсә, Русиядәге интернет провайдерлар аны шунда ук блоклап (ябып) куярга тиеш.
Кырымны аннексияләүгә кискен каршы чыккан күп кенә оппозицион сәхифәләр, шул исәптән ej.ru, kasparov.ru һәм grani.ru Русиядә нәкъ менә шушы канун сәбәпле ачылмый башлады. Оппозиция җитәкчеләренең берсе Алексей Навальныйның LiveJournalдагы сәхифәсе дә шушы канун нигезендә томаланды.
«Санация права» бу канунны фикер белдерү һәм җыелышу хокукын бозуда һәм ризасызлык белдерүчеләрне экстремизмга каршы көрәшү сылтавы белән бастыруга хезмәт итүдә гаепли.
ГЕЙ ПРОПАГАНДАСЫ КАНУНЫ
2013нче елның июнь аенда чыккан бу канун балигъ булмаганнарга «традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалау»ны җинаять дип таный. Аны әзерләүдә катнашкан депутатларның берсе Елена Мизулина моны Русия балаларын «традицион гаилә кыйммәтләре»нә каршы килүче мәгълүматтан саклау максаты белән аңлатты.
Чынлыкта бу канун нигезендә бары берничә кеше штраф җәзасына гына тартылса да, хокук яклаучылар аның гейларга карата дискриминация артуга һәм җенси азчылыкларга каршы һөҗүмнәрнең ешаюына китерүен белдерә.
«Санация права»аны дискриминацион һәм ЛГБТ вәкилләрен эзәрлекли торган канун дип саный.
КАБАТ-КАБАТ ПРОТЕСТ БЕЛДЕРҮНЕ ҖИНАЯТЬ ДИП ТАНУ
Бу канун ярты ел эчендә берничә мәртәбә митинг, урам йөреше яки пикет уздыруны тыя. Аны бозучыларга зур штрафлар, биш елга кадәр төрмә яки мәҗбүри эш җәзалары бирелергә мөмкин.
Путин сәясәтенә протест белдереп берничә мәртәбә ялгыз пикетка чыккан Илдар Дадин әлеге канун нигезендә өч елга төрмәгә ябылды.
«Санация права» бу канун кешеләрнең ирекле фикер белдерү хокукын бозу гына түгел, бу хокукны куллануны җинаятькә әверелдерә, ди.
ЯЛА ЯГУ КАНУНЫ
Кайбер төр яла ягуларны җинаятькә тиңли торган бу канун, Дмитрий Медведев президент булган чордагыча, аларны административ хокук бозу, дип тану тәҗрибәсен гамәлдән чыгарды.
Бу канун нигезендә, яла ягу дип саналган кайбер белдерүләр өчен 5 миллион сумга кадәр штраф җәзасы бирелә ала. Андый белдерүләрне тараткан киң күләм мәгълүмат чаралары да җәзага тартыла. Бу канунның хакимиятне тәнкыйтьләүчеләргә каршы корал буларак кулланылуы әйтелә.
САЙЛАУ КАНУНЫ
Русия парламентын сайлау тәртибен үзгәртә торган 2014нче елда чыккан бу канун хакимияттәге «Бердәм Русия» мәнфәгатьләрен күздә тота, дип санала. 2011нче елгы Дума сайлавындагы хәрәмләшүләр нәтиҗәсендә хакимият фиркасенең абруе бик нык төшкән иде.
Яңа канун нигезендә, Думаның яртысы бер мандатлы округлар аша сайлана. Бу исә абруе төшкән фирка вәкилләренең бер мандатлы округ аша аерым сайланып, Думага узуына һәм, шуның нәтиҗәсендә, «Бердәм Русия»нең өстенлекне саклап калуына ярдәм итә ала, диелә.
«Санация права», яңа канунның бәйсез намзәтләргә яки кечкенә фирка вәкилләренә Думага узу мөмкинлеген чикли һәм хакимияткә «кирәксез намзәтләрне бетерү» мөмкинлеге бирә, ди.
Наиф АКМАЛ.

Комментарии