ЧЕГӘН КЫЗЫ

Моннан ике еллар чамасы элек Новосибирск шәһәрендә бик кирәкле, мөһим вакытта телефоным сүнде. Чит җирләрдә хәбәрләшеп тору мөмкинлеге юкка чыккач, аптырап торганда, юл кырыендагы машиналарга күзем төште. Араларында безнең регионныкылар булганын күреп, сөендем, бәлки, якташлар булышыр дип, өметләнеп куйдым. Чыннан да, Татарстаннан килгән дүрт машинаның берсендә минеке шикелле телефон хуҗасы табылды. Аның ярдәме белән телефоным тиз «терелде». Шатланып, коткаручыма рәхмәтләр әйтергә торганда, яныбызга тагын бер ир-ат килеп туктады. Ул миңа таныш булып тоелды, Казанда кайдадыр күргәнем бар шикелле булды. Ул да миңа текәлеп карап торды да: «Бу чегән кызын каян таптыгыз, пәри табагачы шикелле кап-кара үзе! Әллә карта ачтырабызмы үзенә?» диюеннән барлык ир-ат шаркылдап көлеп җибәрде. Форсаттан файдаланып, мин дә шаяртып алырга булдым. Сөйләмемне «чегәнләштереп», сайрарга да тотындым: «Мин – чегән кызы. Молдавиядән булам, – дип башладым сүземне (кыяфәтем, чыннан да, чегәннекеннән ким түгел: кояшта каралып пешкән йөз, озын итәк, сары төстәге нәфис кофта, чем-кара чәчләр… Ышанмас җиреңнән ышанырсың!), – Мин сезгә хәзер барысын да сөйләп бирәм. Әгәр минем сүзләрне чын дип тапсагыз, сездән мең сум! Әгәр сөйләгәннәрем ялган икән – бер тиен бирмәссез, яме», – дип тиз генә рольгә кереп тә киттем.

– Сез ерак җирләргә зур машинада йөк ташу белән шөгыльләнәсез икән. Машинагыз кызыл төстәге Америка фреглайнеры. Аны лизинг ысулы белән сатып алгансыз. Ай саен 80 мең түләүләре бигрәк авыр, дөресме? – дип тегенең күзләренә инәлдем.

Ул бер мәлгә өнсез басып торганнан соң, аптырап минем белән килеште. Бераз тынычлангач:

– Егетләр, килегез әле тизрәк, могҗиза күрсәтәм үзегезгә, – дип, башка якташларын да яныбызга чакырып алды. Бар да җыелышып беткәч, кыяфәтен китереп, Рафисның кулын тотып, андагы сырларны өйрәнгән булып кыланып, яңадан сөйләп киттем:

– Казанда үз йортыгыз белән яшисез икән. Икенче хатын белән торасыз, ике балагыз да бар. Былтыр хатының белән балаларың Кара диңгез буенда ял иткәннәр. Алар белән бергә хатыныңның апасы да ике баласы белән барган…

– Карале, бар сүзең дә дөрес бит, бирәм мин сиңа мең сумны хәзер үк! Кызганмыйча, бер сүзсез бүләк итәм, – дип, кесәсеннән акча чыгара башлады.

– Туктале, барысын да сөйләп бетермәдем ич әле. Ахырына кадәр тыңлап бетерегез инде. Бәлки, ялгышып куярмын, акчаң янга калыр, – дип, шәрехләвемне дәвам иттем. – Кечкенә генә бизнесыгыз да бар икән. Хатының эштән бушаган арада тәм-том, конфетлар белән сату итә. Ә сез аны товар белән тәэмин итеп торасыз. Бераз салгаларга да яратасыз икән. Артыгын «җиффәрсәгез» холкыгыз бик бозыла икән…

– Җитәр, туктап торыгыз, барлык серне дә ачып салмагыз инде. Мин сезгә шаккаттым, әле дә тынычлана алмыйм! Сөйләшенгәнчә, менә сезгә мең сум, чын күңелемнән бүләк итәм үзегезгә. Сүзләрегезнең барысы да дөрес, алдаламадыгыз! Егетләр, кызганмагыз сәмәнегезне, кызый дөресен сөйли! Файдаланып калыгыз, мондый чегәнне очратканым юк иде әле моңарчы, – дип иптәшләренә борылды…

Мин «чегәнләнгән» арада яныбызга шактый ир-ат җыелып өлгергән иде инде. Күбесе кулындагы мең сумлыгын әвәләп, чиратка да баскан. Шунда миңа дөресен әйтергә туры килде: Рафисның хатыны белән таныш булуым хакында сөйләдем. «Тир түгеп» эшләп алган меңлекне дә кайтарып бирдем… И, рәхәтләнеп көлеште дә инде шул чак якташларым!

Мәдинә НУРУЛЛА.

ЧЕГӘН КЫЗЫ , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии