- 31.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №44 (1 ноябрь)
- Рубрика: Архив
26нчы октябрь көнне Казанда Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышы алдыннан «Туган тел»не җырлап, депутатларның кулларына Әлифба китаплары тоттырып, ана телен мәктәпләрдә укытуны яклауга теләктәшлек белдергән студентларга КФУда басым башланган. Аларны аңлатмалар язарга мәҗбүр иткәннәр, социаль челтәрләрдә аралашуны тыйганнар.
Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе (алга таба – татаристика) җитәкчесе Әлфия Йосыпова парламент бинасы янында булганнарга чара хакында «каян белдегез?», «кемнәр барды?», «кем чакырды, кем оештырды?» дигән сорауларга КФУ ректоры Илшат Гафуров исеменә аңлатма язарга боерган.
Студентлар сүзләренчә, Йосыпова һәр курстан кураторларны җыеп алып, студентларны социаль челтәрләрдәге татар телен яклап төзелгән төрле төркемнәрдән чыгарга, хәтта Telegram, WhatsApp-та да үзара аралашудан тыярга кушкан. «Бу чарада катнашып, киләчәгегезне бозып йөрисез», – дип тә белдерелгән. Чарага килгән кызлар куркуга калган, араларында елаучылар да булган.
КФУда парламент бинасы янында булган социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты студентларына сүз әйтүче булмаган, дигән сүзләр дә таралган. Алар татаристика мәктәбе җитәкчесенең әлеге басымын үзе уйлап чыгарган эш буларак бәяләгән.
«Азатлык» Әлфия Йосыповага һәм татаристика мәктәбе караган филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдиновка берничә тапкыр шалтыратып: «Бу – үзегез уйлап чыгарган басыммы, әллә КФУ җитәкчелегеннән төшкән күрсәтмәме?» – дип сорарга теләгән иде. Җамалетдинов Казанда булмады. Йосыпова лекциясе беткәч сөйләшергә вәгъдә иткән иде, әмма соңрак никадәр генә шалтыратсак та, телефонын алмады.
«Туган тел»не җырлаганнарга, депутатлар кулына Әлифба тоттырганнарга КФУда басым башлану күренекле татар шәхесләре арасында кискен ризасызлык тудырган.
Парламент бинасы янына шагыйрә Илсөяр Иксанова да чыккан иде. Ул да студентлар белән бергә «Туган тел»не җырлады. Студентларга басым ясаучылар утырган урыннарына лаекмы соң, дигән сорау куя ул.
«Миңа татар факультетының позициясе, гомумән, аңлашылмый. Университетта татфак ябылганда факультетны калдыруны сорап чыккан пикеттан татар студентларын куркытып алып киттеләр, инде ана телен яклаган студентларга басым бара. Ул укытучылар нигә татар телен укыталар икән соң анда? Алар үзләре үк туган телебезне якларга тиеш кешеләр бит! Балаларны азаплап, аңлатмалар яздырып утырган вакытларын татар телен укыту методикасын камилләштерергә сарыф итсеннәр иде. Бүген татар теле тирәсендә килеп туган проблеманың нигезендә бу мәсьәлә дә бар.
Әлегә «Туган тел»не җырлауны тыйган канун юк! Ә инде татар теле белән тамагын туйдырган кешеләрнең үз телләренә мондый мөнәсәбәте, Татарстан дәүләт киңәшчесе Шәймиев әйтмешли, аморально!» – ди Иксанова.
Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла да студентларга басым ясаучыларны үз урыннарына лаек түгел дип бәяли.
«Иң аянычы шул – бу галимнәр саф йөрәкле, милли җанлы, мәйданга чыгарлык яшьләрне түгел, ә үзләре кебек мөртәт һәм комсомол кебекләрне үстереп калдырачак. Әгәр чыннан да, парламент каршына чыгып Әлифбалар тараткан, «Туган тел» җырлаганнарга басым бара, дигән сүз дөрес икән, бу – коточкыч хәл, моны минем күңелем кабул итә алмый.
Татар теле галимнәре үзләре беренче сафта, студентлар белән бергә булырга тиеш иде. Басым ясау, гомумән, башка сыймый. Бигрәк тә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең ана телен укытуга карата әйткән сүзләреннән соң бу басым турында ишетү тагын да сәеррәк.
Улым Мәскәүдә укый. Мондагы һәм андагы укытучыларны чагыштырам. Анда протестлар көчле. Улымның укытучылары – барысы да диярлек, либераллар һәм демократия тарафдарлары. Ә татар филологиясе галимнәре үз урыннары өчен куркалар. Бүген татар теленә басым барганда һәм бөтен Татарстан җитәкчелеге белән бу мәсьәләне хәл итәргә тырышкан вакытта, студентлар теләктәшлек белдереп чыккан икән һәм аларга басым бара икән, бу укытучылар үз урыннарына лаек түгел. Алар ялгыш килеп эләккән кешеләр.
Бу – куркаклык, өстәгеләр кырын карамаслармы дип шүрләү, үз-үзләрен саклап калу турында уйлау.
Татфакны бетергән вакытта язучылар арасыннан мин, Казан университеты галимнәреннән Радик Сабиров, Рифә Рахман пикетка чыкты, ә татфак студентлары берсе дә күренмәде. Аларны ул вакытта кайбер укытучылар чыгармады, дип әйттеләр. Ә иң кызыгы, ул вакытта рус бүлеге студентлары арасыннан берләштерүгә каршы оештырылган каршылык чарасына чыгучылар бар иде. Әнә шул вакытта ук татар галимнәренең каршы чыкмавы мине бик гаҗәпләндергән иде.
Казан университетында, шулай ук башка югары уку йортларында да гыйсъянчылык үлде, безнең буында ул бар иде. Стена гәҗите чыгарган өчен минем дусларымны университеттан куган очраклар да булды», – ди Ркаил Зәйдулла.
Наил АЛАН
«Татар теле укытылмаса, биш-ун елдан концертта тамашачы булмаячак»
Ана телләрен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе милли республикаларда халыкларны борчуга салган төп темага әйләнә бара. Хөкүмәт җитәкчеләре тарафыннан җавап ишетмәгән татар халкы ана телен саклап калуга яңадан-яңа чаралар эзли.
Яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин быелгы концертын «Без – үз телебездә җырларга, моңланырга, сөйләшергә хокуклы милләт» дигән сүзләр белән башлады. «Азатлык»ка әңгәмәсендә ул: «Татар теле мәктәптә укытылмаса, 5-10 елдан концертларга йөрүче тамашачы да калмаска мөмкин», – диде. «Азатлык» хәбәрчесе җырчының татар телен саклауда нинди өлеш кертүе турында белеште.
– Ришат, татар җырчылары барысы бергә имзалап, Русия президентына, барлык халыкларның да ана телләрен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту кирәк, дигән мөрәҗәгать әзерли аламы?
– Минемчә, моны халык кына хәл итә ала. Әгәр халык саны күп булса, татар милләте бу эшкә карата басым ясаса, хөкүмәт моңа берничек тә каршы килә алмаячак, чөнки Русия күп милләтле дәүләт, шуңа күрә бар телләр дә укытылырга тиеш: татар теле, башкорт, мари, чуаш телләре дә, барысы да.
– Үзегезнең бу эшнең башында торып, имзалар җыя башларга теләк юкмы?
– Имзалар җыймасам да, гомумән алганда, мин бу эшне алып барам бүгенге көндә. Минем концертларга килгән кешеләрдән кайвакыт, ни өчен сез гел халык җырларын гына җырлыйсыз, ни өчен сузып җырлана торган җырларны гына башкарасыз, бүгенге көндә безгә шоу, бию, дискотека кирәк, дигән сүзләр ишеткән бар. Хәзерге яшь җырчылар җырларына урыс сүзләрен кыстыралар. Урыс артистларыннан үрнәк алалар, алар кебек кыланалар. Минем төп максат – үзебезнең татар, башкорт телен, гореф-гадәтләрне югалтмау.
– Татар теле мәктәпләрдә укытылмый башласа, бер 5-10 елдан соң концертларыгызга йөрүче тамашачы саны күпмегә кимиячәк дип уйлыйсыз?
– Киләчәктә бөтенләй булмаска мөмкин. Шуның өчен бүгенге көндә аны кайгыртырга кирәк. Без мәктәптә татар телен укыдык, Габдулла Тукайның кем икәнен, аның шигырьләрен, әкиятләрен беләбез. Мин күп шәһәрләрдә гастрольләр белән йөргәч, шуны күзәтергә туры килә: безнең мәктәпләрдә татар телен без укыган вакыттагыча укытмыйлар. Әйтик, әлеге укучыларга үсә барган саен татар теле кирәк булмый башлый, аннан аларга безнең милләтнең тормышы кызык булмаячак, алар татар җыры белән гомумән кызыксынмаячак. Ә бит электән дә мәктәпләрдә татар теле кермәгән очракта шушы милләтне саклап калган нәрсәләрнең берсе безнең динебез булса, икенчесе – җыр, сәнгать. Һәм җырчының төп максаты – үз милләтенә хезмәт итү, иҗаты белән милләтне дөрес юлдан алып бару.
Яшь җырчы сүзләренчә, аның концерт программаларында милли төсмергә өстенлек бирелә. Быелгы тамашада «Әллүки», «Гармун алыйк әле дускай» кебек җырлар башкарыла, милли кием, татар халык биюләре кертелгән, сәхнә шулай ук милли бизәлештә.
Алсу ӘХМӘТ
Сәяси технолог Алексей Ситников Собчакның сайлау алды штабыннан киткән
Сәяси технолог Алексей Ситников Русия президентлыгына кандидат булырга җыенучы Ксения Собчакның сайлау алды штабыннан үзе белән эшләүче җиде кешене дә алып киткән.
Ситников үзе РБКга сөйләвенчә, китүенең төп сәбәбе – Собчак командасындагы финанс авырлыклары һәм буталчыклар. Аның сүзләренә караганда, ул үз акчаларына офис арендалаган, ә аның хезмәткәрләре башка шәһәрләргә бару һәм сак өчен үзләре түләгән. «Бар кампаниянең ашык-пошык кына уйланылуы күренеп тора», – ди Ситников.
24нче октябрьдә узган матбугат очрашуында Собчак журналистларга үзенең сайлау алды штабы җитәкчесе итеп Игорь Малашенконы тәкъдим ите. Малашенко – Борис Ельцинның 1996нчы елгы сайлау алды штабы җитәкчеләренең берсе булды. Ситников та әлеге кампаниядә катнашкан иде. Соңрак ул Украинада сәясәтче Юлия Тимошенко белән эшләде.
Телевидениедә тапшырулар алып баручы Ксения Собчак 18нче октябрьдә 2018нче елгы президент сайлауларында кандидат булырга җыенуын рәсми рәвештә белдерде. Ул үзен «барысына да каршы» графасының кандидаты итеп тәкъдим итә (исегездә булса, әлеге графа бюллетеньнәрдән берничә ел элек бетерелгән иде) һәм калган барлык кандидатларга каршы булучыларны үзе өчен тавыш бирергә чакыра.
Жириновский милли телләрне укыту урысларны төбәкләрдән кысрыклап чыгара дип саный
Русия Дәүләт Думасындагы ЛДПР фракциясе җитәкчесе Владимир Жириновский фикеренчә, милли телләр ихтыяри гына өйрәнелергә тиеш, бер генә дәүләт телен – урыс телен генә яхшы белергә кирәк.
Владимир Жириновский Татарстан мәктәпләрендә татар теле статусы һәм мәҗбүри укытылуына карата үз фикерен белдерде. Ул Дәүләт Думасында яшьләр катнашында узган түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында Чаллы студенты Дарья Аделшинаның милли телләр турындагы соравына җавап бирде.
«Татарстанда килеп туган ике вазгыять: вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүнең мөддәте тәмамлану һәм татар теленең милли һәм республиканың икенче дәүләт теле статуслары турында ни уйлыйсыз? Минемчә, яңа юридик каршылыклы вазгыятьтә яңа төрле мөнәсәбәтләр схемасын булдыру кирәк, чөнки Ельцин төзегәне үлде, ә яңасы – Путинныкы әле һаман төзелмәде», – дип мөрәҗәгать итте Аделшина.
«ЛДПР илнең географик яктан бүленүе тарафдары, милли сыйфат ягыннан түгел, чөнки бу сепаратизмга илтүче юл. Икенчесе – милли телләр статусы. Зинһар өчен, кем тели, өйрәнегез, ләкин ихтыяри. Икенче телне көчләп тагарга ярамый. Без хәтта урыс телен дә начар беләбез. Бер дәүләт телен – урыс телен яхшырак өйрәнергә кирәк. Калганнары – рәхим итегез, ләкин ихтыяри», –ди Жириновский.
Ул әлеге телләрдән тыш мәктәпләрдә чит телләр дә өйрәнелүенә һәм укучыларга моның бик авыр булуына да басым ясый. Милләтара каршылыклар да, аның фикеренчә, уку теләген бетерә.
«Шуңа күрә беренче сыйныфтан ук татар телен такмагыз! Кем тага? Түрә, мәгариф министры һәм бетте! Без дошманлык мөнәсәбәте тудырабыз, болай булырга тиеш түгел. Татария урыслары татар телен өйрәнергә теләми! Чуашия – чуаш телен, Мордовиядә – мордва телен. Ник тагарга? Менә Киев бүген урыс телен тыя. Алар бер басу җимеше! Украинада тыялар, ә безнең төбәкләрдә милли тел өйрәнергә мәҗбүр итәләр. Бу юл Русиядә урысларны милли төбәкләрдән кысрыклап чыгаруга китерә. Статистикага карагыз, күрерсез – милли төбәкләрдә урыслар кими, бигрәк тә Төньяк Кавказда», – ди Жириновский.

Комментарии