БОДАЙГА БАЙ

БОДАЙГА БАЙ

Русия дөнья базарына иң күп бодай сатучы ил булырга мөмкин. Моңа башка елларга караганда яхшырак уңыш алуыбыз сәбәпче. Чит илләргә 30 млн тонна бодай җибәреп, без быел Америка һәм Европа берлеге җитештерүчеләрен артта калдырырбыз, дип фаразлана. Гомумән алганда, Русиядә әлеге культураны 70 млн тонна күләмендә җыярга өмет бар.

«Файнэншел Таймс» (Бөекбритания)

МЕРСЕДЕС – АЛДА

Яңа машиналар сатып, иң күп керем алган компанияләр исемлеге мәгълүм булды. Гыйнвар-июль айларында «Мерседес-Бенц» Русия базарында 113 млрд сум акча эшләгән, икенче урында – «Тойота» (112 млрд), өченчедә – «КИА» (82 млрд). Безнең «АвтоВАЗ» 78 млрд сумлык күрсәткеч белән –дүртенче.

«Автостат»

Комментарии