Билгесез бер телдә котлау баннеры элгәннәр

Билгесез бер телдә котлау баннеры элгәннәр

Бу атнада Яшел Үзән шәһәре көлкегә калды: бәйрәм мәйданчыкларының берсендә сәхнә артына сәер бер котлау баннеры куйганнар. Анда русча «С праздником» һәм, күрәсең, татарча «Бәйрәм белән» дип язмакчы булганнардыр, ләкин татар әлифбасындагы «ә» урынына билгесез бер хәреф ясалган. Фото «Зеленодольск.ру» сайтына эленүгә, ул яшен тизлеге белән Интернет киңлекләрендә таралды.

Яшел Үзәндә татар телен мыскыллауның бу беренче генә очрагы түгел. Элегрәк районнарга багышланган Татарстандагы муниципаль берәмлекләрнең интернеттагы сәхифәсендә район яңалыкларының татарчасы һич аңларлык түгел иде.

«Без бу проблеманы беләбез. Мин менә сүзлек белән утырам, инде минем фамилиямне ишетеп аңлагансыздыр. Миңа бу хакта әйткәннәре дә бар. Якын киләчәктә моны хәл итәрбез, дип өметләнәм. Шалтыратуыгыз өчен рәхмәт», – дигән иде ул вакытта «Азатлык»ка районның җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Александр Коршунов. Өч ел узуга карамастан, бернәрсә дә үзгәрмәгән булып чыга.

«30нчы августның дәрәҗәсе төште. Бу махсус эшләнде»

30нчы августта Суверенитет бәйрәме генә түгел, меңьеллык башкала бәйрәме икәне дә сизелми. Әллә бик нык картайдым, әллә бәйрәм үзе үзгәрдеме шунда? Ә элек бит бик кызык иде!

1990нчы елның әллә 25нче, әллә 28нче августы иде – төгәл хәтерләмим. Авылда бәрәңге казып яткан вакытта газеталар Ирек мәйданыннан фоторепортаж чыгарды. Мәйданга байрак тоткан милли җанлы кешеләр чыгып баскан. Моны күргәч, бик рухландым. Киендем дә Казанга чыгып киттем. Килеп җиткәндә Ирек мәйданында кем белән танышсам да, Чаллы кешеләре булып чыкты. Акрынлап түбән камалылар, аннары казанлылар үзләре дә күренгәли башлады.

Кызыл чапан киеп Вафирә Гыйззәтуллина, олы диктофон тотып, кечкенә улы Нурбәкне иярткән Рабит Батулла, калын күзлекле Мәсгүдә Шәмсетдинова, йодрык селкүче Лена Шагыйрьҗан һәм башка артистлар, язучылар, шагыйрьләр өйләдән соң пәйда булалар иде. Аларны күрү миңа бетмәс-төкәнмәс рух көчен бирде. Дөрес, эшчеләр, инженерлар да күренгәли, тик алар бик аз. Ник аз дигәч, Чаллы егетләре: «Сез, казанлылар, тулай торактагы кешеләр белән эшләмисез», – дип аңлата иде. Аның каравы мәйданга килеп биредәге җыелган кешеләр белән кызыксынып сорашучылар да, мәйдан кешеләренең дәгъваларына шик белдерүчеләр дә шактый иде. Милләтара низаг чыкмасмы дип куркучыларны тынычландыра идек. Бертуктаусыз пропаганда, агарту эше алып барылды.

Ә менә Мәскәүдә «демократия» башланды. Алар безгә бергә булырга кирәк, Татарстан үзе генә аерылып, Урта гасыр утравына әйләнергә мөмкин дигәнне сеңдерергә тырышты. «Татарстандагы хакимият коммунистлар кулында» диюче демократларга каршы әллә ни аргументлар юк иде. Шулай да, без җирле «жулик»лар да үзгәрер яки, бәйсез булсак, аларны тиз генә алмаштырып булыр, дип хыяллана идек. Романтиклар!

30нчы август көнне миңа аеруча күп эшләргә туры килде. Оештыручы буларак, халыкны Дәүләт Советы бинасы тирәли әйләндереп «Туган тел»не җырлата, «Азатлык!» дип кычкырта идем. Шул арада бинадан безнең депутатлар да чыгып керә иде. Фәндәс Сафиуллинның: «Өч төрле чыгыш әзерләдем, вазгыятьтән чыгып берсен сөйлим, башка депутатларны күндерәчәкмен», – дип әйткәне хәтердә. Барлык чыгышлар дәүләт радиосы аша урамга ишетелә. Без союздаш статусын сорадык. Ә менә Дания Дәүләтшина исемле дәүләт эшлеклесенең алдан ук: «Без союз статусы гына түгел, халыкара статусны да игълан итәчәкбез. Анысы тагын да отышлырак», – дип әйтеп кереп китүе күз алдында.

Мәйданга Казан карчыклары бәрәңге пешереп, термоска чәй салып ташып торды. Вакыт кичкә, аннары төнгә авышты. Халык мәйданда көтә, китми. Бер мәлдә транзисторлардан Салих Сәйдәшев маршы яңгырады. Татарстанны мөстәкыйль республика дип игълан иттеләр. Залда да, урамда да кул чабулар, бер-беребезне котлау! Эйфория. Халыкның мәйданнан китәсе килми. Акрынлап депутатлар чыга башлады. Мөлековлар, Бәйрәмовалар халык каршына чыкты. Фәүзия апа: «Бәйсезлекне урыс депутатлары да яклады. Без алар хакын да якларга тиеш. Шуңа күрә дус, тату яшәргә тиешбез», – дип сөйләде. Барысы да дәррәү килеп Татарстан статусын яклаганына ышанмыйча, хушым китеп тыңлап басып тордым.

30нчы август – безнең барыбыз өчен кадерле көн, тарихи дата. Суверенитет бәйрәмнәренә берара халык күнгән һәм көтеп ала иде. Ә 2000нче елларда аның кыйммәте киметелә башлады. Махсус эшләнде бу. 2005нче елда Казан меңъеллыкка әзерләнде. Метро ачыла, киләчәккә перспективалар зурдан. Шәһәрдәге шовинистларга бу ошамый. Алар Петербургта, Мәскәүдә, Новосибирскида гына метро булырга тиеш, дип ду килә. Казанны һаман да Рязань шикелле бер провинция итеп, метросыз гына күрергә телиләр. Котыртучы матбугат метрода шартлаулар булырга мөмкин, дип язып торганда Казан башлыгы Камил Исхаков берсен тыңламыйча башкаланы үзгәртте. Бу вакытта БДБ илләре башлыклары Казанга җыелган иде. Бөтен җирдә сакчылар, полиция. Әмма президентлар киткәч, Казан сакчыларсыз калды. Урамнар бушады. Мин, самими баш, полиция урамдагы халыкны, шәһәрне саклар өчен тупланган, дип уйлаган идем.

30нчы август көнне Суверенитет бәйрәме дип түгел, ә Шәһәр бәйрәме дип әнә шул 2005нче елда игълан ителде. Югыйсә, кала бәйрәмен башка көнне дә оештырып була бит! Әйтик, Сабан туе вакытында. Җөмһүрият көне аерым калсын иде. Ашарга сорамый бит!

Хәзер инде 30нчы августның бәйсезлек көне генә түгел, ә меңьеллык мегаполис көне икәне дә әллә ни сизелми. Ул район бәйрәме кебек кенә тыйнак яки ямансу уза башлады. Карагыз: Казандагы чаралар күпмесе татарча уза?

Гамил НУР, Казан

Бу мәктәптә аена 70 мең түләп укыйлар

Җирле түрәләр, чит ил белгечләре һәм спортчылар, эшмәкәр балалары укый торган Казан халыкара мәктәбе үскәннән үсә бара. Моңарчы Федосеев һәм Мәүлетов урамындагы башлангыч мәктәп биналары ачылса, 1нче сентябрьгә урта сыйныфлар өчен тагын бер яңа зур бина сафка бастырылды. Тулысынча диярлек инглизчә укытучы белем йортында айлык түләү – 70 мең сум. Мәктәп җитәкчелеге әйткәнчә, монда укырга теләүчеләр күп.

Белем йорты җитәкчелеге андый уку йорты Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү, чил ил белгечләрен китертү максатында ачылган, дип әйтеп килә. Мәктәпнең ВКонтакте сәхифәсендәге рәсми төркемендә биналарның берсен төзекләндерү Татарстан Президенты күрсәтмәсен үтәү, дип тәкъдим ителә.

БАРЫСЫ ДА ТАНЫШ ФАМИЛИЯЛӘР

1нче сентябрьдә Мәүлетов урамында ачыла торган яңа бина инде ике ел элек Казанның Федосеев урамында ачылган һәм Мәүлетов урамында бер бинасы булган халыкара башлангыч мәктәбенең дәвамы булып тора. Уку йорты ачылган вакытта җирле мәгълүмат чаралары бирегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның улы 1нче сыйныфка баруы хакында хәбәр иткән иде. Шулай ук анда урта күл түрәләрнең уллары, кызлары һәм оныкларының белем алуы турында күп яздылар.

Исемнәрен атарга теләмәгән ата-аналар сүзләренчә, мәктәптә «алтыннар коелган» балалар шактый күп. Мәсәлән, быел аның 1нче сыйныфына Казан мэры Илсур Метшинның улы бара.

Президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәровның улы да шушы халыкара мәктәптә белем ала башлаячак, дип әйтә исемнәрен әйтергә теләмәгән ата-аналар. Шулай ук Русия федераль милек агентлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гөлнара Сергееваның оныгы да шунда ук укый. Малайның әнисе «Инстаграм» челтәрендә бу хакта үзе хәбәр иткән иде.

Халыкара мәктәптә уку бәяләре яшерелми: ачылган елны Федосеев һәм Мәүлетов урамындагы биналарда урнашкан башлангыч мәктәптә айлык түләү 50 мең сум иде, быел 60 мең сумга кадәр күтәрелгән. Мәктәпкә керү өчен бер тапкыр 100 мең түләргә кирәк. Шулай ук, ата-аналар әйткәнчә, өстәп мәктәп формасына 12 мең, китапларга 10 меңләп сум түләгәннәр, уку барышында аерым түгәрәкләр өчен дә өстәмә түләү көтелә. Түрәләрдән тыш башлангыч мәктәптә спортчылар һәм эшмәкәр балалары белем ала. Мәсәлән, «Рубин» футболчысы Гөкдениз Карадениз кызы шул мәктәпнең башлангыч өлешен тәмамлап, урта сыйныфларда укуын дәвам итәчәк.

АКЧАҢ ГЫНА ҖИТСЕН

Мәүлетов урамында ачыла торган урта сыйныфларда уку аена 70 мең сумга төшәчәк. 1нче сентябрьгә кадәр анда бик кызу төстә төзелеш эшләре барды, соңгы әзерлекләр күрелде. Берүк вакытта мәктәпкә 5нче, 6нчы, 7нче һәм 8нче сыйныфка балалар җыю дәвам итте. Һәр параллель класста 18 кешелек икешәр сыйныф булырга тиеш.

Халыкара мәктәп җитәкчесе урынбасары Илсур Сәлимгәрәев әйткәнчә, башлангыч мәктәптә 180 бала укыса, мәктәп барлыгы 500гә якын укучыны сыйдыра ала.

Бу мәктәп хосусый статуска ия, төзелеш иганәчеләр ярдәме белән алып барыла, дип аңлатты җитәкчелек. Мәктәп бик заманча итеп төзелгән һәм Казандагы гадәти белем йортларына охшамаган.

Ул «Филдинг Нэер Интернешнл» ширкәтенең укуга теләк уята торган, коммуникацияләрне арттыра торган махсус дизайн проекты белән корыла. Диварлары пыяладан, өстәлләр түгәрәкләп куелган. Камал театрының кече залы зурлыгында заманча җиһазландырылган тамашачы залы һәм сәхнә, бассейн, тренажерлар залы, экзотик үсемлекләр белән «кышкы бакча», заманча технологияләр белән шөгыльләнер өчен махсус лаборатория, хәләл ашлар белән заманча ашханә, берьюлы берничә уен үткәрергә мөмкинлек бирә торган зур спорт залы, иркен футбол кыры бар.

УКУЧЫЛАРНЫ ЧИТ ИЛЛӘРГӘ КИТӘРГӘ ӘЗЕРЛИЛӘРМЕ?

Рус һәм татар теле белгечләреннән кала бөтен укытучылар чит илләрдән килгән. Белемне Русия мәгариф системасы стандартлары белән дә, халыкара мәктәп системасы белән дә бирәләр. Анда укып чыкканнан соң бирелгән аттестат Европада һәм АКШта, теләсә нинди илдә танылачак икән.

Махсус бу уку йорты өчен Казанга чакырылган урта мәктәп мөдире, күп илләрдә халыкара мәктәпләр белән идарә иткән Эрик Дик Хилти әйткәнчә, алар укучыларның дөнья белән бер сулышта яшәргә һәм шул ук вакытта үз җәмгыятьләрендә калып, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтергә тырыша.

Татар теленә, җирле гореф-гадәтләргә дә игътибар бирелә, чит ил укучылары үз илләрен таныта, татарлар турында да мәгълүмат бирә, дип ышандырды мәктәп вәкилләре.

«Татарча укытыла, яхшырак өйрәнергә теләүчеләр өчен өстәмә дәресләр каралган һәм андый укучылар бар», – диде мәктәп җитәкчесе урынбасары Илсур Сәлимгәрәев.

Федосеев һәм Мәүлетов урамындагы биналарда иминлек мәсьәләсе укудан да мөһимрәк урында тора, күрәсең. Беренче биналары ачылган вакытта да хәбәрчеләрне якын китермәгәннәр иде, Мәүлетов урамындагы мәктәпкә дә, хәтта ачык ишекләр көнендә дә «Азатлык» хәбәрчесен куып чыгардылар. Соңыннан мәктәп җитәкчелеге белән әңгәмәләрне килештергәч, мәктәпне видеога төшермичә, аерым кешеләр белән генә сөйләшергә рөхсәт иттеләр.

Заманча күзәтү системалары, камералар, тәҗрибәле сакчылар эшкә җигелгән, хәтта ата-аналарга да мәктәпнең кайбер бүлекләренә керү рөхсәте юк.

Бикә ТИМЕРОВА

Көндәлекләрдә татарларны «басып алучылар» дип атаганнар

Кырым укучыларына 1нче сентябрьдә бушка тапшырыла торган көндәлекләрдә кырымтатарларны «басып алучылар» дип атаганнар. Бу турыда үзенең «Фейсбук» сәхифәсендә Русия публицисты Юрий Христензен белдереп, әлеге көндәлектән бер фото урнаштыра.

Көндәлекләргә башка күп төрле мәгълүмат белән беррәттән ярымутрауның кыскача тарихы да кергән. Анда әйтелгәнчә, «1991нче елда кырымтатарлары арасында милләтчелек рухы күтәрелә һәм алар әкренләп Кырымны басып ала башлый. Ярымутрауны яулау Украина түрәләренең юл куюы һәм Төркия хакимиятенең идеологик һәм финанс ярдәме белән башкарыла», –дип тә язылган.

Кырымда Русия пропагандасы ярымутрау аннексияләгәннән соң чәчәк ата башлый.

Фәндәс Сафиуллин: «20 елдан Идел Республикасы төзелер, бәлки»

Татарстан суверенитеты өчен көрәшүче, милләтпәрвәр, хәрбилектән сәясәткә килгән Фәндәс Сафиуллин 20 елдан республика территориясе киңәер, дип уйлый. Быел Фәндәс ага 80 яшен тутырды. «Азатлык» хәбәрчесе аның белән милләт, сәясәт, тормыш турында әңгәмә корды.

Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларацияне кабул итү – күп шәхесләрнең көрәш нәтиҗәсе. Шул шәхесләрнең берсе – Фәндәс Сафиуллин. Татарстанның бәйсезлеге, кешеләрнең хокуклары, милли университет, латин имласы өчен көрәшкән депутат бүген дә җәмәгать эшләре белән мәшгуль.

Артык актив түгелмен, ди үзе хакында, әмма чынында сәяси мәйданда барган вакыйгаларны барысын да күзәтә. Фәндәс ага Интернетта бик актив, татар мәнфәгатенә кагылышлы мәсьәләләрдә тел яшереп калмый. Даими «Азатлык» радиосын күзәтеп бара. Бакчасында мәш килә, йөзү белән шөгыльләнә, табигатьнең матур мизгелләрен фотога төшереп, рәсемнәр туплый. Татар сәнгатенә гашыйк кеше ул.

Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларацияне мөнбәрдән уку, бу мөһим документ текстын зарыгып көткән халыкка ирештерү дә Фәндәс Сафиуллинга насыйп була.

– Фәндәс ага, компьютерыгызның эш өстәлендә – туган авылыгыз күренеше. Сезнең туган нигезегез исәнме? Азнакай районың Мәлбагыш авылына кайтып йөрисезме?

– Туган нигез инде юк. Без өч бала туганбыз. Әмма бертуганнарым яшьли үлгән. Бер бала булып үстем. Кадерле бала булдым, дип әйтә алмыйм. Ул вакытта берсе дә үчтекиләнеп, иркәләнеп үсә алмады. Алты яшемдә сугыш башланды. Әти сугышка китте, без әнинең авылына яшәргә кайттык.

Әтинең сугышка китүен сәгате-минутына кадәр хәтерлим. Бу – Сабан туе көне. Бәйрәмнең кызган чагы. Ерактан берәү атта чаба. Ул: «Сугыш! Сугыш башланды!» – дип кычкырып килде. Авыл халкы бу хәбәргә кычкырып еламады, кайгылы хәлне ишетү белән барысы да шым гына таралышты. Әтинең сугышка китүе – үзе бер вакыйга. Ике тапкыр китте ул. Беренчесеннән ике-өч көннән әйләнеп кайтты. Икенче китүендә без аны Әлмәткә кадәр сигез чакрым озата бардык. Әни белән яугирләр колоннасы яныннан атлап бардык. Бер ел дәвамында хатлар алдык. Әтинең хатлары барысы да миндә саклана. Минем өчен алар – бик кадерле ядкарь. 1942нче елда әти һәлак була. Ул Ленинград янында канлы сугышта юк була. Кабере юк, алар барысы да туганнар каберендә җирләнгән.

– Фәндәс абый, ә хәрбилеккә ник киттегез? Балачак хыялы идеме әллә?

– Анысы уйламаганда килеп чыкты. Язмыш, күрәсең. Мин мәктәпне Бөгелмәдә тәмамладым. Яхшы укыдым, әмма кая барырмын, кем булырмын, дип әллә ни уйланмаганмын, күрәсең. Һәрхәлдә, үземне ниндидер бер һөнәр иясе булырмын, дип хыял белән җенләнгәнемне хәтерләмим. Унынчы сыйныфны тәмамлаганда урамдагы бер коймада белдерү күрдем. Анда «Продолжается набор в военное училище» дип язылган иде. Белдерү адресы белән кердем дә шунда 5 минут эчендә минем киләчәгемне хәл иттеләр дә куйдылар. Уйлануга бер минут та булмады, шул рәвешле совет армиясендә 34 ел буе буталып йөрдем.

Хезмәтем тәмамланганчы безнең юлыбыз дөрес, дип уйладым, әмма бу имансызлар аркасында сазлыкка батып киләбез, дигәнне аңлый идем. Еллар узып дәүләт системасы никадәр черегәнен күрдем. Барысы да ачык иде, уйлый белгән кешегә барысы да аңлашыла. Дәүләт системасы үзгәрергә тиеш иде. Кешеләрне дә күмәк хуҗалыклар дип алдадылар, колбиләүчелек системасы авыл кешесен фәкыйрьләндерде. Бездә һәрвакыт феодализм булды. Моңа түзәрлек хәл юк иде. Армиядән соң мин Казанга кайттым, мине бер белмәгән килеш халык депутат итеп сайлады. Миңа һәм башка халык депутатларына тормышны яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирелде.

Әле дә хәтердә: «Вечерняя Казань» газетасында 15 квадрат сантиметрлы белдерү бастырыр өчен бер айлык хезмәт хакы кирәк иде. Телевидениедә ике минут чыгыш ясаган өчен зур сумнарны чыгарып салуны сорадылар. Ул чакта Парламентка миллионер булмаган, әмма халык мәнфәгатен өстен куйган кешеләр депутат итеп сайланды. Шуңа күрә Парламентта ирек иде.

Сайлангач, һәркайсы йөкләмәләреннән алынган тәкъдимнәрен кертә башлады. Беркемнең дә тәкъдиме үтмәде. Ә минеке узды. Мин барлык сессияләр, утырышлар радио-телевидение аша тапшырылып барырга тиеш, дидем. Элеккеге номенклатура кешеләре каршы төште. Аларга бу ят нәрсә, чөнки барысын да халыктан яшереп эшләделәр. Яңа заманда яңача эшләү рәвеше дип, без аны гамәлгә ашырдык. Кешеләр депутатларның эшчәнлеген күзәтеп торырга тиеш. Парламентта беренче башкарган эшем шул булды.

– Тормышыгызда иң истәлекле вакыйга, дип сорасак та, җавабыгызны беләбез. Ул – Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация текстын мөнбәрдән уку. Шулай да ник шобага сезгә төште? Башкалар да теләгәндер бит?

– Кызык булды ул хәл. Декларация тексты озак әзерләнде, бик күп бәхәсләр булды. Барысы да ошатырлык текст булырга тиеш иде. Килештерү комиссиясе төзелде. Шул утырышларның берсендә ТАССР урынына Татарстан Республикасы дип язарга тәкъдим иттем, әмма исемне үзгәртүгә Миңтимер Шәймиев: «Әле бит социализм вакыты, заманасы шул, ашыкмыйк», – дип басым ясап үзгәрттермәде. Проект караламасында ТАССР дип калды. Танылган мәрхүм режиссер Дамир Сираҗиев тапкырлыгы белән тарихи документка «ТССР – Татарстан Республикасы» дип, ягъни А (автономияле) хәрефсез генә кереп китте. Машинисткалар янына мине ияртеп килде дә, хәйләләде: «Кызлар, ике урында ялгышлык киткән бит», дип каләм белән шушы ике сүзне өстәп куйды.

Декларация текстын Шәймиев урынбасары Нефедов укырга тиеш иде. Әмма Дамир монда да өлгер булып чыкты. Ул Декларация текстын татар кешесе укырга тиеш дип, комиссия әгъзалары белән аерым сөйләшеп, күндерде. Аннары ул депутатлар текстны Фәндәс Сафиуллин укуны сорый, дип белдерде. Шәймиев: «Ә Нефедов?» – дип аптырап сорады. Аңа барыбер булуын аңлагач, Шәймиев кулын селтәп миңа карап: «Ярар, син укырсың», – диде. Менә шулай хәл ителде бу вакыйга. Декларацияне уку минем өчен, чыннан да, тормышымның иң кадерле вакыйгасы.

Фәндәс абый, Сез гел мөнбәрдә идегез. Һәрвакыт нидер тәкъдим яңгыратасыз, ризасызлык белдерә идегез. Гаделлек өскә калкып чыксын өчен көрәш барды. Көрәшнең уңай яклары да бик күп, без аны күрәбез, бәялибез. Татарстан башкалардан аерылып тора, ныклы аякта басып тора. Тик, шулай да, хокукларның бертигез булуы өчен көрәштә халык оттырды бит. Кемдер Forbes исемлегендә балкыганда, күпчелек тормышын очын очка бәйли. Табышлар гадел бүленсен өчен, халык мәнфәгатьләре өстенлек итсен өчен буын алмашынырга тиешме?
– Суверенитет өчен көрәшкәндә, Татарстанны оҗмах оясы итеп күрмәдек. Максат – гаделлек урнаштыру. Татар халкы бер халыктан да ким түгел, әмма үзебезне дөньяга күрсәтер өчен мөмкинлекләр булмады. Совет берлеге матрешка кебек иде. Кайбер халыклар, берләшеп, союздаш республика төзи ала иде, ә кемдер бары тик автономия дәрәҗәсендә генә калды. Дәрәҗәгә карап, хокуклар да төрле. Дөрес, табигатьтә дә тигезлек юк, әмма гаиләдә тигез хокуклык бар. Ил дәрәҗәсендә фикер йөрткәндә дә, аерым халыкның санына карамастан, барысы да тигез хокуклы булырга тиеш. Мин шушы хокук өчен көрәштем.

– Фәндәс абый, Русиядә, федератив мөнәсәбәтләрне саклап, Татарстанның бәйсезлеген алга сөрүче сезнең кебек шәхесләрнең эшен дәвам итүчеләр булырмы? Милли кадрларны әзерләргә кирәкме?

– Андый кадрларны беркем дә әзерләми. Яшьләр арасында бар андый шәхесләр, бәлки, барысын да күреп, белеп бетермибездер дә. Әмма иманым камил, берәр очрак килеп чыкса, яшьләр ялт итеп калкып чыгачак. Кеше тарихыбызны, уңыш яки ялгышларыбызны күреп, чынбарлыкны аңлап үсә икән, көрәшче булып өлгерә ул. Мәсәлән, ул ни сәбәпле безнең татар мәгариф системасы бетерелә, кем безне упкынга этәрә, кайсы депутатлар халык мәнфәгатен уйлап эш итә, кемнең дәшми-тынмый татарга, кешеләргә каршы эшләүче кануннар өчен тавыш биргәнен күрә икән, артабан нишләргә икәнлеген үзе аңлаячак кеше. Монда матбугатның тәэсире бик зур. Алар да аңлату эшен алып барырга тиеш. Кайда кара, кайда ак икәнен аңлату да мөһим. Күпләр: «Мин сәясәт белән кызыксынмыйм, кирәге юк», – дип әйтә. Син берничек тә сәясәткә катнашмый кала алмыйсың. Мин сәясәт белән кызыксынмыйм дигән сүз – үзе бер сәясәт. Тик бу – бик куркыныч сәясәт.

– Сез һәм татар зыялылары хыялланган Милли университет милләтпәрвәр элитаны тәрбияли аламы? Милли университет турында мәгълүматны, бәлки, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белмидер дә. Гадәттә, бездә мәсьәләне бер кеше хәл итә бит.

– Әлбәттә! Милли университет студенты безнең тарихны, сәясәтне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятны өйрәнәчәк. Милли элита университетта тәрбияләнә. Чит илләрдә бит шулай. Фикерле, татар карашлы, Татарстан яклы кешеләр кирәк.

Милли университет идеясын оныттыру, аны тормышка ашырмау – иң зур үкенечләрнең берсе. Ел саен укытучыларның август киңәшмәләре уза. Ник шунда бер укытучы Милли университет хакында басып сүз кузгатсын? Юк, кирәкле җирдә кул чабалар да, таралышалар. Әгәр дә без бер кешегә – Президентка гына өметләнәбез икән, бер әйбер дә килеп чыкмаячак. Әгәр халык үзе борчылмаса, хакимият тә селкенмәячәк. Башлап җибәрүче кирәк. Шунда инде иярүчесе дә табылыр. Мин инде хәзер башлап җибәрүче дә, иярүче дә, күзәтүче дә түгел. Мин үземне татар ватандашы дип саныйм.

– Шундый күренеш бар: әдипләр, сәнгатькарьләр, тел өчен көрәшүчеләрнең гадәттә балалары ана телен белми, урысча сөйләшә. Сездә бу мәсьәлә ничегрәк?

– Армиядә хезмәт иткәндә төрле шәһәрләрдә яшәргә туры килде, анда мохит урыс телле булды. Үзем дә Казанга урыслашып кайткан идем. Балалар, коммуналь фатирларда торып, татар яшьтәшләрен күрмичә урыс балалар бакчасында тәрбияләнеп үсте. Кызганычка, тел мәсьәләсе авыр. Ә оныгыбыз Ильяс, шөкер, татарча матур гына сөйләшә! Соңга калдык без Казанга кайту белән, шуңа күрә балаларның телләре татарча ачылмады, милли мохит кирәк.

– Бүген татарның хәле нинди? 20 елдан Татарстанны ничегрәк күрәсез?

– Нинди генә шартлар булмасын, татар киләчәктә дә үзенең сыйфатын югалтмас, дип ышанам. Татар халкы бетмәячәк. Дөнья бетсә дә, без бетүчеләрнең соңгыларыннан булырбыз. Бетерә алмаслар безне.

2036нчы елны күзаллау авыр, чөнки хәзер дөнья бик зур тизлектә үзгәрә. Фаразлау авыр. Шулай да, бәлки, ул вакытка Татарстанның чиге киңәер, исеме дә башка төрле булыр. Татар-башкорт, яки Идел Республикасы исеме астында көчле республика барлыкка килергә мөмкин. Әмма мин ул вакытка безнең халкыбыз аңы, белеме, мәдәнияты бермә-бер үсәр, дип өметләнәм. Киләчәгебез өметле булсын өчен татарлар Русия халыклары арасында әхлак ягыннан да, белем ягыннан да беренчелеккә омтылырга тиеш. Киләчәк өметне без бүген әзерләргә тиеш.

Байбулат ДӘҮЛӘТ, Римма ӘБДРӘШИТОВА

Комментарии