Торак алырга теләүчегә мөмкинлеге дә җитәрлек

Торак алырга теләүчегә мөмкинлеге дә җитәрлек

Берәр бәйрәм уңаеннан матур итеп теләк теләгәндә еш кына: «Гомереңдә һәрчак яз булсын!» – дип әйтергә яратабыз. Уйлап карасаң, бу теләкне тормышка ашырырга була бит. Язда яшәргә була! «Унистрой» оешмасы төзегән «Весна» торак комплексында фатир сатып аласың да, ел әйләнәсе «яз»да яшисең.

«Весна» торак комплексы экологик чиста районда (Мамадыш тракты) урнашкан. Шул ук вакытта монда транспорт та йөреп тора. Хәзер кеше фатир алганчы башта якын-тирәдә мәктәп, бакча, больница булу-булмавын белергә тели. «Весна» комплексында 1501 урынга исәпләнгән мәктәп һәм һәрберсе 340ар балага исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелә. Димәк, балаларны кая йөртергә дигән проблема тумаячак. Шунда ук 4,5 гектарга җәелгән парк та булачак, рәхәтләнеп йөреп керергә, буш вакытны уздырырга менә дигән мөмкинлек. Торак комплекс үзе исә 31,15 гектар җирне биләячәк, монда барлыгы 243 мең квадрат метр фатир төзү күздә тотыла.

Шәһәр читендә түгел, үзәктә яшисем килә, дигәннәргә дә «Унистрой» төзелеш оешмасының кызыклы тәкъдимнәре бар. Мәсәлән, «ART City» комплексы үзәктәге Н.Ершов урамында урнашкан, төзелеше дә Европа стилендә. Ә инде аулаграк, тынычрак урында яшәргә теләгәннәр өчен «Царево Village» торак комплексы бар. Биредәге йортлар өч каттан да артмый, күрше-тирә дә бер-берсен танып, хәл-әхвәл белешеп яши.

Фатирны сатып алу ысуллары да күп төрле. Барыбызга да таныш ипотека ысулы бар. «Унистрой» оешмасы, банклар белән килешеп, калган төзелеш оешмаларына караганда шактый түбән процентлы ипотека тәкъдим итә. Мәсәлән, «АбсолютБанк» 8,9 процент белән ипотека бирә. Шулай ук беренчел кертемсез генә дә ипотека алырга мөмкин. Мәсәлән, «РоссельхозБанк» 10 процент белән 30 елга кадәр ипотека тәкъдим итә. Ана капиталын да беренчел кертем итеп кертергә мөмкин. Бу очракта ВТБ24 – 10,7; «Сбербанк» 10 процент белән ипотека бирә.

Өстәвенә, «Унистрой» «Кредит каникулы» дигән акция дә уйлап чыгарды әле. Бу нәрсә дигән сүз? Алты ай дәвамында синең өчен ипотеканы йортыңны төзи торган компания түли, ягъни ипотека алгач, беренче ай өчен тиешле түләвеңне генә түлисең дә, аннары алты ай буе синең өчен ипотеканы «Унистрой» үзе түләп бара. Бер генә шарты бар: бу программада катнашу өчен, ипотеканың 15 елга алынган булуы кирәк. ИГЪТИБАР: «УНИСТРОЙ» ТӘКЪДИМ ИТӘ ТОРГАН «КРЕДИТ КАНИКУЛЫ» 30нчы ИЮЛЬГӘ КАДӘР ГЕНӘ ДӘВАМ ИТӘЧӘК.

Ипотека алу вариантыннан баш тартып, башка юлларын эзләүчеләр дә юк түгел. Андыйлар өчен «Унистрой»да «Торак мөмкинлекләре» дип аталган туплам кооперативы бар. Күзең төшкән торакның ярты бәясен син, ә икенче яртысын кооператив түли. Аннан син, ун елга бүлеп, шул сумманы кооперативка кайтарасың гына. Бернинди процентларсыз!

Тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» ширкәтенә шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30. Оешма шулай ук фатирын сатарга яки яңаны алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә.

Сөмбел СӘЙФИ

Реклама хокукында

Комментарии