- 31.07.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №30 (26 июль)
- Рубрика: Архив
Күпчелек студентлар уку белән эшне чиратлаштырып алып барырга тырыша. Саба районының Лесхоз бистәсендә яшәүче Илназ Зиннәтуллин да, авыл хуҗалыгы университетының икътисад бүлегендә укыганда, тик тормыйм әле, дип, җәй көне җиләк үстереп карарга була. Беренче «коймак» тәмле дә, табышлы да булып чыга – югыйсә егет бу шөгылен бизнеска әйләндермәс иде.
– 2015нче елда беренче җиләкләрне утырттым. 45 мең төп булды алар. Әтием белән әнием эшмәкәрләр, алар да киңәшләре белән ярдәм итте. Беренче елны ук уңыш җыеп алдык, – дип сөйли Илназ.
Табыш алгач, Илназ җиләк үстерү эшенә җиң сызганып тотына. Бүген аның ике гектар җире бар, 75 мең төп бакча җиләге үсеп утыра. Сигез кешене эш белән тәэмин иткән. Ул сигез кешенең ниләр эшләве белән кызыксындык.
– Эшчеләр башта җиләк үсентеләрен утыртып чыгалар. Үсентеләрне, сортына карап, төрле җирдән кайтартабыз. Бераздан чүп утар вакыт җитә. Җиләкләрнең арасы кулдан эшкәртелә. Бары тик су сибү генә автоматлаштырылган. Җиләкләр җиргә тиеп, череп утырмасын өчен, без махсус пленка җәябез. Билгеле бер сантиметр саен тишек тишелгән, җиләкләр шул тишектән өскә үсеп чыга. Ә пленка астында үсентеләр төбенә тамчылап су сибү көйләнгән. Җиләк өлгергәч, эшчеләр аны җыялар. Бу эшкә студентларны, мәктәп укучыларын да җәлеп итәбез. Сезон беткәч, үсентеләрнең мыекчаларын кисәбез һәм кышка кергәндә өсләренә салам каплап куябыз, – дип сөйләде Илназ. Яз һәм көз көне үсентеләр дә сата алар, ә җиләк өлгергәч – җиләген. Баштарак сатып алучыларны үзләре эзләп йөргән булса, хәзер кешеләр: «Илназ җиләкләре кирәк», – дип үзләре килеп алып китә икән. Бер алып караган кеше нәрсәнең нәрсә икәнен белә шул ул.
«Узган ел бер гектарыннан сигез тоннадан артык җиләк җыеп алган идек», – ди Илназ. Быел җәй суык һәм яңгырлы булса да, җиләк уңышы шулай ук яхшы икән. Соңрак кына өлгергәннәр. Шуның кадәр җиләк үстерә алган кешедән уңыш серен дә сорыйсы иттек. Җиләкне ничек үстерәсен, мыекчаларын кайчан кисәсен, кайчан салам каплыйсын – барысын да тәфсилләп язып бара икән Илназ. Кайберәүләр, җиләк җиргә тиеп череп утырмасын өчен, җиргә такта чүбе (опилка) җәя. Илназ җиләкләрнең төбенә салам җәйдерә икән. «Опилканың бөтен төре дә ярамый. Мәсәлән, ылыслы агачларныкын җәяргә кушмыйлар – ул җиләккә әчкелтем тәм кертә. Хәзер сатуда су үткәрә торган махсус пленкалар бар бит – иң яхшысы шуны алып җәю. Аны җәйгәч, суны бер дә курыкмыйча ләйке белән өстән сипсәң дә була», – ди егет. Аның бакчасында үскән «мармолада» дигән җиләктән авыз итеп тә карадык. Исеме җисеменә туры килә: кып-кызыл җиләкләр авызга керүгә эреп бетә, тәмгә дә баллы.
Илназ Зиннәтуллинның җиләк бакчасы ачык грунтта. Киләчәктә ике гектар белән генә чикләнмичә, җирен тагын да зурайтырга ниятли. Теплица вариантын гына карамый. «Теплица итеп эшләү өчен бик күп инвестиция кирәк. Шуңа ул отышлы түгел», – ди җиләк үстерү белән шөгыльләнүче икътисадчы егет.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Саба – Казан

Комментарии