«Шатлыгым эчемә ничек сыйгандыр!»

«Шатлыгым эчемә ничек сыйгандыр!»

Җылы әңгәмә

Бүген укучыларыбызга тәкъдим ителә торган яңа сәхифә гадәти интервью гына түгел. Рәсми рәвештә кара-каршы утырып сөйләшкәндә, ихласлыкны саклавы кыен, билгеле бер кагыйдәләргә ярарга тырышуны укучы да сизми калмый. Ә без җылы һәм җанлы әңгәмәләр әзерләргә булдык. Сәхифәбезнең үзенчәлеге шунда: геройлар белән аларның яраткан урыннарына барып сөйләшәбез. Парк, кеше мыжлап торган урам, күл буе, кафе, кыскасы, кызыклы шәхесләр белән Казанны (ә бәлки, башка шәһәрләрне дә) иңләп-буйлап чыгарга исәп. Һәрвакыттагыча, укучыларыбыз, сезнең тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак.

«Шатлыгым эчемә ничек сыйгандыр!»

Казанда җәен артист халкын табам димә. Театрда сезон ябылып, отпусклары башлануга, таш шәһәрне калдырып, кайсы кая таралышып бетә алар. Менә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Илнур Закиров та ял вакытында шәһәргә борылып та карамый торган булган. Тик быел Казаннан «качып китә» алмаган. Шөкер, сәбәбе куанычлы – 12нче июль көнне Илнурның хатыны – шулай ук Камал театрында хезмәт куючы скрипкачы Динә Закирова дөньяга тупырдап торган кыз бала китерде! Мондый сәбәп булганда, әти кеше өчен таш Казан гөлгә күмелсә дә аптырарлык түгел.

Илнур белән Закировлар яши торган йорт янындагы балалар мәйданчыгында сөйләштек. «Әти булдың!» – дип шалтыратып әйткәннән соң, аңа бу урын икеләтә якын икән.

– Бу мәйданчыкка кичләрен Динә белән һава суларга чыгабыз. Монда аулак булгач, күрше-тирә йортлардан да балалар җыела – шуларны карап утыра идек. Иң яраткан мизгелең нинди, дип сорасалар, балаларны күзәтү, дияр идем. Әле аны үзең әти булмыйча аңлап бетермисең икән. Әти булдың, дигән сүзне ишетү – ир-ат өчен иң татлы сүздер.

– Беренче бала булгач, бигрәк тансыктыр әле…

– Динә балага узгач ук аталык хисләре барлыкка килде. Үзеннән-үзе саклый башлыйсың, башыңда гел шул. Хәтерлим әле: ни өчендер ТНВ телеканалына баргач җиткерде бу хәбәрне Динә. Шуны әйткәч үк рәхәт булып киткән иде. Балам туганын белгәч, эчемә шатлыгым ничек сыйгандыр. Бәләкәй генә бит инде мин (көлә). Авырлыгы – 3 кг 400 гр, буе 52 см булып туды. Аллаһ боерса, Зәлия дип исем кушарга җыенабыз.

– Баланы беренче тапкыр кайчан күрдегез соң?

– Хәзер бит телефонда әллә нинди мөмкинлекләр бар. Динә беренче көннәрдә үк фотога, видеога төшереп, елаган тавышын яздырып җибәрде. Шуңа күрә бала тудыру йортыннан чыкканчы ук кызымны янымда кебек хис иттем. Фотолардан карап тордым – көн саен күзгә күренеп үзгәрде. Динә: «Сизмим», – ди, мин, көн саен күреп тормагач, сиздем.

– Әти-әни үзе тормышка ашыра алмаган хыялларын балаларында ашыра, диләр. Зәлиянең нәрсә белән шөгыльләнәчәген үк уйлап куймадыгызмы әле?

– Юк, анысына иртәрәк әле. Бала тудыру йортындагылар: «Аһ бу Закированың тавышы», – дия торган булганнар – кызым берүзе каты кычкырып елый икән. Бабай (Динәнең әтисе), җырчы булыр Аллаһ боерса, диде инде.

– Йөкле вакытта хатын-кызның көйсезләнә торган гадәте бар. Динә нәрсәләр таптырды?

– Бервакыт кыш көне Динәнең карбыз ашыйсы килә башлады. Хәзер рәхәт бит: бөтен нәрсә бар. «Бәхетле»гә бардым да карбыз алып кайттым. Әле ул вакытта кыйммәт тора, 400-500 сум тирәсе. Аның яртысын ашады да, булды, җитте, диде. Суыткычта торды-торды да, бозылгач, карбызны чыгарып аттым.

– Камал театрында төпләнеп эшли башлавыгызга да 6 ел үткән инде. Үзегезне яшь артист дип саныйсызмы?

– Бездән соң тагын күп кенә яшьләр килде бит инде. Димәк, без ул кадәр үк яшь түгел булып чыгабыз. Дөресен генә әйткәндә, зур сәхнәгә чыгу иртәрәк булды. Беренче тапкыр студент вакытта 2004нче елда «Зәңгәр шәл»гә массовкага чыктык. Андагы хис, андагы курку, андагы прожекторлар! Ул вакытта Булатны Рамил Төхфәтуллин уйный иде. Аның уйнавына сокланып карап тордык инде. Анда хәзер мәрхүм булган күп кенә артистлар да бар иде әле.

– Яшь артист баскычын узган булсагыз да, өйрәнәсе нәрсәләр байтактыр…

– Үз һөнәреңә битараф булмасаң, һәрвакыт аны яхшырту өстендә эшләп торырга кирәк. Мәсәлән, мин Мәскәүдә театрга йөрергә яратам. Андагы артистлардан үрнәк аласың. «Буяу»лар, ягъни сәхнә образына төсмерләр алырга яратам.

– Татар спектакльләренә дә йөрисезме соң?

– Премьераларга барырга тырышам. Ә болай вакыт бик тар безнең, чөнки Аллаһка шөкер, театрда эш бик күп. Бу сезонда бер дә буш вакыт булмады дисәм, алдамам. Буш вакыт булуы кирәкми дә, чөнки эш булып торганда күңелле.

– «Мин тормышта тыйнак кеше», – дип әйткәнегезне ишеткән бар. Карап торышка да шулай күренәсез. Ә сәхнә образларыгыз сезгә бер дә туры килми кебек…

– Бөтен кеше шулай ди. Һөнәр таләп иткәч, сәхнәгә чыккач үзгәрәсең. Дүрт ел буе шуның өчен укыдык бит. Мәсәлән, «Арбалы хатыннар»да мин нәкъ үзем. Ул спектакльне яратмый идем мин. Сәхнәгә чыгар алдыннан ничектер куркып кала идем, тавыш беткән кебек була. Бер караганда, сүзләр дә күп түгел инде. Шул кыска гына вакытта да баштан төрле уйлар уза: ничек кенә уйнап чыгарга икән, дисең. Сиңа роль ошамый икән, димәк, аның яхшырту юнәлешендә эшләргә кирәк. Шуннан соң ошый башларга тиеш. Хәзер, киресенчә, «Арбалы хатыннар»дагы ролемне яратып башкарам.

– Отпускта артистлар нишли?

– Ял итә (көлә). Кемдер чит илләргә бара. Кайдадыр укыганым бар: кеше кайда туган-үскән, шунда ял итәргә тиеш. «Җәйнең бер көнендә» спектакле белән Венгриягә барып кайттык. Чит илдә рәхәт, тик өч көннән соң кайтасы килә башлый, Казанны сагынам. Инглизчә сөйләшеп туйдым, үзебезчә – татарча сөйләшәсе килә, мин әйтәм (көлә). Җәй көне отпуск вакытында мин шәһәргә килмим дә.

Болай отпускның яртысын минем туган ягым Әтнәдә, икенче яртысын Динәнең әти-әнисе янында Мөслимдә уздырабыз. Мин балык тотарга яратам. Минем бабай (Динәнең әтисе) да балыкчы. Ял вакытында көн саен диярлек төнге 2дә балыкка чыгып китәбез. Динә белән әби (Динәнең әнисе): «Сез балыкка эшкә йөргән кебек йөрисез», – дип көләләр инде. Урманга йөрергә, тынычлыкта калырга яратам. Дискотекаларны электән үк җенем сөймәде.

– Җәй көне авыл малае икәнлегегез дә еш искә төшәдер…

– Мин үземне гел авыл малае дип йөрим, шәһәрдә торсам да. Әсхәт абый Хисмәт бер спектакльдә болай ди: «Без шәһәрдә торсак та, авыл малае булып калдык, без шуның белән бәхетле». Менә мин дә шулай инде. Артист булып китүгә дә авылда үсү йогынты ясагандыр. Гомумән, театр юлыннан китүемдә күп кешенең өлеше бар. Үстергән, аякка бастырган өчен әнигә рәхмәтем зур. Әтнә халык театры җитәкчесе Гомәр абый Мәрдәнов, Әхәт абый Шакиров, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумындагы сыйныф җитәкчем Лилия апа булмаса, театрга килер идемме икән?!

– Илнур, ислам кануннары буенча яшәвегез дә мәгълүм. Бу юлга кайчан кереп киттегез?

– Ике әбием дә намаз укый иде, хәзер икесе дә мәрхүмә инде. Динәнең Мөслимдәге әбисе – абыстай. Аштан кайтып та керми. Кайчан шалтыратсаң да: «Кияү, мин ашта, өйгә кайткач сөйләшербез», – ди. Ике якта да дини кешеләр булуы да тәэсир итми калмагандыр. Театрга килгәч, Фәнис Җиһанша белән намазга керә башладык. Шуннан китте инде. Бүген биш вакыт намаз укыйм. Уразаны да калдырмаска тырышам. Дингә һәр кеше үз вакыты белән килергә тиеш, дип саныйм.

– Сезнең һөнәрләр багажы артистлык белән генә чикләнми бит әле…

– Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укып, зоотехник-ассимилятор белгечлеге алып чыктым. Диплом әлегә тузан җыеп ята. Тагын мин ашарга пешерергә яратам. Әгәр артист булмасам, пешерү белән шөгыльләнер идем, мөгаен. Бөтен нәрсәне пешерәм мин.

– Зур гаилә телисезме?

– Бер кыз белән малай булса, җитәр, дип уйлыйбыз инде. Хәзерге заман өчен менә дигән. Икебез дә артист булгач, балаларны карарга да кирәк бит әле. Бала әти-әни назын күреп үсәргә тиеш, дип уйлыйм.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии