- 31.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №30 (1 август)
- Рубрика: Архив
Татарстан җәмәгать комиссиясенең бер төркем күзәтүчеләре Түбән Камада туберкулездан дәваланган тоткыннар тотылган 1нче колониядә булганда сакчылар бүлмәсендә «Тынычландыру даруы», «Анальгин», «Геморрой даруы», «Ай һәм Сочига юллама», «Прокурор» һәм «Адвокат» дип язылган 40 см чамасы озынлыкта агач күсәкне күреп, бу хакта Казан хокук яклау үзәгенә хәбәр итте.
«Колония җитәкчелеге бу күсәкнең кайдан килүен һәм нәрсәгә тотылуын аңлата алмады. Болай булгач, күсәкнең тоткыннарны кыйнау һәм мыскыл итү өчен кулланылу ихтималы була ала», – диде төрмәдә булып кайткан комиссия вәкиле Владимир Рубашный.
Җәмәгать комиссиясе колониягә барулары турындагы мәгълүматны Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль оешмасының Татарстан идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишинга җибәрде.
«Бейсбол таягына охшаш мыскыллау сүзләре язылган күсәк 25 июль көнне Түбән Каманың 1нче колониясендә тикшерү барышында табылды. 26 июль көнне күсәк яндырылды. 2012 ел башыннан бирле Татарстан төрмәләрендә сакчыларның тоткыннарга карата көч куллануның сигез очрагы теркәлгән. Аларның барысы да җәзаларны гамәлгә ашыру оешмасы тарафыннан канунлы дип табылды», – диелгән Татарстан идарәсе белдерүендә.
Җәмәгать комиссиясе бу эшне Татарстан прокуратурасына тапшырды.
Алсу КОРМАШ.
Мөселманнар президенттан яклау сорый
29 июльдә Галиәсгар Камал театры янында узган пикетка ике йөзгә якын кеше җыелды. Казанда мөселманнарны кулга алуга каршы уздырылган бу пикетта мәчет имамнары һәм абыстайлар, яулыклы-түбәтәйле әби-бабайлар, шәкертләр һәм кызлар, полиция һәм журналистлар бар иде. Кулга алуларга каршылык белдерү өчен мөселман булмаганнар да килде. Чараны «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм Әл-Ихлас мәчете җитәкчелеге оештырды. Пикет шәһәр хакимияте белән килештерелгән иде.
Биредә «Азатлык» берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин чыгыш ясап: «Хокук саклаучы органнар гаепсез мөселманнарны кулга алуны туктатырга тиеш. Рәттән кулга алу халыкта полициягә карата ышанычсызлык уята. Мөселманнарны мәгънәсез һәм гаделсез рәвештә эзәрлекләүгә, тентүгә юл куймаска кирәк», – дип белдерде.
Пикетта катнашучылар Президент Миңнехановка юлланачак хатны имзалады. Хатта билгеләнгәнчә, Рамазан аенда шундый вәзгыятьнең барлыкка килүе ул – мөселманнарны кимсетү. «Бер гаебе булмаган мөселманнар һәм аларның гаиләләре зур газаплар кичерә. Кулга алынган кешеләр бик начар шартларда тотыла, намаз укырга, ураза тотарга мөмкинлек бирелми», – диелә хатта. «400дән 600гә якын кеше кулга алынды, 200 кешедә тентү узды, дини китаплар һәм компьютерлар алынды», – дигән мәгълүмат та китерелә хатта.
Юлламаның авторлары Миңнехановтан репрессияләрне туктатуны һәм тоткарланганнарны иреккә чыгаруны үтенә. «Сез бит мөселман, бик күп мәртәбә җәмәгатьчелек каршында намаз укыдыгыз, гаепсез кешеләрне саклавыгызны сорыйбыз», – диелә хатта.
Илдар ГАБИДУЛЛИН.
Маратны төрмәдә җәзалыйлар
Татарстан мөфтияте җитәкчеләренә һөҗүмнәрдә шикләнелүче Марат Кудакаев төрмәдә аңа карата басым ясала дип хат язган. Аның сүзләренчә, төрмәдә аңа психологик басым ясала, туганнарына яныйлар һәм электр белән җәзалыйлар.
Исегезгә төшерәбез, 19 июльдә дин әһелләренә булган һөҗүмнәрдән соң суд карары белән «Вакф» фонды җитәкчесе Мурат Галиев, Лаеш районыннан Рөстәм Кашапов, Югары Осланнан Айрат Шәрипов, «Идел-Хаҗ» ширкәте башлыгы Рөстәм Гатауллин, Үзбәкстан ватандашы Абдуназим Атабоев һәм мөфтиятнең куәт структуралары белән элемтәләр өчен җаваплы элекке хезмәткәре Марат Кудакаев сентябрь аена кадәр кулга алынды. Җомга көнне аларга тагын бер кеше өстәлде – Ютазы районында яшәүче Алексей Верезумский.
Кудакаев төрмәдә үзенә басым ясалуга зарланып хат язган. Урыс телендә язылган бу хатның эчтәлеге түбәндәгечә.
«Мин, Татарстанның дини җитәкчеләрен үтерүдә һәм террор гамәле башкаруда шикләнелүче Кудакаев Марат Әхмәт улы түбәндәгеләрне хәбәр итәргә телим:
Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, хак мөселман буларак, бу олы бәйрәмне каршы алырга әзерләндем. Ләкин мине Фәизов (мөфти) һәм Вәлиулла хәзрәт Якуповка карата вәхши җинаять кылуда гаеплиләр. Минем бер җинаятькә, бигрәк тә дини җитәкчеләргә каршы эшләнгәненә бер катнашым да юк, бигрәк тә изге Рамазан ае алдыннан бу зур гөнаһ саналыр иде.
Минем бу вакыйгага бернинди катнашым булмауны белә торып, хокук саклау органнары хаксыз рәвештә көч һәм психологик алымнар кулланып исбатлау җыялар. Мине ток белән җәзалыйлар, туганнарыма һәм якыннарыма физик көч куллану белән яныйлар, ураза тотарга мөмкинлек бирмиләр.
Бу фаҗигале вакыйгаларга катнашым булмауны күпсанлы шаһитләр раслый ала. Бу хәлләрне объектив тикшерүгә җәмәгатьчелек һәм матбугат чараларын җәлеп итәргә чакырам. Хокук саклау хезмәткәрләренең башбаштаклыгыннан һәм көч куллануыннан саклауны сорыйм.
Үз акылында булган бер мөселман да мондый вәхши адымга бара алмый. Гаеплеләрне деструктив карашлы даирәләрдә эзләргә, мондый вәзгыятьнең кем өчен кулай икәнен ачыкларга кирәк».
Ихтирам белән, Марат Кудакаев.
27.07.2012
Татарстанның тикшерү комитеты Марат Кудакаев һәм аның туганнарыннан әлегә бер шикаять тә алмавын хәбәр итә.
Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.
Татарга каныгучы урыс
Татарстан башкаласындагы 52 яшьлек эшмәкәр Павел Хотулев интернетта татар милләтеннән булган кешеләрне мыскыл итүдә гаепләнә. Аңа карата 282 маддә нигезендә (милләтара низаг тудыру) җинаять эше ачылды. Хотулев эше бер айдан Казанның Совет районы судында каралачак.
Шушы адәм «Мой Мир» социаль челтәрендә «Русский язык в школах Татарстана» төркемендә татарларны мыскыл итә торган язмалар калдырган булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул язмалар милләтара низаг тудырырлык, шуңа да бу эш хәзер җинаять кылу буларак тикшерелә.
Хотулев үз гаебен танымый. Мондый адымга аны кечкенә улының михнәте этәргән дип белдерә. Мәктәптә укыган баласы күп вакытын татар телен ятлап утыра икән. Шуңа күрә Хотулев баласы хокукларын яклауга керешкән. Башта төрле хөкүмәт органнарына мөрәҗәгать итеп караган, ләкин аңа анда татар теле укыту Татарстан кануннарына туры килгәнен аңлаткач, ул интернет кырына күчә.
Нәтиҗәдә, 2011 елның ахырында һәм 2012 елның башында интернетта аның экстремистик язмалары пәйда булган. Хотулев 3 ай дәвамында 100дән артык кискен карашлы язмалар калдырган. «Ъ» газетасы мәгълүматларына караганда, «Татарстан укучылары башка Русия укучылары хокукларыннан мәхрүм», – дигән сүзләр әйтелә, ә татар телендә сөйләшү «пенопласт кытыршысы, пыялада тимер белән сызу, бер көтү эт өрүе» белән чагыштырыла. Хотулев шулай ук Татарстан урысларын баш күтәрергә һәм аныңча «русофоб» хөкүмәтне бәреп төшерүгә чакыра.
Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Александр Салагаев сүзләренчә, Хотулев чыннан да артыгын әйтеп ташлаган.
«Мин аның белән шәхсән таныш түгел, интернеттагы язмаларын күрмәдем. Хотулев интернетта Татарстанны икегә – урыслар өчен Казан губерниясенә һәм татарлар торымына (стойбище) бүлергә чакырган. Бу чыннан да милләтне мыскыллый. Әмма, миңа калса, җинаять эше кузгатуга бу гына җитми.
Беләсезме, Татарстанда ике төрле стандартлар хөкем сөрә. Урысларны оккупантлар дип атаган Эльмира Исрафилованы эшендә күтәрделәр, ә Хотулев эше судта карала. Милләтара низаг чыгаручыларны акламыйм, ләкин мондый эшләргә тигез караш булырга тиеш», – диде Салагаев «Азатлык» радиосы хәбәрчесенә.
Татарстан бу көннәрдә мөселман әһелләренә булган һөҗүмнәр һәм хакимиятнең шикле саналган мөселманнарга карата кырыс чаралары тәэсирендә яши. Татарлар бу уңайдан ниндидер басынкы хәлдә кала бирә. Бер үк вакытта урыс карагруһчылары татар теленә һәм, гомумән, татарларга каршы һөҗүмнәрен көчәйтә бара.
Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина, Татарстанга басымның 90нчы елдан бирле кимегәне дә юк, ди. Аның фикеренчә, бу максатчан бер сәясәт.
– Татар мәктәбен бетерделәр, хәзер милләт үзен дин эчендә сакларга җыенган вакытта, дингә һөҗүм итәләр. Чөнки татарларның мәчетләрдә берләшә башлавын аңладылар. Чынлыкта бүген бара торган процесслар – зур стратегик, тактик мәсьәләләрнең хәл ителеше.
Бөтен нәрсәгә дә баш иеп, Мәскәү нәрсә эшләр икән дип битараф кына карап торган Татарстан хөкүмәте кешеләренә гаҗәпсенәм. Депутатларның халыкка мөрәҗәгать итмәүләре, «без булдырабыз» дигән булып, булмаганны бар дип алдап утыруларына аптырыйм, – ди Нәҗибә Сафина.
Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.
«Чын экстремизмга каршы көрәшегез!»
Казан федераль университеты галиме Искәндәр Ясәвиев социаль челтәрләр аша Татарстан эчке эшләр идарәсенең экстремизмга каршы үзәгенә мөрәҗәгать итте.
Ясәвиев мөрәҗәгатен хат итеп әлеге оешмага җибәрмәгән, ә социаль челтәрләргә: Вконтакте һәм Фейсбуктагы үз битенә урнаштырган. «Экстремизмга каршы үзәк хезмәткәрләренең минем битләрне һәрвакыт күзәтеп торуына шигем юк», – ди Ясәвиев. Мөрәҗәгатьне урнаштырып сәгатьтән аз гына артык вакыт узуга ук әлеге ике сәхифәдә дә дистәдән артык кешенең бу мөрәҗәгатьне хуплавы аның күңелен күтәргән. Болай булыр дип көтмәгән ул.
Әле моңа кадәр оппозиция чараларында катнашкан берәүнең дә, эзәрлекләнгәннәрнең һәм шулай ук ниндидер басым булачагын сизгәннәрнең, үз фикерен социаль челтәрләр аша ачыктан-ачык итеп җиткергәне булмады.
Ясәвиев 30 июль көнне экстремизмга каршы үзәккә язган мөрәҗәгатендә болай ди: «Миңа протест рәвешендәге гражданлык хәрәкәтләрем белән кызыксынуыгыз һәм бу хакта университет җитәкчелеге белән бәйләнешкә керүегез билгеле булды. Сезгә хәбәр итәсем килә, бу хәлдән соң мин куркып калмадым һәм хәзерге Русия хакимиятен тәнкыйтьләгән пикетларда, митингларда, урам йөрешләрендә катнашудан туктамаячакмын. Конституция белән беркетелгән хокукым бу минем. Шул ук вакытта, сезнең арада да аек акыллы кешеләр бардыр дип ышанып, күзгә бәрелеп торган икенче бер хәлне ассызыклыйсым килә. Экстремизмга каршы үзәк сайлауларда хәрәмләшүләр булганга барлыкка килгән тыныч протест чараларында катнашучыларга игътибарын юнәлткән вакытта башка көчләр шәһәрдә һәм республикада шартлаулар һәм үтерүләр планын эшләп яткан. Эшегездә әһәмиятле булган әйбергә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәклеген җитди уйларга һәм чын экстремизмга каршы көрәшергә вакыт түгелме? Ышанам, бу безнең ил омтылышларына күбрәк туры килер иде», ди.
Ясәвиев сүзләренчә, сайлаулардан соң хәрәмләшүләргә протест белдергән чараларга чыгу һәм 2010 елның ноябрендә хаксызга кулга алынган «Башка Русия» активисты Таисия Осипованы иреккә чыгару таләбе белән шигарьләр күтәреп урам чарасында катнашу экстремизмга каршы үзәк хезмәткәрләренә ошамаган. Алар университет җитәкчелеге аша Ясәвиевкә басым ясарга теләгән.

Комментарии