- 31.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Архив
Мөселманнарга һәрдаим һөҗүм ясаучы Роман Силантьев, Яна Амелина, Рәис Сөләйманов тарафдары булган Русия стратегик тикшеренүләр институты хезмәткәре, Ислам.ру сайтының баш мөхәррире Галина Хизриева, экспертлар һәрвакыт ислам экстремизмы турында дөрес фаразлар китерә, ә җирле хакимият һәм тәртип саклау оешмалары моны җәмәгатьчелеккә таратмаска тырыша, дип зарлана. Ягъни, ислам турында язучы экспертлар хакимият һәм көч структуралары белән эшләргә, аларга кирәкле мәгълүматны җиткереп торырга, ислам экстремистларыннан янаган куркынычлар турында сөйләргә һәрвакыт әзер булсалар да, аларны ишетергә теләүчеләр юк икән. Үзен эксперт дип санаучы Хизриева тәртип саклаучы оешма җитәкчеләренә үзенең «үтә дә кыйммәтле» тәкъдимнәрен дә җиткерә. Аларның күбесе шул ук мөселманнарны контрольгә алуга барып тоташа:
1. Агентура челтәрен булдырырга.
2. Милли һәм дини низагларны көнкүреш дип күрсәтергә тырышуны туктатырга.
3. Диаспора, милли һәм дини җәмгыятьләр белән тыгызрак эшләргә.
4. Мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә мәгълүмат чараларында русофоб һәм Русиягә каршы фикерләрне күзәтеп барырга. Әлеге җирле берәмлекләр тулысынча чит ил пропагандасына бирелә һәм аларның миләрен юу бара.
5. Теркәлмәгән мәчет һәм гыйбадәт йортларына аеруча игътибарлы булырга. Барысы да кануни теркәлгән һәм хисапта булырга тиешле.
6. Нигездә, мөселман төбәкләреннән чыккан канунсыз яшәүче ир кешеләр фатиры һәм йортына игътибарны арттырырга. Русиядә тыелган «Хизб ут-Тәхрир» оешмасы вәкилләре, 5-6 кеше җыелып, үз бүлекчәләрен булдыра һәм террор гамәлләрен оештырырга сәләтле була. Андый берләшмәләр артыннан күзәткәндә, аларның кая барганнарын, кайсы чит илгә чыгуларын белеп була. Мисал өчен, шул ук Төркиядә Сүриядәге сугышка һәм Русиядә диверсияләр алып барырга өндәүче Русия ватандашлары күпләп яшәүче районнар бар икән.
Әлеге киңәшләрдән күренгәнчә, Хизриева урыс булмаган халыкларны һәм ислам экстремизмын бер яссылыкка салып бутый. Хиҗриева фикеренчә, ислам экстремизмы килеп чыгуның бер факторы булып русофобия тора икән.
«Бу Русия җәмгыятен тотрыксызландыру факторы буларак кулланыла», – ди ул.
Хизриева кайбер биналарда урысларга каршы язуларны гади хулиганлыкка гына кайтарып калдырмаска чакыра. Аның фикеренчә, бу инде экстремистик төркемнәрнең бергәләшеп эшләве. Имеш, хәзердән үк аларны игътибарсыз калдырсаң, киләчәктә бу бик күңелсез хәлләр китереп чыгарырга мөмкин икән. Татарстан дип әйтмәсә дә, бу очракта республика башкаласы турында сүз барганын аңларга мөмкин, чөнки хәзерге вакытта Казанны басып алучылар һәйкәлендәге кайбер язулар эше нигезендә мәхкәмә утырышлары уза.
Ландыш ХАРРАСОВА
Библиянең татарчага тәрҗемәсе әзер
Узган атнада Казанда Библиянең татарчага тулы әдәби тәрҗемәсе киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Басма Коръәнгә охшатып, яшел тышлы, алтын төсле татар бизәкләре белән бизәлгән.
Изге саналган китапны татар теленә Мәскәүдәге Библияне тәрҗемә итү институты әйләндергән. Белгечләр тарафыннан 23 ел чамасы эш алып барылган. Тәрҗемәгә Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты фәнни рецензия язган. Татарча Библия Русия фәннәр академиясенең тел гыйлеме институты тарафыннан чыгарылып, 8 мең тираж белән Минскида басылган. Китапның тышлыгында «Изге язма» диелгән, 26нчы майда ул Казанның Сәйдәшев исемендәге концертлар залында тәкъдим ителде. Татарстан митрополиты Феофан да чарада катнашып, үз фикерләрен җиткерде.
«Мин Коръәнне русча укыйм, чөнки үзем белән янәшә яшәгән халыкның дине нәрсәгә нигезләнүен беләсем килә. Нигә әле кешеләр, башка диндә булуга карамастан, мәңгелек китап белән танышмаска тиеш?» – диде митрополит, изге саналучы китапны татарчага тәрҗемә итүне хуплап.
Бүген Библиянең Русиядәге алты милләт телендә тәрҗемәсе барлыгы билгеле: татарчадан тыш, рус, чуаш, тыва, чечен һәм удмурт телләре. Барлыгы 1400ләп битле басманың беренче битенә татар бизәкләрен рәссам, быелгы Тукай бүләге иясе Нәҗип Нәккаш төшергәне дә мәгълүм.
Басма әдәби телдә башкарылган. Библияне тәрҗемә итү институты вәкиле Наталья Манзиенко сүзләренчә, алар бу эшне татар теленең асылына төшенеп, гореф-гадәтләрен истә тотып башкарырга тырышкан. Мисал өчен, китапта Авраам түгел, ә Ибраһим, Моисей түгел, ә Муса дип язылган. Татарчага тәрҗемә кылуның максаты – татар телле христианнарны Библия белән үз телләрендә таныштыру икән.
Библиянең бер өлешен тәрҗемә иткән Фәнүзә Гыймаева фикеренчә, бу эш бик кирәк, аның мөһимлеге – телне саклап калуда.
«Күп кеше татарча укымый. Моның дини китап буларак та, телне саклауда да әһәмияте зур булыр, дип ышанып калабыз. Ул әдәби әсәр генә түгел, ул кешегә котылу бирә. Бу чын тормыш китабы», – ди Фәнүзә ханым. Ул русча белмәүчеләрнең дә Библияне татарча укый алуын уңай күренеш дип саный.
Татар телендәге Библияне тәкъдим итү чарасында катнашкан исемен әйтергә теләмәгән ислам дине вәкиле сүзләренчә, дини китап борынгыдан килгән телдә язылган булырга тиеш. Башка телгә күчерсәң, диннең рәте югала, диде әңгәмәдәшебез.
Библиянең татарча басмасын китапханәләрдә һәм чиркәүләрдә табарга мөмкин икән.
Байбулат ДӘҮЛӘТ
«Театрыбыз бернәрсәсез калды»
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры үзенең 29нчы сезонын 27нче май көнне «Әкият» бинасында Ркаил Зәйдулланың «Артист» спектакле белән тәмамлады. Театр мөдире «Азатлык» радиосына кариевлыларны халык белә башлады дип сөйләсә дә, өлкән артист Нуриәхмәт Сафин 30 еллык театр бинасыз, игътибарсыз, бернәрсәсез калды, дип белдерде.
Юбилейны театр труппасы киләсе елда билгеләп үтәчәк. Быелгы сезонны тәмамлаган «Артист» пьесасын автор мәшһүр татар актеры, танылган режиссёр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышлап язган. Режиссеры − Ренат Әюпов.
Габдулла Кариев үзе дә заманында хәзер аның исемен йөрткән театр кебек үк күп сынаулар уза. Хыянәт кичерә, гаепләүләргә дучар була. «Артист» спектаклендә дә шул вакыйгалар чагылыш тапкан. Үткән гасыр рухындагы сәхнә, иске Казанны хәтерләткән декорацияләр, шул заман музыкасы тамашачыны спектакльнең башында ук Габдулла Кариев чорына алып кереп китә.
Хәзерге театрның иң өлкән халык артисты Нуриәхмәт Сафин бу спектакльне үзләренең театр язмышы белән чагыштыра: «Бу Кариев турындагы спектакль түгел, ә безнең театр турындагы спектакль шикелле килеп чыкты. Бу безнең язмыш, безнең тормыш белән тәңгәл килә. Курыкмыйча әйтә алам: инде 30 еллык театр булсак та, рәхәткә тиенгәнебез юк. Башта игътибар булмады, Фәрит Хәбибуллин алган Гладилов урамындагы бинаны да бит инде тартып алдылар диярлек. Авария хәлендә дия-дия, «Йолдызлык» фестивале фондына бирделәр. Безне монда күчерәбез, монда күчерәбез дип, бернәрсәсез калдык», − диде ул.
Театр мөдире Мансур Ярмиев исә һәрвакыттагыча киләчәккә якты хыяллар белән яши, ялга китәр алдыннан сезонны уңышлы ябуларына сөенә. «Халык таный, безне Габдулла Кариев театры дип тә йөртә башладылар. Кариевның исемен күтәрү безнең өчен зур шатлык кына», − ди ул. Алдагы елларда алар җәен балалар лагерьларында чыгыш ясаган булса, быел Ураза 6нчы июньдә башланганлыктан, лагерьларда чыгыш ясауны июльгә калдырганнар.
Яңа сезонны Кариев театры мөдире Офицерлар йортында ачарга ниятли. Әмма төгәл датасы әйтелмәде, өлкән артистлар да бу хакта ишетмәгән иде. Июньнән кариевлылар барысы да җәйге ялда.
Байбулат ДӘҮЛӘТ
Сара ханым һәйкәленә кем киртә куя?
Сара Садыйковага куеласы һәйкәл турында чыккан бәхәсләр уңаеннан фикерләрем белән уртаклашам. Сынчы Рада ханым Нигъмәтуллина тарафыннан иҗат ителгән һәйкәл проекты бар һәм ул Юныс мәйданына куелырга дип үлчәп, килештереп эшләнгән. Шулай булгач, бөек композиторыбыз һәйкәле дә шул мәйданда куелырга тиеш була. Чөнки ул 2006нчы елда Президент Рөстәм Миңнеханов имзаланган карар белән расланган. Кем ул һәйкәл куеласы җирне саткан, кая китеп югалган әзер булган һәйкәлнең аерым өлешләре? Аларның барысын да прокуратура тикшерсен һәм чарасын күрсен!
Ни өчен Татарстанның Мәдәният министрлыгы 20 ел буена татарның бердәнбер хатын-кыз композиторына һәйкәл куя алмый азаплана? Моның сәбәбе нәрсәдә? Кемнәр ул анда Жанналар, Фишманнар безгә, «Дүрт бакча» турында әкият сөйләп маташучылар? Нәрсә белә алар Сара ханымның иҗаты, татар халкының тарихы турында? Шунысы мәсхәрә – шул буш сүзләр Татарстан Президентының карарыннан да югарырак булып чыга. Кайда соң депутатлар? Праймериз, Думага депутатлыкка сайлаулар уздырабыз дип халык башын әйләндерүчеләр?
Бөтендөнья татар конгрессы Сабантуйларны хәзер инде Лондонга барып оештырмакчы. Ә үзендә һәйкәл дә куйдыра алмый. Кайда башка иҗтимагый оешмалар? Мәсәлән, «Ак Калфак» хатын кызлар оешмасы? Ичмасам, имзалар җыярга булышыгыз Әлфия ханымга (С.Садыкованың кызы).
Һәйкәлләр ни Сара апага юк, ни 1552нче елда Казанны яклаучыларга. Һәйкәлләр дә, истәлек такталары да юк! Спорт сарайлары, хоккей, футбол, теннис, Әби патшага акча да, урын да табыла. Ә татарга бәйләнешле берәр милли мәсьәлә килеп чыкса, бөтен җирдә киртә, көпчәккә таяк тыгу башлана. Бөек композитор Салих Сәйдәшкә һәйкәл куйдырганда да шулай булды. Ләкин ул вакытта әле Татар иҗтимагый үзәге көчле иде, халык бердәм иде.
Илдус САДЫЙК, Казан
Урыс мәнфәгатьләре өчен көрәшәчәк оешма
Шимбә көнне Мәскәүдә «Гомумрус милли хәрәкәте» декларациясе басылып чыкты. Аны 2014нче елда Украина көнчыгышында сепаратист хәрәкәте башлыкларының берсе Игорь Стрелков (Гиркин) җитәкли. Шимбә көнне узган җыелышта оешманың максаты − «Русияне урыс милләте мәнфәгатьләренә хезмәт итүче урыс халкы дәүләте буларак торгызу», дип билгеләнде.
Декларациядә шулай ук оешманың «Русиядә урыс милләтенең сәяси система, милли капитал һәм мәгълүмати ресурслар өстеннән контрольне үзенә алуы» турында әйтелә.
«Новороссия» хәрәкәте сайтында басылган текстта «Гомумрус милли хәрәкәте»ндә катнашучылар башка илләрдә яшәүче һәм «дискриминациядән зыян күрүче» урысларның ирекләре һәм мәнфәгатьләре өчен көрәшәчәге билгеләнә.
Стрелков инде элегрәк берничә тапкыр Русия хакимияте сәясәтеннән канәгать түгеллеген белдергән иде.
Чаңгы базасын саклау өчен ялгыз пикет узды
Казандагы «Имәнлек» (Дубравная) чаңгы базасы директоры Рөстәм Бикеев базаны сүтү турындагы 3 июньгә билгеләнгән чираттагы мәхкәмә утырышы алдыннан ялгыз пикетка чыкты. Ул Татарстан хөкүмәте бинасы янында басып, «Гитлер китаплар яндырган, Сталин чиркәүләр җимергән, безнең хакимият чаңгы базалары сүтә», дигән язу күтәреп торды.
Исегезгә төшерәбез, казанлылар яратып йөри торган «Имәнлек» шәхси чаңгы базасы 10 сутый кечкенә генә җир алып тора. Базаның ике елга бирелгән аренда вакыты тәмамланып килә. Сигез ел элек база үз мәйданының зур өлешеннән колак каккан булган – аны төзелешкә биргәннәр. Ә хәзер база бөтенләй юкка чыгырга мөмкин.
Интернетта Change.org сайтында «Дубравная» чаңгы базасын саклап калу петициясенә имза җыю бара. Бүгенге көндә документка 1500дән артык кеше кул куйган.
«Базаны җимереп ташласак, Русиянең беренче «антиспорт» башкаласы булачакбыз», − ди Бикеев.
Динә НАГАЕВА

Комментарии