- 31.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №20 (26 май)
- Рубрика: Архив
Татарстанда ТАССР төзелүнең 90 еллыгына багышлап төрле чаралар бара. Рәсми даирәләр Советлар республикасы һәм яңа заманга бәя биргәндә, милләтчеләр борынгы чорларга ишарәли.
Казанда ТАССРның 90 еллыгына багышланган укучылар конференциясе, Мәскәүдә тантаналы кичә үтте. Ай буе мәгълүмат чараларында бу дата уңаеннан тапшырулар, мәкаләләр чыга. Әмма юбилейга багышланган чараларның иң зурысы Казанда бу атнада булачак.
27 майда Казанның Зур концертлар залында Татарстан автоном совет социалистик республикасының 90 еллыгы уңаеннан Татарстан Дәүләт Советының тантаналы утырышы булырга тиеш. Бер көн алдан, 26 майда, галимнәр һәм сәясәтчеләр Фәннәр Академиясендә ТАССР тарихына һәм бу көнгә фәнни бәя бирәчәк. Шушы темага багышлап, зур конференция үтәргә тиеш. Аерым алганда, конференциядә СССРда дәүләт төзелеше, Советлар заманында ирешелгән фәнни һәм мәдәни казанышлар турында чыгышлар ясалачак. Шулай ук “Бүгенге Русиядә дәүләт һәм федераль мөнәсәбәтләр торышы” кебек темага да фикер алышу планлаштырылган.
Милләтчеләр исә татар дәүләте тарихын 90 ел белән генә чикләмәскә чакыра. ТАССР төзелүнең юбилее уңаеннан Мамадыш районында борынгы Кирмәндә татар дәүләтчелегенә багышланган махсус чара узачак.
“Казан ханлыгы җимерелгәч, татарлар шушы җирләрдә ныгытма төзеп, тагын дистә ел Явыз Иван гаскәрләре белән сугышкан”, – ди тарихчылар.
Мамадышта яшәүче тарихчы Дамир Галимҗанов тырышлыгы белән Кирмән диварлары янында рәсми очрашу үткәреләчәк. Бу чара татар дәүләтенең борынгы булуын күрсәтү, әлеге Кирмәнне таныту һәм аны алга таба торгызу максатыннан да оештырыла.
ТАССРның 90 еллыгына багышланган рәсми интернет сәхифәдә китерелгән мәгълүматларга караганда, 1920 елның 27 маенда Бөтенрусия башкарма үзәк комитеты (ВЦИК) “Татарстан автоном совет социалистик республикасы турында” Декрет кабул итә.
1920 елның 25 июнендә Казан башкарма комитеты вәкаләтләрне ТАССРның Вакытлы революцион комитетына тапшыра. Бу көн Татарстан Республикасы оешкан көн буларак тарихка кереп калган.
1922 елдан башлап һәм СССР таралганчы, төрле елларда Татарстан автоном республикасы статусын союздаш республикага үзгәртү мәсьәләсе карала, әмма кабул ителми. 1990 елда Татарстан депутатлары бу мәсьәләне үзләре хәл итәргә алына. 30 августта Татар автоном совет социалистик республикасының Югары Советы «Татарстан совет социалистик республикасының дәүләт суверенитеты турында» Декларация кабул итә.
Татарстан Республикасының яңа заман тарихы шушы көннән башлана.
Бикә ТИМЕРОВА
“Хәмер белән татар асылына кайтып булмый”
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Балтач районында яши. Моннан 10 ел чамасы элек районда хәмерсез туйлар уздыру нияте белән чыга. Тора-бара хәмерсез туйлар Татарстан җирендә, күрше Мари Иле, Киров өлкәсе татарларында да яклау таба. Хәзер Җәлил хәзрәт аракысыз Сабантуйлар уздыру сәясәтен башлады һәм бу юнәлештә дә тарафдарлары бар икән.
Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые итеп февраль аенда кабат Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды. Күптән түгел генә яңа казыят сайлаудан соң беренче җыелышын уздырды, бурычлар билгеләде. “Казыятнең бүгенге вазифаларын дөрес күзалламаучылар да бар. Без чын ислам дәүләтендәге казыятлардан аерылабыз. Дөньяви дәүләттә яшәгәч, хөкем эшләре хөкүмәт кулында, без хөкем итә алмыйбыз. Төп бурычларыбызның берсе – урыннардагы мөхтәсибләргә Хәнәфи мәсхәбе буенча эш оештыруда ярдәм итү. Көндәлек эшләр дә бар. Мисал өчен, хөкүмәт “Ана капиталы” бирә. Биргән тәртиптә алу дөресме, моны күз уңында тотабыз. Эшмәкәрлек тәртипләре дә кызыксындыра. Соңгы вакытта гаиләләр еш таркала. Талак мәсьәләсе тулысынча казый эше булып кала, ул хәл итә. Мирас мәсьәләсе дә күтәрелеп тора. Малны шәригатьчә бүлүне казый карый. Имам белән мөхтәсиб арасындагы бәхәсле вәзгыятьне дә казый җайга сала”, – ди Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Баш казый дистә ел инде хәмерсез туйлар алып бару яклы һәм бу эшне башлап җибәрүдә дә үрнәк күрсәткән.
– Беренче туйны куркып кына, аракы куеласы булмагач, кеше килерме дип, шикләнеп оештырдык. Бик матур үтте. Аракы яратучылар күңеленә дә аракысыз туй бик ошады. Шуннан соң Татарстан авылларында, Мари Илендә, Киров өлкәсендә 50дән артык аракысыз туй уздырдык. 50 яшькә җиткәч туктадым. Казанда да, башка җирдә дә дәвамчыларым бар. Безнең якларда аракы сату кимү ягына бара”, – дип, сөенү хисләрен белдерде баш казый Фазлыев.
Узган ел уразадан соң Балтачта мөселманча Сабантуй уздырылган. Хакимият вәкилләре: “Болай да үткәреп була икән”, – дип соклану белдергән. “Пәйгамбәребез дөядә, атта узышуны, ук атуны, йөзүдә ярышуны, халыкны кырга алып чыгып бәйрәм иттерүне хуплаган. Ләкин алар эчү-исерү бәйрәменә әйләнергә тиеш түгел. Бәйрәмнәр татар асылында узарга тиеш”, – дигән фикердә тора Җәлил хәзрәт. Баш казый Кукмара районы, Уразай авылы халкының туйларны, никахларны, Сабантуйларны һәм башка бәйрәмнәрне хәмерсез уздыру турындагы мөрәҗәгатьләрен хуплый.
“Шулай булмаса, хәмердән, дуңгыз шашлыгыннан котылу юк, асылга кайтып булмый”, – дигән фикердә тора Җәлил хәзрәт.
Гафиулла ГАЗИЗ
Камалова шикаятенә башка мәгънә салмакчылар
Казаннан Аида Камаловага аның шикаяте теркәлүе турында Европа судыннан икенче хат килгән. Камалова хокукларын яклаучы Борис Пантелеев әлеге дәгъваларга Русиядә башка төрле мәгънә салырга тырышуларын әйтә.
Аида Камалованың бердәм дәүләт имтиханын татарча бирдертү турындагы эше Страсбург судына юлланганга ярты елдан артык вакыт узды. Хәзер шикаятьнең тикшерүгә яраклы булуын караучы комиссия үз сүзен әйтергә тиеш. Бу – беренче этап. Аннары рәсми рәвештә җавап тотучы буларак ул Русия ягына юлланачак.
Ләкин хокук фәннәре кандидаты, «Кеше һәм канун» хокукый мәгълүмат агентлыгы (“Человек и закон”) җитәкчесе, татар ПЕН клубының хокукчысы Борис Пантелеев аңлашылмаучанлык булуын искәртә.
– Кайбер матбугат чаралары без, имеш, татар телендә укучы балалар рус теленнән бөтенләй имтихан бирмәсен дип көрәшәбез, дигән язмалар бастырды. Икенчеләре исә: “Рус телен ничек татарча бирергә уйлыйсыз?” – дигән мәгънәсез сорау куйды. Шуңа бу эш хәзер аңлатмалар таләп итә, – ди ул.
Пантелеев әйтүенчә, монда сүз һич кенә дә рус теленнән имтиханны алмаштыру турында бармый. Ә бары татарча өйрәнгән фәннәрне шул телдә бирү үтенече истә тотыла.
– Менә шул чакта инде шикаятьтә әйтелгән дискриминация дә булмас иде. Аида Камалованың кызы рус теленнән имтиханны, һичшиксез, тапшырачак, чөнки ул канун нигезендә каралган. Сүз математика, химия, физика турында бара. Чөнки БДИга 4 фән тапшырырга кирәк. Ә ул аларны татарча үзләштергән, – ди ул.
Камалованың шикаятен Русиядәге башка милли азчылыклар да яклап чыккан. Чөнки Русия мәктәпләрендә 47 тел кулланыла, ә имтиханга килеп җиткәч, аны бары русча гына бирү мәҗбүри булып чыга.
– Якутиядән дә яклау хатлары алдык, – ди Пантелеев. Ул киләчәктә өстәмә аңлатма кәгазьләр тәкъдим итәргә җыенуын әйтә.
– Безнең шикаятьне ничек кире кагарга тырышачакларын инде аңладык һәм моны булдырмау өчен, хәзер Аида Камалова кызының имтихан тапшырырга җыенган фәннәрен күрсәтеп, барысын да аңлатачакбыз, – ди ул.
Шикаять каралганчы әле берничә ай вакыт узар дип саный. Әмма аның асылын дөрес аңларлар дип өметләнүен әйтә.
Муму оппозицияне аулый
Аңа 21 яшь. Үзен Муму дип атый, фотомодель булып эшли. Ә төннәрен Русия хакимиятен тәнкыйтьләүчеләргә ауга чыга. Муму фатирында аның белән ятакта булганнарның һәрбер гамәлен яшерен видеокамералар яздырып бара.
“The Daily Mail” хәбәрчесе Оуэн Мэттьюз: “Мумуда кунакта булган ирләр сөйләвенчә, фатирында аның белән никахсыз җенси элемтәгә керергә, дус кызлары белән өчәүләп тә бергә булырга, наркотик үләннәр тартырга һәм мул кокаиннан сыйланырга мөмкин. Әмма, корбаннарының үкенеченә, аларның барлык гамәлен фатирның һәр почмагына урнаштырылган яшерен камера яздырып бара”, – дип яза.
Газета язуынча, инде 6 оппозицион җитәкче, журналист һәм күзәтүче Русия интернет сәхифәләренә чыгарылган видеоязмаларда көтмәгәндә үзләренең Муму белән төп рольләрне башкаручы булуын ачыклаган.
– Язмалар профессиональ дәрәҗәдә төшерелгән. Күрәсең, монда федераль көчләрнең дә катнашы бар. Хакимиятләр моны 2 максат белән – дискредитация һәм шантаж өчен эшли, – ди Муму корбаннарының берсе Виктор Шендерович.
Мәкалә авторы ятактагы әлеге яшерен хәлләр өчен аны кем яллаганлыгын ачыкларга тырыша. Мумуның чын исеме – Екатерина Герасимова. Мәскәүдәге ул эшләгән “Прогресс” модель агентлыгы мәгълүматларына караганда, буе 175 сантиметр.
Анда кунак булган кайбер ирләр әйтүенчә, Муму күңел ачарга бик тә ярата, шул ук вакытта ахмак кыз да түгел.
Аның тәүге корбаннарының берсе 27 яшьлек буйдак Илья Яшин, үз блогында язуынча, Катя һәм аның дусты Настя белән 2008 елның җәендә танышкан.
Мэттьюз язуынча, совет чорында КГБ мондый ысулларны Көнбатыш сәясәтчеләрен һәм дипломатларын үз ятьмәсенә эләктерү өчен киң куллана торган булган. Былтыр шуңа охшаш капкынга Екатеринбургта эшләүче британ дипломаты Джеймс Һадсон да эләккән. Ике хатын-кыз белән саунада видеога эләккәннән соң, Һатсон Тышкы эшләр министрлыгыннан китәргә мәҗбүр булды.
Автор фикеренчә, бу эшләр артында ФСБ торуы дөреслеккә охшаган. Белгечләр видео бик оста төшерелгән һәм профессиональ дәрәҗәдә монтажланган, дип исәпли. Шулай да элекке ФСБ генералы Алексей Кондауров: “Бу хосусый иминлек ширкәтләре эше булырга охшаган”, – ди.
Бу эш артында “төсле инкыйлабларга” юл куймау өчен оештырылган Кремль яклы яшьләр хәрәкәтләре торырга мөмкин дигән фараз да бар.
“Мумугейт кемнең дә булса карьерасын җимерү өчен оештырылган булса да, ул үз максатына бик үк ирешә алмады. Русия халкын шаккатыру алай җиңел эш түгел”, – диелә газетада һәм Русия халкының оркестр белән идарә итүче исерек Ельцинны күргәнлеген дә, баш прокурор Скуратовның фахишәләр белән булуын күргәнлеген дә искә төшерә. Русиянең иң тәэсирле газета һәм журналларының, шул исәптән Кремль яклыларының да 20 мөхәррире Муму корбаннарының берсе “Русский Newsweek” мөхәррире Михаил Фишманны яклап, ачык хат имзалады.
“Кремль Мумугейт турында әлегә берни дәшми, аның рәсми вәкилләре: “Монда безнең бер катнашыбыз да юк”, – дигән позициядә тора. Бәлки, бу, чынлап та, шулайдыр. Башка бер нәрсә сагайта: Кремльнең дәшмәве оппозицияне ауларга яраганлыгын күрсәтә. Өстәвенә, Мумугейт сәясәттә турыдан-туры иске КГБдан алынган пычрак ысулларның яңа ямьсез чорын ачып җибәрә”, – дип яза газета.
“Путин Русиядә демократик сәяси тормышны үтерде. Хәзер сәяси көрәш шантаж дәрәҗәсендә алып барыла”, – ди автор. Аның фикеренчә, Русиядә әле дә махсус хезмәтләр хакимлек итә.
Наиф АКМАЛ
Комментарии