Табигый каза

Казанда һәм тирәсендә бозлы яңгыр явып үтте. Боз берничә җиңел машинага да зыян салган. Синоптиклар бозлы яңгырның кабатлану ихтималын фараз итә. Бүген кичкә тагын яшенле яңгырлар көтелә. Һәм ул атна ахырына кадәр дәвамлы булачак. Киләсе атнада да урыны-урыны белән яңгырлар явачак. Бу атнада салкынча көннәр дә булачак.

Сабантуйга кунак

Сабантуйларга әзерләнә. Бу арада мәгълүмат чыганаклары бәйрәмгә Президенты Д.Медведев килү ихтималын да фараз итә. Тик кая барачагы билгесез. Бер чыганакларда аның Түбән Кама сабан туенда катнашуы турында хәбәр ителсә, шул ук вакытта Теләчедә дә Президентын көтүләрен әйтәләр. Хәзерге вакытта Түбән Кама-Бигеш аэропорты арасындагы юллар карала, шулай ук Теләчедә дә төзекләндерү эшләре алып барыла. Рәсми булмаган чыганакларга караганда, сабан туена, Президенты карарлык югарылыкта үткәрү өчен, 20 миллион сум акча да бүлеп бирелгән, имеш.

Инде олимпиадага

Казан шәһәре мэры белдергәнчә, республикабыз башкаласы җәйге олимпиада уеннарын кабул итәргә дә мөмкин. Шәһәр башлыгы бу нисбәттән республикабызда спорт һәм туризм министры вазифасын башкарган, хәзер Русия олимпия комитетының башкарма директоры булып билгеләнгән Марат Бариевка өметләнүен дә әйтә.

Шәмәрдәнгә юл ябык

5 июньгә кадәр Казан Шәмәрдән юлында 27-39нчы чакрым аралыгы реконструкцияләнә. юлаучыларга Иске Шигали- аша әйләнеп узарга киңәш итә.

Трамвайлар чабачак

Чаллыда белоруслар ярдәме белән тиз йөрешле трамвай линияләре булдырылачак. Проектны Минскидагы “Белкоммунмаш” предприятиесе әзерли. Үзәк, Комсомол һәм Автозавод районнарын тоташтыручы трамвай линиясе 450 миллион сумга хисаплана. Анда трамвайлар 100 км/сәг белән хәрәкәт итә алачак.

Белоруссия белгечләре ярдәмендә трамвай маршрутлары Чаллыда гына түгел, Казанда да төзеләчәк, дип хәбәр итә “Татаринформ”.

КамАЗлар Хабаровскида җыела

Елына 200-250 җыю эше Хабаровскидагы КамАЗ автоүзәгендә оештырыла. КамАЗның матбугат хезмәте белдерүенчә, бу җыелган машиналарны илнең көнчыгышына ташуның кыйммәтләнүе белән бәйле. Машинаның аерым кисәкләрен Хабаровскига китереп шунда җыю арзангарак төшә. Машинаның Ерак Көнчыгыштагы башка ширкәтләрдән алып була торган өлешләре шуннан сатып алыначак.

Оста “эшмәкәр”

Түбән Кама хәрби комиссариатында ришвәтче тоткарланган. Комиссариаттагы хезмәткәр – 48 яшьлек ханым үсмерләргә 100 мең сум бәрабәренә армиягә яраксызлык турында белешмә бирергә ышандырган. “Татаринформ” хәбәренә караганда, ул кемнәрнең медкомиссия үтә алмаячагын алдан белеп, бу хезмәтне нәкъ менә шуларга тәкъдим иткән.

Академик кызган

“Башкортстан дәүләт педагогика университеты профессоры Әхмәт Рәхимов ЮХИДИ хезмәткәрен үз “Волга”сына эләктереп, 15 метр өстерәп барган”, – дип хәбәр итә “Life. News» интернет басмасы. Милиционерлар авылдан Уфага кайтып килүче 76 яшьлек академикны туктата һәм документларын күрсәтүне сорый. Академик баш тартып, китеп барырга тели. Ләкин бер инспектор машинаны туктатырга теләп, бамперына ябыша. Тик аны юлга аркылы чыккан патруль автомобиле генә туктата ала.

Кранны ябалар

Йөздән артык торак-коммуналь хуҗалыгына газ бирү туктатылырга мөмкин. Алар арасында “Газэнерго” ширкәте дә бар. Җылылык челтәре компанияләре үзләренә идарә компанияләренең түләмәвен, ә идарә компанияләрендә халыкның бурычы җыелуын сылтау итәләр. Газ белән тәэмин итүче “Татгазинвест” якын киләчәктә газ краннарын борып кую белән куркыта.

Бәя үсә

Бензин бәяләре тагын күтәрелде. Татстат мәгълүматларына караганда, Казанда гына да “А-76” бензины 2,3%ка кыйммәтләнгән, ә “А-92” 3,3%ка арткан. “АИ-95” һәм дизель ягулыгы 1,8%ка күтәрелгән.

Бүген иң кыйммәт АЗСлар – “А-76” маркалы бензин Йошкар-Олада. Аның литры 20 сум 45 тиен тора. Кыйммәтле “АИ-92, 93” (литры 22 сум 80 тиен) һәм “АИ-95” (24 сум 69 тиен) Түбән Новгородта. Иң кыйммәтле дизель ягулыгы (19 сум 61 тиен) Чабаксарда.

Иң арзанлы “А-76” (18 сум 34 тиен), “АИ-92, 93” (21 сум 01 тиен) бензинын Самарада саталар. Арзанлы (22 сум 80 тиенлек) “АИ-95” – Уфада, ә иң очсыз дип саналган (17 сум 75 тиенлек) дизель ягулыгы – Казанда.

Милли нәфрәт кими

Русиядә ел башыннан милләтара нәфрәт нигезендәге һөҗүмнәрдә 16 кеше үлгән. “Интерфакс”ка Мәскәүнең кеше хокуклары бюросы җитәкчесе Александр Брод белдерүенчә, барлыгы 70 һөҗүм теркәлгән һәм анда 80 кеше зыян күргән. Иң күп һөҗүм очраклары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә булган.

Брод узган ел белән чагыштырганда ксенофобия корбаннарының саны кимүен әйтә.

Милиция башлыгы озак башлык булмый

Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев: “Казанда Русия төбәкләрендәге Эчке эшләр министрлыклары һәм идарәләре башлыкларының үз вазифаларында утыруы министрлыкны реформалау кысаларында вакыт ягыннан чикләнәчәк”, – диде.

Нургалиев Татарстан башкаласында БДБ илләре башлыклары җыенында катнашты.

Комментарии