Коронавирустан акча эшлиләр

Коронавирустан акча эшлиләр

Тычканга – үлем, мәчегә – көлке, дигәндәй бөтен кешелек өчен куркыныч тудыручы коронавирустан акча эшләп калырга тырышучылар да табыла. Кострома шәһәрендә көмеш «коронавирус» сата башлаганнар. Муенга тага торган кулонны вирус рәвешендә эшләү кемнең башына килгәндер дә, бу «вирус»ны кемнәр сатып ала торгандыр…

Аптекаларда гадәти медицина битлекләре табып булмый, ә дизайнерлар битлекләр белән акча эшли. Бу арада һәр дизайнер үз битлеген тәкъдим итә. Дизайнер эшләнмәсе арзан булмый, битлекләрнең бәясе дә тешли торган. Мәсәлән, кием-салым, тире һәм күн эшләнмәләре җитештерә торган Италия компаниясе Fendi ефәк битлекләр чыгарган. Бер данәсе 190 евро, ди. Безнең акчага күчерсәң, 16 246 сум килеп чыга! Һәм шушы ефәк битлекләрне тиз арада алып та бетергәннәр, ди. 100 процент ефәктән торган мондый битлек нинди вирустан саклый торгандыр – анысы безгә караңгы. Җитештерүчеләр исә: «Бу битлек бездә инде берничә ел элек үк сатуга чыгарылган иде. Ул Азиядә бик модалы әйбер, аны төтеннән саклану өчен кияләр, өстәвенә, матур да», – дип аңлатканнар.

Изображение удалено.Чемоданнар һәм сумкалар, кием-салым һәм аксессуарлар җитештерүче француз компаниясе Louis Vuitton («Луи Виттон») да битлекләр җитештерә башлаган. Дөресрәге, тиредән эшләнгән бу битлек чаңгы шуганда кардан саклау өчен киелә – беренчел максаты шул. Тик акчаларын кая куярга белмәүчеләр хәзер аны коронавирустан саклану өчен сатып ала башлаган. Рәсми сайтта бәясе 500 доллар диелгән – безнең акча белән 39125 сум була. Битлекне чәшке йоны белән бизәтергә дә мөмкин – анысы 1000 доллар (78245 сум) булачак.

Әле күптән түгел генә (!) Франциядә шушы «Луи Виттон» оештырган мода атнасында булып кайткан продюсер Яна Рудковская (күпләр аны фигуралы шуу остасы Евгений Плющенконың байлыгы белән мактанырга яратучы хатыны буларак белә) да үз битлеген җитештерә башлаган. Аныкы – чәчәкле. Дөрес, Рудковская битлекне акча эшләү максатыннан ясамавын белдергән. «Күңелсез битлекне бизисем килеп, чәчәкләр ябыштырдым. Битлекләрне йолдызлы дусларыма бүләк итәм», – дигән. Ул ясаган битлек Филипп Киркоровта бар, мәсәлән.

Изображение удалено.Ә икенче бер урыс дизайнеры Белла Потемкина шушындый чәчәкле битлекләрне күпләп җитештереп сатуга чыгарган. Бәясен 2990 сум дип куйган. Ә чәчәксез-нисез кап-кара битлекне 1590 сумга сата. «Минем битлек идеясен урлаган», – дип, Яна Рудковская аны гаепләргә дә өлгерде инде. Рудковская хәзерге вакытта үз идеясенә, ягъни чәчәкле битлеккә авторлык хокукларын рәсмиләштерә икән.

Комментарии