Укытучы апаны кочканмын

1950 елның ноябрь башларында Бөек Октябрьнең 33 еллыгы уңае белән клубта спектакль куялар. Анда, безнең кебек мәктәптә укучы малай-шалайны кертмәс өчен, укытучылар кизү тора. Шулай да без, бер җае чыгып керербез әле, дигән өмет белән клубның янкорма итеп эшләнгән, егерме метр озынлыгындагы коридорында (ул исә дөм караңгы да, салкын да) ду килеп бер-беребезне тотып, кочаклаш уены уйнап чабабыз.

Тамашачылар залга кергәндә, сәхнә турысында түшәмгә эленгән берничә керосин лампадан төшкән саран яктылык ачык ишектән күренеп-күренеп ала. Почмаклардагы ике мичтән килгән җылы да бәхетле тамашачыларга гына, без балаларга салкын, караңгы, шыксыз коридорда куыш уйнарга кала. Чаба, куыша торгач, бераз җылына да төшәсең, берәр малайны, кайвакыт кызны тотасың, кочасың.

Берсендә мин кочаклаган «табышымның» үземнән зуррак, озынрак икәнен тойдым. Ул мине кулларымнан нык итеп тотып, зал ишеге янына алып килде. Яктыда бер-беребезне танып алдык. Мин кочаклаган кеше – мәктәпкә быел гына татар теле һәм әдәбияты укытырга килгән, шул ук вакытта сыйныф җитәкчебез дә булган укытучы Сания апа булып чыкты! Әгәр шунда җир убылса, берсүзсез, төшкән булыр идем. Ләкин җир убылмады, укытучы апа бер сүз әйтмичә, залга кереп китте. Ә мин туп-туры өйгә чаптым.

Икенче көнне әниләр ничек кенә кыстаса да, «башым авырта» дигән булып, укуга бармый калдым. Ләкин укудан күпме качып була? Бардым. Мең рәхмәт апага, теге хәлне сыйныфташларга да, үземә дә белгертмәде, әйтмәде.

Менә шулай көлкегә калдым бала чакта. Моңа инде ярты гасыр вакыт узса да, искә төшкән саен, тәннәрем чемердәп куя.

Салих ЗАРТДИНОВ.

Аксубай, ветеран-укытучы.

Комментарии