«Фольклорга әйләнеп кайтачакбыз»

«Фольклорга әйләнеп кайтачакбыз»

Халыкның фольклорга, борынгы мирасына булган игътибары үткәненә карашын, киләчәгенә мөнәсәбәтен күрсәтә. Бүген безгә фольклор кирәкме? Ни өчен кирәк? Пыскып-пыскып сүнеп барганда, шәһәр җирендә милли мохит туа алмый азаплаганда, фольклор ансамбльләре сакланып калырга ярдәм итә аламы? Шул турыда “Бәрмәнчек” ансамбленең яңа җитәкчесе Артур Поляков белән сөйләшеп алдык. Артур ансамбльгә директор итеп әле яңа гына билгеләнде, моңарчы Камал театрында баш администратор булып эшләде. Тумышы белән Кайбыч ягыннан.

Артур, керәшен ансамблендә эшне нәрсәдән башладың?

– “Бәрмәнчек” ансамблен халыкка таныту, дәрәҗәсен күтәрү эшен алып барабыз. Февраль аенда ансамбльгә өч яшь тулды. Шуңа сөенәм: ансамбльнең исеме бик уңышлы, “Бәрмәнчек” сүзе күңелне тынычландыра. Чөнки күп ансамбльләрнең исеме юк, бу безнең өчен зур байлык.

Хәзергә “Бәрмәнчек”нең үз бинасы, сәхнәсе юк. Шуңа карамастан ансамбль иҗат итә, сәфәрләргә йөрибез. Әле Мамадышта булып кайттык. Алар үзләре чакырып алды, кунак итте. Халык бик җылы каршылады. “Бәрмәнчек”тә җитәкче булырмын дип, элек башыма да китермәдем. Дөрес, алар турында ишеткән булды, чыгышларын да карап бардым.

– “Бәрмәнчек”нең тамгасын (логотибын) ясарга оештырган идегез. Ансамбльнең тамгасы бармы хәзер?

– Уннан артык эш бирделәр. Тамгада биюче егет белән кызны күрсәтәсе килгән иде. Шуңа егет белән кыз рәсемен сайлап алдык. Киләчәктә “Бәрмәнчек”не биюче егет белән кыз аша таный башларлар. Ансамбльнең киләчәге бик зур. Чөнки халыкка күрсәтер байлыгыбыз бар. Борынгы хәзинәләр сандык төпләрендә халыкка чыгаруны көтеп ята. Кая гына барсак та, ярдәм итәргә әзер кешеләр табыла. Җырлар җырлап күрсәтергә, борынгы киемнәрен ансамбльгә бүләк итәргә теләгән кешеләр бик күп.

– Нинди яңа программалар әзерлисез?

– Хәзер Тау ягы – Кайбыч керәшеннәре турында чыгыш әзерли башладык. Шул яктан яздырып алып кайткан җырлар, йолалар бик күп. Керәшеннәр бер-берсеннән бик аерылып тора бит. Кайбыч ягы бер төрле, арты бөтенләй икенче, мамадышлылар бөтенләй үзгә.

– Артур, Тау ягында мишәрчә сөйлиләр. Тагын нинди үзенчәлекләр бар анда?

– Тел мишәрчәрәк. Аннан безнең якта йолалар башка якларга караганда күбрәк сакланган. Кайбыч ягын өйрәнүче галимнәр дә шул фикердә. Башка җирләрдә булмаган үзенчәлекләр килеп чыга. Аннан соң Кайбыч ягы – үзе дә бик үзенчәлекле төбәк. Бездә Байморза дигән авыл бар. Анда мөселманнар да, керәшеннәр дә яши. Авыл элек чукындырылган була. Данлыклы Шәкүр карак авылы да безнең якта. Шулай да авыл белән авыл арасында аермалык сизелми.

– Син фольклор турында сөйли башлаган идең. Бүген “Бәрмәнчек”тә чын фольклор бармы? Чөнки әлегә ансамбльдә фольклор юк, сәхнәләштерелгән -биюләр генә бар дигән фикер бар. Авылдан килүчеләр дә: “Безнең якта болай җырламыйлар”, – дип әйтеп китә.

– “Бәрмәнчек”тә төгәл киемнәр, җырлар юк. Киемнәргә килгәндә, мин белгечләр белән килешәм. Чыннан да, костюмнарны үзгәртергә кирәк. Әмма моңа ташлама белән карарга кирәк. Чөнки бу – сәхнә. Без бит фольклорны сәхнәдән күрсәтәбез. Ә халык киемнәре сәхнәдә җырлар өчен тегелмәгән. Ул киемнәрне барлар өчен, зур акча кирәк. Менә хәзер чын тәңкәләр эшләтергә җыенабыз. Гастрольләрдә йөргәндә, халыктан иске киемнәр сорыйбыз, шулардан карап, яңаларын тегәргә кирәк. Моны үзебез дә сизәбез.

– Бүген ансамбльдә Тау ягы биюләре бармы соң?

– Әлегә юк. Монда башкарылган кайбер җырларның сүзләре генә бездәге кебек, ә көе башка. Кайбычта бүтәнчәрәк җырлыйлар. Шуңа яңа программа әзерләүләрен үзем дә күзәтеп барам. Тау ягы биюләрен куярга Кырым татарын чакырдык. Ул фольклор өйрәнүче кеше, Кайбычка барып, биюләрне яздырып та кайткан. Аның башка ансамбльләрдә дә биюләр куйганы бар, өчен шактый билгеле кеше.

– Артур, “Бәрмәнчек”тә Чиләбе керәшеннәре җыр-биюләре дә күрсәтелә. Ул як керәшеннәрнең биюләрендә Кавказ тәэсире бар. Ә җырлары казакларныкына тартым. Элегрәк ансамбльдә Татарстан һәм Чиләбе керәшеннәре фольклоры бүлеп күрсәтелми иде. Шуңа күпләр ул як көйләрне аңламый, керәшеннәр болай җырламый дип зарлана иде. Хәзер концертларда Чиләбе, хәтта Лаеш, Әлмәт керәшеннәре җыр-биюләре дип бүлеп күрсәтә башладыгыз. Алга таба төп игътибар нәрсәгә биреләчәк?

– Миңа калса, без барысын да күрсәтергә тиеш. Әлегә мирасны барлау, чыгару эше бара. Әмма һәр як фольклорны да бүлекләргә бүлеп күрсәтергә кирәк. Халык үз ягыныкын шундук таный. Моны бутап булмый. Безгә эстрадага кереп китәргә, фольклорны үзгәртергә ярамый. Гомумән, фольклор булса, фольклор булсын ул.

– Ансамбльнең максаты да шул бит. Халык фольклорын ничек бар, шулай итеп сәхнәдән күрсәтү. Өйрәтер кешеләр бармы? Әллә авыл әбиләреннән киңәш сорыйсымы?

– Өйрәтер кешеләр бар. Фольклорчы Геннадий Макаров күпне белә. Халыктан җыйган материаллары бик күп, әле аларның күбесе сәхнәгә чыгарылмаган. Менә аларны сәхнәгә менгезәсе бар. Ул безгә ярдәм итеп тора. Эзләнүдән, эшләүдән туктарга ярамый. Алга таба яңа программалар әзерләгәндә, төрле районнарга чыгып, йолаларны барлап, өйрәнеп кайта башларга кирәк.

– Хәзер күп халык заманча җыр тыңлый. Шәһәр җирендә фольклор ансамбле яши алырмы?

– Дөбер-шатыр җырлар халыкны туйдырды, бер көнлек җырчыларның исәбен дә белми башладык. Безнең үзебезнең оркестрыбыз, борынгы уен кораллары бар. Бар да фольклорга әйләнеп кайтачак әле.

– Артур, хәзер Европа халыклары борынгы фольклорларын барлый башлады. Чөнки аларда борынгылык инде беткән. Ә бездә әле фольклор бар, аны сөйләп, күрсәтеп калдырыр кешеләр дә исән. Әгәр Европа кешесе мондагы фольклорны күрсә шаккатыр иде. Ә без, киресенчә, фольклордан качабыз бугай?

– Фольклор бик каты бүлгәләнгән. Аны берләштерсәң, бик шәп булыр иде. Мисал өчен, авыл җирендә кечкенә булса да музейлар бар. Анда ни генә юк! Әмма музейларны тотып торыр өчен акча юк, күп әйбер югалып бара. Шуңа күрә бар мирасны бергә җыйган зур бер кирәк. Киләчәктә “Бәрмәнчек” ансамбле музеен булдырырга җыенабыз. Сакланып калган мирасны бу ансамбль тирәсенә тупларга кирәк. Ул вакытта ансамбльгә чын, үзгәртелмәгән фольклорны халыкка күрсәтү җиңелрәк булачак.

– Уен коралларына килгәндә, хәзергә кадәр гөслә, думбра, курай, кубызлар сакланып калган. Авыл җирендә аларда уйнаучылар да бар әле. Аларны тулысы белән сәхнәгә кайтару юлларын күрәсеңме?

– Хәзер уен коралларын таныту өчен, мастерскойлар ачарга кирәк. Аларны ясаучылар да бар. Әмма моңа акча кирәк. Уен коралларын кайтарсак, халыкка кызык булыр иде. Халык уен коралы көйләренә тартылучылар бик күп.

– Гыйнвар аенда Казанда яшь җырчыларның “Туым йолдызы” фестивале үтте. “Бәрмәнчек” ансамбленә алырлык кыз-егетләр күрдеңме?

– Бу фестивальне яшәтергә, күрсәтергә, дәрәҗәсенә чыгарырга кирәк. Фестивальдә балкыган яшьләр – безнең ансамбльнең киләчәге. “Туым йолдызы”нда авыллардан килгән, белән бозылмаган, талантлы яшьләр бар. Алар җырларны шулкадәр халыкчан башкарды, искитәрлек.

– Мондый чаралардан соң керәшеннәр тагын татардан аерылырга тели дигән сүзләр ишетелә. Моңа ничек карыйсың?

– Татардан аерылу, бүленү түгел инде, үз-үзеңне күрсәтү генә. Моны яшь талантларны үстерү дип кенә саныйм. Бу бик кирәкле эш.

– Артур, ун елдан “Бәрмәнчек” ансамбле нинди булыр?

– Әлбәттә, киләчәге бар. Ансамбльдә талантлы яшьләр эшли. Халыкка кирәк булуыбызны тоябыз. Әгәр “Бәрмәнчек” халыкка кирәк икән, димәк, алга таба да яшәячәк. Ансамбльгә дәүләт гел ярдәм итә. Татарстан керәшеннәре оешмасы рәисе, Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров та булыша.

– Ансамбльдә берничә тапкыр Нардуган бәйрәме күренешләрен карадым. Башка бәйрәмнәр дә бар бит әле. Җыен, Сабантуй, Май чабуларны кайчан сәхнәләштерергә уйлыйсыз?

– Хыяллар бар инде. Әмма гел бер төрле күлмәк белән сәхнәгә чыгасы килми. Моның өчен акча кирәк, билгеле. Әле менә солдат озату күренешләре турында уйлап йөрибез. Бәйрәмнәрдән кала, туй йолалары үзе генә ни тора. Алардагы җыр-моң, уен-көлке үзе бер театр кебек. Ләкин моңа акча җитеп бетми.

– Башкортстанда Президент алышынганчы, ансамбльне анда кертмәделәр. Ул якларга барырга уйлыйсызмы?

– Бакалыга яз айларында барырга җыенабыз. Җитәкчеләре белән сөйләшеп куйдык. “Туым йолдызы”на үзләре дә килеп китте. Яшьләре бик матур чыгыш ясады.

– Тагын кайларга барырга исәп?

– Өйдә яткан кешегә беркем дә берни китереп бирми. Бүген мамадышлылардан башка чакырып торучы юк. Аларга рәхмәт. Планнар зурдан. Татарстан районнарын йөреп чыгарга исәп. Аннан соң башка республикаларга чыгарга кирәк. Алла боерса, эшләргә дә эшләргә инде.

– Бүген “Бәрмәнчек” ансамблен чит илләрдә күрсәтеп буламы?

– Була, әлбәттә. Җыр-биюләр, уен кораллары бик үзенчәлекле. Таный башласалар, киләчәктә сәфәрләргә дәшми калмаслар. Бүген дә күп фестивальләргә чакыралар. Әмма болар чыгымнар сорый. Бүген дәртебез булса да, дәрманыбыз юк. Киләчәктә бар да булыр дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш – Саша ДОЛГОВ.

 

Комментарии