«Бездә урлашырга оялалар…»

«Бездә урлашырга оялалар…»

Ни кызганыч, авыл хуҗалыгы тармагы – ил буенча иң аз күләмдә хезмәт хакы түләнә торган өлкә булып кала бирә. Бу яктан Татарстаныбыз да искәрмә түгел. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, егермеләп районда аграр тармактагы уртача хезмәт хакы узган елда 25 мең сумнан да кимрәк булган. Иң азы – Әгерҗедә, нибары 17 мең 186 сум!

Болар – рәсми мәгълүматлар. Ә чынбарлыктагы хәлне ачыклый башласаң, авыл җирендә тир түгүчеләрнең байтагы 14-15 меңгә җан асравы аңлашыла. Уртача күрсәткечләрнең ничек ясалганын аңлыйбыз бит инде…

Әлбәттә, аграр тармакта шундый гына хезмәт хаклары булуның сәбәпләре күп төрле. Иң беренчесе – бәяләр гаделсезлеге. Бу турыда күп сөйләнде, сөйләнә… Тик, кызганыч, илдә хәлнең үзгәрергә исәбе юк.

Икенче яктан караганда, гаделсез бәяләр шартында эшләп тә, лаеклы хезмәт хаклары түли алучы аерым хуҗалыклар бар бит! Шундый хуҗалыкларның берсе – Арча районындагы «Казанка» агрофирмасы. Биредә механизаторлар чагыштырмача эш азрак булган кышкы айларда да 34әр мең сум ала икән. Комбайнчылар исә, сезон вакытында йөзәр меңнән артыграк эшли. Ә алдынгы сыер савучыларның хезмәт хакы айга 65 мең сум тирәсе!

Агрофирма зур түгел, нибары өч мең гектардан аз гына күбрәк җире бар. Элеккеге «Вамин-Арча» җәмгыяте таркалгач, Күпербаш, Казиле, Түбән Мәтәскә һәм Казанбаш авыллары җирлегендә оеша ул. 2010нчы еллардан фермер булып эшләгән Айдар Сабиров җиң сызганып тотына әлеге эшкә. 2017нче елда бөлгенлеккә чыккан хуҗалыкның бер өлешен алып, «Казанка» агрофирмасы төзи. Бүген инде «аягында нык басып торучы хуҗалык» диләр ул агрофирма турында. Шактый аграр оешмаларда эшләргә кеше таба алмый тилмерәләр, биредә андый проблема да юк икән. Киресенчә, «эшкә урнашырга сорап килүчеләр күп», – ди директоры Айдар Сабиров. Ул аңлашыла да, лаеклы хезмәт хакы түләнгәч, нигә эшләргә теләмәсеннәр инде? Икенче мәсьәлә – ничек аңа ирешә алганнар? Шул хакта һәм, гомумән, агрофирманың хәзерге яшәү рәвеше турында директоры Айдар Сабиров белән әңгәмә корып алдык.

– Айдар әфәнде, аграрчылар язгы-кыр эшләрен ничек каршылый? Елдагыча, энергоресурслар, техника, ашлама – барысы да туктаусыз кыйммәтләнә. Мондый шартларда сезнең әле кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгарлык җаегыз бармы? Кредитка батмыйча гына яши алырсызмы?

– Авылдашлар пайларын тагын безгә бирү сәбәпле, быел җирләребез 700 гектарга артты. Хәзер сөрүлек мәйданнарыбыз өч мең гектардан артыграк. Очны-очка ялгарга тырышып киләбез инде, кредитлар алган юк. Язгы кыр эшләрен дә, уракны да үз көчебез белән башкарып чыгабыз.

Быелга килгәндә, менә әле исәпләп алдык, запас частьләргә бәяләр 30 процентка арткан икән. Шул борчып тора инде. Дөрес, без барлык техника-агрегатларны ноябрьдә үк төзәтеп, әзерләп куйдык. Шулай булса да, запас частьләрнең кыйммәтләнүе җәен сиздерәчәк инде. Аннан, ашламаларга бәяләр 10 %ка үсте. Инде ягулык-майлау материалларын узган еллардагы сыман ташламалы хактан бирә алсалар, яхшы булыр иде. Узган елны солярның тоннасын 43 сумнан биргәннәр иде. Гомумән, әгәр җитештергән сөтне сату хакы соляр бәясе белән тигез булса, хуҗалыклар яши әле ул. Тик, алай түгел шул.

Тулаем алганда, безнең хуҗалыкта язгы кыр эшләрен башкарып чыгу – 12-13 миллион сумга төшә. Аны гына үз көчебез белән җиңәрбез, дип торам.

– Күпме кеше эшли соң агрофирмада? Үзегезнең авылдашлармы алар, әллә еш очрый торган хәлме сездә дә: Марийдан, Чувашия республикасыннан, яисә бөтенләй ерактан – Таджикстаннан килүчеләрме, диюем.

– Агрофирмада барысы бергә 50 кеше эшли. Бөтенесе дә шушы авыллардан. Читтән килеп эшләүчеләр юк бездә. «Вамин»нан соң, «Казанка» агрофирмасын оештырып җибәргән беренче көннәрдә үк, 15-20ләп таджик, чуваш һәм башкаларны – читтән килеп эшләүчеләрне озаттым. Алар урынына эшкә авылдашларны чакырдым. Бездә хәзер барысы да үз урынында: бер артык-портык кеше юк. Склад мөдире дә тотмыйбыз, хәтта заправщик та юк.

– Ничек инде ул, заправщик та юк? Ә кем техникаларга солярка сала, исәбен алып бара?

– Инженер, механик, йә булмаса, механизатор үзе заправка ясый. Солярканы бакка кирәгенчә тутыра да, махсус журналга язып куя.

– Алдап язмыймы, ягулыкны урлау очраклары белән ничек көрәшәсез?

– Андый урлашу очраклары бөтенләй юк бездә. Ягулык салу станциясендә видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Журналга язу-язмавын шуннан карап була. Ә болай, контроль өчен дип, техникаларга махсус датчиклар да куймадык, GPS та урнаштырылмаган. Вакытында акчасын түләп баргач, натуралата ярдәмен күрсәткәч, урламыйлар. Әле ул гына түгел бит, кирәк вакытта кемгә йорт төзергә, кемгә туй үткәрергә булышабыз. Шуңа күрә бездә халык хәзер тәрбияләнде дип уйлыйм, алар, хәтта, урлашырга оялалар!

Мин үзем дә аларга шулай дим: «Егетләр, урлаша күрмәгез, миңа сезне тотарга, аннан соң чарасын күрергә бик уңайсыз булачак. Мине андый авыр хәлгә куймагыз», – дим.

– «Вакытында акчасын түләп баргач», дидегез. Агрофирмада хезмәт хакы күләме зурмы соң?

– Бездә җир эшкәртүдә катнашучы механизаторлар ел әйләнәсендә 34 мең сум алалар. Сезонда кем ничаклы җир сөргән, ремонт вакытында кем күпме тырма төзәткән, аны исәпләп йөрмибез. Эш күләменә карап түләү кертсәң, ашыга башлыйлар, күбрәк мәйдан эшкәртеп, күбрәк акча алырга омтылалар. Ә сыйфат югала. Шуңа күрә мин гел, «Ашыкмагыз!» – дим. Сыйфатлы итеп эшләргә кирәк. Башка хуҗалыкларда механизатор җәен сезонда 70-80 мең сум эшләп ала да, кышын акчасыз утырырга мәҗбүр була. Без ел әйләнәсендә тигезләп түлибез, ай саен кулга 30ар мең сум алалар. 13 % НДФЛ белән исәпләсәк, 34 мең чыга инде. Еллык хезмәт хакы теге хуҗалыклардагыга караганда күбрәк тә җыела.

– Болай тигезләп түләү арада кайбер механизаторларның шәләй-вәләй йөрүенә китермиме? Элек, совет чорында колхозлардагы кебек кемдер эшләп, ә кемдер буталып йөреп, барыбер тигез хезмәт хакы алган бит.

– Юк, бездә шәләй-вәләй йөри алмыйлар. Чөнки, хуҗалык зур түгел, иң оптималь зурлыкта гына. Барлык эшче дә күз алдында, контроль астында. Мин үзем дә һәрчак фермада, кырда. Чәчү һәм урак вакытында басудан бер адым да читкә китмим. Эленке-салынкы йөрергә теләүчеләр бездә эшли алмый. Аеруча яхшы эшләүчеләргә исә, мин өстәмә рәвештә натуралата премияләр бирәм.

Ә менә комбайнчыларга һәм терлекчеләргә хезмәт хакын эш күрсәткеченнән чыгып түләү каралган. Анда башкача булмый. Күп сөт савучы Лилия Мәрданова мәсәлән, айга 65 мең сум хезмәт хакы ала. Иң аз акча алучы терлекче 25 меңнән дә ким алмый инде.

– Айдар әфәнде! Барыбызга да мәгълүм булганча, илдәге аңлашылып бетми торган базар икътисады тәртибе, гадел булмаган бәяләр сәясәте аграр оешмаларның чабуыннан нык тарта. Шунлыктан, лаеклы күләмдә хезмәт хакы түли алмыйбыз, дип зарланалар шактый хуҗалык җитәкчеләре. Сез дә шул ук шартларда эшлисез бит. Әлбәттә, хезмәт хакын арттыру өчен табышка эшләү кирәк. Ягъни, җитештерүнең югары булуы шарт.

– Әйе, сүз дә юк, без дә бүтән аграр оешмалар кебек, бер үк шартларда эшлибез. Һәм, җитештерү күрсәткечләребез начар булмаса да, республика күләмендә мактанырлык югары дип тә әйтмәс идем. Мисал өчен, 708 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Аларның 314 башы – савым сыерлары. Уртача бер сыерга тәүлеклек савым 16 килограмм тирәсе. Сүз дә юк, бу мактанырлык күрсәткеч түгел әле. Без өч ел элек «Вамин»нан калган мал санын саклап, аларны лейкоздан чистарту бурычын куйган идек. Шөкер, ул максатка ирештек. Хәзер инде сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыру юнәлешендә эшли башладык. Дөрес, тулаем җитештерү күрсәткече, барыбер дә, өч тапкырга үсте. Өч ел элек шул ук баш санына көнгә тонна ярым сөт савылган булса, хәзер әлеге күрсәткеч 5 тоннадан артыгракны тәшкил итә.

Әйткәнемчә, барыбер дә, әллә ни зур күрсәткеч түгел. Ләкин, шул сауган сөтне сатып та, без эшчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләп, очны-очка ялгап яши алабыз. Дөрес, кырчылыктан да табыш керә. Узган елда уртача һәр гектардан 42шәр центнер уңыш суктырып алдык. Арыш гектардан 57шәр центнер чыкты. Уракны республикада иң беренчеләрдән булып – 12нче августта тәмамладык.

– Игенчелек тә мул табыш китергәч, кыйммәтле, югары рентабельле культуралар белән эшлисездер инде?

– Юк шул, алай димәс идем. Иң традицион культура – арыш, арпа һәм солы үстерәбез. Хәтта бодай да чәчмибез. Аңа ашлама күп кирәк. Аннан, безнең якта авырдан җитлегә ул. Бездә, нигездә, өч кырлы чәчү әйләнеше. Чиста пар калдырабыз, аннан көзге культура – арыш чәчәбез. Ә соңыннан язгы культуралар: арпа, солы. Иң гади технология бу, һәм иң традицион культуралар. Шуны да әйтим әле: без кырчылыкта агу-химикатларны бөтенләй кулланмыйбыз. Чәчкәндә дә орлыкны агуламыйбыз. Фәкать җирне тиешенчә сукалап, эшкәртеп, чүпкә каршы механик ысуллар белән көрәшәбез. Ә уңыш, әйткәнемчә, Аллага шөкер!

– Кыскасы, шаккатмалы заманча технологияләр кулланмыйсыз, әлегә җитештерү күрсәткечләрегез дә республикада иң-иңнәрдән димәс идем. Ә эшчеләрегезнең хезмәт хаклары күләме ягыннан фикер йөрткәндә, алдынгылар рәтендә. Ничек шулай була соң ул?

– Мин башка хуҗалыклардагы хәлне белмим. Алар өчен җавап бирә алмыйм. Ә безнең агрофирмага килгәндә, барысы да ачык, реаль күрсәткечләр. Артык кеше тотмыйча, һәр эшченең, белгечнең кадерен белеп, аңлашып эшләргә омтылсаң, хезмәт хакын түләү җаен табып була ул. Сүз дә юк, әрәм-шәрәм итүләргә юл куймаска кирәк. Эшне оештыра белү дә мөһимдер инде. Бер генә мисал: әйткәнемчә, без уракны 12нче августта бетердек. Көннәр җылы, кояшлы вакытта югалтуларсыз җыеп алдык. Ашлык киптерү җайланмаларын кабызып та тормадык. Ничаклы экономия бирде ул?! Алай гына түгел, үзебездә урак беткәч, комбайннар башка хуҗалыкларда эшләп, 6 миллион сум өстәмә табыш китерделәр.

Язгы кыр эшләре өчен техникаларны көздән үк ремонтлап кую да зур экономия бирә. Чөнки ул вакытта запас частьләр 30 процентка арзанрак иде бит.

Кыскасы, һәр тармакта санарга, исәпләргә һәм һәрбер эшне дөрес оештырырга кирәк. Әйе, без иң алдынгы хуҗалык түгел. Ләкин, ел саен шушы җыйнак кына хуҗалыгыбызда ферма торакларын, техника паркын төзекләндерүгә, яңа техникалар алуга 30ар миллион сум күләмендә инвестиция чыгымнары ясый алабыз икән, бик яхшы инде!

– Татарстанда хәзер эре инвесторлар шактый. Аларның хуҗалыклары да бөтенләе белән районнарны йоткан, бик киң мәйданлылар. Заманча, зур егәрлекле техникалар белән эшлиләр. Сезнеке кебек җыйнак хуҗалыкларны кысрыкламаслармы?

– Һәр очракны аерым карарга кирәк. Эше яхшы бармаган вак хуҗалыклар эреләр тарафыннан йотылырга мөмкин. Ә тулаем алганда, мин эре хуҗалыклар ягында түгел. Безнең чорда гына да ничаклы булды бит алар! Эре хуҗалыкларда авыллар яши алмый. Ә мин һәр механизаторның борчу-мәшәкатен беләм, аңлашып яшибез. Безнең көч тә шунда, бердәм булуда!

Әңгәмәдәш Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии