Яңа афәт гөнаһларыбыз әҗере булмагае, аннан сакланыйк!

Яңа афәт гөнаһларыбыз әҗере булмагае, аннан сакланыйк!

Бу көннәрдә бөтендөнья игътибары Кытайга төбәлгән. Анда гасырыбызның яңа афәте пәйдә булды. Гомумән, Кытайда бик гаҗәп һәм куркыныч хәлләр булып ята. Анда мөселманнар эзәрлекләнә. Безгә кардәш халыклар уйгурлар, хәтта татарлар да концентрацион төзәтү лагерьларында бер гаепсезгә җәзалана. Аларны диннәреннән ваз кичтерәләр. Бүген инде мәчетләр җимерелә, хәтта мөселман зиратлары да юк ителә, дигән саран гына хәбәрләр ишетелә. Кызганычка каршы, моңа дөнья күз йома. Хәтта ислам дәүләтләре дә Кытайның бу геноцидын күрмәмешкә салыша. Кайберәүләр аны яклый да. Кытайда моны террорчылыкка каршы көрәш дип аңлаталар. Әнә шуңа да коточкыч афәтнең бу илгә ябырылуы юкка түгелдер, дип уйларга нигез бар. Гөнаһлар, нахак рәнҗешләр эзсез үтми. Каргышлар, күз яшьләре Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул да ителә…

Кытайда барлыкка килгән коронавирус таралу турында куркыныч статистика бик тиз үсә. Әле кичә генә инфекция йоктыручылар саны 3 меңгә якынлаша. 27нче гыйнварга үлүчеләр 80гә җитте, дигән хәбәр бар иде. Әлеге язманы газетага әзерләгән вакытта 28нче гыйнвар иртәсенә авыручылар 4515кә, ә үлүчеләр 106га җитте, дигән хәбәр таралды. Эпидемия Кытайны гына колачламый. Вирус йоктырган очраклар Япония, АКШ, Австралия, Көньяк Корея, Таиланд, Франция, Сингапур, Таиланд, Малайзия һәм Канадада теркәлде.

Дәвалаучы табиблар арасында да корбаннар бар инде. Эпидемия Кытайның иң зур шәһәрләренең берсе һәм дөнья белән тоташкан иң зур һава порты булган, 11 миллион кеше яшәгән Ухань шәһәрендә килеп чыкты. Бүген бу шәһәр бөтенләй ябылды. Анда кешеләрне кертмиләр дә, һәм бик кыенлык белән генә чыгаралар. Шәһәрдә русиялеләр дә бар, диләр. Учреждениеләр ябылган, җәмәгать транспорты йөрми. Табиблар махсус киемнәрдән эшли, аларның бәдрәфкә барырга да мөмкинлекләре юк, памперслар киеп эшлиләр. Бар да чәчләрен бөтенләй кырдырган.

Мондый катгый режимлы провинцияләр Кытайда шактый инде.

Русия дә бүген гаять зур саклану чаралары күрә. Кытай белән чик буйлары ябылган. Бары самолет аша гына элемтә бар. Кытайдан, шулай ук Азиядән килгән пассажирлар җентекле тикшерү уза. Кытайдан кайткан туристлар арасында шиклеләр булуы турында хәбәрләр ишетелсә дә, әмма ул куркыныч яңа инфекция булмады, гадәти гриппның бер төре, дип аңлаттылар. Ышанасы килә.

«Роспотребнадзор» русиялеләргә эпидемия тулысынча җиңелгәнче Кытайга бармаска өнди. Аэрофлот 7нче февральгә кадәр билет бәяләрен тулысынча кайтара.

БАНАН КУРКЫНЫЧМЫ?

Вирус эпидемиясеннән коткара, дәвалый торган нәтиҗәле дарулар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә, ничек сакланырга, нәрсә эшләргә, дигән сорауларга тәфсилле җаваплар булмаганлыктан, халык паникага бирелә бара. Мин дә телефоннарыма берничә хәбәр алдым. Аның берсе банан сатып алмаска, аның зарарланган булуы турында иде. Элеккеге санитар баш табиб, медицина фәннәре докторы Геннадий Онищенко да «Эхо Москвы» радиосында бу хәбәрләргә шәрехләмә бирде: көньяк җимешләрен бик саклык белән генә кулланырга киңәш итте ул. Шул исәптән бананны да. Гомумән, термик яктан эшкәртелми, ягъни пешерми торган продуктларны кулланганда чамасын белергә һәм саклык чараларын күрергә, диде эпидемиолог. Чөнки коронавирус чирле кеше орынган, яисә аның төкереге тиеп киткән ризыклар, предметлар аша да тарала. Ләкин вирус табигатьтә организмнан тыш читтә бары тик 48 сәгать кенә яши. Ләкин бу гриппның элеккеге штампларына кагыла. Яңа коронавирус та шулайдыр, дип фаразлана гына. Әлегә исбатланмаган.

Әлбәттә, мин шәхсән паникага бирелмәскә киңәш итәм. Авыру кеше белән контакт булмаганда, ул предметлар аша йога алмый. Димәк, әле аның белән авыручының илебездә булмавы, безне бераз тынычландыра. Алла сакласын, авыручыга диагноз кую катлаулыгы да безнең илебез медицинасы өчен аеруча куркыныч. Аннан соң безгә яшелчә, җиләк-җимешләр өзеп алганнан соң 48 сәгать эчендә килеп җитеп, безнең табыннарыбызга менеп утырмый. Ләкин саклык чараларын күрү кирәк. Һәр ризыкны кайнар су белән юарга, пешерү таләпләрен үтәргә, аеруча балаларга юылмаган банан, башка җиләк-җимеш тоттырмаска. Без гадәттә бананны юып тормыйбыз, кабыгын әрчибез дә, шул кабыгыннан тотып ашарга да керешәбез.

НИ УЛ КОРОНАВИРУС?

Аллаһы Тәгалә сакланганны гына саклармын, дигән бит. Шуңа күрә өстә саклану чараларын санаганнан соң, бу грипп турында да кыскача белешмә тәкъдим итәргә булдым.

Эпидемияне яңа тип вирус 2019-nCoV китереп чыгарды. Афәт турында декабрь ахырында ишетелде. Ул гадәти кискен сулыш-тын юллары вирусы инфекциясенә охшаш, ләкин күпчелек очракта авыр формадагы пневмониягә әверелә. Коронавирус – генетик яктан югары хайваннарны һәм кешеләрне зарарлый. Югары хайваннар ул инстинктлар белән тормыш итәргә өйрәнүче җан ияләре: кошлар, имезүчеләр…

Кытай медиклары әйткәнчә, 2019-nCoV коронавирусының төп куркынычы шунда: кеше инкубацион чорда, үзе чын-чынлап авырый башлаганчы ук инфекция тарату чыганагына әверелә. Ул әле бу вакытта сәламәт булып күренергә мөмкин. Зарарланганнан соң инкубацион чор 1 көннән 14 көнгә кадәр була ала. Әлегә шул ачыкланган, бу кешегә хайваннардан йоккан очракта шулай. Ә кешедән кешегә йокканда беренче билгеләр 5 көнгә кадәр үк сиздерә һәм бик тиз авыр төс ала.

Башта эпидемиологлар аның шулай кинәт киң таралу куркынычын фаразламады, чөнки коронавируслар нигездә кешегә хайваннардан йога, һәм моны контрольгә алу, кыен түгел, дип уйладылар. Ләкин өметләр акланмады: 2019-nCoV вирусы кешедән кешегә дә йога торган булып чыкты һәм иң гади юл – һавадан, йөткерү, төчкерү аша тарала. Дөньяда аралашу, элемтәләр зур һәм тиз булган бүгенге заманда мондый таралуны туктату кыен.

Һәм иң аянычы – авыруның үлем очрагына китерү ихтималы зур түгел дигән фаразлар акланмады: бүгенге мәгълүматларга караганда авыру йоктырганнан соң үлүчеләр саны 3 процент тәшкил итә. Димәк, һәр йөз кешенең өчесе үлә, дигән сүз. Бу гаять куркыныч күрсәткеч.

Чагыштыру өчен бер сан: иң куркыныч пандемия төсен алган грипптан, мәсәлән, 1918нче елда үлүчеләр 2,5 процент тәшкил итте. Аннан да куркынычрак эпидемия дуңгыз гриппы 2009нчы елларда җир шарындагы халыкның 30 процентын зарарлап, 18 мең кешене үлемгә дучар итте. Глобаль эпидемия куркынычы тумаган гадәти елларда үлүчеләр 0,1 процент тирәсендә тирбәлә.

Коронавируслар барлыгы 38. Аларның күпчелеге хайваннарны: дөяләрне, эре мөгезле терлекләрне, мәчеләрне, ярканатларны зарарлый. Кешеләргә йога торган вируслар берничә генә, алар ОРВИ кебек җиңелчә респиратор авырулар китереп чыгара. Дөрес, коронавирусларның куркыныч очраклары да булды. 2002нче елда шул ук Кытайда типик булмаган пневмония (SARS) таралды. Барлыгы 30 илдә 8098 кеше авырып, шуның 900ләбе үлде. Үлем – 9,6%.

2012нче елда Сәгуд Гарәбстанында теркәлгән яңа эпидемия – бер өркәчле дөядән коронавирус йогып якын көнчыгыш респиратор синдромы (MERS) таралды. 2494 авыруның 858е һәлак булды. Бу – 35% дигән сүз.

Әле яңа килеп чыккан коронавирус болар кебек үк хәтәр түгел кебек, ләкин әле нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Кешеләрне үлемгә китерә торган төп сәбәп – үпкә тукымаларының бик тиз арада җимерелүе. Бу контрольгә алып булмый торган кискен сулыш алу кыенлашуга китерә.

Медиклар эпидемияләрнең инде икенче тапкыр нәкъ менә Кытайда барлыкка килүен, халыкның тыгыз урнашуы, күплеге һәм менталитет, ягъни кытайлыларның хайваннар белән артык якын контакты белән аңлаталар. Шул ук Ухань шәһәре базарында иң популяр ризыклар диңгез имезүчеләре, тавыклар, ярканатлар, куян һәм еланнар булган. Иң беренче 31нче декабрьдә теркәлгән авыручылар шул базар хезмәткәрләре булган. Хәзер бу базарлар ябылган һәм тыелган.

26нчы гыйнварда Кытай Сәламәтлек саклау эшләре буенча дәүләт комитеты башлыгы Ма Сяовэй вирусның кешедән кешегә йогу сәләте арта, белгечләр эпидемия җитди һәм катлаулы стадиягә күчә, дип уйлый, диде.

АВЫРУНЫҢ БЕРЕНЧЕ БИЛГЕЛӘРЕ:

  • Коры ютәл;
  • Бизгәк һәм туңу, температураның 38°Ска, тагын да югарырак күтәрелүе;
  • Сулыш алганда авырлыклар;
  • Күкрәк турысында авырту;
  • Баш һәм мускул тукымалары авырта;
  • Гомуми хәлсезлек;
  • Аңны югалту.

НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

Эпидемиядән саклану битлекләре генә коткара алмый. Белгечләр ул нәтиҗәле түгел, дип саный. Аны даими алыштырып торырга кирәк. Ләкин аннан баш тартырга ярамый.

Әле вакцина да юк бу вируска. Гадәти вирусларга да прививка ясатырга теләмәүчеләр күп. Шуңа күрә һәр эпидемиядән саклана торган гади ысулларны кабат санап чыгабыз:

Кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз. Бармак араларын, тырнак асларын да чистартырга онытмагыз. Антибактериаль сабынның гадәти сабыннан әллә ни өстенлеге юк. Әгәр кулларыгызны сабынлап юу мөмкинлеге юк икән, аны махсус гельләр һәм спиртлы эремәләр белән чистартыгыз.

Пычрак кулларыгыз белән битегезгә, аеруча күзләрегезгә, авыз тирәләренә орынмагыз.

Авыру котырган вакытта кешеләр күп җыела торган урыннарда булмаска, авыру кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз.

Өйне юеш чүпрәк белән җыештырыгыз, суга дезинфекцияли торган препаратлар кушыгыз.

Әгәр вируслы авыру йоктыргансыз икән, төчкергәндә, йөткергәндә авызыгызны һәм борыныгызны яулык белән каплагыз.

Тагын мөһим киңәш: хайваннар белән контактта булганнан соң кулларыгызны яхшылап юыгыз.

Кызганыч, вирусларның күпчелеген җиңәрлек нәтиҗәле препаратлар әлегә юк. 2019-nCoV вирусы вакытында табиблар авыруның хәлен җиңеләйтергә тырыша. Әйтик авыр пневмония очрагында ул ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырыла, шул рәвешле генә авыруның гомерен саклап калырга мөмкин. Шулай ук препаратлар эзләнә. Кытайда үтә авыр хәлдәге авыруларны терелтү очраклары турында да әйтелә. Ләкин эпидемиологлар Кытайда эпидемия кимер дип өметләндерми әлегә.

Шөкер, Русиядә әлегә иминлек. Алга таба да бу эпидемия безне читләтеп үтәр, дип өметләник. Һәм үзебез дә аң булыйк. Әлеге язма редакциябез нәшер итә торган «Шифалы гәҗит» газетасына тәгаенләп әзерләнгән иде, әмма мәсьәләнең үтә җитдилеген уйлап, аны укучылары күпкә артыграк булган «Безнең гәҗит»тә урнаштырырга булдым.

Сәламәт булыйк, ә моның өчен актив тормыш рәвешен алып барыйк, дөрес тукланыйк, дөрес яшик һәм сак булыйк!

СҮЗ АХЫРЫНДА: кайбер мәгълүмат чаралары бу афәт бактериологик корал җитештерү лабораторияләреннән чыккан булырга мөмкин, дип тә хәбәр таратты. Алла сакласын, кая барабыз?! Бу хәбәр дөрес булса, үзебезне үзебез юк итәчәкбез, дигән сүз.

Бик күп интернет чыганакларга таянып Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Комментарии