Белеп шартлатыгыз!

Белеп шартлатыгыз!

Яңа елга салют сайларга өйрәнәбез

Хәзер нинди генә бәйрәм булса да, аның ахыры салют белән төгәлләнә. Җиңү көне, Сабан туе турында әйткән дә юк инде, кечкенә генә туган көн булсынмы ул, бала тәпиен юуу, кияүгә чыгарга тәкъдим ясау булсынмы – барысында да күккә аллы-гөлле утлар очырабыз. Ләкин иң күп «шартлата» торган бәйрәм барыбер Яңа ел булып кала бирә. Ул шартлаткыч салютларны дөрес итеп сайлый белергә дә кирәк бит әле.

– пиротехник эшләнмәләрне (салют, бенгаль утлары, «хлопушка», петарда, «вертушка» һ.б.) бары тик шундый товарлар сатыла торган махсус кибетләрдән генә алыгыз. Сатучыларда һәр товарга сертификат булырга тиеш. Сез таләп иткән очракта, алар аны күрсәтергә бурычлы. Шулай ук һәр товарның төргәгендә дә сертификация билгесе булырга тиеш. Бәясе арзан булуга кызыгып, ниндидер шикле сату ноктасыннан төргәгендәге язулары да юньләп укылмый торган салют алмагыз. Акчаны янга калдырам дип, сәламәтлегегезгә зыян салырга мөмкинсез;

– фейерверкны алганда, савытына/төргәгенә игътибар итегез. Яньчелгән, бөкләнеп беткән, язулары кырылган булса, андыйны алмагыз;

– һәр пиротехник эшләнмәнең ничек кулланырга икәнлеге язылган кәгазе булырга тиеш. Аның барлыгын кибеттә вакытта ук карап куегыз, төргәктә язылмаган булса, сатучыдан сорагыз;

– куллану вакыты чыккан салютларны тотмагыз. Алар көтелмәгән күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин;

– фейерверкларны коры урында үз төргәгеннән алмыйча сакларга кирәк. Дымлы яки югары температуралы (30 градустан да югарырак булган) бүлмәдә сакларга, тиз кабынып китүчән әйберләр, җылыту җайланмалары янында тотарга ярамый;

– кышкы һавада дымланган фейерверкны җылыту җиһазларына куеп киптерү тыела;

– көчле җил вакытында пиротехник эшләнмә кулланмагыз.

Әгәр өйгә кайтып җиткәч, сез алган пиротехник эшләнмәдә җитешсезлекләр барлыгын ачыкласагыз аны кире кибеткә илтегез. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлегендә аңлатуларынча, «Кулланучы хокукын яклау турында»гы законның 18нче маддәсе нигезендә, бу товарны шундый ук маркадагы башкасына алыштырып бирергә, яисә башка төрдәгегә алыштырырга (бу очракта акча аермасы исәпләнә һәм, кирәк булса, өстәп түләнә), яисә товарның бәясен киметергә, яисә җитешсезлекне төзәтергә, яисә гомумән, сезнең таләп буенча, акчагызны кире кайтарып бирергә тиешләр.

Үзебезнең дә, башкаларның да тынычлыгын бозмасак, сәламәтлегебезгә игътибарлы булсак иде. Бәйрәмнең ямен җибәрмик!

Комментарии