- 30.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №52 (30 декабрь)
- Рубрика: Архив
Узып баручы Үгез елы безнең өчен шактый уңышлы булды: спорт өлкәсендә Татарстан янә бер югарылыкка күтәрелде. Футбол, хоккей, волейбол һәм спортның башка төрләре буенча безгә тиңнәр юк. Казан — Русиянең спорт башкаласы.
Дөрес, Русия баштарак бу дәрәҗәләрне күрергә теләмәде, даими үзенә хас империячел тәнкыйтен белдереп торды. Соңыннан барыбер бирелде. Бигрәк тә «Рубин»ның «Ноу Камп»та Испаниянең «Барселона»сын бөтен дөньяны шаулатырлык итеп отканнан соң танырга мәҗбүр булды ул аны. Шунда да алар җанатарларны «Татарстан» дип түгел, «Русия» дип кычкырырга үгетләде. Ләкин «Рубин»ның Халыкара уеннарда чыгыш ясавы татар милләтенә башлыча пиар булды. Казан футбол командасы агымдагы сезонны күптән түгел генә тәмамлады. Һәм ул аны февраль аенда башларга җыена. Команда, «Рубин» тарихында тәүге тапкыр ике ай гына ял итә. Бу Русия футбол дилбегәсе кемнең кулында булуы хакында сөйли. Европа Лигасында чыгыш ясау хокукына ирешкән «Рубин»ыбызның беренче көндәше билгеле булды. Ярышның 1/16 финал өлешендә Казан командасы Израильнең «Хапоэль» командасы белән очрашачак. Казан тамашачысы елның беренче футбол уенын 18 февральдә күрә алыр дип көтелә. Аннан җавап уены Израиль башкаласы Тель-Авивта булачак. Бу көч сынашуда җиңгән команда 1/8 финалда «Вольфсбург» (Германия) — «Вильярреаль» (Испания) парының җиңүчесе белән очрашачак. «Рубин» бүген көчле командалар белән көч сынашырга курыкмый, Корбан Бәрдыев әйтмешли, ул безне тагын да танытыр иде. Кыскасы, «Рубин» өчен бу сезон тарихында иң уңышлысы. Ул икенче ел рәттән чемпион, киләсе елга янә Чемпионнар Лигасында чыгыш ясаячак.
Инде хоккейга килсәк, «Ак Барс» Русия чемпионы калып, беренче «Гагарин кубогы» иясе булып тарихка керде. Яз көне барган плэй-офф шулкадәр киеренке барды ки, «Ак Барс» үзенең могҗизаи уеннары белән һәркемне шаккатырып торды. Рус матбугатында Гагарин сүзе үзгәртелеп, шактый вакыт Татарин дип язылды. Без исә аны Татар кубогы дип атадык. Биредә чыгыш ясаган хоккейчылар моның белән генә боздан аерылмады. Милләттәшебез Данис Зарипов, Алексей Морозов, Илья Никулин әле Русия җыелма командасында Дөнья чемпионы да калдылар. Ләкин көз көне башланып киткән сезон җанатарлар да, хоккейчылар үзләре дә уйлаганнан күпкә аңлаешсыз булды. Инде Яңа ел җитте, «Ак Барс» әле күтәрелеп килә. Киләсе елда Казан командасы ничек чыгыш ясар — әйтүе кыенрак, быел ул тотрыклы уен күрсәтүче команда түгел. Ләкин пессимизмга бирелү гөнаһ булыр. Һәркемгә «Ак Барс»ның максаты билгеле — иң югары урынны яулау. Ул әле быелгы сезонда үз йөзен ачмады, шуңа да бар да алда.
2013 елда узачак Универсиада башкаласы Казанда узып баручы елда бер-бер артлы спорт корылмалары сафка басты. Күптән түгел ачылган «Ак Барс» сараенда октябрьдә билбау көрәше буенча Халыкара ярышлар, ноябрь аенда татар милли спорт көрәше буенча Татарстан чемпионаты, декабрьдә исә биредә Русия чемпионаты узды. Инде Универсиадага кергән билбау көрәшендә үк татар егетләренең берникадәр үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләре дә бар дигәнне аңлата. Әле күптән түгел Литваның Вильнюс шәһәрендә татар милли спорт көрәше буенча беренче Европа чемпионаты үткән. Интертат.ру хәбәр иткәнчә, Европа чемпионатында Русия, Алмания, Украина, Белоруссия, Австрия, Латвия, Литва, Эстония, Польша, Төркия, Грузия, Венгрия, Словакия — барлыгы 13 илдән 32 спорт остасы катнашкан. Литва һәм Белоруссия илләре 7шәр спортчыны тәкъдим иткән. Русия өчен исә бер көрәшче — Марсель Йосыпов көрәшкән. Һәм ул чемпион исемен яулаган. Шунысы бар: «Ак Барс» билбау көрәше сараенда Салаватның тәнәфес вакытында җырлавы чемпионатны рухландырган иде. Көрәш сараенда буш урын юк иде диярлек. Литваның Висагинас шәһәрендәге «Мирас» татар фольклор ансамбле чыгышы әлеге беренче Европа чемпионатын тагын да ямьләндереп җибәргән. Тәнәфестә алар татар халык җырларын башкарган, соңыннан милли киемле кызлар шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында да катнашкан. Менә, ичмасам, татар чын шоу күрсәткән. Бу – милли-мәдәни спорт чарасы. Сүз уңаеннан, Америка спортны бер шоу буларак файдалана һәм бу ике як өчен отышлы үтә.
Динияр Билалетдиновның да Европада «Эвертон» (Англия) командасы өчен шактый уңышлы чыгыш ясавын «Безнең гәҗит»нең даими укучылары белеп торадыр. Менә Европа Лигасында Билалетдинов командасы Марат Измайловның «Спортинг» (Португалия) командасы белән көч сынашыр дип көтелә. Сүз уңаеннан, Марат белән соңгы вакытта Русия бик нык кызыксына. 2001-07 еллар дәверендә чыгыш ясаган «Локомотив» командасы Маратны үз составында күрергә хыяллана. Трансфер җавабы яңа ел башында ук билгеле булыр һәм аның бәясе 2 млн евро тәшкил итәр дип көтелә. Инде уенчылар турында сүз кузгаткач, узып баручы елда теннисчы Марат Сафинның профессиональ спорттан китүен онытмаска кирәк. Нәкъ Үгез елы аның спорт карьерасына киртә булды.
Менә шундыйрак булды Үгез спорты. УНИКС баскетбол командасы Русия Кубогын яулады, «Зенит-Казан» волейбол командасы Русия чемпионы калды, «Ефәк юлы» Халыкара ралли-рейды старт алды, туплы хоккей буенча «Динамо-Казан» командасы Русия Кубогын отты. Санасаң күп инде. Киләсе ел ничегрәк булыр соң? Әлбәттә, Татарстан җитәкчеләре бу балансны саклап калыр. Безнең спорт дәрәҗәбез шуннан тора бит. Киләсе ел быелгыга караганда спорт корылмаларына баерак булыр, Универсиаданың әкренләп булса да якынлашуы үзен сиздерә. Шушы башланган отышларны дәвам итәргә генә кирәк. Каршы килергә теләгәннәрне Юлбарыс шундук сындырып атар. Юлбарыс спорты шундый булырга тиеш. Кыскасы, Яңа 2010 елда да көчле, кодрәтле булырга язсын!
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии