Лабиринттагы хакыйкать

Хәерсез заманнар килде. Социализмнан капитализмга күчәргә теләп реформалар башлаган Русиядә, баштарак демократия чалымнары шәйләнсә дә, инде алар бетерелеп, авторитар режим урнашып килә. Бу регионнарының социаль-икътисадый һәм сәяси яссылыкта Мәскәүгә бәйле булуында ачык күренә.

Вак милләтләрнең теленә, ислам диненә актив кизәнү бара. халкына да буларак юкка чыгу куркынычы яный. Хакимият халык әйдәманнарын “зарарсызландырмыйча” торып, илдә бер телле генә калдыру планын чынга ашыра алмаячакларын яхшы аңлый. Шуңа 2009 ел ахырында җәмгыять эшлеклесе, язучы-галим, рәисе һәм “ яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдинов өстеннән башланган суд процессларын бу омтылышның бер өлеше дип карарга кирәктер. Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмованың кем икәнлеген татар җәмәгатьчелегендәге генә түгел, рус һәм башка халыкларда да белмәүчеләр сирәктер. Ул һәм татар халкы өчен күп эшләр башкарган . Аның санап тиз генә очына чыга алмаслык гамәлләренең берсе – ГКЧП вакытында ТР Президентын Мәскәүгә алып китәргә махсус килгән А.Шахрайга бирдермәс өчен, халыкны урамга алып чыгуы. Икенчесе – “Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар” китабын язып, дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” атом бомбасы комбинатындагы шартлауга юнәлтүе. Шуның нәтиҗәсендә күп еллардан соң Русия хакимиятенең шул тирә районнардагы татар авылларын куркынычсыз урыннарга күчерә башларга мәҗбүр булуы гына да ни тора. Юк, мондыйны хакимиятләр кичерми, французларның Жанна д’Арк кебек курку белмәс татар кызын туктатырга кирәк!

Сәбәбе дә табыла: 2008 елның 20 декабрендә Милли Мәҗлес җыелышында кабул ителгән һәм интернетка урнаштырылган мөрәҗәгатьләрне көч структуралары һәм хакимият милләтара низаг чыгарырга омтылу дип бәяләп, РФ Җинаятьләр кодексының 282нче маддәсенең 1 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгата.

2009 елның 7 декабрендә Ф.Бәйрәмова өстеннән Яр Чаллыда суд процессы башланды.

Татар башын татар ашармы?

Хөкемдар Дан Шәкүров Бәйрәмованың җәмгыять яклаучысы Айдар Хәлимгә сүз биргәч һәм ул: “Гадел суд тантана итсен иде. Бу Фәйрүзә Бәйрәмова өстеннән генә түгел, ә татар интеллигенциясе өстеннән дә ясала торган суд. Судья, гаепләүче, суд сәркатибе татар әдәби телен дә яхшы белүчеләр булсын иде”, – дип белдергәч, хөкемдар гаепләнүче эскәмиясенә утыртылган Ф.Бәйрәмова фикере белән кызыксынды.

– Айдар абыйның тәкъдиме белән тулысынча килешәм. Өстәп шуны да әйтәм: Милли Мәҗлес резолюцияләрен Вил Мирзаянов җибәрде. Аларга бераз үзгәрешләр керткәч, кабул итүне яклап мин генә түгел, утырышта катнашучыларның барысы да кул күтәрде. Шулай булгач, нишләп аларны да түгел, мине генә хөкемгә тартасыз? – диде Фәүзия ханым.

Аның соңгы сүзләре хөкемдарлар тарафыннан игътибарсыз калдырылды кебек. Ә менә судның татар телендә алып барылуына, һичьюгы, ике телне дә камил белүчеләр булсын иде, диюгә гаепләүче Эдуард Мифтахов протест белдерде.

Утырыш башлануга 10 минут үтәр-үтмәс, закон сагында торучылар киңәшергә чыгып китте. Киңәшмәдән соң судья Шәкүров җәмәгать яклаучылары А.Хәлил, Т.Әхмәдишин, Ф.Таҗиевларның үтенеч-тәкъдимнәре кире кагылуын һәм судның РФ законнарына буйсынып, бары тик рус телендә генә барачагын белдерде. Ул карарны рус телендә укыды. Ф.Бәйрәмова татарчага тәрҗемә итүләрен сорагач, судья: “Сез югары белемле, язучы һәм галим буларак, русчаны “5”легә беләсез, шулай булгач, тәрҗемә нигә кирәк?” – дип сорады. Фәүзия апа аңа гына хас ныклык белән: “Анысы минем эш. Татарчага тәрҗемә итүегезне сорыйм”, – диде. Законда каралганны үтәми хәлең юк. Хөкемдар, Бәйрәмова теләген канәгатьләндереп, Чаллы педагогика институты укытучысы Әхәтовага тәрҗемә итәргә кушты.

Татар халкының җәмәгать эшлеклесе, язучы Айдар Хәлим бу юлы да үзенең саллы фикерен дәлилләп:

– Ф.Бәйрәмованы үз гамәлләре белән татар һәм рус халыклары арасында милләтара низаг чыгаруга сәбәп тудырырга мөмкин дип гаепләргә маташу, җавапка тартылучының гаепсезлек презумпциясен шик астына кую түгелме? – дигән сорау бирде.

Никтер, бу сүзләргә дә хөкемдарларның исе китмәде, алар дәшми калуны өстен күрде. А.Хәлим суд сәркатибе Шәрәфетдинованың муенындагы тәресен киеме өстенә чыгарып салуны шунда утыручыларны санламау кебек кабул ителергә мөмкин булуын, теләсә кисен, тик аны киеме эченә яшерсен, дип белдерде.

А.Хәлим, Ф.Бәйрәмованың адвокаты Әнәс Батаев киләсе утырышларда суд залы иркенрәк булса, язар өчен өстәлләр куелса иде, дигән теләкләрен әйтте.

– Кузгатылган мәсьәләгезнең беренчесе турында киңәшләшербез, ә менә дежур табиб-кардиолог, “Ашыгыч ярдәм” машинасы турындагы гозерегезгә килгәндә, кирәге чыкса, аларны чакыртырбыз, – дип җавап бирде судья.

Фәүзия апа дини кеше булганлыктан, А.Хәлим аңа намаз уку мөмкинлеге тудырылуын да сорады. “Булыр”, – дигән җавап ишетелде.

– Бу залда милләтнең каймагы утыра. Суд минем генә түгел, татар халкы өстеннән дә оештырыла, – дип сөйләде Ф.Бәйрәмова үзенә сүз бирүләреннән файдаланып.

Хөкемдар аны: “Бу тикшерелүче эшкә кагылмый”, – дип бүлдерде.

Адвокат Әнәс Батаев, шаһитлар килмәгәнлектән, суд утырышын икенче көнгә кичектерүне сорады. Судья сорауны канәгатьләндерде. 7 декабрьдәге утырыш гаепләүче Э.Мифтахованың гаепләү актын укуы һәм аны Ф.Бәйрәмова соравы буенча тәрҗемәченең татар теленә аударуы белән төгәлләнде.

Суд төгәлләнеп, Фәүзия ханым урамга чыккач, җыелган халык аның кулында бер бәйләм чәчәк күреп сокланды. Бер миһербанлысы танылган язучыны әле шушы көннәрдә генә узган туган көне белән котлап бүләк иткән матур чәчәкләр милләтпәрвәрнең йөзенә бәхетле елмаю кундырган иде. Адәм баласына үзен вакытлыча булса да бәхетле сизәр өчен күп тә кирәк түгел. Әнә ич ничек җил-җил атлап китте Фәүзия апа.

ГАЕПЛӘҮ НИГЕЗЛЕМЕ?

15 декабрьдәге суд утырышында Фәүзия Бәйрәмова:

– Җинаять эшен дә, миңа карата чыгарылган карарны да танымыйм. Моны миңа каршы сәяси заказ белән алып барыла торган сәяси эзәрлекләү дип саныйм, дип белдерде. Аның әйтүенчә, өй телефонын тыңларга кую дигән карар шәһәр суды тарафыннан Милли Мәҗлес җыелышы булганчы 9 декабрьдә үк кабул ителгән. Ул чагында җыелышның кайчан, кайда буласы һәм нинди мөрәҗәгатьләр кабул ителәсе билгеле булмый.

– Шәхсән үзем интернет сайтларга Милли Мәҗлес карарын урнаштырмадым, беркайчан да аның документларын халык алдында белдермәдем, – ди Фәүзия апа.

Фәүзия Бәйрәмова адвокаты Әнәс Батаев:

– Берничә тапкыр суд утырышын туктатуны сорап мөрәҗәгать иттек, тагын сорыйбыз. Суд экспертизасы уздыручы өч кешенең өчесе дә рус милләтеннән һәм алар компетентлы түгел. Телләр институтын да тартып компетентлы экспертиза уздырырга кирәк… – дип чыгыш ясады.

Фаикъ Таҗиев:

– Мөрәҗәгатьләр дә экстремистик характерда түгел, Бәйрәмовага эшне органнарның үч алуы дип уйларга кирәк.

Айдар Хәлим:

– Матбугатта алдан ук Бәйрәмованы пычратып чыгу – җәмәгатьчелек фикерен аңа каршы кую ул.

Фәүзия Бәйрәмова:

– Экспертиза минем белән киңәшмичә рус милләтеннән булган филологлар тарафыннан ясалган. Бу – хокукны кысу.

Гаепләүче Э.Мифтахов:

– Эшне туктатырга иртәрәк, ә өстәмә экспертиза уздыруны кирәк дип тапмыйбыз, – дип белдерде.

Судья Д.Шәкүровның 10 минутка киңәшләшергә чыгабыз диюен Фәүзия ханым ишетеп җиткермәгән, кабатлап сорады. Тик бу вакытта судья, сәркатибен ияртеп, инде залдан чыгып киткән иде. Тәрҗемәче судья әйткәннәрне татарчага алардан башка гына тәрҗемә итте. Ф.Бәйрәмова моны үз хокукын кысу һәм татар телен санга сукмау дип белдерде. Аннары эш икенче көнгә күчерелде. Чөнки Фәүзия апаның хәле авыраеп, “03” хезмәтен чакыртырга мәҗбүр булдылар.

ДАМИР ШӘЙХЕТДИНОВНЫҢ ГАЕБЕ НӘРСӘДӘ?

“Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Д.Шәйхетдиновның 24 декабрьгә билгеләнгән суд утырышына баруым нәтиҗә бирмәде. Утырышны Чаллы шәһәр суды судьясы Н.Бичугин 2010 елның 14 гыйнварына күчерүләрен әйтте. Бусы нәрсә белән бәйледер, анысы безгә караңгы. Ә менә Дамир әфәндедән:

– Сез милли мәҗлеснең 2008 елның 20 декабрендә кабул ителгән мөрәҗәгать һәм резолюцияләрне газетагызга җыелыштагылар соравы буенча урнаштырдыгызмы? – дигән соравыма ул:

– Юк. Мин журналист буларак кызыксынып, Милли Мәҗлес җыелышына бардым һәм соңыннан аның карарларын интернеттан газетага күчереп бастырдым, – диде.

Д.Шәйхетдиновның җәмәгать яклаучысы Тәлгать Әхмәдишинның 15 декабрьдәге суд утырышында ясаган чыгышында мондый юллар бар:

– Милли Мәҗлеснең 2008 елның 12 декабрь сессиясендә кабул ителгән “Ил Президентларына һәм парламентларына, БМОга мөрәҗәгать”, шулай ук “Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы декларация буенча резолюция” юридик нигезләнгән һәм сәяси үлчәнгән. “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире аларны интернеттан үзгәртүләрсез күчереп баскан. Бу очракта “Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” федераль законның 57нче маддәсе буенча ул шәхсән җаваплы түгел, аның гамәлләре РФ Конституциясенең 29нчы маддәсенең 4нче пункты нигезендә: “Һәркем законлы юл белән мәгълүматларны ирекле рәвештә эзли, таба, бирә, тарата ала. Дәүләт серенә бәйле мәгълүматлар исемлеге федераль закон буенча билгеләнә”.

Аннары чыгышта Д.Шәйхетдиновның бернинди сергә ия булмаган документлар бастыруы турында әйтелә. Т.Әхмәдишин сүзләрендә хаклык күп. Аның шулай ук: “Милли Мәҗлес сессиясендә мөрәҗәгать һәм резолюцияләрнең кабул ителүе – татар халкы теленә, мәдәни үзенчәлекләренә юкка чыгу куркынычы янаганлыктан килеп чыккан чара ул… ФЗ-309нчы федераль закон кабул ителү, БДИны рус телендә генә тапшыру чынлыкта дәүләт эчендәге хокук яклау чараларының юкка чыгуын аңлата һәм чит ил парламентларына мөрәҗәгать итәргә этәрә”, – дигән сүзләре белән дә килешми мөмкин түгел.

УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ ЕЛЛАР ИСЕ КИЛМИМЕ?

Ф.Бәйрәмова һәм Д.Шәйхетдиновка карата эш кузгату Русияне кабат узган гасырдагы кебек репрессияләр дулкыны басып китмәгәе, дигән шик тудыра. Ә бит үз халкын өзелеп яратучы ике шәхес гамәлләрендә конституцион стройга да, дәүләт иминлегенә дә ачыктан-ачык фетнә кузгатырга дигән чакыру юк. Аларда бары ТРның дәүләт суверенитеты турындагы декларациягә таянып, РФның үзендә яклау тапмагач (алай гына да түгел, телен, мәдәниятен ачыктан-ачык кысу башлангач), чит илләргә мөрәҗәгать итү генә бар. Моның өчен демократик дип саналган башка бер генә дәүләттә дә хөкемгә тартмыйлар.

Фирдәвес ХУҖИН.

Яр Чаллы шәһәре.

Комментарии