- 30.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №47 (1 декабрь)
- Рубрика: Архив
Казанда агросәнәгать барлыкка килергә тиеш, ләкин аның кая урнашуын әлегә кадәр тәгаен генә әйтә алмыйлар. Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар җитештергән продукцияне туплап, эшкәртеп сату паркын оештыруны Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.
Шәһәр халкы анда очсыз бәядән азык-төлек сатып алачак, ә авыл халкы үз товарын арадашчыларсыз сатарга тиеш. 100 мең квадрат метр мәйданны биләячәк комплексны кайда урнаштыру мәсьәләсен бу атнада эшмәкәрлек комитеты җитәкчелеге һәм фермерлар уртага салып сөйләште. Бер фикер юк. Өч вариант тәкъдим ителә – Казаннан Яр Чаллыга керү юлында, Мамадыш трактында, Җиңү проспекты белән Гадел Кутуй урамнары чатында яисә “Мега” сәүдә үзәге янәшәсендә. “Соңгы сүзне Рөстәм Миңнеханов әйтәчәк”, – диләр, очрашудан соң барлык тәкъдимнәрне дә аңа юллаганнар.
Сабыйларның ни гаебе бар?!
Ютазы районының Алабакүл авылында чиктән тыш вәхшилек. Анда яшәүче бер яшь гаиләгә Башкортстанда туып-үскән 28 яшьлек Ренат Ибраһимов килә. Бергә салып утыргач, аракы бетә. Хуҗалар, кунакны ике айлык сабыйлары белән өйдә калдырып, хәмергә дип чыгып китә. Кайткан җирләренә баланы үлгән килеш табалар. Тикшерүчеләр әйтүенчә, әти-әниләр югында Ренат Ибраһимов нарасыйның башына берничә тапкыр каты итеп суккан. Әйтергә кирәк, гөнаһсыз сабыйларга карата мондый вәхшилек республикада еш очрый. Шушы көннәрдә Чүпрәледән 29 яшьлек Денис Емельяновка карата хөкем карары чыгарылды. Әти кеше хастаханәдә җиде айлык авыру улы белән яткан. Төнлә бала елап уянгач, Денис, аны тынычландырыр өченме, берничә тапкыр йодрык белән суга. Имгәнгән сабый икенче көнне җан тәслим кыла.
Вице-премьер белән судлаша
“Махеев” майонезы җитештерү белән дан казанган эшмәкәр, Дәүләт Советы депутат Леонид Барышев Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовны судка бирде. Түрә бер интервьюсында Барышев җитәкләгән компаниядә хезмәт хакын конвертларда түләнүен әйтә. Моратов шулай ук эшмәкәрнең оешмасын салымнардан качуда да гаепләгән. Кайсы җиңәр – анысын суд кына хәл итәчәк. Барышев вице-премьердан акча түгел, гафу үтенүен генә сораган.
Кәҗәләргә бистә кайтарылды
Казанның Энергетика университеты янындагы метро станциясе, тарихи җирлеккә нигезләнеп, “Кәҗә бистәсе” дип аталачак. Әлеге атама тирәсендә зур бәхәс туган иде. Кайберәүләр элек-электән килгән исемне колакка ятышсызлыгын әйтеп, станцияне “Ак барс” яисә “Энергетика университеты” дип тә тамгаламакчы булды. Ләкин, ниһаять, аек акыл өстен чыкты. Дөрес, усал телләр инде хәзер үк “Кәҗә бистәсе” урынына “Полиция бистәсе” исемен куллана башлаган.
Интернетта шаярмагыз!
Яр Чаллыда яшәүче 18 яшьлек Ирина Вахрушева суд карары нигезендә 200 сәгать җәмәгать эшләре башкарачак. Сәбәбе – интернетта чаманы белмәү. Ул дус кызлары белән талаша һәм, ачу итеп, аларның исемнәре һәм телефон номерларын күрсәтеп, танышулар сайтында битләр ача. Элеккеге дуслары исеменнән ир-егетләргә җенси мөнәсәбәткә керүне тәкъдим итә. Берничә сәер шалтыратудан соң иптәш кызлары аптырап калмый – милициягә мөрәҗәгать итә. Усал шаяртуның кем тарафыннан эшләнгәнен хокук сакчылары тиз арада ачыклап, җавапка тартты.
Үзебезнекеләргә дә юк
Татарстанга читтән килеп төзелештә эшләүче мигрантлар саны кимергә мөмкин. Әлеге тәкъдимне республика хөкүмәте ясады. Түрәләр әйткәнчә, бүген үзебезнең халык кая барып бәрелергә белми, армиядән кайтып эшсез утыручы егетләр генә 6 меңнән артык. Читтән кеше ташыганчы, безнекеләрне укытып урнаштыру отышлырак булыр, диләр.
Мәчет тынгылык бирми
Мәскәүнең Тукучылар микрорайонында мәчет төзү тирәсендә шау-шу тынмый. Узган якшәмбедә иман йортын салуга каршы чыгучылар автомобиль колонналары белән башкала урамнары буйлап узган. Барлыгы кырыклап машина катнашкан диләр. Аларга “Мәчет түгел, парк булсын” дигән плакатлар ябыштырылган.
Корылык акчасы килгән
Шушы көннәрдә Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларына корылык китергән зыянны каплау өчен компенсация түләнә башлаячак. Федераль бюджет 794 миллион сум акча бүлеп биргән. Шул ук вакытта республика фермерлары күргән зыян күләме генә дә 673 миллион сумга тигез. Шуңа күрә Мәскәү ярдәмен бүлә-бүлә, эре агрохолдингларга да, фермерларга да тиеннәр генә эләгәчәк. Фермерлар ассоциациясе башлыгы Камияр Байтимеров исәпләгәнчә, аларга өмет ителгәннең 13 процент чамасын гына бирәчәкләр, ә бу корылыктан килгән зыянны берничек тә каплый алмый.
Мәскәү вакыты кирәкми!
Самарадагы бер төркем җәмәгать активистлары Медведевның сәгать чикләрен киметеп, Мәскәү вакытына күчерүне якламый. Алар каршылык акцияләре үткәрә. Соңгысында өлкә Думасына 7 мең кешедән имза җыеп тапшырганнар. Алар – элеккечә Мәскәүдән ике сәгатькә аерма белән яшәү яклы. Озакламый шундый ук чаралар Камчатка да үтәсе. Анда да Мәскәү вакытына якынаерга теләмәүчеләр шактый икән.
Тоткыннарга – сапсыз кашык…
Җәмәгатьчелек күзәтчелеге комиссиясе вәкилләре, Әлмәтнең эчке эшләр идарәсе изоляторында тикшерү үткәреп, кулга алынучыларны тоту урыннарында җитди закон бозуларга тап булды. Камераларда йокы ятаклары юк, алай гына да түгел, тоткыннар йомышларын чиләккә үтәргә мәҗбүр. Стеналар шулай итеп эшкәртелгән ки, аларга сөялсәң, тән җәрәхәтләнә, тире сыдырыла. Ә мондый шартлар халыкара кануннарга да, илдә кабул ителгән стандартларга да туры килми. Ирегеннән мәхрүм ителгәннәр ризыкны сапсыз кашык белән ашый. Милиционерлар аларны махсус сындырып ташлаган, җинаятьчеләр сапны кайрап, пычак ясар дип куркалар икән. Калган җитешсезлекләрне хокук сакчылары акча юклык белән аңлаткан. Хәзер барлык материаллар да прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыкларына юлланган. Шунысын да өстик: тикшерүчеләр изоляторга икенче талпыныштан кына эләгә алды. Җәй көне беренче килүләрендә аларны шәһәр эчке эшләр идарәсе башлыгы полковник Альберт Закиров каршылап, “Ремонтка акча алып килдегезме?” – дип сораган. Тегеләр: “Юк”, – дигәч, борып җибәргән. Изоляторга эләгү өчен, җәмәгатьчелек вәкилләренә прокуратурага мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Комментарии