Тикшерүче мәрхүмгә диагноз куя аламы?

Әлки районы егете Илшат Усманов вакыйгасы янә калкып чыкты. Исегезгә төшерик, Оренбург өлкәсенең Самара бистәсендәге хәрби частьтә хезмәт иткән 21 яшьлек егетне күкрәгенә кайчы кадалган килеш таптылар.

Илшат санитар инструктор булган. Быелның 1 февралендә ул үз бүлмәсенә кереп бикләнә. Чыкмый торгач, ишекне хезмәттәшләре ватып ача. Илшатны идәндә яткан килеш табалар, күкрәгеннән кайчы күренеп тора, ул тәнгә 17 сантиметр тирәнлектә баткан була. экспертлары соңрак 8 җәрәхәт таба, кайберләре йөрәккә дә эләккән. Тикшерүчеләр шунда ук нәтиҗә чыгарып куя – имештер, Илшат үзенә-үзе кул салган. Тик мәрхүмнең туганнары әлеге версия белән килешми. Ничек инде кеше үзенә-үзе кул салу өчен, шундый вәхши ысул сайлый алган? 8 тапкыр кайчы белән чәнчер өчен, җан чыгар алдыннан төбенә кадәр батырып куяр өчен, нинди көч кирәк?

хокук яклау үзәге юристлары басымы астында җинаять эше кузгатуга ирешәләр. Ул “Кешене үзенә-үзе кул салу чигенә җиткерү” маддәсе нигезендә ачыла. Ләкин шушы көннәрдә тикшерүче Илья Володин эшне ябып куйган. Ул Илшат Усманов шизофреник булган дигән нәтиҗәгә килгән. Мондый шикне экспертлар әйтә, тик алар соңгы нәтиҗә ясамаган. Имештер, Илшат хезмәттәшләренә “мин җәрәхәтләрне актарырга һәм кешеләрдә казынырга яратам” дип ычкындырган. Шушы шикләргә нигезләнеп, Илья Володин мәрхүмгә “шизофреник” тамгасы суга һәм эшне яба. хокук саклау үзәге юристлары моның белән килешми. “Тикшерүче түгел һәм аның мәрхүмгә диагноз куярга хакы юк”, – диләр. Аннан соң егет беркайчан да психика зәгыйфьлеге белән интекмәгән, табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Әгәр инде Илшатның шизофрениясе, чыннан да, расланса, юристлар аны армиягә алганда караган медицина комиссиясе белгечләрен җавапка тартмакчы, диелә хокук яклау үзәге хәбәрендә.

Европа суды ни дияр?

Татарстаннан Сәетгәрәй Хәбиров кеше хокуклары буенча Европа судына мөрәҗәгать итте. Ул Русияне үзенең газиз баласы гомерен саклап калмауда гаепли. Аның улы – кече сержант Радик Хәбиров язмышы турында без язган идек. 19 яшьлек егетне армиядән кома хәлендә, авырлыгы 28 килограмм калган килеш алып кайталар. Ул Оренбург өлкәсендәге Тоцк гарнизионында хезмәт итә. Ике тапкыр хәрби частьтән кача. Әти-әнисе сүзләренә караганда, солдат үзен “бабайлар” тарафыннан мыскыл итүгә түзә алмаган, шуннан качып котылмакчы булган. 2005 елның 20 декабрендә Радикны Тоцк хәрби госпиталенең психиатрия бүлегенә салалар. Анда бер ай “дәваланганнан” соң, егет үзенә-үзе кул салырга маташа, табиблар гына коткарып кала. Тик кома хәлендә туган йортына кайтарылгач та, ул аңына килә алмый. Табиблар баш миенең төп өлеше зарарлануын әйтә. 14 ай урын өстендә ятып, Радик 2007 елның беренче апрелендә, армиягә чираттагы чакырылыш башланган көнне җан бирде.

Радик Хәбировның язмышы тирәсендә матбугатта шау-шу купкач кына, аны “бабайлар” тарафыннан мыскыллау фактларын тикшерү башланган иде. Ләкин эшне ничек ачсалар, шулай ябып та куйдылар. Шушы көнгә кадәр әтисе Сәетгәрәй ага дөреслекне ачыкларга маташа. Тик “Агора” хокук яклау ассоциациясе белгечләре әйткәнчә, Русиядә суд инстанцияләрен таптаудан бүтән мәгънә юк. Аларның ярдәме белән әти кеше үзе һәм мәрхүм улы исеменнән Европа судының ишеген какты.

Комментарии