Кущевский вакыйгалары кабатланмасмы?

5 ноябрьдә Краснодар өлкәсе Кущевский районында Аметовлар фатирында берьюлы 12 кеше – йорт хуҗасы (фермер), аның хатыны, килене һәм оныгы, шулай ук 2 күршеләре, Ростова-на-Донудан килгән кунак – ОАО “Астон” финанс директоры Владимир Мироненко, аның хатыны, ике кызы, хатынының әти-әнисе үтерелә.

Җинаятьтә оештырылган төркем гаепләнә. Бандитларның депутатлар белән бәйле булуы ачыклана…Бу вакыйгадан соң озак та үтми, губернатор Александр Ткачев: “Кущевскийдагы кебек җинаятьчел төркемнәр һәр районда бар”, – дип белдерде. Татарстанда гади халык бу гыйбарәгә ничек карый?

Халык соңгы көннәрдә илнең көн үзәгендә торган Кущевскийдагы җинаятьне ишеткән булса да, губернатор Александр Ткачевның әйткән сүзләреннән хәбәрдар түгел икән. Кайберәүләр Ткачевның әйткән сүзләре өчен туры килми, оешкан җинаятьчел төркемнәр тамырын 90нчы елларда ук корыттылар инде дисә, бүтәннәре бу хакта сөйләшергә теләмәде.

Шулай да фамилиясен әйтмәгән Ранис исемле егетне Кубань якларындагы хәлләр борчый:

– Хәзер нинди генә җинаять кылынмасын, нинди генә фаҗига булмасын, иртәгә яисә бер елдан соң мондый хәлләр Татарстанда да булмас дип, беркем дә гарантия бирми. Алла сакласын, – ди ул.

Ә менә Сарытау өлкәсе Энгельс районы башлыгының җинаятьчел төркем оештыруда гаепләнеп кулга алынуын исә соралганнарның шактые әле беренче мәртәбә ишетә икән.

Илгиз исемле егет: “Җинаятьчел төркемнәргә каршы республикада көчле көрәш алып барылуга карамастан, алар Казанда барыбер калгандыр әле. Мисал өчен, шул ук 90нчы еллар феноменын алыйк. Безнең эчке эшләр министры аларга каршы көчле көрәш алып барды. Оешкан җинаятьчел төркемнәрне бетердек, бетерәбез дип сөйлиләр. Әле дә көн саен аларга каршы суд эше баруы турында әйтәләр. Әмма бу төркемнәр яшерен рәвештә үз эшен эшләп ятадыр, дигән фикердә торам мин”, – ди ул.

Илгиз җинаятьчел төркемнәргә каршы милициянең генә көче җитмәвен, халыкның бердәм булып, төрле чараларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белдерде. “Бу төркемнәргә каршы көрәшә, ләкин халыкның үзеннән дә тора. Әйтик, кешеләр үз балаларын спорт түгәрәгенә йөртсә, алар урамда үсми. Әмма моның икенче ягы да бар. Хәзер барлык түгәрәкләр дә түләүле. Ата-ананың акчасы булмаган балалар ул түгәрәккә йөри алмый. Шуңа күрә алга таба нәрсә буласын беркем дә белми. Аннан соң 90нчы елларда төрмәгә утыртылган һәм 15-20 елын тимер рәшәткә артында уздырган бандитлар кире чыга башлаячак. Ул еллар кабатлануы бик мөмкин”, – ди Илгиз.

Советлар Берлеге вакытында эш белән күп мәртәбә Краснодар өлкәсендә булырга туры килгән Зөфәр Зәйнуллин исә губернатор Александр Ткачевның сүзләрен болай дип бәяли.

– Бервакыт министр Сәфәров, бик күп бандаларны тоттык, аларны бетердек, диде. Татарстан ягыннан чыгып караганда, бездә Краснодардагы кебек зур җинаятьчел төркемнәр юк, дип әйтер идем. Әмма алга таба булырга мөмкин, әлбәттә. Нишлисең бит, без Русиядә торабыз. Кызганыч, Краснодардан әллә ни аерылып тормыйбыздыр. 80нче елларда Краснодар якларында йөрергә туры килде. Шул чакта ук ул якларда ниндидер төркемнәр булуы сизелеп тора иде, – ди Зөфәр Зәйнуллин.

Лев Толстой Русияне җимерәме?

20 ноябрьдә бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның вафат булуына 100 ел тулды. Билгеле булуынча, Лев Толстойның яшьлек еллары Казанда башланып киткән, заманында аның бабасы шәһәре башлыгы булган, шуңа күрә татарлар Толстойга битараф түгел. Язучының дөньядан китүенә 100 ел тулу Толстойга кызыксынуны көчәйтеп җибәрде.

1910 елның 28 октябрендә Лев Толстой үзенең Ачык Аландагы (Ясная Поляна) йортын ташлап чыгып китә. Үзе яшәгән җәмгыять һәм тирәлек аны туйдыра, ул мондый яшәү рәвешен, рухиятне кабул итә алмый. Бигрәк тә рус правослаие чиркәвенең ялган һәм имансызлык белән тулы рухияте аның үзәгенә үтә. Лев Толстой өеннән чыгып китә һәм шушы сәфәр вакытында Астапово тимер юл станциясендә тукталып, станция мөдире өендә вафат була. Үзе исән вакытта ук ул шундый васыять калдырган: ул үлгәч, аның җәсәде тирәсенә православие руханилары якын бармаска тиеш. Толстойның романнарын, повестьләрен укып тетрәнгән миллионнарча кеше бу бөек шәхеснең һәр сүзенә колак сала, аның яшәү рәвешен өйрәнә. Шуңа күрә Толстойның гамәлләре бер гасыр үткәннән соң да күпләргә тынгы бирми.

Ни гаҗәп, 2010 елның ноябрь ае Лев Толстойны искә алу өчен сәбәп буларак танылмады. Язучы тормышы һәм иҗаты тәфсилләп өйрәнелде дип әйтеп булмый. Киресенчә, матбугатында, Толстой – Русияне җимерүчеләрнең берсе, дигән гаепләүләр күренә башлады. Ә бит бер гасыр элек булган бу матәм шул вакытта ук тарихка кергән.

Казан императоры университетының (хәзер КФУ) гыйльми язмаларында университетның шәрәфле әгъзасы Лев Толстойның вафат булуына кайгыру турында язучының тол хатынына җибәрелгән телеграмма басылган. Язучы вафат булганнан соң 5 көн үткәч, профессорлар шурасы берничә студентны уку өчен түләүдән азат итү, махсус стипендияләр, Казанда Толстой урамы булдыру турында карар чыгарган.

Бөек язучының вафатына 100 ел тулу Татарстан, Казан зыялыларының язучы иҗатына игътибарын арттырды. Япеев урамында Толстой яшәгән йорт тергезелә, анда Лев Толстой музее урнашачак.

ПРАВОСЛАИЕ ЧИРКӘВЕ ТОЛСТОЙГА МӨНӘСӘБӘТЕН БЕЛДЕРДЕ

Бу матәмнең юбилее махсус чаралар белән билгеләнмәсә дә, рус интеллектуаллары үз мөнәсәбәтләрен чагылдырды. Русиянең хисап палатасы җитәкчесе, илнең китап берләшмәсе президенты Сергей Степашин Мәскәү һәм Бөенрусия патриархы Кириллга Толстойга мөнәсәбәтне үзгәртү кирәклеге турында хат язган. “Российская газета”ның 18 ноябрь санында патриарх Кирилл фатихасы белән бу хатка аның мәдәният шурасы җаваплы сәркатибе архимандрит Тихонның җавабы басылып чыккан. Анда: “Православие чиркәве Лев Толстойны аерып чыгармады, аңа анафема, ягъни каһәрләү белдермәде. Киресенчә, Лев Толстой үзе чиркәү мәсләгеннән китеп, үзен православие диненә каршы куйды”, – диелә. Әлеге хатта Лев Толстой – фаҗигале шәхес, дип белдерелгән.

Шул ук газетада Лев Толстой үлеп яткан вакытта аның хатыны Софья Андреевнаның язучы яткан өйнең тәрәзәсеннән үрелеп карап торуы тасвирланган документаль фоторәсем бастырылган. Толстой янына Софья Андреевна кертелмәгән. Димәк, Толстойның васыяте шундый булган. Менә бер гасыр инде Толстойның православие диненә мөнәсәбәте, тормышка карашы шартламаган бомба кебек дәһшәт тарата. Бу катлаулы теманы бер сөйләшүдә, хәтта бер китапта да чишеп булмый.

ЛЕВ ТОЛСТОЙ ҺӘМ ТАТАРЛАР

Толстойның татарларга мөнәсәбәте бик гыйбрәтле. Ул 16 яшендә кардәшләре яшәгән Казанга килеп, Казан университетының төрки телләр өйрәнү факультетында укый. “Балдан соң” дигән хикәясендә ул солдатын кыйнау турында ачынып яза. Атаклы галиме Садри Максуди 1901 елда Лев Толстой белән очрашырга тели. Чит илгә сәфәргә китәр алдыннан, ул вакытта 22 яшьтә булган Садри Максуди Ачык Аланга килә. Граф Толстойның хатыны Софья Андреевна холыксызланып, Толстойга килүчеләрне аның янына кертмәскә тырыша. Әмма Толстой Садри Максудине кабул итеп, 3 сәгать дәвамында фикер алыша.

Фәлсәфә фәнен тирән аңлаучы бу язучы Садри Максудинең кайбер сорауларына шакката. Татар егете шушы даһи аксакалдан болай дип сорый. Ни өчен бүре сарык бәрәнен ашый? Ни өчен зур балык кечкенә балыкны йота? Бу сорауларда балыклар һәм бәрәннәр, бүреләр турында түгел, ә халыклар турында сүз барганын аңлаган бөек язучы Садри Максудинең мондый тирән фикерләвенә гаҗәпләнә, аның сорауларына гади һәм мәгънәле җавап бирүне мөмкин дип тапмый.

Лев Толстойның усаллыкка көч белән җавап бирмәү фәлсәфәсе мөселман әдипләренең фикер рәвешенә якын. 1909 елда Лев Толстой мөселман фиркасен оештыручы Гайнан Вәисовны үз йортында кабул итеп, 3 көн буе сөйләшә. Граф Толстойның татарларга мөнәсәбәте һәм Вәисов белән очрашуы турында Казан университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Рәмзи Вәлиев болай диде: «Лев Толстой татарларга бик җылы карашта булган дип уйлыйм. Чөнки ул аларның хәле, җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән кызыксынып торган. 1909 елда ул Иван Наживинны Казанга җибәрә. Ә ул Гайнан Вәисовны табып, мөмкинлеге булса, Толстой янына Ачык Аланга килүен сорый. Анысы исә шатланып, бу тәкъдимгә риза була. Вәисов Толстойның эш өстәлендә Париждан кайткан Коръән китабын күрә. Шунда ул Толстойның Коръәнне, мөселманнар һәм татарларның тормышын яхшы белүен аңлый».

Шулай итеп, татар милли фәлсәфәсен һәм рухиятен өйрәнүчеләргә Лев Толстойның карашлары белән танышырга, аның кешелеклелек кыйбласын православие диненнән аерып карарга кирәклеге ачыктан-ачык күренеп тора. Татарларны Толстойдан, Толстойны татарлардан башка аңлау мөмкин түгелдер. Язучының дөньядан китүеннән 100 ел тулгач та, бу тагын да әйбәтрәк аңлашыла.

Римзил ВӘЛИ

Яңа сенатор расланды

Башкортстанның финанс министры, вице-премьер Айрат Гаскәров Русия Федерация шурасына Башкортстаннан сенатор итеп сайланды. Моңа кадәр сенатор урынын республиканың элекке премьеры Рафаэль Байдәүләтов алып торган иде. Раил Сарбаев хөкүмәт рәисе итеп билгеләнгәч, нәкъ менә аны сенатор итеп тәгаенләделәр. Моны шул чакта ук бәйсез сәясәт белгечләре Раил Сарбаевка урын бушатылды, ә Рафаэль Байдәүләтов “мактаулы сөргенгә” озатылды дип бәяләде. Хәзер шул ук сүзләрне Айрат Гаскәровка карата да әйтәләр.

Танылган сәясәт белгече Альберт Мифтахов әйтүенчә, Айрат Гаскәров 2002 елдан Башкортстан финанс министры вазифаларын башкарды һәм Мортаза Рәхимов Президент булганда, барлык финанс агымнары Гаскәров имзасы белән ныгытыла торды.

Ә хәзер республиканың ягулык-энергетика тармагында да, башка өлкәләрдә дә финансларның, бюджет акчасының тиешсез кулланылмавы ачыкланды. “Русия Хисап палатасы киләсе атнада башлаячак тикшерүләр тагын да күбрәк хилафлыклар ачарга мөмкин. Шуңа күрә Айрат Гаскәровның РФ Федерация шурасына сенатор итеп сайлануы аңа депутатлык кагылгысызлыгы да бирәчәк”, – ди Альберт Мифтахов.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов: “Хәзер республикада элекке хаталар кабатланмаска тиеш, бюджет акчасы агымы үтә күренмәле булачак”, – дип ышандыра. 25 ноябрьдә шәһәренә эш сәфәре белән баргач, Рөстәм Хәмитов: “Хәзер Башкортстанда рейдерлык һөҗүмнәре дә бетереләчәк, читтән килеп инвестицияләр салырга теләгән эшкуарларга аяк чалу күренешләре дә булмаячак”, – дип белдерде. Тәгаен мисал китереп, танылган эшкуар Ралиф Сафин да хәзер Башкортстанга килеп хезмәттәшлек итә алачак, диде. Шулай итеп, Мортаза Рәхимов заманында хәтта үзе туган Илеш районында да эшкуарлык өчен мөмкинлек ала алмаган Ралиф Сафинга да Уфага юллар ачыла кебек.

Фәнис ФӘТХИ

Комментарии