Кавказдагы дары исе Татарстанда?

25 ноябрьдә 500 милиция, махсус көчләрдән торган төркем кораллы өч егетне үтерде. “Аларны исән килеш кулга алырга кирәк иде”, – дип саный Чистай һәм Нурлат районында яшәүчеләр. “Егетләр Хизб-ет-Тахрир – Русиядә тыелган халыкара партия тарафдарлары булуы ихтимал”, – ди хокук саклаучылар. Ләкин күп кенә сәбәпләр аларның ваһаби карашлы булуына ишарәли. Бу вакыйгадан соң җәмәгатьчелеге аптырашта, кайберәүләр Идел буен, бигрәк тә Татарстанны Кавказ мисалы көтә, дип куркыта.

АВЫЛДА ЧЫН СУГЫШ

Нурлат районы Эчке эшләр бүлегенә: “24 ноябрьдә сәгать 11ләр тирәсендә районның Селенгуш авылы янында билгесез ике ир-ат бер аучыга ут ача”, – дигән хәбәр килә. Аучы һөҗүм ясаучылар арасыннан экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Чистай бүлеге башлыгы машинасын шартлатырга (11 ноябрьдә) маташкан өчен федераль эзләүдәге Руслан Спиридоновны танып кала.

Вакыйга урынына шундук районнан да, Казаннан да махсус көчләр җибәрелә. Эзләнүчеләрнең кичке 11дә Нурлат районының Яңа Әлмәт авылы тирәсендә хосусый сак ширкәте машинасына ут ачулары хакында да хәбәр килеп ирешә. Аларны камап алалар һәм берничә сәгать дәвам итә. Ләкин хокук саклаучылар кораллы егетләр биләгән урынны штурмламаска дигән карарга килә һәм тегеләр качып китәргә өлгерә. Шуннан махсус көчләр районда юлларны яба, качкыннарны янә эзләү башлана.

25 ноябрьдә иртән вакыйга урынына Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров килә һәм махсус көчләр белән үзе идарә итә. Эзләнүчеләр Иске Әлмәт авылында ташландык йортта качкан була. Атыш вакытында 500 кешелек махсус көчләр төркеме егетләрнең өчесен дә үтерә. Эзәрлекләнүчеләр кулында автомат, шулай ук гранат аткычлар һәм башка корал була. Егетләр Чистай ягыннан, Руслан Спиридонов (әтисе – Чистайның элекке прокуроры Климентий Спиридонов. – А.Ш.) һәм Альберт Хөснетдинов исә федераль эзләүдә торган. Русланга 34 яшь, Альбертка – 30, ә өченче егет Алмаз Дәүләтшинга – 26.

Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге белгече Эдуард Абдуллин: “Үтерелгән егетләр Хизб-ет-тахрир халыкара сәяси партия тарафдарлары булуы ихтимал”, – ди. Шул ук вакытта Спиридонов, Хөснетдинов һәм Дәүләтшинның башка экстремистик юнәлештә катнашу ихтималы да тикшерелә.

ХАКЛЫК КАЙДА?

Җәмәгатьчелекнең бер өлеше бу вакыйгаларда чын хакыйкать яшерелә, ул махсус оештырылган, дип саный. Машина шартлатырга җыенып кына калу, өч кешегә күпләп ут ачу, автомат һәм гранат аткычлар белән коралланган кешеләр белән берничә сәгать дәвам иткән атыш, шулай да өч егеттән башкаларның бернинди зыян күрмәве – җәмәгатьчелектә сораулар тудыра. Интернет форумнарда ачыктан-ачык: “Егетләрнең ни гаебе бар?” – дип сорыйлар. Янәсе, алар беркемне кыерсытмаган. Атсалар да, беркемне үтермәгәннәр, теләсәләр үтерерләр иде. “Монда башыннан алып ахырына кадәр бар да уйланып эшләнгән”, – дигән фикерләр бар.

Чистайда чыга торган “Без проблем” газетасы журналисты, элекке мәктәп мөдире Вера Князева Яңа Әлмәттә үтерелгән 30 яшьлек Альберт Хөснетдинов белән бер йортта яшәгән. Ул үзе дә, Чистай халкы да егетләрнең мондый эшкә баруларына ышанмый.

– Аларны исән калдырырга кирәк иде, – дип уйлый Князева. – Йоклата торган газ җибәрергә яки башкача эшләргә мөмкин. Җәнлекләр чыгырдан чыкса, йоклата торган ядрә аталар. Ә монда кеше гомере берни тормый. Әйтик, шул урынга Руслан Спиридоновның әтисен – Климентий Спиридоновны чакырырга кирәк иде. Ул, бәлки, алар белән сөйләшә алыр иде.

Чистай журналисты сүзләре белән әйтсәк, аларны гаеп ягу, эшне уңышлы башкардык дип, рапорт бирү өчен үтерделәр. “Ни өчен алар юлларында очраган аучыны атып үтерми? Тәртип саклаучыларга хәбәр итмәсен дип, аны юк иткән булырлар иде. Шулай бит?! Ә алар моны эшләми. Егетләр бер тәртип саклаучыны да үтермәде, яраламады”, – ди ул.

Ә менә “Без проблем” газетасы мөхәррире Чулпан Сөләйманова: “Егетләрне исән калдыру-калдырмау – тәртип саклаучылар эше”, – дип уйлый. “Экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Чистай бүлеге башлыгы машинасы шартласа, күпме кеше үләр иде?” – ди ул.

АТЫШКАН АВЫЛДА БЕРНИ АҢЛАМАГАННАР

Пенсионер Мансур Сөнгәтов Иске Әлмәттә егетләр яшеренгән өйдән ике йорт арырак яши. Әмма авыл халкы бу вакыйганың шаһиты булса да, хәлнең асылын, егетләрнең авылга кайчан килүен белми. Мансур Сөнгәтов сүзләренчә, һәлак булган егетләр 24 ноябрьгә каршы төндә килергә тиеш.

– Иртә белән ОМОНнар ташландык йортка керә башлагач, ике якта атыш башланды. Халыкны өйләренә куып керттеләр. Урамдагы газ торбалары да тишелде. Кемнең беренче атканын әйтә алмыйм. Ара-тирә атышулар туктап та торды. Шулай да атыш беренче яртыда, эшне тикшерү төнлә генә бетте. Аларны ике кат уратып алдылар. Берничек тә кача алмыйлар иде. Тегеләрнең биреләсе килмәгән инде. Әле менә кичә эчке эшләр министры урынбасары Тимерҗанов: “Алар үләргә тиеш, судлашып йөрмәскә, андыйларны юк итәргә кирәк”, – дип сөйләде. Болар шулай эшләде дә. Аларны саклап калып була иде. Башка берәү дә яраланмады да, болар өчесе әрәм булды, – ди вакыйганың шаһиты Мансур Сөнгәтов “Азатлык” радиосына егетләрнең исән калмавына ачынып.

– Ул кешеләр кем булса да – мөселманмы, христианмы – аларны судсыз юк итү җинаять булып тора. Бу хәлләр Кубаньдагы Крушевский станицасындагы канлы җинаятьне хәтерләтә. Хәзер органнар, үзләрен аклау өчен, бу егетләр өстенә бөтенесен дә өячәк. Игътибар итегез: шунда ук бу темага конференция дә әзер, пресс-релизлар да язылып куелган. Куылырга тиешле муллаларның исемлеге дә әзер, боларны башкарырга вакыйга гына кирәк булган икән. Менә ул булды да. Әмма органнар бу имамнар белән генә тукталмаячак бит. Аларга Русиядә, гомумән, мөселманнар кирәкми – ваһабичысы да, сәләфие дә, суфие да, хәнәфие дә, шәрәфие дә… Органнарга хезмәт итә торган, дин тирәсендә йөрүче бәндәләр сөенмәсен – чират аларга да җитәчәк! Сталин чорында да шулай булды, – ди җәмәгать эшлеклесе, язучы .

ЭКСТРЕМИЗМ КУРКЫНЫЧЫ БАРМЫ?

26 ноябрьдә Дәүләт Думасы террорчылык һәм аңа теләктәшлек белдерүгә җәзаны күпкә кырысрак бирүче закон кабул итте. Террорга теләктәшлек белдерү, террористик эшчәнлеккә чакырып җәмәгатьчелектә сүз каткан өчен, җәза вакыты артачак. Җәмәгатьчелек боларның барысының да бер вакытта кабатлануына шикләнеп карый. Мисал өчен, 2 декабрьдә Казанда ваһабичылыкка багышланган симпозиумның шушы вакытка туры килүе парадокс кебек тоела.

Шулай да Нурлат фаҗигасендә ваһабичылык эзләрен берничек тә инкарь итеп булмый. Хизб-ет-Тахрир, дип белгечләрнең сүз катуы – ул, нигездә, хаталы. Бу сәяси партия, гомумән, максатка тыныч юл белән ирешүне күздә тота һәм башка идеаллар белән көрәш алып бара. Әлеге вакыйга, чынлап та экстремизм белән бәйле булса, типик ваһабилыкка ишарә. Хизб-ет-Тахрир юнәлешенең Русиядә тыелуы, бу очракта эшне “уңышлы” гына тәмамларга мөмкинлек бирер иде. Ә ваһабичылык бездә тыелмаган, аңа тукталу өстәмә проблемалар гына тудырырга мөмкин.

Өч егет тә мәчеткә йөргән, туганнары, якыннары белдергәнчә, намазлы булган. Чистай мәчете имамы Алмаз хәзрәт Шәрифуллин “Азатлык”ка биргән аңлатмасында, егетләрнең исламга чаклы тормышларында җинаятьчел төркемнәргә бәйле булуларын, ә аннары мәчетләрдә дә төркемнәр оештырырга теләүләрен, җиһадка чакыруларын әйтә. Ләкин кайбер мәгълүматларда бутала. Әйтик, үтерелгән егетләрне 90нчы еллар җинаятьчел төркемнәре белән бәйли. Ә бу егетләрнең иң олысына ул чакта нибары 14 яшь була, икенчесенә – 10, өченчесенә – 6.

– Мәчеттә дә төркемнәре барлыкка китермәкчеләр иде. Бер мәчеттән кугач, икенчесенә киттеләр, аннан да кугач, безнең мәчеткә килделәр… “Сугыш, җиһад, Аллаһы юлында шәһит булырга кирәк”, – дип әйттеләр. Элек җинаятьчел төркемнәрдә торгач, аларга корал табу да авыр түгел бит. Кайберләре ниндидер юл белән Пакыстанга китеп интихарчы булу өчен анда да әзерлек узган. дигәннән, алар традицион исламга карамады. Егетләр Хизб ет-Тәхрир кебек партия төзүчеләрне дә яратмады. Нәкъ ваһабичылыкка тартымнары булды, – дип искә ала егетләр турында Чистай мәчете имамы Алмаз хәзрәт.

Үтерелүче егетләрнең Пакыстан белән элемтәләре булу, шул исәптән, “Болгар җәмәгате”нә бәйле булулары да кайбер даирәләрдә фараз кылына.

ДИНЕБЕЗДӘ КАРШЫЛЫКЛАР КҮП

Антиваһаби белгечләр бу күренеш Кавказдагы хәлләрне хәтерләтә һәм әлеге вакыйга бу тенденциянең башы дигән фикердә. Әгәр дә мөселманнар һәм дәүләт тарафыннан чаралар күрелмәсә, моңа каршы торып булмаячак. Мисал өчен, Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиуллла хәзрәт Ягъкуб дәүләтнең нинди дә булса ярдәм күрсәтәчәгенә ышанмый. Аның фикеренчә, дәүләт вәкилләре үзләре үк ваһаби карашлар белән чорналган. Бүген Татарстандагы 15-20 ваһабилар идеологларын үз урыннарыннан алып, бу проблеманы берникадәр чишеп булыр иде.

“Шулай да Кавказдан аермалы буларак, Идел буенда, бигрәк тә Татарстанда хәл күпкә кырысрак булу ихтимал”, – ди белгечләр. Чөнки Кавказда традицион ислам вәкилләре безгә караганда ныграк булып, аларга берникадәр каршы тора алсалар, Татарстанда исә традицион ислам юнәлеше бик зәгыйфь, шуңа да ваһабилар зуррак, масштаблырак максатлар куеп хәрәкәт итүләре ихтимал. Бу хакта дүшәмбедә үткән “Иман” мәркәзенең 20 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә дә күп сүз сөйләнде.

Якын арада Татарстанда иҗтимагый-сәяси вәзгыять нык үзгәрешләр кичерүе мөмкин. Хәзер аерым даирәләрдә Госман хәзрәт Исхакыйның үз урыныннан алыначагы, аның урынына Илдус хәзрәт Фәизнең куелачагы фаразлана.

федераль университетының Евразия тикшеренүләр үзәге җитәкчесе урынбасары Рәис Сөләйманов та Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелегендә үзгәрешләр булачагына ышана.

– Госман Исхакый ачыктан-ачык сәләфи булмаса да, ул сәләфилеккә уңайлы җирлек тудыра. Аның урынына хәнәфи мәзһәбендә торган куелырга мөмкин, – ди ул.

Ахырда шунысын әйтергә кирәк: -башкортлар XVIII гасырда Батырша җитәкчелегендә ислам динен, милли хокукларны яклап, җиһад сугышына күтәрелә. Әмма бүген сәләфиләр милли үзенчәлекләрне, татар дәүләтчелеге фикерен танымый.

“Азатлык” радиосы ярдәмендә Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

P.S. “Һәлак булган 34 яшьлек Руслан Спиридоновның әтисе – керәшен, әнисе мөселман татары. Альберт Хөснетдинов күршесе Вера Князева әйтүенчә, Спиридонов башта православие динен тоткан, аннан исламга күчкән. Алмаз, Альберт һәм Руслан тавыш-тынсыз гына Чистайдагы татар зиратына җирләнде”, – дип хәбәр ителә“Азатлык” радиосында. Альберт Хөснетдиновның 9 айлык баласы ятим, хатыны Ләйсән тол калган.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы фотосурәтләре.

Комментарии