Менә сиңа «һәйкәл»!

Менә сиңа «һәйкәл»!

Ленинград өлкәсенең Всеволож районы, Щеглово бистәсендә Буратино сыны барлыкка килгән. Ләкин аны танылган әсәр персонажына һәйкәл дип уйлый күрмәгез. 2015нче елдан бирле «Щеглов утары» торак комплексында фатирларын ала алмый тилмерүче «өлешчеләр» бу «һәйкәл»не төзелеш оешмасы җитәкчесе – Санкт-Петербургның иң бай кешеләренең берсе Александр Львовичка багышлап куйган. Озын борынлы Буратино (ә аның борыны нилектән үсүен бик яхшы беләсез) кулына токмач тотып тора – халык колагына «элә торган» токмачлары, ә үзе калын гына «акча капчыгы»на баскан. Алданган халык төзелеш оешмасы җитәкчесен менә шундый итеп күргән.

Безгә дә мондый «һәйкәл» комачауламас иде: Татарстанда да алданган өлешчеләр дә, алдакчы төзелеш оешмасы җитәкчеләре дә җитәрлек бит. Казан шәһәре мэриясеннән сорап карасаң, «һәйкәл» куйдырырга акча бирмәсләр идеме икән? «Алданган өлешчеләр» дигәнне телгә алсаң – бирмәсләр, ә менә «инновацион идея» дигән матур исем белән төреп күрсәтсәң – акча биреп куярга да мөмкиннәр.

Комментарии