- 30.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Архив
Мәскәүдә Корбан бәйрәме 26 октябрьдә узды. Полиция мәгълүматына караганда, шәһәрдәге намазларда якынча 150 мең кеше катнашкан.
Гает намазы Җәмигъ, Тарихи һәм «Ярдәм» мәчетләрендә узды. Моннан тыш шәһәр идарәсе мөселманнар өчен бәйрәм көнендә дүрт өстәмә мәйдан бүлеп биргән иде. Аңа да карамастан, бәйрәм гыйбадәте өчен мәйдан җитмичә, мөселманнар бик күп җирдә урамнарда, юлларда намаз укырга мәҗбүр булды. Башкалада һава торышы начар булу сәбәпле, гаеткә килүчеләр суык, карлы һәм юеш асфальтта намаз кылган. Күпләр бәйрәмнән салкын тидереп кайткан, дип хәбәр итә «Islamnews» агентлыгы.
Бәйрәм намазы шулай ук кайбер урамнарның томалануына сәбәпче булган. Автомобиль йөртүче мәскәүлеләрне полиция бу хакта алдан ук кисәтеп куйган иде. Ләкин намаз бетүдән соң урамнарга агылган күп санлы халыкны хокук саклаучылар тиешле рәвештә чыгара алмаган, шуңа күрә мәчеттән чыгучылар юл кагыйдәләрен бозарга мәҗбүр булып автохәрәкәткә комачаулаган.
Эчке эшләр идарәсе хәбәр иткәнчә, бәйрәм көнендә Мәскәүдә зур тәртип бозулар күзәтелмәгән. Башкала метрополитенында меңнән артык полиция хезмәткәре тәртип саклаган.
Илдар ГАБИДУЛЛИН.
Полициядә җәберләнгән тагын бер тоткын
Казан хокук яклаучылары полиция хезмәткәрләренең бүлектә ир-атны җәберләвен сурәтләгән видеоязма таратты.
Бу елның 1 февралендә Казан тимер юлы техникумы мөдире урынбасары казанлы Павел Дроздовны «Юдино» полиция бүлегенә китергәннәр һәм камерага бикләгәннәр. Полиция белдергәнчә, ир-ат исерек булган һәм тәртип бозган, шуңа күрә бүлек хезмәткәрләре аның кулын каерып, кул богавы кидерергә мәҗбүр булган. Берникадәр вакыттан соң Дроздов үлгән.
Хокук яклаучылар сүзләренчә, полиция хезмәткәрләре кулларын артка каерып богау кигезүдән тыш, Дроздовның кулларын аякларына бил каешы белән дә бәйләгән. Шул вакытта өч хезмәткәр аның өстендә утырган. Шулай итеп полиция Дроздовка карата «карлыгач» дип аталган җәберләү ысулын кулланган.
Шулай ук видеоязмада полициянең тоткарланган ир-атны кыйнавы дә күренә.
Тикшерү вакытында сорау алынган полиция хезмәткәрләре Дроздовка шул рәвешле ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүен белдерде.
Татарстан тикшерү комитеты бу вакыйгага карата җинаять эше ачудан баш тарткан иде.
Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов «Азатлык»ка: «Шушы видео нигезендә хәзер бу эшне яңадан карау мөмкинлеге ачылды һәм без тикшерү комитетының элек җинаять эше башламавына мәхкәмәгә шикаять тә юлладык», – дип белдерде. Хокук яклау үзәге Дроздов үлеменә карата җинаять эше кузгатмауны, тикшерү материалларына әлеге видеоны да кертмәүне, видеода язылганны тикшермәүне канун бозу дип саный.
Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин «Юдино» полиция бүлегендә Дроздовның үлүен тикшерү материалларын тагын бер карарга әмер биргән.
Видеоязманың чын булуы исбатланса, андагы полиция хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәяләмә биреләчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
«Юдино» бүлеге башлыгы һәм аның урынбасарлары төрле сәбәпләр белән 2012 ел дәвамында эшеннән алынган инде.
Илдар ГАБИДУЛЛИН.
Дәүләткә хыянәт мәгънәсе киңәйтелә
Русиянең Дәүләт Думасы 23 октябрьдә «Дәүләткә хыянәт» турындагы канунга үзгәрешләр кертте. «Хыянәт» төшенчәсе киңәйтелде: халыкара яки чит ил оешмасына финанс, матди-техник ярдәм күрсәтү, киңәш бирү яисә башкача булышу «дәүләткә хыянәт» дип саналачак. Яңа канун нигезендә Русия дәүләтенең иминлеге, конституцион төзелеше, территориаль һәм дәүләт бөтенлегенә зыян салган һәртөрле эшчәнлек җинаять саналачак.
Дәүләт серенә ия була алган кешеләр исемлеге киңәйтелде. Элек «дәүләт серен тарату ихтималы булган кешеләр» арасында яшерен мәгълүматны эшендә кулланганнар гына булса, яңа канун нигезендә уку вакытында дәүләт сере була алган мәгълүмат алучылар да аны «тарата ала» дип санала.
Җинаять өчен 200-500 мең сум штраф яки гаепләнүченең 1-3 еллык хезмәт хакы күләмендә акчалата җәза каралган. Яшерен мәгълүматны алу вакытында көч, махсус техника кулланылган яки бу эшкә берничә кеше катнашкан булса, андыйларны 3-8 ел төрмә җәзасы көтә.
Яңа канунны әзерләүчеләр сүзенә караганда, ул «җәмгыятькә төгәл кагыйдәләр бирәчәк».
«Агора» хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков моның белән килешми.
«Бу канунның мәгънәсе шулкадәр киң ки, потенциаль җинаятьчеләр исемлегенә эшчәнлекләрен еллар дәвамында канун нигезендә алып барган хөкүмәттән бәйсез оешмалар, журналистлар, хәтта эшкуарлар эләгә ала. Элек иминлек хезмәтләренә «дәүләткә хыянәт итүдә» гаепләү өчен дәлилләр табу, читкә тапшырылган мәгълүматның чыннан да дәүләткә зыян китерүен исбатлау авыр иде. Хәзер исә «иминлеккә» зыян сала дип үзгәртелгәч, аларның эше җиңеләячәк», – ди Чиков.
Яңа канун Федерация Шурасына, соңыннан имзалау өчен Русия Президенты Владимир Путинга тапшырылачак.
Алсу КОРМАШ.
Мигрантлар урысча белергә тиеш?
Думаның мәгариф комитеты әгъзасы Григорий Балыхин сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалыкта, сәүдәдә, көнкүреш хезмәтендә эшләүче мигрантлар алга таба урыс телен көндәлек тормышта кулланырлык һәм аралашу өчен җитәрлек дәрәҗәдә белүләрен дәлилләргә тиеш булачак.
Әгәр аларның кулларында 1991 елның 1 сентябренә кадәр элекке Советлар берлегенә кергән дәүләтләрдә һәм шулай ук Русиядә урыс телен өйрәнгәнлекләре турында документ булса гына сынау узмаячаклар.
Русиядә эшләүчеләрнең һәм эшкә килергә теләүчеләрнең урысча белүен тикшерү өчен, Русиядә һәм чит илләрдәге уку йортларында 160тан артык имтихан бирү (тест үткәрү) үзәге дә ачылган. Урыс телен белүләрен дәлилләүче документлары булмаса, моңа кадәр эшләгәннәрнең илдә булу вакыты озайтылмаячак.
Бу канун 2012 елның 1 декабреннән үк гамәлгә керер дип көтелә. Думаның бу канунны икенче укылышта кабул итүе, Русиядәге милли телләр язмышына кагылган икенче бер документны – мәгариф канунын карау белән бер вакыткарак туры килде. 17 октябрь көнне Русия Думасы хөкүмәт әзерләгән мәгариф канунын беренче укылышта карады. Бу канун милли республикаларда ризасызлык тудырды. Белгечләр әйтүенчә, яңа мәгариф кануны үзгәрешләрсез кабул ителә калса, милли телләрне өйрәнү бөтенләй бетүгә таба барачак. Республикалар милли телләрне өйрәтүне үз кануннары белән генә тәэмин итә алмаячак.
Мәскәү соңгы дистә ел эчендә милли мәгарифне бетерү сәясәте алып бара башлады. Биш ел элек 309нчы канун кабул ителде. Төрле төбәкләрдәге милли мәктәпләрдә ана теле сәгатьләре киметелде, Әлифбаны да икенче сыйныфтан гына укый башладылар. Аннары Русия Мәгариф министрлыгының Бердәм дәүләт имтиханын бары тик урыс телендә генә бирү турында фәрманы чыкты. Бу да илдәге урыс булмаган халыкларның ана телләрен өйрәнүне киметте. Аннан да кала, мәктәпләрне оптимизицияләү сылтавы белән бик күп милли мәктәпләр ябылып, андагы балалар урыс мәктәпләренә йөри башлады.
Наил АЛАН.
Сэнди давылы Нью-Йоркта
Көньяктан акрынлап килгән, әмма көчәйгәннән көчәя барып киңлеге 1300ләп чакрымга җиткән Сэнди давылының үзәге дүшәмбе кичендә Нью Джерси ярларына китереп бәрде. Җил тизлеге сәгатенә 130 чакрымга җитте. Атлантик Ситиның зур өлешен су басты. Аннан 30 меңләп кеше эвакуацияләнгән иде.
Нью Йорк янындагы диңгездә дә дүрт метрлы дулкыннар күтәрелде. Шәһәрдә миллионлаган кеше утсыз калды. Берничә штатта бу давылдан дистәләгән кешенең үлүе хәбәр ителә. Нью-Йоркта 375 мең кеше эвакуацияләнде.
«Азатлык» радиосы Нью-Йорктагы Җиденче дөнья сәүдә үзәгендә эшләүче, Нью-Джерсида яшәүче, давыл сәбәпле бер кунакханәгә сыенган Гүзәл Шәймәрдәнова белән дүшәмбе кичендә Нью-Йоркта булган хәлләр турында сөйләште:
– Гүзәл, Нью-Йоркта хәлләр ничек? Давыл нишли анда?
– Җиле бик каты, урамга чыксаң аяктан ега. Урамга чыгарлык түгел. Кичә (якшәмбе) сәгать җидедә кайбер туннельләрне яптылар. Метролар, бөтен нәрсә ябык. Такси да йөрми.
Гүзәл Шәймәрданова
Без хәзер Уолл-стрит урамындагы бер отельдә. Аңа кадәр Җиденче дөнья сәүдә үзәгендә идек. Беренче дөнья сәүдә үзәгенең түбәсендәге кранны давыл урталай сындрырды, ул хәзер асылынып тора, әлегә җимерелеп төшмәде. Шуңа күрә аның янындагы кешеләрне эвакуацияләделәр. Безнең бинада бер-ике кеше эшләргә калды. Сәүдә ширкәте булгач, анда кешеләрнең даими булуы кирәк. Безнең бина 53 катлы. Давылда кайбер урыннары калтырый башлаган иде инде. Шуңа күрә без аннан киттек. Анда лифтларны да сүндерделәр. Шуңа күрә 32нче каттан беренче катка җәяү төштек. Отельгә көч-хәл белән генә килеп җиттек. Кичке алтыга монда да утларны сүндерәбез дигән иделәр, соңрак кичке сигезгә кадәр ут булачагын әйттеләр. Утны калдырсалар, җилдә куркыныч була.
– Ничәнче катта торасың?
– 11нче катта. Бу отель ышык урында, алай да ишетелеп тора. Кайвакыт калтырап та куя.
– Эшсезләр, социаль ярдәм генә алып торучылар нишли?
– Андый кешеләргә һәрбер шәһәрдә махсус сыену урыннары көне-төне ачык. Анда су да бар, ашаталар да. Кем булса да, бөтен кешегә ишекләр ачык. Суны кеше бик күп алган. Монда бөтен җирдә, яңалыклардан да әйтеп тордылар, батареялар, су, электр генераторы, бензин һәм фонарьләр булырга тиеш диделәр.
– Иртәгә берни дә эшләмәячәкме?
– Инде бүген үк бөтен нәрсә ябык иде.
– Эвакуация ничек булды?
– Кайбер биналарда мәҗбүри булды. Суга якын урыннардагы отельләр ябык. Һудзон елгасы буендагы кешеләрнең йортларын су баскан. Кайбер кешеләр су басу сәбәпле өйләреннән чыга алмаган.
xНью-Йорктагы бер кибет– Анда давыл алдыннан кибетләрдән бөтен әйберләрне алып бетергәннәр диләр.
– Без җомга көнне кибеткә барып ашарга алдык. Электр генераторларын бик хәтәр ала иделәр. Кибетләр бушап калды. Монда отель астында даруханә бар. Анда ашамлыклары да, су да булуына аптыраган идем. Алай да бик нык бушаган, теләгән нәрсәне алып булмый.
– Даруханә дидең, даруларны да күп алганнармы?
– Монда даруларны табиб рөхсәтеннән башка алып булмый бит. Рецептсыз сатмыйлар. Аспирин кебекләре сатыла инде. Аларын кешеләр ала. Бинтлар, мамыкны кеше нык җыйган инде.
– Давыл кайчан бетә диләр соң?
– Бетүен чәршәмбе иртән бетәр диләр. Әмма кешеләр су астында калыр, җәмәгать транспорты да әле йөрмәс, бәлки. Монда яңалыклардан Сэнди бүген төнлә бик каты котырачак дип әйтәләр. Мин монда кичен университетта да укыйм. Аннан миңа университетның дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе эшләмәячәге турында хәбәр итеп имейл җибәрделәр.
Наиф АКМАЛ.

Комментарии