- 30.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №43 (З ноябрь)
- Рубрика: Архив
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясенә быел 15 ел тулды. Ул – Татарстаннан читтә ачылган беренче татар мәктәбе. Әлеге гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов бүген татар милләтенең күренекле шәхесләреннән берсе.
Ул Гимназиядә дәреслек һәм методик әсбаплар җитешмәсә дә, үз көче белән бу проблемаларны чишәргә тырыша. Уку йортында балаларның һөнәрле булып чыгулары максатыннан төрле иҗади һәм оста куллар түгәрәкләре эшли. Һәр елны гимназиядә балалар сабан туе уздырыла. 2008 елда ул Русия күләмендәге уку йортлары арасында үткән инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кереп, 1 миллион сумлык грант яулады.
Гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов быел җәй көне Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашып, аңа Башкортстан татарларына рухи һәм матди ярдәмен күрсәтеп торганы өчен рәхмәтләрен җиткергән иде.
19 октябрьдә Казанда Татарстан Президентының гимназиягә зур бүләге – 17 урынлы “FIAT” автобусын тантаналы төстә кабул итеп алганнан соң, ул үз шатлыгын “Азатлык” радиосы белән дә уртаклашты. “Без Башкортстандагы бердәнбер татар гимназиясе булгач, биредә укырга теләүчеләр шактый. Әмма күбесе килә алмый. Чөнки автобусыбыз юк. Кайбер гаиләләргә бу матди яктан да шактый кыенлык тудыра. Гозеремне быел җәй, 17 августта Минтимер Шәймиев белән очрашуда әйттем. “Президент Рөстәм Миңнехановка хат яз, без моны тиз арада чишәрбез”, – дигән иде ул. Аллага шөкер, автобусның ачкычлары кулыбызга килеп керде. Хәзер мине гимназиядә укытучылар, укучылар, ата-аналар зарыгып көтеп тора. Бу безнең өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды”, – диде ул.
“Аллага шөкер, Бәләбәй татар гимназиясе үз аягында нык тора. Безнең гимназия тирәсендә бик моңсу хәлләр булды. Хәзер соңгы судларны үтеп йөрибез дип ышанасы килә. Чөнки Башкортстан Республикасына яңа килгән башлык сүзләренә карасак, аның беренче көннән алып барган сәясәтен чамаласак, күренә: ул бер халыкка да гаделсезлек тудырырга җыенмый. Һәм аңлашыла ки, моннан ары безнең тарафка да махсус басым ясаулар булмас. Хәзер дәвам итүче суд – Рәхимов вакытыннан калган хәлләрнең очы дип исәплибез”, – диде гимназия мөдире.
Нурмөхәммәт Хөсәенов 2002 елда Русия Президенты Владимир Путин каршында Башкортстан татарлары хокукларын яклап чыгыш ясаган иде. Ул Башкортстанда татар булуның авырлыгын аңлатканнан соң, зур кыенлыклар кичерде һәм шул алышларда җиңеп чыкты. Фидакарь мәгърифәтче: “Болай булгач, татарлар барыбер кимемәс тә, юкка да чыкмас”, – дигән кәеф белән Бәләбәйгә кайтып китте.
Райнур ШАКИР
Грузия Кремльне ачуландыра
Тифлиснең берьяклы Төньяк Кавказ җөмһүриятләренә виза режимын бетерү карары Кремльне ачуландырды. Чик буенда яшәгән халык Русиядән дә охшаш адым көтә.
Грузияле Лали Пицхелаури сеңлесеннән әллә ни еракта яшәмәсә дә, ике кардәш бер-берсе белән инде бер дистә елдан бирле күрешә алмый. Пицхелаури Русия чик буена якын Степацминда авылында бәләкәй бер кунакханәдә хуҗалык итә. Аның сеңлесе чикнең икенче ягында – Төньяк Осетия башкаласы Владикавказда яши.
Грузия Президенты Михаил Саакашвилиның Русия тәэсиреннән аерылып, НАТОда әгъза булу омтылышы бу ике ил арасында зур сәяси упкын тудырды.
2006 елда Грузия хакимияте тарафыннан шпионлыкта гаепләнеп, дүрт Русия ватандашын кулга алганнан соң, мөнәсәбәтләр киеренкеләнде. 2008 елның августында биш көн дәвам иткән сугыш дипломатик бәйләнешләрне тәмам өзде.
Соңгы тапкыр март аенда Русия белән Грузия чик буен яңадан ачарга килеште. Ләкин ике ил арасында дипломатик бәйләнешләрнең булмавы сәбәпле, русиялеләр яисә грузиннар өчен чикне узу мөмкин түгел иде.
Грузия Президенты Саакашвили Русиягә бәйле 7 Төньяк Кавказ иле ватандашларын Грузиягә визасыз керү хокукын таныган карарга кул куйды.
Шулай да визаларны бетерү Тифлиснең Кремль белән мөнәсәбәтләрне җайга сала башлавын аңлатмый. Грузия эчке эшләр министры ясаган белдерү ике ил арасында барган киеренкелекне чагылдыра. Анда «Төньяк Кавказлар үз илләрендә ришвәтче федераль режим астында эш, уку һәм ял итү өчен мәхрүм ителгән хокукларыннан файдалану өчен Грузиягә килә ала”, – дип язылган.
Кремль ягы моңа ачу белдереп, карарны «Русия халкын төрле категориягә бүлгәләү омтылышында алынган провокатив адым”, – дип атады. Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Андрей Нестеренко Грузия карары ике ил арасындагы киеренкелекне арттырачак, дип белдерде.
Ә Грузия ягындагы халык мондый карарның бер як белән чикләнеп калуына ризасызлык белдерә. Алар Русия ягының да шундый ук адымга баруын таләп итә.
Мәтин КАРЫШМАС
Татар аракысы “Русский стандарт”ка сатылды
Буа спирт заводы “Русский стандарт” ширкәтенә сатылды. Белгечләр бу алыш-бирешне 15-20 миллион долларлык дип бәяли.
Моңарчы Татарстан аракысын җитештерү тармагында монополь оешма үзенчәлеген йөрткән “Татспиртпром” ширкәте моннан соң яңа көндәшләре белән эшләргә тиеш булачак. Оешмага әле август башларында гына элеккеге Минзәлә район башлыгы Гиоргий Куприянов яңа җитәкче итеп билгеләнгән иде.
“Коммерсантъ” газетасы хәбәренә караганда, ширкәттәге үзгәрешләр моның белән генә тукталып калмаган. Хәзер Буа спирт заводы Русиянең аракы ширкәтенә сатылды һәм моның белән бергә Татарстанда аракы җитештерү хокукы башкаларга да тапшырылды. 2011-2012 елларда “Татспиртпром”ның тагын берничә заводын сату планлаштырыла.
Бүген «Татспиртпром» республикада “Татнефть” ширкәтеннән кала икенче иң зур салым түләүче ширкәт санала. Холдинг сигез спирт, биш ликер заводын һәм Казандагы шәраб заводын берләштерә.
Буа спирт заводы 2003 елның апрелендә ачылган иде. Аның төзелеше өчен кертелгән инвестицияләр күләме 1 миллиард сумга җитә. Татарстан аракы заводларының исерткеч эчемлек җитештерү күләме 6,3 млн дал булса, Буа спирт заводы агымдагы елның 9 аенда гына да 1 миллион дал спирт эшләп чыгарган.
“Тумышы белән Минзәлә районыннан булган “Русский стандарт” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Тариконың Буа аракы заводын сатып алуы Татарстан өчен дә, завод өчен дә файдалы булачак”, – дип ышандыра белгечләр.
Буа спирт заводының Русия ширкәтенә сатылуына аңлатма бирүләрен сорап, «Татспиртпром» холдингына берничә тапкыр шалтыратуга карамастан, беркем дә бу хакта мәгълүмат бирергә теләмәде.
Райнур ШАКИРОВ
Комментарии