- 30.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №43 (З ноябрь)
- Рубрика: Архив
Бу якшәмбегә каршы төндә Русия “кышкы вакытка” күчә. Сәгать укларын төнге сәгать өчтә бер сәгатькә артка күчерәсе. Димәк, хәзер, ниһаять, “җәйге вакыт” стрессыннан соң организм азмы-күпме үзенә җайлы ритмга кайтачак.
Дөрес, аның өчен барыбер адаптация вакыты кирәк. Русия Президенты Д. Медведев вакыт белән уйнауны туктатырга да тәкъдим итте. Ул экспертлардан уклар күчерүнең зыян һәм файдасын бизмәнгә салып үлчәргә кушты. Икътисад өчен уңай булса, кеше өчен бик авыр. Һәрхәлдә, сәгать күчерүдән экономияләнгән энергия күләме генә саналган бит. Ә аннан организмның нинди көчле стресс алуы, кеше факторы аркасында килеп чыккан һәлакәтләрнең зыяны исәпләнмәгән. Бәлки, берәр акыллы фикер туып та куяр киләчәктә. Хәзергә исә вакытны артка борып яшәргә генә кала.
Баланы кем имгәткән?
Казанның хокук яклау үзәге юристлары хәзер Зариповлар гаиләсенә суд аша әхлакый зыянны түләтү турындагы эш белән шөгыльләнә. Җавап бирүче як – башкаланың 221нче балалар бакчасы.
Август уртасында Зариповларның 5 яшьлек Али исемле уллары бакча ишегалдында йөргәндә, кулын эскәмия такталары арасына кыстыра. Кире тартып чыгарырга маташканда, кул сына. Ләкин әлеге имгәнү хакында соңрак, инде сабыйны әти-әнисе бакчадан алып кайтып, “Ашыгыч ярдәм” чакырткач кына мәгълүм була. Тәрбияче, нигәдер, вакытында табибларга мөрәҗәгать итүне кирәк тапмаган. Җитмәсә, гипс салынганнан соң, сөяк дөрес ялганмый, нарасыйга җитди операция ясатырга туры килә.
Хокук саклаучылар ярдәме белән балалар бакчасы мөдиренә шелтә белдерелгән, ә Али йөргән төркем тәрбиячесен премиясез калдырганнар. Хәзер ата-аналар суд аша әхлакый зыянны компенсацияләмәкче.
“БСТ” гауга үзәгендә
Башкортстанның иярченле телеканалы булган “БСТ” җитәкчесе Рәмис Дәүләтбаевка карата җинаять эше кузгатылды. Бу хакта коррупциягә көрәш комиссиясендә күрше республика Президенты Рөстәм Хәмитов белдерде. Дәүләтбаев башкорт телеканалында акча үзләштерүдә шикләнелә. Бер үк вакытта ул республикадагы “Русия” телерадиокомпаниясе филиалы директоры да.
Иминлек артамы, штрафлармы?
Быелның 9 аенда юл хәрәкәте инспекторлары кагыйдәләрне бозуның 3 миллион очрагын ачыклаган. Бу узган елдан 67 процентка күбрәк. Әлбәттә, мондый үсеш камералар һәм башка төр заманча техника хисабына күзәтелә. Хәзер кагыйдә бозуыңны белми дә каласың бит, штраф чәпәлгән “бәхет” хаты килгәч кенә, искә төшерергә маташасың. Хәер, штрафлар күбәю – тәртип урнашу дигән сүз түгел. Юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 3 кешегә генә кимегән, гыйнвардан сентябрьгә кадәр 471 кеше юлларда якты дөнья белән хушлашкан.
Рамзан әйтсә әйтә…
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Newsweek атналык журналына интервью биреп, янә бөтен дөньяны шаккатырды. Ул Владимир Путинны 2012 елда янәдән Президентлык постына кайтырга өндәп, чынында Конституциягә төкерергә чакырган. “Ул үлгәнче Президент булуын телим”, – дигән Рамзан. Мондыйрак белдерүләрне җәнҗаллы республика башлыгы 2007 елда да ясаган иде. Ул вакытта Путинны гомерлек Президент итәргә теләген әйтеп, болайрак та дигән иде: “Путин яклаганда, мин теләсә ни эшли алам. Аллаһы Әкбар!” Бу юлы исә Кадыйров Путинны иргә карата ир мәхәббәте белән яратуын да өстәгән.
Рыбинскида мәчет булырмы?
Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәре мөселманнарының мәчет төзү теләге православие динендәге җирле халыкның кискен каршылыгына очрады. Дүшәмбедә биредә дин йортын салу турында җәмәгатьчелек тыңлаулары узарга тиеш булган. Ләкин аны күчергәннәр. Шуңа карамастан мәчеткә каршы чыккан күпсанлы халык шау-шу килеп, мөселман үзәген булдырмауны таләп иткән. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәренә караганда, протест хисләре эчләренә сыймаганнарны ОМОН белән куып таратырга туры килгән.
Заводны җибәрделәр
Түбән Камада ТАНЕКО нефть эшкәртү заводының беренче чираты эшли башлады. Тантанага Русия Президенты Дмитрий Медведев килде һәм җитештерүне кабызып җибәрү кнопкасына басты. Ул әлеге корылманың ике ел эчендә кризис чорында төзелүен мактап искә алган. Кистереп вәгъдә итмәсә дә, Русия Президенты киләсе елда Түбән Кама сабан туена килергә тырышам, дигән. Хәтерегездә булса, быел җәен аны Теләчедә көткәннәр. Акча түгә-түгә мәйдан яңартып, яңа юллар салсалар да, Президент бәйрәмдә күренмәде. Ләкин халыкка шул юлы белән генә булса да файдасы тиде. Мөгаен, хәзер Түбән Кама да шулай батырып әзерләнә башлар инде…
Күчәсеңме, әбекәй?
Русиянең региональ үсеш министры авыл җирендә яшәүче олы яшьтәге әби-байлар хәлен җиңеләйтү юлын тапкан. Әгәр кечкенә авылларда көн күрсәләр, аларга перспектив саналган торак пунктта йорт салып биреп, шунда күчермәкчеләр. Андый торак пунктларда медицина, социаль учреждениеләре, уты, юлы, суы, газы буласы икән. Бу программа турында Русия Дәүләт Советы утырышында мәгълүм булды. Олыларның көнкүрешенә багышланган әлеге киңәшмәдә пенсионерларга һәр яклап ярдәм күрсәтергә кушылды. Бер кызыклы сан да яңгырады – куллану кәрзине дип аталган сумма хәзерге бәяләр белән бернигә дә җитми икән. Аны ике тапкырга арттырырга кирәк. Ә пенсия шул кәрзингә карап үсә.
Милләтчеләр белән зәңгәрләргә юл ачык
Мәскәү җитәкчелеге 4 ноябрьдә башкалада милләтчеләрнең “Рус маршын” үткәрергә ризалык биргән. Бу хакта суд карары белән эшчәнлеге тыелган “Славянский союз” милләтчел оешмасы лидеры Дмитрий Демушкин белдерде. Ультра-суллар “Люблино” метро станциясеннән Ватан солдаты мәйданына кадәр марш белән үтмәкче. Ул концерт белән тәмамланыр дип көтелә. Гомумән, Лужков эшеннән алынгач, Мәскәү җитәкчеләре бөтен оешмаларга да теләктәшлек күрсәтә башлады. 1 октябрьдә үзәк мәйданнарның берсендә зәңгәрләр законлы ризалык алып, пикет уздырды. Элек аларга урамга чыгып массакүләм акцияләр үткәрү тыела иде. Ә инде оппозицион көчләрнең 31 октябрьдә Триумф мәйданында җыелуына ризалашу – моңарчы башка да китерә алмаслык хәл. Хәзер исә хакимият 800 кешене мәйданга алып чыгарга рөхсәт биргән.
Комментарии