- 30.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №43 (З ноябрь)
- Рубрика: Архив
Мин, 70 яшьлек карт, 50 ел буе кимсенеп яшәвемне хәзер генә язарга булдым. Нишләп быел исенә төшкән дип уйласагыз, аңлатам. 2010 елда һәр кешегә пенсия артты. Ә төгәл генә ничек артуы билгесез. Миңа – 700, ә хатыныма 500 сум өстәгәннәр. Стажым – 40 ел. Шуның эчендә 3 ел ярым армия хезмәте һәм 1 елга механизаторлар курсына укырга җибәргәннәр иде. Менә бу 4 ел ярым кергәнен-кермәгәнен белмим. Пенсия фондына барып сорарга аяк юк, өйдә генә утырам.
Февральгә кергәч, аеруча йөрәгем әрни. 1959 елның 12 феврале. 23 февраль Совет армиясе көненә багышлап, батальон командиры подполковник Карапитянский – сугыш ветераны бер атналык хәрби өйрәтүләр уздырды. Безнең батальонда яшь солдатлар 17 идек. Чыныкмаган яшь солдатларга бик авыр булды. Бернинди ялсыз: “Батальон вперед. Тяжело в учении – легко в бою”, – дип куды да, өченче көнне кичке якка гына ачык кырда “отбой” бирде. Нарат ботакларын сындырып, кар өстенә аркылы-торкылы салдык та, барыбыз да шунда ук йокыга киттек. Бермәл уяндык, карга тиеп, күп солдатның колагы өшегән. Шул исәптән минеке дә. Уып, янәдән икенче як белән борылып ятып йокладык. Кабат уянганда икенче як колак та өшегән.
Уку тәмамланды, частьларга кайттык. Бермәл колак сызлый башлады. Яшь солдатларга санчастьта ышанмыйлар да. Мин дә табибка бардым. Өлкән лейтенант Бондаренко карап: “Колагыңны чистартырга кирәк, претворяется татарин”, – дигәч, санчастька бүтән бармаска булдым. Авырткан килеш йөрергә туры килде. Колак ишетми, сызлый. Каравылга куймый башладылар.
Беркөнне бөтен рота дәрестә иде. Бүлмәдә үзем генә. Бер колагым үтереп сызлый. Чукрак калырмын микәнни дип елап утырганда, рота командиры капитан Чепурный килеп керде. Хәлне күреп, сораша башлады. Сөйләп бирдем. Ул мине үзе белән санчастька алып китте һәм теге табиб белән сөйләште. Колак томалану сәбәпле, сүзләрен ишетмим. Шуннан соң икенче көнне 18 чакрым читтәрәк урнашкан санчастька алып бардылар. Анда табиб карады да тегеләрне орышырга кереште. “Авыруны ник шушы көнгә кадәр тоттыгыз?” – ди. Колак шешкән икән. Санбатка салдылар. 21 көн ятканнан соң чыгардылар һәм кайда җылы, колагыңны шунда тот дип, дарулар бирделәр.
Һава торышы дымлы булу сәбәпле (Польшада), бер-ике айдан яңадан сызлый башлады. Жаган шәһәрендәге госпитальгә җибәрделәр. Бер ай дәваланганнан соң: “Колагың авырту, бетми, мәңгелеккә шулай кала”, – дип чыгардылар. Бер айдан соң тикшергәч: “Сиңа бу дымлы җирдә хезмәт итәргә ярамый”, – диде лор. “Двухсторонный неврит” дигән диагноз куеп, өйгә кайтарабыз дигәч тә, башлар әйләнеп китте: “Бер кая да китмим. Чукрак булып килмәдем, дәвалагыз”, – дим. Табиб мине төрле яктан күндереп карады. Рөхсәт бирмәдем. Бер ел да ике ай дигәндә, тән җәрәхәте алдым.
Хезмәт авыр. Көн-төн куалар. Ичмасам, ашавы яхшы булса иде. Әчегән кәбестә шулпасы, икенче ашка солы боткасы, аның янында тозлы балык. Өстәвенә, “дедлар” борчый. Аеруча Тамбов һәм Липецск өлкәсе егетләре усал иде. Ашау сыйфатсыз булу аркасындамы, сару кайный. Кабат госпитальдә дәваланып чыктым. Аерым, тозсыз диетага куйдылар. Ашказаны да авырта башлады. Хәер, ул армиягә алынганчы ук борчый иде. Эчем авырта дип карасам да ишетүче булмады.
Шулай авырлык белән хезмәт итеп, өч елны тәмамлыйм дигәндә, Оборона министрлыгыннан яңа приказ чыкты. 1958 елда чакырылганнарны тагын 6 айга кадәр тоткарларга. Моны ишеткәч, бөтенебезнең рухы төште. Ниһаять, ул срокны да тутырып, кайтырга 4 көн калгач, кинәт каты итеп эчем авырта башлады. Шунда ук санчастька алып киттеләр, аннары госпитальгә озаттылар. “Уникеилле эчәктә язва” дигән диагноз куйдылар һәм стационарга салдылар. Карт солдат булгач, бик каты тәрбияләделәр. 37 көн дәваландым. Медкомиссиягә җибәрделәр. Анда да риза булмадым. 3 ел ярым хезмәт итеп нишләп “комиссовать” ителим, дип торсам да, шулай эшләп куйганнар. (Оят, янәсе. Әле өйләнмәгән егет бит, гарипкә кызлар да бүтәнчә карый).
Авырый-авырый хезмәт бурычымны намус белән үтәдем. Район военкоматына 1962 елның 19 февралендә документларымны тапшыргач, военком Рамазанов ачып карады да: “Безнең военкоматка поощрение белән беренче солдат кайта”, – диде. Миңа милициядә эшләргә тәкъдим ясадылар. Күнмәдем. Менә инде 50 елдан бирле шул авырулар белән җәфа чигәм. Хәзер башкалары да өстәлде. II группа инвалид булып торам.
Ә военкомат буенча мин “военный инвалид” булып исәпләнәм. Авыру хәрби хезмәтне үтәгәндә алынган, дип бернинди ташлама да юк.
Рамазан МОРТАЗИН.
Казан шәһәре.
Солдатта булган, диләр
Авылга кайтып барган чак. Автобуска утыргач, йокыны туйдырырмын дигән идем – бик нык ялгышканмын! Янәшәдә утырып барган күршем, юл буе зарланып, колак итен ашап барды.
Юлдашымның военкоматка медосмотрга менеп (безнең якларда Казанга баруны менү дип сөйләшәләр) кайтуы икән. Күпме генә шул юлны таптаса да, “хезмәт итәргә яраклы” дип кайтарганнар. Сөйләшә белә үзе: “Ни өчен мин бер ел буе киез итек киеп йөрергә тиеш әле. Беркемгә дә бурычлы түгелмен. Бигрәк тә мине бәхетле итә алмаган Ватан каршында”, – дип, шагыйрьләрчә генә сукалый. Нигә шулкадәр армиягә барырга каршы булуы да аңлашылмый. Берәр җиргә кереп, укуын дәвам итәргә теләге булса икән әле. Тик юлдашымның укырга да, армиягә барып, бер елын “әрәм итәргә” дә исәбе юк.
Бу сөйләшү хәтердәге бер вакыйганы яңартты. Моннан берничә ел элек танышларым, тиешле юлларын табып, бердәнбер улларын солдаттан алып калды. Егет әтисе башлаган эштә ярдәмче булып китте. Тик ярты ел уздымы икән, Казанның үзәк урамында яшьләр арасында зур сугышу булып, бер егетнең гомере өзелде. Милиция җитешкәнче, күбесе кача. Тик кулга алынган сугыш чукмарлары арасында теге армиядән калган егет тә була. Улына 2 ел солдат боткасы ашатырга теләмәгән ата, баласының җәзага тартылуын белгәч, йөрәге белән егыла.
Егетләрнең, ата-ананың армия хезмәтеннән куркуы бераз аңлашыла да кебек. Әфган, Чечня бөтен илнең котын алды. Бу хәлләрдән соң армиянең югалган авторитетын яңадан торгызу кирәк эш дип табылмады. Мисал эзләп ерак китәсе дә түгел. Элек-электән авылыбызда егетләр күп булса да, армия хезмәтенә соңгы елларда гына китүчеләр табылды. Берничә ел рәттән армиягә бер егетен дә җибәрмәгән чагы булды Чутай авылының.
– Безнең заманда армиядә хезмәт итәргә яраксыз дип табылган кеше хурлыгыннан кая качарга белмичә яши иде, – дип сөйли әтием.
Үзе аттестат алуның икенче көнендә үк хезмәткә алына. Берничә ай егетләрне Оренбургта укыталар. Ә аннан әтием хезмәтен Германиядә дәвам итә.
Килгән көнне ук аларны биредә хезмәт итүчеләр белән бер сафка бастырып, каядыр алып баралар. Яңа гына килеп төшкән хәрби форманы алырга өлгермәгән егет башкалар кебек стройдагыча атлауны кирәк дип тапмый, үз көенә генә бара. Шул чакны арттан берсе төртә: “Солдат, нишлисен. Башкалар кебек атла”. Әллә яшьлек юләрлеге, әллә беренче сәгатьтән үзен күрсәтергә теләпме, киреләнә, тегенең киңәшен тыңламый. Имеш, ул формадан булмагач, тиеш түгел. Кирелекнең нәтиҗәсе кичкә үк күренә. Көндез киңәш бирүче чечен егете яңа килгән солдатка үзенчә дәрес уздыра. Аның кирелеген басу нияте белән. Иң кызыгы шул: беренче көннәрне борчаклары пешмәгән бу ике солдат тора-бара яхшы дусларга әйләнә.
Бу чечен егетеннән кала, яңа килгән егетләр арасында унлап азәрбайҗан, таҗик. Совет илендә дин юк дип яшәсәләр дә, бу егетләр үзләрен мөселман дип саный. Хезмәт итүчеләрнең күбесе тауларда урнашкан төрле авыллардан була. Күрәсең, идеология анда кадәр ук барып җитә алмый. “Алар пластка тезелеп басып, намаз укый башласа, берсе дә куып тарата алмый иде”, – дип сөйли әтием. Хезмәт итә башлаган көннәрне ашханәдә ит баш очыннан очып йөри торган чаклар да булган. Ашка дуңгыз маен тутыра торганнар иде, ә бу егетләр аны ашамый. Армиядәге режим белән ашханәдәге бу кәмит озак дәвам итми. Башка ризык булмагач, дуңгыз мае да ашала башлый.
Хәзерге “бабайлар” ул заманнарда да булган. Алардан башка безнең армия яши алмый, чөнки офицер башкарырга тиешле эшләрнең күбесен алар башкара, тәртипкә алар өйрәтә. Тик чамасын белеп. Дөрес, хезмәт иткәндә үлүчеләр була. Тик сәбәбе – “бабайлар” түгел.
Подъемга кадәр шактый вакыт калган булса да, егетләрне дәррәү уятып тезәләр. Барысын бергә җыеп, саклана торган пост янына алып китәләр. Анда барсалар – постта торырга тиешле чуаш малае ята. Үз-үзенә аткан. Кулында ниндидер хат. Соңыннан билгеле булганча, бу егет хаттан озатып калган кызының башка кешегә кияүгә чыгам диюен укыгач, шул рәвешле дөнья белән хушлаша. Офицерларның солдатларга аны күрсәтүнең сәбәбе бер генә. Башкалар бу адымның мәгънәсен аңласын өчен.
Армия хезмәте тәмамланырга ике ай калгач, тагын бер солдат үлә. Өйрәнгәннәрне ныгыту өчен, солдатларны атуларга җибәрәләр. Юл озын – бер атнага якын поездда барасы. Аерым вагоннар махсус япкыч белән капланган. Алар янында солдатлар чиратлашып сакта тора. Шулай бу егетнең нәрәте тәмамланыр вакыт җитә. Постын тапшырыр алдыннан ул, тизлектән япкычның бер ягы ачылып китүен күрә һәм берни уйламый өстендә меңәрләгән вольт йөргән поезд түбәсенә менеп китә. Аска егетнең киез итеге генә төшеп җитә. Егет гап-гади куркынычсызлык кагыйдәсен үтәми.
Ул чакта кызганыч, хәзер көлеп искә ала торган вакыйгалар да булмыйча калмый. Берсендә хезмәттәше белән төнгә каршы чыгып китәләр. Тиешле җиргә килеп җиткәч, әти машина саклап кала, дусты кереп китә. Олы юлдан аерылган бу сукмакта башка ник бер машина булсын. Тәмәкесен көйрәтергә дип, ул сукмак читендәге бер төпкә килеп утыра. Тартып бетереп торам дигәндә генә, җилкәсенә кемдер китереп суга. Шулай тоелды гына бугай дип тагын тормакчы була. Кабат берәү җилкәсенә “шап” иттереп бәрә. Андый шомлы әйбергә ышана торган кеше булмаса да, күңеленә корт керә. Борылып кына, торып кына булмый бит. Иптәше генә күренми дә күренми. Шулай берничә тапкыр кабатлана: торырга гына маташканда – кемдер “шап” җилкәгә. Артык хәрәкәт ясарга да куркыныч. Артта торучының ник бер тыны ишетелсен! Җилкәсенә сугып торучы явыз көч белән көрәшә торгач, маңгаена тир бәреп чыга, инде бетте баш дигәндә генә сер чишелә. Егет утырганда, шинеленең итәгенә баскан икән. Торганда шинель тартылып, погоннар “шап” итеп җилкәгә тия.
Кичә генә мәктәпне тәмамлап, солдатка алынган авыл малаеның сөйләшергә бер татар да булмаганга, баштарак бераз күңеле төшә. Дөрес, русчасыннан зарланмый. Телне яхшы белә. Ләкин биредә үзен бердәнбер татар дип санап ялгыша егет. Бер еллап хезмәт иткәч, үзе белән бер вакытта диярлек алынган Руслан исемле егетнең дә татар булуы ачыклана. Хәрби өйрәнүләр вакытында аягын бәреп, биектән егылган Руслан дигәннәре аты-юлы белән татарча сүгенеп җибәрә. Үзен рус дип таныштырган бу малайның сере шулай чишелә.
Сөйли китсә, армия тормышыннан хатирәләре шактый әтинең. Аны тыңлагач, автобустагы юлдашым кебек армиягә барырга да, укырга да теләмәгәннәр кызганыч булып куя. Олыгая төшкәч, алар ни сөйләр икән?
Эльмира ГАРИПОВА
Комментарии