«Безнең гәҗит» – минем гәҗит

Актаныш төбәгендә яшәүче кодагыем да, Минзәләдә яшәүче күрше-күләннәр дә «Безнең гәҗит»не инде күптәннән яздыра. Кодагый җыеп барган гәҗитләрне көтеп ятмаска уйлап, быелның июль аеннан үзем дә язылдым әле.

«Безнең гәҗит»не бер күршем, кадерләп, минем гәҗит, дип атый. Бай эчтәлекле, менә дигән язмалар белән бергә кызыклы кроссвордлары булуы да ошый аның безгә. Аларны чишүе рәхәт. Миңа җырлар булуы да ошый. Элек аларны «Акчарлак» гәҗитеннән кисеп җыеп бара идем, чөнки җырларны бик яратам.

Шушындый гәҗит чыгарганыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Альбина ГАЙСИНА,

Минзәлә шәһәре

Редакциядән: быел «Безнең гәҗит»кә 15 яшь бит. 2003нче елның гыйнварында аның беренче саны дөнья күргән иде. Юбилей уңаеннан зур тантаналар уздырмадык, хәзер андый заманалар түгел, бары тик, укучыларыбыз арасында конкурс игълан итеп, «Безнең гәҗит» белән ничек таныштың, дип сорадык. Мондый конкурс моннан күп еллар элек узган иде инде. Юбилей хөрмәтенә кабатлау комачау итмәс, дип уйладык. Хатлар бик күп килде. Иң кызыклы язмаларны карап, 15 еллыкка 15 җиңүчене билгеләдек. Менә алар:

Нәгыймә Садыйкова (Тукай районы, Иске Теләнче авылы), Рәйхана Гыйльметдинова (Саба районы, Иске Икшермә авылы), Нәкыйп Габделбәр, Вакыйф Кыямов, Фәрдия Җиһаншина (Казан), Зәйнәп Зәкиева (Актаныш районы, Мерәс авылы), Зөфәр Дәүләтшин (Тукай районы, Иске Абдул авылы), Рәис Ваһапов (Апас районы, Дүртөйле авылы), Җәүдәт Харисов (Чаллы), Галиәхмәт Гатин (Кукмара), Рәйсә Ханова (Мамадыш районы, Түбән Ушма авылы), Динә Камалетдинова (Буа районы, Иске Суыксу авылы), Рәсүлә Миңнеханова (Мамадыш районы, Олыяз авылы), Булат Әюпов (Сарман районы, Җәлил бистәсе).

Мамадыш районы, Түбән Козгынчы авылыннан даими авторыбыз Тәскирә Гыйльметдиновага оныклары Илшат белән Гөлшат та булышкан. Алар гаиләләре белән җиңүче… Һәм оныкларны редакциядә махсус приз да көтә. Аларның милли җанлы, чын татар егетләре – кызлары булып үсүләрен телибез.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләсе 2019нчы ел өчен «Безнең гәҗит» белән бүләклибез. Димәк, бу кешеләргә газетабызга язылырга кирәкми, киләсе елда бүләк-гәҗит киләчәк.

Комментарии