«Райян» төркеме: «Фанатлар белән интернетта язышабыз»

«Райян» төркеме: «Фанатлар белән интернетта язышабыз»

Тәтеш районы, Сөендек авылыннан Зөбәйдә Чумарина «Райян» төркеменә рәхмәтләр җиткереп һәм алар турында язуыбызны сорап, хат юллаган иде. Зөбәйдә ханымның һәм башка күп укучыларыбызның теләген кабул итеп, «Райян» төркеме хакында сөйләшер өчен белән очраштык.

Төркем хакында кыскача белешмә:

Азат Адиев – Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Студент вакытында «Казан егетләре» төркемен оештыруга багышланган кастингта катнашып, төркем әгъзасы булып китә. Азат бала чактан ук җырлап, гармунда уйнап үсә.

1983 елның 21 февралендә Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, машина төзү техникумында укый. Шул вакытта мәдәни чараларда катнаша башлый: студентларның күп бәйрәмнәрендә җырлый. Талантыбарлыгын аңлагач, техникумда укуын тәмамламыйча, Казанга китә. Музыкаль мәктәпкә укырга керә. Соңрак «Казан егетләре» төркемендә җырлый башлый.

2009 елда «Казан егетләре» төркеменнән Азат Адиев белән Вәли Фазлыйәхмәтов аерылып чыкты һәм дини юнәлештә иҗат итә торган «Райян» төркеме булып оешты. Бүген егетләр үзләре әлеге төркемнең продюсеры да, администраторы да, солистлары да.

«Райян» – гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, җәннәттә, ураза тотучылар гына керергә рөхсәт бирелгән ишекнең исеме. Әңгәмәбез дә нәкъ ураза беткән көннәрдә үтте.

Азат, «Райян» төркеме булып оешырга карар кылгач та, «Казан егетләре»ннән китү авыр булмадымы? Ник дигәндә, сез бит анда 10-11 ел җырлаган идегез инде.

Иң беренче чиратта, безнең иҗатыбыз белән танышып баручыларга һәм яратып тыңлаучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Шундый теләктәшләр булу һәр эштә көч биреп тора бит ул. Төркемнән китү авыр булмадымы, дигәндә, юк, авыр булмады, чөнки бу карар кинәт кенә кабул ителмәде. Безнең «Казан егетләре»ннән чыгуыбыз әкренләп килгән һәм көтелгән хәл иде. Вәли белән минем яктан да, «Казан егетләре»нең башкалары тарафыннан да. Ачуланышып-үпкәләшеп китмәдек.

Бәлки, сезгә яхшырак дәгъвәт ясап, «Казан егетләре»нең башка әгъзаларын да Исламга тартырга һәм, гомумән, төркемегез белән шул юнәлешкә кереп китәргә кирәк булгандыр?

Ясамадыммы соң! 5 ел Исламга чакырдым, нәтиҗәдә бары тик Вәли иманга килде (елмая).

Ярый, менә сез Исламча яшәүче-эшләүче төркем булып оешып киттегез дә… бүгенге татар эстрадасы белән көрәшеп, конкуренциядә өскә чыга аласызмы?

Юк, боларның икесен чагыштырырга кирәкми, миңа калса. Шоу-бизнес аерым, ә без – аерым. Без параллель юллардан барабыз һәм кисешмибез. Аларда бөтенләй башка кагыйдәләр, башка эш-яшәү рәвешләре.

Ә башка продюсерлардан, зур оешмалардан бергә эшләргә тәкъдимнәр булмадымы?

Безнең илдән булмады, чөнки бүгенге җәмгыять, мәдәниятебез Ислам юнәлешен күтәрерлек, аңларлык хәлгә җитмәде әле. Мисырдан продюсерлык итәргә тәкъдим ясадылар, ләкин без ризалашмадык. Ә администратор булырга теләк белдергән берничә кеше булды.

Димәк, бүген сез «Райян» төркеме белән генә шөгыльләнәсез? Башка эшләрегез, мисал өчен, үз бизнесыгыз юкмы?

Юк, бизнес белән шөгыльләнмибез.

2009 елда оешып киткәннән алып бүгенге көнгә кадәр барлыгы ничә җыр һәм клибыгыз бар?

12 җыр, бер клип бар. Бу җәй бик тыгыз булды, иҗат өлкәсендә эшләргә мөмкинлекләр булмады әле.

Ә төркем тарихында әһәмиятле дип нинди даталарны атый аласыз?

Узган ел Корбан гаете алдыннан концерт уздырдык, беренчесе – шул. Ә икенчесе – диск чыгу.

Башкарган җырларыгыз арасында иң яратканы бармы соң?

Үзең башкарган җырларның барысын да яратасың инде ул…

Мисал өчен, төнлә уятып, бер җырыгызны башкарып күрсәтегез әле, дисәләр, ул нинди җыр булачак?

Гадәттә, иң беренче башкарган җыр иң шомарганы була инде ул. Димәк, «Мөхәммәд пәйгамбәр» җыры. Аннары «Өммәтем» җыры да яхшы…

– «Вконтакте» сәхифәсендә рәсми төркемегез бар. Анда сезгә үз шигырьләрен калдыручылар да күп, клип төшерергә тәкъдимнәр дә күренә. Андагы шигырьләрне кулланасызмы соң?

Әйе, шигырьләр арасыннан икесен сайлап алдык. Бераз төзәткәлисе дә – җыр итәргә исәп. Клип сюжетына идеяне дә кулланырга уйлыйбыз.

Сезне хуплаучылар, яратып тыңлаучылар аз димәс идем. Фанатларыгыз белән ничек аралашасыз?

Интернет аша язышабыз. Күп хатлар килә. Болай шалтыратышып сөйләшкән юк. Үзләренә концерт куярга, бәйрәмнәргә бик күп чакыралар.

Туйларга-никахларга чакыралармы? Тамадалар, бер ел алдан план төзелә, дип сөйли. Сездә ничек?

– Безне дә күп чакыралар, әмма быел азрак булды. Тамадалар да, быел туй-никах оештыручылар азрак, дип сөйли. Әллә кәбисә елы дип куркалар, белмәссең!

Сезнең җырларны тыңлап, Исламга килүчеләр, үзе белән булган берәр вакыйганы сөйләүчеләр юкмы?

– Бер егет килеп: «Сезнең җырларны тыңлый-тыңлый, «Мөхәммәд сәллАллаһу галәйһи вәссәллам» дип әйтергә өйрәндем», – дигән иде (көлә). Ә болай, кешенең күңеленә кереп карап булмый бит ул. Безнең җырлардан соң, кемдер уйланып та каладыр, намазга да басадыр, бәлки.

Киләчәккә нинди планнар корып яшисез?

Бу кышта, иншаАллаһ, тагын бер концерт уздырырга һәм диск чыгарырга ният бар.

Ә ул дискның ничә җыры әзер?

Әлегә берсе генә.

Татар халык җырларына ремикс ясап, яңартып, яшьләрне җәлеп итәләр бит. Сезнең дә искерәк мөнәҗәтләргә яңача, заманча көйләр яздырып, халыкка җиткерергә исәбегез юкмы?

Мөнәҗәт – ул үзе аерым юнәлеш. Берне, икене җырларга мөмкин. Ләкин без башкарак юл белән барабыз.

Соңгы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп, җыр язучылар бар. Андыйлар бигрәк тә актуаль була һәм тиз тарала. Үз фикерләреңне белдереп, вакыйгаларга мөнәсәбәтле җыр башкаруга ничек карыйсыз?

Минемчә, җыр кыска вакытлы булырга тиеш түгел. Бүген актуаль булса, андый җырлар иртәгә онытылачак яки тыңланмаячак та. Безнең максат – мәңгелек темага, мәңге тыңлап булырлык җырлар иҗат итү.

Ислам темасына җырлаучы, әлеге юнәлештә эшләүче башкалар да бар. Алар белән конкуренция мәсьәләсе ничегрәк?

Мин моны һәркемгә әйтәм: Исламны таратуда конкуренция була алмый. Булсын, һәркем эшләсен, үссен. Без моңа сөенәбез генә.

Инде җөмһүриятебездәге соңгы вакыйгаларга килгәндә… Бүгенге дини-милли хәл-халәтебезгә фикерегезне беләсе килә.

– Күбегез белә дә торгандыр, без бу вакыйгаларның уртасында кайныйбыз. Ике төр кешеләр бар. Берсе әйтә: «Сабырлык – фарыз, мондый вакытта сабыр итәргә кирәк», – ди. Икенче бер төркем: «Гаделсезлеккә каршы көрәшергә, үз мәнфәгатьләреңне якларга кирәк», – ди. Мин үземне шушы төркемнәрнең икенчесенә кертеп карыйм. Шуңа күрә уздырылган пикетларда, чараларда да катнашам, кардәшләремне якларга телим.

Бу хәлләр безнең өммәтне берләштерде генә. Куркыныч килсә, кешеләр берләшә башлый бит. Шуның кебек, таркау булган мөселманнар хәзер берләшә башлады. Ә көрәшнең ахыры – ике якның берсе җиңгәндә генә булыр, миңа калса.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА.

«Райян» төркеме: «Фанатлар белән интернетта язышабыз» , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии