- 30.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №39 (30 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Октябрьдә Казанда татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итүгә багышланган “түгәрәк өстәл” узачак. Яшьләр аксакаллардан киңәш сорамакчы.
“Независимая газета”да октябрьдә татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү акциясе тәмамланачак дигән хәбәр нәкъ шуның белән бәйле икән. Чараны оештыручыларның берсе Руслан Айсин әйтүенчә, бу акциянең тәмамлануы түгел, ә бары ярты елга нәтиҗә ясау. Шул уңайдан белгечләрне, милли хәрәкәт вәкилләрен, аксакалларны чакырып фикер алышу күздә тотыла. “Киләчәктә эшне дәвам иттерү турында сөйләшербез, киңәшләшербез”, – ди Айсин.
Аның әйтүенчә, нигезле дәлилләр китерә торган, фәнни яктан җавап бирергә әзер булган галимнәр кирәк. Чөнки Мәскәүдә кайбер рус белгечләре инде төрле фикерләр әйтә башлады. “Без хәзер яңа дәрәҗәгә чыктык – чара турында күп сөйлиләр”, – ди ул.
Айсин әйтүенчә, алар максатка ирешмичә, бу эшне туктатмаячак. Моннан тыш, ул бу чараны татарларны уятып җибәрү өчен бер хәрәкәт дип тә билгели. “Күп кенә Русия төбәкләрендә татар җәмәгатьчелеге “шундый идея бар” дип дәртләнеп эшли башлады. Бу безне берләштерә торган чара. 35 мең имза җыелды. Җәй аенда бераз тынлык булды. Әмма алдагы айларда эш тагын җанланып китәр дип өметләнәм”, – диде Айсин.
Татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү акциясе 100 мең имза җыелганчы дәвам итәчәк. Оештыручылар тагын ярты ел вакыт кирәк булыр дип фаразлый.
“Без аны вакыты чикләнмәгән чара дип игълан иттек. Шуңа октябрьдә тәмамлана икән дигән сүзләр дөрес түгел. Хәтер көнендә дә имзалар җыю булачак”, – ди “Үзебез” хәрәкәте координаторы Алия Сабирова. Имзалар җыелгач, алар Русия Дәүләт Думасына тапшырылачак.
Ландыш ХАРРАСОВА
Милләтчелекне кем яклый?
Хокук яклаучылар Кремль яклы “Наши” хәрәкәтенең 4 ноябрьдә “Рус йөреше” үткәрүе Русиядә милләтчелекне рәсмиләштерү булачак, ди.
СОВА хокук яклау үзәге җитәкчесе Галина Кожевникова: “Әгәр дә гади кеше милләтче шигарь астында 20 мең үсмерне күрсә, моның инде кануный гамәл булуын яхшы аңлаячак. Мондый гамәлләр милләтчеләрнең шигарьләрен кануныйлаштыра”, – диде.
Узган атнада “Наши” хәрәкәте милләтчеләрдән “Рус йөреше” брендын тартып алу өчен, Милли бердәмлек һәм татулык көнендә 20 мең тарафдарын урам җыенына туплаячагын белдерде.
“Рус йөрешен” оештыручыларның берсе, “Наши” хәрәкәте комиссары Екатерина Грудина: “Без милләтчеләрдән бу исемне тартып алырга телибез, чөнки алар өчен күзләре һәм борыннары билгеле бер төрдә булганнар гына – руслар. Ә без Русия ватандашы булган һәркемне рус дип саныйбыз”, – ди.
“Наши” комиссарлары милләтче “Рус йөреше” үткәрү ниятен узган атнада Русия Президенты идарәсе башлык урынбасары Владислав Сурковка да җиткергән һәм аңа бу ният бик тә ошаган.
“Наши”лар әйтүенчә, Сурков аларга: “Сез сәяси системабызның алдынгы сугышчан төркеме. Мин элеккечә үк урамдагы өстенлек безнең өчен зарур булган өстенлек дип саныйм. Аны безгә сез һәм киңкүләм урам чараларын оста итеп үткәрүче барлык башка оештыручылар тәэмин итә”, – дигән.
Милләтчеләр исә “Наши”ның “Рус йөрешен” тартып алу тырышлыгы көлке дип белдерә. ДПНИ Милли Шурасы әгъзасы Владимир Тор: “Алар русларсыз гына башка милләт халыклары катнашында “Рус йөреше” үткәрергә җыена. Бу ниндидер саташу. Без Люблинода “Люблизон”га һәм базарлардагы чит ил кешеләренә каршы үз йөрешебезне үткәрәчәкбез. Бу – чын проблема. Безне меңнәрчә кеше яклаячак. Чөнки чын күңелдән чыгабыз, бернинди имитация белән шөгыльләнмибез”, – ди.
“Славян берлеге” җитәкчесе Дмитрий Демушкин: “Бу исем барыбер безнеке булып калачак, чөнки 2008 елда ук Краснопресненск суды мине Мәскәүдәге “Рус маршларының” бердәнбер оештыручысы дип атады. Безнең чарага такырбашлар, уңнар килә. Алар “Русиягә дан!” дип кычкырырга тели. Әгәр дә “Наши”лар безне Кремль янына үткәрергә тели икән, без моңа шатланачакбыз гына. Әгәр студентларны җыйсалар, без аерым җыенга чыгачакбыз”, – диде.
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең аналитик бүлеге башлыгы Леонтий Бызов исә Кремльдәге сәяси технологияләр белән шөгыльләнүчеләр элегрәк тә милләтчеләрне үз якларына тартып карады, ди. Бызов фикеренчә, моңа өлешчә генә ирешеп булачак, чөнки “Наши”ларда бернинди теләктәшлек юк. “Бу Кремльдән идарә ителүче, ясалма рәвештә төзелгән структура. Аның әгъзаларын карашлар түгел, ә акча эшләтә. Әлбәттә, 4 ноябрьдә “Наши” зур урам чарасы үткәрәчәк. Әмма милләтчелеккә каршы көрәштә аның бернинди дә тәэсире булмаячак”, – ди Бызов.
Наиф АКМАЛ
Килешү чоры җитәчәк?
Русиядә Президент сайлавы узуга 2 ел да юк, илдә чираттагы җитәкче кем булыр дигән сорау бүгеннән үк көн тәртибендә. 2012 елда Президент 6 елга сайланачак.
Русия сәясәтчеләре арасында уздырылган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, 2012 елда Русия белән идарә итүнең формасы үзгәрмәячәк, идарә эчендә көчләр бүленешендә генә үзгәреш булырга мөмкин.
Сентябрьнең 11ендә премьер-министр Владимир Путин “Валдай” фикер алышу клубындагы очрашуда катнашты. Сәясәт белгече Николай Злобинның киләсе сайлауда көндәшегез Дмитрий Медведев буламы дигән соравына, Путин: “Без узган сайлауда көндәш идекмени?” – дип шаяртты. Ул Медведев белән үзен бер кан кешеләре дип атады. “Бер төрле сәяси карашта торабыз, килешербез”, – диде.
Президент Дмитрий Медведев та АКШның CNN телевидение каналына Путин белән бер сәяси карашта булганын белдерде, Путин белән эшләүнең “җайлы” икәнен һәм аны эшеннән алырга җыенмавын әйтте.
Медведевның Президентлык срогының яртысы да үтмәгән килеш, Путинның киләсе сайлауда да “килешербез”, дип әйтүе сәясәтчеләрне җанландырып җибәрде. Советлар Берлегенең беренче Президенты Михаил Горбачев Путин бу мәсьәләне иртә күтәрде, дип саный. “Беренче чиратта, халык белән килешергә кирәк. Халык әле бу хакта бер ни дә белми”, – диде ул.
Шулай ук белгечләр Путин һәм Медведевның бу сүзләрне кайчан һәм нинди шартларда әйтүенә игътибар итә. Президент белән килешербез, дип премьер-министр иртәрәк әйтә. Президент исә соңрак аның белән килешә. Моңарчы премьерның Президентка кадәр андый белдерүләр ясаганы булмаган.
– Әмма кемнең Президент, кемнең премьер булачагы чынбарлыкта илнең сәяси каймагы өчен генә мөһим. Югары даирәләргә үрмәләүчеләрнең бер өлеше – Президентка, икенче өлеше премьерга якын булырга тели, – ди Русиянең төбәкләр сәясәте идарәсе башлыгы Валерий Хомяков. – 2012 елда Путин Президент булса, Медведев премьер булачак. Бу сүзләре белән алар ике җитәкче арасында каршылыклар чыгарырга тырышкан сәяси көчләргә – тимәгез безгә, без барыбер бергә булачакбыз, үзегезгә зыянга эшләмәгез, ди.
Шулай да тандем җимерелер дигән фаразлар да юк түгел. Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин Путин һәм Медведев төрлесе төрле якка тарта, ди. “Алар килешә алмыйча сайлауда икесенең дә катнашу ихтималы бар. Анда инде көрәш бик каты булачак. Җиңүче үзенең көндәшен премьер итеп күрергә теләмәс”, – ди Орешкин.
2012 ЕЛДА РУСИЯ НИНДИ ХӘЛДӘ БУЛЫР?
Икътисад хәзерге кебек начар торса, Илбашлыкларының абруе зур булмый. Медведев үзен бу күңелсез җаваплылыктан читләштерергә мөмкин, бу Путинга да кагыла. Бәлки, Президент булып өченче кеше сайланыр, дигән фараз да бар.
Шулай ук Русиядә хакимият ресурсының мөһим роль уйнаганын исәпкә алып, төбәкләр һәм сайлау комиссияләрендә булган кәефләр дә күпне үзгәртә ала, дигән караш бар.
Тандем сүзе, инглизчәдән, – ике кеше утырып йөри торган велосипедны аңлата. 2012 елда Русия велосипедында алда кем, артта кем утырыр, әлегә билгесез. Әмма сәясәт белгечләре бер әйбергә сөенә – Путин белән Медведев, һичьюгы, сайлаулар булачагына ишарә ясый. “Кем белә – сайлауларны бетерү куркынычы да бар бит”, – ди сәясәт белгече Дмитрий Орешкин.
ОППОЗИЦИЯ ЯҢА КАРШЫЛЫК ЧАРАСЫ ӘЗЕРЛИ
Башкортстандагы егермегә якын иҗтимагый оешма һәм кайбер фиркаләрнең Башкортстан бүлекләре вәкилләре яңа каршылык чарасына әзерләнә. Ул 10 октябрьдә оештырыла.
Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы рәисе Рамил Бигнов әйтүенчә, республика җитәкчеләре һәр елдагыча быел да Республика көнен бик купшы уздырырга уйлый. “Суверенлык, мөстәкыйльлек игълан ителгәннән соң билгеләнә башлаган бу бәйрәмнең соңгы елларда бер караганда кызыгы да, мәгънәсе дә калмады, әмма шуңа да карамастан 11 октябрьдә зур әһәмият бирелә, күп акча түгелә. Кризис вакытында акчаны уңга-сулга исраф итмәгәндә дә хәерлерәк булыр иде”, – ди Рамил Бигнов.
Республика хакимиятләре зур бәйрәмгә әзерлекне ныклы тикшерүдә тоткан бер вакытта оппозиция оешмалары да үз чарасын әзерли. 10 октябрьдә алар, егермегә якын оешма әгъзалары, башта Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасы янындагы мәйданда митинг оештырачак. Аннан соң анда катнашучылар якында гына урнашкан Республика йорты янына барып пикетта да торырга исәпли.
Бу чарага юл куелуы икеле, әлбәттә. Чөнки Ак йортка гадәти көннәрне дә кешеләрне бик якын китермиләр, ә инде пикет буласын алдан ук белгәч, анда иминлек чаралары көчәйтеләчәген хәзердән үк чамаларга мөмкин.
Берләшкән оппозиция шурасы рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, каршылык чарасында төп ике таләп куелачак. Беренче таләп – 15 октябрьдән гамәлдән чыгарылачак транспорт ташламаларын ничек булган шулай калдыру. Икенче таләп – Башкортстанда коммуналь хезмәтләргә билгеләнгән югары бәяләрне киметү.
Башкортстан түрәләренә ризасызлык гамәлләре төрлечә чагылыш таба. Мисал өчен, Уфада яшәүче Евгений Кареев атлы кеше, Президент Мортаза Рәхимов белән премьер Раил Сарбаевка гаепләүләрен җиткереп һәм аларны вазифаларыннан алуны таләп итеп, Уфаның Киров районы судына мөрәҗәгатьләр тапшырган.
“Аксакал” губернаторлар алышынмаска мөмкин
“Новый регион” мәгълүмат агентлыгы белгечләре фикеренчә, Мәскәү Кремлендә төбәкләрдә халыкның ризасызлык белдереп шау-шу чыгаруыннан куркалар. Шул сәбәпле ил җитәкчелеге Юрий Лужков, Эдуард Россель, Минтимер Шәймиевләрне әлегә үз урыннарында калдырачак.
Экспертлар әйтүенчә, Русия Президенты Дмитрий Медведев та, премьер-министр Владимир Путин да өлкән җитәкчеләрнең төбәкләр үсешен тоткарлавын аңлый. Әмма ил җитәкчелеген әлеге аксакалларның төбәктәге хокук саклау идарәләре, прокуратура һәм дәрәҗәле эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә торуы борчый. Димәк, губернаторны алмаштырсаң, төбәктәге башка күп кенә җитәкчеләр дә үзгәрәчәк. Кризис вакытында исә әлеге проблемалар кайгысы юк.
Билгеле булганча, 2010 елда Саратов, Приморье, Коми, Курск, Алтай, Мари иле, Дагстан, Курган өлкәсе җитәкчеләренең идарә итү вакыты тәмамлана. Әле ел башында бу җитәкчеләрнең үз вазифаларыннан алыну мөмкинлеге турында сүз барды. Хәзер исә, белгечләр кризис беткәнче бу турыда сүз чыкмас дип фаразлый.
Алсу КОРМАШ, Гадел ГАЛӘМЕТДИН, Фәнис ФӘТХИ
Комментарии