- 30.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №39 (30 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Тагын 20 елдан кеше үлмәячәк.
Америкада мәгълүм галим, уйлап табучы, футуролог Реймонд Курцвейл The Daily Telegraph газетасында шундый сенсацион белдерү белән чыкты. Аның фикеренчә, хәзерге заман генетика үсеше темпы, нанотехнологияләр һәм компьютерлашу тагын 20 елдан мәңгелек тормыш тудырырга сәләтле. Ул, нанотехнологияләр кеше гәүдәсендәге дефектлы әгъзаларны алыштырырлык күзәнәк тукымалардан яңа детальләр җитештерә башлаячак һәм кеше мәңге картаймый яши алачак, дип ышандырмакчы.
“Жигули” кыскара
Тольятти автомобиль заводы “Жигули”ның классик маркаларыннан баш тартырга җыена. Өч дистә ел дәвамында җыелучы машиналарга әле һаман ихтыяҗ булса да, 2012 елда “5ле” һәм “7ле” маркалы машиналар конвейердан төшәчәк.
“АвтоВАЗ” ширкәте 27,6 мең эшчене кыскарту турында да игълан итте. Бүген биредә 102 мең кеше эшли. Заводта 1 ноябрьгә кадәр үз теләге белән эштән китүче пенсия яшендәге яки аңа якынлашкан хезмәткәрләргә акчалата ярдәм тәкъдим ителә. Шулай ук “АвтоВАЗ”да кабул ителгән карар нигезендә ирләргә 58 яшьтән, хатын-кызларга 53 яшьтән пенсиягә чыгу рөхсәт ителгән.
Качма, коррупциягә ярдәм итәсең…
ЮХИДИ инспекторлары куак артына яшеренеп торырга тиеш түгел. Русия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә шундый фәрман бирде. Бу карар генераль прокуратура протестыннан соң кабул ителде. Баксаң, 1 сентябрьдән соң гамәлгә кергән юл иминлеген тәэмин итү һәм күзәтү буенча яңа регламентта төгәлсезлекләр булган. Анда “гаишник” шоферны табигый һәм ясалма корылмалар файдаланып күзәтә ала, диелгән иде. Ләкин мондый “качышлы” уены закон таләпләренә туры килми икән. Прокуратура фикеренчә, ул “Коррупциягә каршылык турындагы” законга да, “Милиция турындагы” законга да каршы килә. Югыйсә хокук саклаучы беренче чиратта профилактика белән шөгыльләнергә, хокук бозуларны кисәтергә тиеш. Ә монда хокук бозылганын көтеп качып күзәтеп яталар…
Фанатлар утыра
25 сентябрь иртәсендә Казан эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре “Рубин” спорт клубының 74 фанатын тоткарлый. Аларның 32 се –балигъ булмаганнар һәм алар ата-аналарына тапшырылган. Калганнарны мировой суд административ хокук бозуның 20нче маддәсе беренче өлеше (хулиганлык) буенча гаепле дип тапкан һәм 7 тәүлеккә сак астына алу белән хөкем иткән.
Эчке эшләр идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, фанатлар җыелган урында яктырткыч тавышлы граната, тешләрне коелудан саклый торган боксерлар маскасы, бейсбол таяклары, очлы отверткалар, телескопик металл күсәкләр һәм башка шундый кораллар табылган булган. Алар Пермь шәһәреннән килгән “Анкара” фанатлары белән сугыш булган очракта кулланыла ала иде, ди хокук сакчылары.
Казан хокук яклау үзәге белән хезмәттәшлек итүче адвокат 7 көнгә утыртылган бер фанат белән очрашты. Юрист белән очрашкан егет үзләренә карата көч кулланылуын, акт төзелмичә телефоннары алынуын әйткән. Моннан тыш, үзәккә әлеге инциденттан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр булган.
Хокук яклаучылар шулай ук суд карарында да егетләрдән отверткалар һәм башка шуның ише кораллар алынуы турында сүз юк, дип гаҗәпләнә.
Хокук яклау үзәге юристлары “Рубин” фанатларын кулга алу очрагына шаһит булганнарны 277-03-86 телефонына шалтыратуларын сорый. Милиционерларның канунсыз гамәлләре расланса, зыян күрүчеләргә бушлай юридик хезмәт күрсәтеләчәк.
“Алтын Мөнбәр” –интернетта
– “Алтын Мөнбәр” кинофестивален ачу тантанасын интернеттан турыдан-туры эфирда карап булачак, – диде республиканың мәдәният министры Зилә Вәлиева.
Фестиваль Казанда 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр үтәчәк. Бәйгедә катнашу өчен 35 илдән 400ләп фильмның 36сы сайлап алынган. Татарстан үзенең ике фильмын тәкъдим итәчәк. Татарстанда төннәр тыныч буласы
Татарстан Дәүләт Советы төнге тынлыкны саклау турында канун проектын карый башлады. Анда кичке 10нан иртәнге 6га кадәр тавышлану тыелган урыннарның исемлеге күрсәтелгән. Алар арасында торак йортлар, шифаханәләр, кунакханәләр, тулай тораклар бар.
Канун кабул ителгән очракта кичке 10нан соң телевизорны кычкыртып кую, вакыт-вакыт эшләп китә торган саклау системасын кую, ремонт эшләрен алып бару, кычкыру, җырлау, сызгыру тыелачак. Бу канунны бозучыларга 500дән алып 1000 сумга кадәр акчалата җәза салынырга мөмкин. Юридик затларга 50 мең сумга кадәр җәза бирелү ихтимал. Гайнетдин – һаман мөфти
Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тагын 5 елга Русиянең Европа өлеше Диния нәзарәте (ДУМЕР) башлыгы итеп сайланды. Сайлаулар нәзарәтнең V корылтаенда үтте. Анда 34 төбәктән 120 вәкил катнашты, дип хәбәр итә Мөфтиләр шурасы. Әлеге җыенда Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да катнашты. Ул ДУМЕР эшчәнлегенә, аның җитәкчесе һәм нәзарәт хезмәткәрләренә югары бәя бирде.
Комментарии