- 30.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №39 (30 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры инде быел Татарстан суверенлыгы көннәрендә башкалабыз кунаклары өчен спектакльләр күрсәтсә дә, чираттагы 104нче сезонын 9 октябрьдә генә ача. Сезон яңа, ләкин традиция иске: ул, гадәттәгечә, «Зәңгәр шәл» музыкаль спектакле белән ачыла.
Театр җитәкчелеге бу сезон тамашачыларны кызыктырырлык булыр дип ышандыра. Анда премьералар да, кичәләр, юбилейлар да хәтсез. Әнә борын төбендәгесе, 12 октябрьдәгесе – татар драматургиясе атасы Галиәсгар Камалның тууына 130 ел тулуга һәм Академия театрының Камалныкы булуына, ягъни шундый исем йөртә башлавына 70 ел тулуга багышланган тантана.
Быел мәшһүр татар режиссеры Марсель ага Сәлимҗановның тууына 75 ел булуга багышланган кичә үзенчәлекле булачак. 7 ноябрьдә аны искә алу кичәсе оештырыла. Ә традициягә кергән премьера икенче көнне 8 ноябрьдә тәкъдим ителә. Бу көнне күрсәтеләчәк «Курчак туе» Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп әзерләнгән. Театрга пьесаны 7 ел элек алып килгән булганнар инде. Ләкин баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең эшкә алынырга быел гына йөрәге җиткән.
Быел Камал сәхнәсендә «Яшь татар режиссурасы» фестивале дә үтәчәк. 2-6 декабрь көннәрендә Ф.Бикчәнтәев укучыларының диплом эшләре күрсәтеләчәк.
Ә инде Яңа ел көннәрендә “Иң зур татар чыршысы” дигән Яңа ел әкиятендә балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңелле очрашу көтә.
Театрда бу сезонда тагын бер үзенчәлекле премьера бар. Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” музыкаль комедиясе заманча яңартылып тәкъдим ителәчәк. “Диләфрүз – remake” дип аталган бу спектакль беренче тапкыр Гашыйклар көнендә – 14 февральдә күрсәтеләчәк.
Яңа сезонда яңа авторлар да бар. Арада Камал сәхнәсендә беренче тапкыр куелучы автор Зәки Зәйнуллин әсәре аерым игътибарга лаек. Әлегә аның исеме дә якынча гына: “41нең арбалы хатыннары”. Исеменнән үк күренгәнчә, ул хатын-кыз җилкәсенә төшкән сугыш чоры газапларын тасвирлый.
2010 елның апрель аенда “Русиядә – Франция, Франциядә – Русия елы” уңаеннан татар театрына француз режиссеры – Доменик Питуазе киләчәк. Татар-француз проекты нигезендә ул бездә француз драматургиясенең җәүһәре булган Мольерның “Тартюф” спектаклен сәхнәләштерәсе икән. Режиссер безнең артистларга сокланып, югары бәя биреп киткән.
Камаллылар ут күршебез Башкортстанга да гастрольләр белән җыена.
Кыскасы, Камал театрында бүген кызу эш өсте. Премьераларны, юбилей тантаналарын өлгертәсе бар, былтыргы репертуарны искә төшерәсе. Ә без, тамашачылар, алкышларыбызны кызганмабыз, гыйбрәтле, мавыктыргыч әсәрләр генә тәкъдим ителсен.
Билетлар, репертуар белән 293–03–74 телефоны аша кызыксынырга мөмкин.
Альбина ӘБҮЗАРОВА
Яшәсен Казан ярминкәсе!
Башкала базарлары кырмыска оясын хәтерләтә. Көзге ярминкәләр башланды бит. Кышка запас туплау өчен иң арзанлы муллык чоры. Халык моннан файдаланып калырга тырыша. Базарларны штурмлый. Тамак кайгысын кайгыртып йөрүчеләргә мин дә иярергә булдым.
Ярминкәнең иң купшыларының берсе Мәскәү базарында үтә. Әнә төрле районнардан килгән машиналарның исәбе-хисабы юк. Базарга килеп керү белән, мамадышлылар я шашлыктан авыз итәргә, я чәкчәк кабып карарга кыстый башлый.
Шунда ук бик матур гына сәхнә дә корып куйганнар икән. Анда артистлар мин килгәндә, “Эх, алмагачлары, сайрый сандугачлары”, дип такмаклап, халык күңелен күтәрә иде. Аларга кушылып, хәтта рус апалары да рәхәтләнеп җырлап биеде. Актаныштан килгән “Агыйдел” фольклор ансамбле ярминкәгә бәйрәм рухы өстәп кенә торды.
Артистлар чыгышын бераз тыңлап торганнан соң, ярминкәнең “эченә” атладым. Без Совет чорыннан ук гадәтләнгән, кайда кеше күп, димәк шәп товар шунда. Әнә бер машинаны камап ук алганнар. Ни икән дип кызыксынсам, бөгелмәлеләр бәрәңгене 4 сумнан сата икән! Соңыннан гына аңладым – бу биредәге иң түбән бәя. Болардан 9 сумга кәбестә, 8 сумга чөгендер, килосы 3,3 сумнан солы яки арпа алырга була иде.
Ары узгач, көнбагышның бер килосын – 45 сумнан, Чувашия “антоновка” алмаларын 10, баланны 35 сумга тәкъдим итәләр. Бал быел ярыйсы гына кыйммәтләнеп, 1,5 литры 428 сумга җиткән. Җитештерүчеләр әйтүенчә, быел уңыш түбән булган.
Мамадыштан килгән Рамил абый белән сөйләшеп алдым. Ул килосын 5 сумнан кабак саткан, мин өлгермәдем, сатып бетергән иде инде. Һәрберсе 15 сум торган берничә каен себеркесе генә калган. Ә кабакларны Мамадыш районының Субаш авылыннан 83 яшьлек Нәсимә апа Мостафина үстергән. Арада 18 килолылары да булган. Рамил абыйның Казан базарына беренче генә килүе түгел икән. Узган ел 3500 сумлык кабак саткан. Ә быелгы керемен әйтә алмады, чутламаган, ярминкә дәвам итә бит, диде ул.
Хәзер ризыкны үлчәп тә торасы, күтәрә алмаслык авыр капчыклар да сөйрисе юк. Әнә он, ярмалар 5әр килолы капчыкларга тутырылган. Сумка кебек күтәреп кенә китәсең. Шундый он 80 сум тора. Шикәр – 165, дөге 180 сумга сатылды.
Алда – кыш. Кукмара дигәч, кыш һәм киез итек искә төшә. Кукмаралылар быел аның хакын, зурлыгына карап, 500 сумнан 700 сумга кадәр куйганнар.
Инде Яңа Савин районы базарында хәлләр ничек икән? Берочтан шунда да “рейд” ясап, кайсы базар отышлырак икән дип чагыштырырга булдым. Муллык икесендә дә бер үк. Әнә актанышлылар бәрәңге белән чөгендерне – 8әр, кишерне 9 сумга сата. Шулай ук алардан 1 килосы 120 сумга кысла да алып була иде. Нурлатлылар 20 сумнан – помидор, Яңа Чишмә сәүдәгәрләре 150 сумнан ит сата. Әлмәтлеләр кетердәп торган кәбестә белән хуш исле мәтрүшкә тәкъдим итә.
Бу ярминкә үз продукциясен тәкъдим итүче шәхси эшмәкәрләр күбрәк булуы белән аерылып тора. Үзе савып алган сөтен, ясаган маен, үстергән кишер-суганын мактап-мактап сатучылар шактый иде.
Гомумән алганда, Казан ярминкәсе гөрләп бара. Халык кирәк күләмдә төрле продукция запасы туплый. Бәяләр, алда язганымча, гадәти көннәрдән күпкә түбән. Сәүдәгәрләр дә, сатып алучылар да ярминкәдән канәгать калды. Шуларның барысын да уйлап, эчтән генә: “Яшәсен Казан ярминкәсе”, дип кирәклесен алып, өемә атладым. Башкалар да озакка сузмас, базарларга “рейд”ка чыгар, кирәк запас туплап калыр дип өметләнәм. Минем исә берничә айга җитәрлек ризыгым булды.
ЗАХРИ
Комментарии