- 30.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №39 (30 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Татарстанда гына түгел, Русиядә иң популяр хоккей клубы «Ак Барс» белән футбол командасы «Рубин» фаворит санала. Ләкин берсенең томаннан үргә үрмәләвен, ә икенчесенең, киресенчә, үзенә гүрдә урын әзерләвен күрәбез.
Хоккей. 2006 елда «Ак Барс»ның чемпион калганы һәркемнең хәтерендә. Шуннан соңгы сезон башын искә төшерсәк, «Ак Барс» турнир таблицасының ахыргы урыннарына тәгәрәде. Бер-бер артлы оттырулар башланды. Хәтта бу бердәнбер татар тренеры Билалетдиновны да үз вазифасыннан алу-алмау кебек мәсьәлә күтәрелүгә кадәр җитте. Бәхеткә команда тиз айныды, әкренләп аякка басты. Узган ел «Ак Барс» чемпион калды, төгәлрәк әйтсәк, КХЛның Гагарин Кубогы иясе булып танылды. Ә хәзер нәрсә? Чемпион үз вакытында беренче җиңүгә 7 уеннан соң гына иреште. 3 уенны тулы исәпкә оттырдык, 2 өстәмә вакыт — овертаймда һәм буллит буенча җиңү яуладык. Шул рәвешле «Көнчыгыш» конференциясендә 12 команда арасында 8нче урынны билибез, ә КХЛ турнир таблицасында – 15нче урында. Әгәр соңгы уенны отмаган булсак, без 20нче урыннан ары күтәрелә дә алмас идек. Ни дисәң дә, «Ак Барс» өчен сезон башы уңышсыз булды һәм бу 2007 сезон башын искә төшерә.
Шулай да Казан командасы әкренләп өскә үрмәли. Соңгы уен моңа дәлил. Казанлылар уенның төп вакытында тәүге тапкыр отуга иреште. 26 сентябрьдә «Салават Юлаев» Уфада «Ак Барс»ны кабул итте. Бу уен плэй-оффтан ким түгел иде. Соңгы ике елда башкортлар бик ныгыды. Шуңа да ике кардәш төп фаворит командалар бергә очрашканда, салкын боздан ут чыгарлык уен күзәтергә була. Башкорт командасы алка белән татарлардан яхшырак идарә итте. Шулай да икенче периодта элекке барсчы Зиновьев элекке салаватчы Терещенконы җәрәхәтләде. «Ак Барс» көндәшләрнең 5 минутлык штрафыннан оста файдаланды, бер-бер артлы 2 алка капкага кереп чыкты. Аңа кадәр казанлылар бер алка керткән иде инде. «Ак Барс»ка 3 алка гына җитмәде. Дүртенчесен ике мөмкинлектән капкага кертте. Ләкин өченче периодта «Ак Барс» хаталанып штрафка тартылуы сәбәпле, салаватлылар рәттән 3 алка кертте. Плэй-оффның финал уенын хәтерләткән очрашу 4:3 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды.
Зариповның җәрәхәтеннән соң кире составка кайтуы да «Ак Барс»ка рәттән ике җиңү китерде. Мега хоккейчы ике уенда 5 очко җыйды, шуның 3се – гол. Күрәсең, командага татар рухы җитмәгән.
Футбол. «Рубин» Чемпионнар Лигасында чыгышын оттырудан башлады. Казанлылар төркемдәге төп фаворит командалар — «Барселона» һәм «Интер» (алар хәтта лигада да төп фаворит санала. — А.Ш.) күпкә зәгыйфьрәк Киевның «Динамо» командасына 1:3 исәбе белән хохол кырында тар-мар ителгән иде.
Шуннан соң «Рубин» Русия Премьер-Лигасында ике тапкыр чыгыш ясады. Икесендә дә казанлылар тамашачы танырлык дәрәҗәдә түгел иде. Иң элек читтә «Томь» белән тигез исәпкә (0:0) уйнасак, аннан үз мәйданыбызда «Амкар»га 1:2 исәбе белән оттырырга мәҗбүр булдык.
Берьюлы ике куян койрыгы тотарга хыялланган «Рубин» ярык тагарак белән калмагае. Чемпионнар Лигасында үз төркемебездә җиңүле чыгыш ясамавыбыз оптимистлар өчен дә анык булса, икенче яктан премьер-лигада да беренчелектән төшеп калуыбыз ихтимал. Инде турнир таблицасының икенче баскычындагы «Спартак-М» командасы бездән нибары 4 очкога калыша.
«Рубин» чемпионнар лигасы кысаларында үз мәйданында данлыклы «Интер» (Италия) командасын кабул итте. Уен газета типографиягә бирелү вакытына туры килгәнлектән, исәп-мәгълүматны җиткереп булмый. Бу уен «Рубин»ның якын киләчәктә нинди халәттә чыгыш ясаячагын күрсәтергә тиеш.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии