Азат – чемпион!

Шулай бервакыт ТДГПУда физик культура факультеты доценты Вакыйф Дәүләтшин белән аралашырга туры килде. Форсаттан файдаланып, районы авылы егете, танылган тренерның укучысы, өметле көрәшче Азат Нурмөхәммәтов турында да сорашырга булдым.

– Андый кешеләр турында “алар уникаль” дип әйтәләр. Кайбер кешеләр – спортта, ә икенчеләре гуманитар фәннәрдә генә көчле була. Ә Азат барысын да булдыра. Киләчәктә нинди юл сайлар ул? Менә монысы минем өчен дә бик кызыклы. Тик Азат беркайда да югалып калмаячак, киләчәге якты һәм өметле аның! – диде тренер үз укучысы белән горурланып.

Дөрестән дә, Азат, 18 яшьтә генә булуына карамастан, ТР һәм РФ чемпионы исемнәренә иреште, ТР укучылар спартакиадасы һәм Русиякүләм турнирда 3нче урынны яуларга өлгерде инде.

Азат, көрәшкә ничек кереп киттең?

– Мин мәктәптәге көрәш түгәрәгенә 3 сыйныфта укыганда йөри башладым. Кичен олырак яшьтәге күрше малаена ияреп барган җирдән калдым. Монда, әлбәттә, зур максатлар турында сүз дә юк иде, ләкин көрәшчеләр каны үзенекен итте. Тәүге җиңүемә 8 сыйныфта гына ирештем. Беренче тренерым Венер абый Әскаровка рәхмәт, аның миңа беркайчан да “синнән булмый”, дип әйткәне булмады.

Син бит спорт белән шөгыльләнүдән тыш, белем аласың, иҗтимагый эшләргә дә өлгерәсең, ничек җитешәсең? Яшьлек галәмәтеме бу, теләк көчлеме?!

– Теләк, максат кирәк. Тормышны йоклап уздырасы килми бит. Буш вакытым юк диярлек. Ләкин берсендә икенчесеннән ял итәм. Әлегә барысына да өлгереп барам, алда ничек булыр, белмим.

Синең яшьләренең Казандагы “Шәрык” клубы активисты булуыңны да, кичәләр оештыру осталыгың барын да яхшы беләбез. “Шәрык”ка ничек килеп кердең?

– “Шәрык” клубы ул – үзе бер дөнья. Килеп эләгү башкаларныкыннан аерылмый, бер тапкыр килгәч бик ошады. Шуннан вакыт булганда йөргәли башладым, соңрак кичәләр уздырырга алынырга тәвәккәлләдем. Хәзер инде Аллага шөкер, “Шәрык”тагы талантлы яшьләрне, безгә теләктәшлек күрсәткән бөтен җәмәгатьчелеген күреп, дуслар белән узыша-узыша эшлибез!

– Ә менә көрәшнең милләтне саклап калуда өлеше нинди дип уйлыйсың?

– Көрәш ул – татар дөньясы! Милли спорт төребез – халкыбызның чын мәгънәсендә йөзек кашы. Алга таба да үсеп, тагын да күбрәк көрәшчеләр, кызыксынучылар җыеп, милли үсештә көчле бер юнәлеш булып торыр дип ышанам.

Ә шәхсән минем өчен ул – тормыш мәктәбе. Ата-ана баласын көрәш түгәрәгенә бирүдән курыкмасын. Дөрес шөгыльләнү кешегә буларак формалашырга, көчле, нык, сәламәт булырга ярдәм итә. Ә җәрәхәтләрдән курыксаң, бәла аяк астында, башка урында да сагаларга мөмкин, Аллаһ сакласын.

Азат, киләчәк тормышыңны ничек күзаллыйсың: ул спортка бәйлеме яисә иҗтимагый эшчәнлеккә якынракмы?

– Спорт, мәдәният, мәгърифәт, икътисад, авыл хуҗалыгы – барысын да берьюлы колачлыйсы килә (елмая). Шуларның берсен төп итеп алып, аны да, калганнарын да үстерергә инде исәп, Аллаһ боерса!

Спорт белән шөгыльләнү характерны тәрбиялиме?

– Спорт белән шөгыльләнү – бу үз тәнең өстендә эшләү, рухыңны тәрбияләү. Кайчак хөсетләнеп, ачуланып аласың, менә шундый тискәре сыйфатларны җиңә алу мөмкинлеге бирүче, рухи, фикри, тән сәламәтлеге ул. Бер шәхес болай дигән: “Ахырдан барыбер яхшы булачак, әгәр сезгә начар икән, димәк, бу әле ахыры түгел”. Иң мөһиме, авыр минутлар барыбер узачак. Сабырлык, Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә ышанырга кирәк.

Көч булгач, акыл кирәкми, дигән гыйбарә дә бар бит әле. Килешәсеңме?

– Шул гыйбарәне әйткән кеше уйласын (елмая)!

Фатих Хөсни авылдашы булгангамы, синең искиткеч матур итеп шигырьләр уку сәләтеңне дә, әдәбият белән нык кызыксынуыңны да беләбез, әле үзең дә иҗат итәсең, ахры…

– Әдәбият – тәрбиянең алтын баганасы. Кечкенәдән китап белән җенләндем, шигырь, яратам. Дусларым арасында да иҗат, сәнгать кешеләре бик күп. Ә иҗат итү өчен талант кирәк бит аңа, язып карап кына булмый…

Быел син милли көрәш буенча чемпионы исемен алуга ирештең. Бу җиңү сиңа авыр бирелдеме?

– Җиңүләрем – 10 ел буе шөгыльләнүем, тренерларым Венер Әскәров һәм Вакыйф Дәүләтшинның зур хезмәте, әти-әниемнең, дус-туганнарымның ярдәме һәм терәге. Җиңелүләрсез килми җиңү, шуны онытмыйк!

Алда иң югары үрләрне яулап, теләкләреңә ирешергә язсын! Без синдәй яшьләребез белән горурланабыз!

Әңгәмәдәш Рәфилә Сәлихова

Мин һәм футбол? Янәшә?!

Нигәдер спорт белән кечкенәдән дус түгел мин. Спортның кирәк, файдалы икәнен дә аңлыйм инде югыйсә. Үзем шөгыльләнергә яратмасам да, күп кенә спорт уеннарын яратып күзәтә идем. Аеруча баскетболны якын күрәм. Ә менә футбол диюгә, ачуым килә иде.

Сыйныфташ, дус егетләр футбол уйный. Ә без, кызларны, үзләренең җанатарлары буларак уенга чакыра иделәр. Тик кызларның да бит урында таптанып, кычкырып кына торасы килми. Безнең дә чабасы, туп тибәсе килә. Үтенә-үтенә сорагач, ялынгач, уфтана-уфтана безне дә футбол кырына уйнарга чыгара иделәр. Тик соңыннан ник чыкканыңа үкенәсең. Берсе: “Кая тибәсең?” Икенчесе: “Болай кем уйный инде?” Өченчесе… Дүртенчесе… Ахыр чиктә түзмичә, “эх!” дип уенны ташлап, янә кырыйга барып басасың…

Берәр футбол матчын телевизордан күрсәтсәләр, өйдә ир-егетләр өчен бәйрәм булса, күп хатын-кызлар, киресенчә, моннан бары тик җәфа гына чигә. Җитмәсә, көтеп арган сериалны өзеп куялар. Һәрбер уенчының һәр адымын тикшерү, минутына әллә ничә тапкыр “гол!” дип кычкыруны тыңлау зу-у-ур сабырлык сорый.

Бәлкем, кызлар өчен шундый “күңелле” булганга яратмыймдыр инде футболны. Белмим…

Университетка укырга кергәч, физкультура юк, рәхәтләнеп ял итәрмен, спортны читкә этәрмен дип уйлаган идем. Иртә шатланганмын… Шунысы кызык: нәкъ менә университетта спортны ярата башладым. Юк, хәзер дә спортчы түгелмен. Тик мәктәптә качып йөргән физкультура дәресләренә хәзер инде теләп йөрим. Белмим, әллә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы миңа шулай тәэсир итәме, әйтә алмыйм.

Ләкин барыбер футбол белән кызыксынырга ашыкмадым. Дус кызым, үзе футбол уйнаганга, кызыксынганга, һаман миңа төрле командалар, уенчылар, матчлар турында сөйли иде. Мин генә: “Футбол – юләрләр уены! 22 сау-сәламәт кеше бер кечкенә туп артыннан нигә йөгереп йөри, аңламыйм”, – дип җавап бирә идем.

Бер тапкыр дус кызым Казанда үткән бер матчка барырга күндерде. Нинди командалар, кемнәр уйнаганын хәтерләмим… Көне шактый салкын иде. Берни дә аңламыйча бер уен кырына, бер трибунага, әле уенчыларга, әле җанатарларга карап, аларны жәлләп утырдым. Бигрәк кызык икән аларны күзәтү. Ни генә эшләми: акыра, кычкыра, ялвара, сүгә… Янда утырган дустым да бар көченә ниндидер сүзләр кычкыра… Ул көнне “Рубин” җиңде. Казан стадионы “ду” килде. Кем ничек булдыра, шулай эмоциясен күрсәтте. Кыскасы, чып-чын кәмит инде. Икенче көнне дустымның тавышы беткән, тамагы авыртты. Аны кызгансам да, үзем өчен шатланып куйдым: әле ярый җанатар түгелмен…

Шул матчтан соң футбол турында шактый озакка онытып тордым… Тик күптән түгел генә дустым янә футболга барачагыбызны әйтте. “Юк” диюнең барыбер файдасы булмаганга, ризалаштым. ЦСКА һәм “Рубин” уены буласы көнне без дустым белән көтмәгәндә кунакка киттек. Шуңа футболны стадионда түгел, ә зәңгәр экран аша карарга туры килде. Башта карамасам да була дип шатландым. Тик дустым мине үз янына утыртты да, кемнең – кем булуын, уенның бар кагыйдәләрен җентекләп сөйләргә, аңлатырга тотынды. Баштарак уфтанып утырсам, соңрак футбол белән чын мәгънәсендә кызыксына башладым. Үзем дә моңа озак кына төшенә алмый, ышанмыйча йөрдем. Тик бу дөрес, мин һәм футбол – янәшә!

P.S.: Дөньяда әллә нинди могҗизалар бар ул. Көтмәгәндә, уйламаганда бар да кинәт үзгәрергә мөмкин… Менә бит Спорт елы миңа, спорттан качып йөргән кызга ничек уңай тәэсир итә. Бу – әле башы гына, дип ышанасы килә.

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

КДУ студенты.

булу җиңелме?

Кыңгыраулы мәктәп еллары инде күптән артта калды. Без дә студент булу бәхетенә ирештек. Казан урамнары буйлап адашып йөргәндә, аудитория тапмый җәфаланганда син үзеңне чын студент итеп тоя башлыйсың. Читтән караганда ялтырап торган мөстәкыйль студент тормышы михнәтен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән шул.

11 ел буе әти-әниеңнең кайгыртучан карашын тоеп яшәгәннән соң, мөстәкыйль тормышка аяк басу җиңел түгел, билгеле. Биредә безнең өчен бар да яңа, үзенчәлекле, мавыктыргыч булып тоела. Синең өчен кайгырып, ут йотып торучы әти-әниеңнең ышанычын аклап, тырышып укымыйча да ярамый. Студент булу җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә синең төркемдәшләрең, дусларың кем булуы да мөһим. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дип белми әйтмиләр, күрәсең.

Укырга килгәндә университет янында җыелып торучы яшьләр арасында кулына тәмәке тоткан кызларны очратырга мөмкин. Шулар арасында күбесе минем яшьтәшләр. Яшьлекләрен төтенгә төргән кызларга карап, күңелем әрни. Ә бит алар артыннан ияреп, кулга тәмәке алуның бер кыенлыгы да юк. “Нигә тәмәкегә үрелдегез? – дигән соравыма күбесе: “Дус кызларымнан күреп” – дип җавап бирә. Әйе, монда без ирекле, һәр адымыбызны тикшереп торучы әти-әни дә юк. Нигә әле дөнья рәхәтен татып карамаска, ди?! Мөгаен, күп яшьтәшләремнең башында шундый уйлар бардыр. Югыйсә нәкъ менә кызлар тәмәке колына әверелмәс иде.

Студент тормышындагы кыенлыклар әхлак кагыйдәләре белән генә чикләнми әле. Без, авыл балалары өчен, тел мәсьәләсе зур авырлыклар тудыра. Кечкенәдән татарча укып үскән кешегә рус телендә лекцияләр язу җиңел түгел. Югарырак курстагы дусларың белән аралашасың килсә, әңгәмәнең рус телендә барачагын көт тә тор. Инде студент булдым дип авылга кайткач, сөйләм теленә рус сүзләре кушып сөйләшүче яшьләр дә җитәрлек арабызда. Минемчә, бу чын әдәпсезлек билгесе. Туган телеңне аяк астына салып таптау белән бер бит бу! Үз-үзен, үз милләтен хөрмәт иткән һәр яшь кеше туган төбәгенә кайткач кына булса да саф татар телендә сөйләшсен иде. Кимсетелүләргә, кысылуларга дучар булган татар телен без сакламасак, кем саклар икән?

Үзем студент булгач кына, тел, мәсьәләләренең ни дәрәҗәдә саега баруын аңладым. Ләкин ничек тә булса шушы катлаулы заман мохитендә телебезне, динебезне, милләтебезне саклап каласы иде бит.

Зәлия ЛАТЫЙПОВА

Комментарии