11 октябрь – Хәтер көне

– 1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәрләре белән сугышып, ханлыгы өчен шәһит киткәннәрне искә алу көне ул. Аның быелгы 20нчесе дә, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 10да Ирек мәйданында башланып китәчәк. Аннан халык урам буйлап Кремленә бара. Сөембикә манарасы янында ата-баба рухына дога кылына һәм Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазы укылачак, диелә М.Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәге, “Мәгариф” ассоциациясе, “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы, “Азатлык” яшьләр берлеге, Яшьләр форумының уртак белдерүендә.

Дөрес, быелдан пикет, митингларны, җыеннарны суд биналары янында үткәрү канун нигезендә тыела. Аңа да карамастан милли хәрәкәт чигенергә җыенмый. Мөлеков исемендәге үзәкнең яңа рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Хәтер көне 19 ел рәттән Ирек мәйданында үтте. “Без бит судка каршы җыен үткәрмибез. Бу Хәтер көне, сәяси җыен түгел. Бу көн – татар дәүләтләренең җимерелүенә юл ачкан, татарларга каршы геноцид башланган көн”, – ди ул.

Быел милли оешмалар “Хәтер көнен мин үткәрәм!” дип бүлешеп ятмаска ниятли, бергәләп оештырмакчылар. ТИҮдә шундый чакыру яңгыраса да, аның тарихи датасы турында бәхәсләр дәвам итә. Милли хәрәкәт активисты, КАИ белгече Раил Имамов тарихи дөреслекне кайтарырга, Хәтер көнен 12 октябрьдә үткәрергә кирәк, дип саный һәм шуның өчен көрәшә дә. “Хәтер көнен ел саен күчереп тору яхшыга илтми. Шуңа күрә 20нче тапкыр үткәрелсә дә, күпчелек халык аның нәрсә икәнен дә белми. Ул махсус эшләнә дигән фикергә килми хәл юк. Бу – Хәтер көнен әкренләп юк итү сәясәте. Кайсы аңлап, кайсы аңламыйча шуны эшли… – ди ул. – 1993 елдан бирле җитәкчеләрен үгетләп файда юклыгын аңлап, бер төркем милләтпәрвәрләр ел саен 12 октябрьдә сәгать 12дә Сөембикә манарасы янында гади генә итеп Хәтер догасы үткәрә. Аны мәрхүм Исхак хәзрәт Лотфуллин (урыны җәннәттә булсын) алып бара иде. Быел да, инде хәзер гына түгел, Конгресс яшьләре дә якшәмбегә ябышып тарихи дөреслектән тайпыла башлагач, без аны тагын аерым үткәрергә мәҗбүр. 12се 12дә Сөембикә янына килегез. Аннан сәгать бердә Кол Шәриф мәчетенә өйлә намазына барабыз. Бу халыкны бүлү түгел, дөрес юлдан бару. Башка чарабыз юк…” – дип чакыра Раил Имамов.

Тәүге чорда 15 октябрьдә үткәрелә башланган Хәтер көнен күчерүгә борчылу белдергән милләтпәрвәр сәясәтче “Азатлык” радиосы форумында Раил Имамовны да гаепли. “Раил энем! Әллә нинди йолдызларны санап, Хәтер көнен 15 октябрьдә түгел, 12сендә дип казып чыгардың. Ә бит 15е ул бер символик дата булып, халык шушы көнгә ияләшә башлаган иде. Кемнәргәдер бу ошамады, Хәтер көнен анда-монда тартып йөртә башладылар. Хәерле булсын инде, ничек булса да, узсын гына, бетә күрмәсен, чөнки бу көн милләтнең бердәнбер сәяси акциясе, урамга чыгып үз тарихын кычкырып сөйли ала торган көне. Бу көн, шәһитләребезне искә алу белән бергә, бүген дә Мәскәү тарафыннан өчен көрәшкәнгә эзәрлекләнгән зыялыларыбызны да, шулай ук бәйсезлегебезне, телебезне, милли мәктәпләребезне, динебезне яклау көне булсын иде!” – дип язып куйган ул.

Бу көн уңаеннан “Азатлык” сәхифәсе форумында фикерләшүчеләр Хәтер көненә халыкның элеккечә бердәм килмәвенә, елдан-ел кеше азаюга борчыла.

– Халкыбыз асраган 700ләп сәхнә «йолдызлары» бар. Бер 100-150гез генә булса да иртәнге йокыгыздан 1-2 сәгатькә аерылып, халкыгызга күренегез әле. Шул тирәдәге мәчет картлары бу көнге өйлә намазын җыелган халык белән «Сөембикә» манарасы янында укыса, бик күркәм, изге гамәл булыр иде, – ди Чаллыдан Анурбик әфәнде.

Моңарчы Г.Сафиуллина, И.Биктаһиров, Р.Мәликовларны гына күрсәк, бер булса да Салават, Хәнияләр 20нче Хәтер көнендә халыкка күренер, – дип өметләнә Бишбалта бистәсеннән Шамил Ятаев шул ук форумда.

“Азатлык” сәхифәсендә язышучылар Хәтер көненә кеше аз килүне реклама аз булудан да күрә. Матбугат чараларында игъланнар юк дәрәҗәсендә. “Хәтта бу хакта мәчетләрдә дә дәшмиләр. Җомга вәгазендә каһарман бабаларыбыз рухын искә алып дога кылырга мәйданга чакырулар да ишетелсә, халык белер иде”, – ди Хәтер көнен оештыручылар. Кызганыч, мәйданда муллаларыбызның да бик сирәге генә күренә. Әллә тыялар, әллә битарафлар. Хәер, милләт, тел дип сөйләнгән сәясәтчеләребез, каләм әһелләре дә бик сирәк була мәйданда. Ел да берничә кешене исәпләмәгәндә, әлбәттә.

Ә менә “Безнең гәҗит” газетасы редакциясе бу көнне эш көне дип игълан итә һәм коллектив тулысы белән мәйданга чыга. Газетабызны таратабыз. Халык арасында тыңлап йөрибез. Кем-кем, нәкъ менә журналистлар булырга тиеш биредә алгы сафта.

“Азатлык” радиосы ярдәмендә Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии