Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Татарстан Дәүләт суверенитеты турында Декларациянең 22 еллыгы турында мөрәҗәгате

2012 елның 30 августында халкы тарихында,Татарстан тарихында бөек вакыйганы бәйрәм итәчәкбез. 22 ел элек, 1990 елда, Татарстан Югары Шурасы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте, Татарстан дәүләтчелеген торгызу юлында беренче адым ясалды. Декларациягә таянып, 1992 елда Татарстан статусы турында референдум үткәрелде, Татарстан Конституциясе, «ТатарстанРеспубликасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләртурында» ТР Законы кабул ителде. Һичшиксез, бу бөек тарихи документлар иде. Нигә соң без, татарлар, 90нчы елларда тарих биргән мөмкинлекләрдән файдаланмадык, дәүләтчелекне ныгытып, татар телен дәүләт теле итә алмадык?

Декларациянең 3нче маддәсендә: «Татарстанда татар һәм урыс телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы куллануы… гарантияләнә» диелгән. Нигә соң татар милләтенең язмышын хәл итә торган канун гамәлгә ашырылмады? Тел турында язабыз, ә бу мәсьәләләр сәясәткә килеп тоташа. ХХI гасырда яшибез, хөрмәтле туганнар. Әмма ләкин Русия һәм Татарстан ХVI гасырда калдылар, аларда феодал сәяси төзелеш хөкем сөрә. Демократия, сәяси көндәшлек, ирекле гадел сайлаулар, сүз иреге, көчле оппозиция, бәйсез мәхкамә булмаса, тел мәсьәләләрен чишә алмыйбыз. Безнең түрәләр законнарны гамәлгә ашыру турында, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмыйлар, алар Путинга, Шәймиевкә ничек ярау турында уйлыйлар. Ә демократик илләрдә түрәләр иң беренче сайлаучыларга, халыкка ярарга тырыша. Шуннан соң чагыштырып карагыз, без ничек яшибез дә демократик Европа илләрендә ничек яшиләр. Анда зур булмаган халыкларның телләрен саклап калу буенча махсус канун «Региональ телләрнең Европа Хартиясе» кабул ителде. Бу канун буенча барлык халыкларның үз телендә урта һәм югары белем алырга хокукы бар һәм хакимият аны тәэмин итәргә тиеш. Европа берлеге бу законны гамәлгә ашыруны бик таләпчән күзәтә. Ә без 90нчы еллар башында Татар Милли Университеты турында бик күп шауладык, шул шаулаудан эшкә күчмәдек. Милли Университет – милләтне, телне саклап калуның иң әһәмиятле шарты. Шушы хакыйкатьне аңламаган кешеләр хәзер дә хакимияттә. Кызганычка каршы, халыкның укымышлы, яңача уйлый торган кешеләрне хакимияткә сайларга мөмкинлеге юк.

Татар теленең дәрәҗәсен күтәрүдә телевидение, радионың әһәмияте бик зур. Әмма ләкин Дәүләт телерадиокомпаниясен юк иттеләр. Бик кызык – дәүләт бар, ә ДТРК «Татарстан» юк. Аны җимергәндә Дәүләт Шурасы бу мәсьәләне карамады, кибетне япкан кебек яптылар. «Татарстан-Яңа Гасыр»да татар теле үги бала хәлендә. Мәсәлән, телеканал җитәкчесе атналык күзәтү тапшыруын бары тик урыс телендә алып бара. Нигә «Татарстан-Яңа Гасыр»ны татар каналы итмәскә? Чыбыклы радионы юк итүдә татар теленә балта чабу кебек булды. Әзрәк акча табып, чыбыклы радиода татар каналы оештыру турында фикерләр бар иде. Игътибар итмиләр татар оешмаларының тәкъдимнәренә, «акча юк» дигән җавап әзер. Бер футболчы сатып алырга 500 миллион сум бар, ә татар радиосы өчен бер сум да юк.

Ун миллионлы татар халкының федераль телевидение каналы юк – оят, гарьлек! Татар каналы турында ничә еллар сөйлибез, эш эшләнми.

Декларациянең 2нче маддәсе: «Татарстан территориясендәге җир һәм аның байлыклары… бары тик аның халкының милке булып тора».

Нигә соң без бу канунны гамәлгә ашыра алмадык? Әйтик, 2011 елны Мәскәү Татарстанның 400 миллиард сум салымын һәм Татарстан җирендә табылган нефтьне тулысынча талап алды! («Звезда Поволжья» газетасыннан, 2012 ел). Дөньяда бу дәрәҗәдә таланган бер генә колония дә юк! 2002 елда Татарстан дәүләтенә, Конституциягә һөҗүм башлангач, нигәдер беркем дә сораулар бирмәде: Русия Федерациясе Конституциясе 1993 елда кабул ителде. Ун ел Татарстан Конституциясе РусияКонституциясенә каршы килмәде, ничек ул хәзер генә ярамый башлаган? Ничек Федератив демократик дәүләттә (РФ Конституциясе, 1нче маддә) «туры китерү» үткәреп була? Федерация булгач, күптөрлелек булырга тиеш. «Туры китерү» үткәргәч, РФ унитар дәүләткә, империягә әйләнә.

Татарстан дәүләтен җимергәндә Дәүләт Шурасы кая иде соң, « гаранты» кая поскан иде? Хакимият ни сәбәптән халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә Конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкмады? Татарcтан халкы Конституциядәге үзгәрешләр аркасында җирсез, милексез калды. 2002 елда «яңа редакция» дигән булып икенче кабул иттеләр. Анда «суверен дәүләт – халыкара хокук субъекты» юк, «җир һәм аның байлыклары – бөтен халык милке» дигән маддә юкка чыгарылды, «Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия» дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар… Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды.

Хөрмәтле туганнар! Татарлар бөек тарихлы, бөек мәдәниятле, әдәбиятле, бай һәм матур телле, тулы хокукка лаек дөнья милләте. Татарларның күпчелеге бу хакыйкатне аңласа, татарлар горурланып: «Мин татар», – дип әйтсәләр, халык ихтыяҗлары өчен көрәшүче җитәкчеләр сайласалар, Дәүләт суверенитеты турында Декларация гамәлгә ашырылыр, дәүләтебезнене торгызырбыз, туган телебез дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелер, Милли Университет, мәктәпләр, милли кино, радио һәм телевидение булдырырбыз. Халкыбызның суверенитетка, бәйсезлеккә тулы хокукы торгызылыр – без бетүгә түгел, ә яшәргә дип, көрәшергә тиешбез. Татар халкы финнардан, католон, уэлс, латышлардан ким түгел, безнең дә заманача Европа дәүләте төзерлек көчебез бар, иншалла.

Бөек бәйрәм белән сезне, хөрмәтле туганнар!

БТИҮнең җыенында кабул ителде.

27 август, 2012 ел.

Комментарии