«Трамвай йөрткәндә тәрәзә төбендә үскән гөлләргә сокланам»

«Трамвай йөрткәндә тәрәзә төбендә үскән гөлләргә сокланам»

Моннан бик күп еллар элек җырчы Асаф Вәлиевның «Трамвайчы кыз»ын еш әйләндерәләр иде. Бу клипны хәтерлисездер әле – сөйкемле генә яшь кыз трамваена кереп утыра. Күзләрендә очкын, йөзендә елмаю. Ул хәрәкәткә китергән тимер вагон акрын гына рельслар буйлап хәрәкәт итә дә тукталышка килә. Ә бу вакытта җыр сүзләре трамвайларның иртә таңнан, кояш белән бергә хәрәкәт итә башлавын, трамвайчы кызның: «Сак булыгыз, вагон кузгала!» – дип кисәтүен сөйли.

Чаллы шәһәрендә яшәүче Зөлфинә Казанцева да шушы клипта төшкән кыз кебек, елмаеп-көлеп кенә тора. Ул да инде 30 ел буена рельслар буйлап халык ташый. Һөнәренә булган тугрылыгы еллар аша тәҗрибә алып килгән аңа. Менә күз алдына гына китерегез: тукталышта бер өем халык басып тора. Кайсы нинди холыкка ия булуы турында әйтеп бирү мөмкин эшме? Юктыр. Ә Зөлфинә Казанцева бер караш ташлауга бу кешеләрнең холкын гына түгел, билет өчен акча түләячәкме-юкмы икәнен дә белеп тора.

«СӘГАТЬКӘ КАРАП КЫНА ТОРАМ»

Көндезге сменага эшкә җыенган чагында туры китердем мин аны. Сөйләшә-сөйләшә трамвайлар «яши торган» депога киттек. Кызык иде аның артыннан иярүе. Чит кешеләргә керергә тыелган территориягә аяк баскач та, «хәзер барысын да сөйлим, тикшеренеп кенә чыгыйм инде», – дип, тиз генә шәфкать туташы янына кереп чыкты (Һәр эш сменасы алдыннан трамвай йөртүченең сәламәтлеген карыйлар икән – А.З.). Аннары үзе генә белгән юллар белән трамвайлар янына алып китте. «Бүген миңа иске трамвай гына калган икән. Эх!» – дип уфтанып куйды да, елмаеп, «керә тор, үскәнем», – дип өстәде.

Берникадәр аралашырга җитешкән идек бит, холык фигылендәге хатын-кызларга хас йомшаклыгын иләк аша уздырам да, Зөлфинә апаның утыз ел буена трамвай дип аталган «мөгезле тимер ат»ны тыңлата алуына гаҗәпләнеп куям. Әңгәмәдәшем трамвай кабинасына кереп утырып, рельслар буйлап акрын гына Чаллы үзәгенә таба юл алгач – бары тик шул вакытта гына бу ханымның нинди батыр йөрәкле булуына һәм көн саен меңәрләгән кешенең язмышын уч төбендә саклап йөртүенә төшендем.

Тумышы белән Минзәлә районының Җәмәк авылыннан ул. Күршеләрендә Рәхилә исемле бер апа яшәгән. Авылга кайтып-китеп йөргән күрше апасының трамвайчы булуы турында ишеткәннән соң, «Мин дә шушы һөнәрне сайлармын, мөгаен», – дип башына киртләп куйган булган Зөлфинә ханым. Аннан соң, читтән карап торышка, җиңел эш кебек тә күренә бит. Матур итеп киенгән хатын-кызлар, төз генә утырып, тимер вагоннарны җайлы гына рельслар буенча хәрәкәткә китерә… Кабиналарында да берүзләре, комаучау итүче юк – җан рәхәте!

– Бу һөнәр турыда ныклап белеп бетермәгәнгә күрә шундый ашыгыч нәтиҗәләр ясаганмындыр да инде, – ди әңгәмәдәшем юлдан күзен алмый гына. – 1986нчы елның октябрь аенда эшкә урнашкан идем, укулар гыйнварда гына башлана, диделәр. 3 ай буе шушы депода кар чистартып, болтлар борып, көрәк күтәреп йөрдем мин башта. Гыйнварда укулар башланды. Трамвайның төзелеше, икътисад фәнен, юл йөрү кагыйдәләрен укыдык, шәһәрдәге юлларның төзелешен өйрәттеләр. 6 ай буе белем алганнан соң, инструктор белән бергәләп эшкә чыктым. Эшкә чыккач кына аңладым, дәрестә укыганнар белән генә ерак китеп булмый икән – белемнәрне гамәлдә кулланып, эшләп караганнан соң гына белә башлыйсың трамвай йөртүнең ни икәнен…

Беренче көнне эшкә чыккач үзенең ничек каушавын да, трамваеның ватылып калуын да яхшы хәтерли ул. 18 яшьлек кенә булса да, югалып калмаган, мөстәкыйль рәвештә чыгу юлларын тапкан. «Гел ватыла иде минем трамвай, йә мине сөйрәтеп алып кайталар иде, йә үзем берәрсен сөйрәтеп алып кайтам – тыныч кына үткән бер көн дә булмагандыр», – дип сөйли әңгәмәдәшем. Күпләребез белмидер дә әле – трамвай йөртүчеләр тукталыш белән тукталыш арасын таш яуса да, кар ишсә дә билгеле бер вакыт эчендә узарга тиеш. Әгәр бер пункттан икенчесенә кадәр араны ике минуттан да соңгарак калып узасың икән – хезмәт хакына өстәп бирелә торган премия акчаларын кисәләр.

Хәтта иртәрәк килергә дә ярамый. Бер минут алдан килсәң – сүз әйтмиләр әле, ләкин ике минутка алданрак килеп җитсәң, ул вакытта шулай ук премиясез каласың инде. Һәрвакыт каядыр ашыгасың, гел расписаниегә карап торасың.

– Һөнәрем минем холкымны да үзгәртте – көндәлек тормышта да һәр минутым исәпле. Сәгатькә карап кына торам: ничә минутта нәрсә эшләргә өлгерәм дип, һәр секундымны саныйм. Трамвайчы һөнәре төгәллек һәм эчке тәртип тәрбияләргә булыша, – ди Зөлфинә ханым елмаеп.

Тик гел ашыкса да, гомер буе тимер белән идарә итсә дә, кешелек сыйфатларын җуймаган ул – һәр пассажирына игътибарлылык һәм илтифат күрсәтергә тырыша. Бик ашыккан чакларында да, өлкән яшьтәгеләрнең чабып килгәнен күрә икән – туктап көтеп тора. Аягы авырткан карчык кармаланып акрын гына чыгу юлына таба барганда да, кабаландырмый…

Изображение удалено.

– Тукталышка килеп җиткәч, халыкны күз уңыннан кичерәм. Араларында төрлесе бар. Пычранып һәм елаудан шешенеп беткән балаларын җитәкләгән исерек аналар, сәләмә киемнәр кигән карчыклар… Аларга карап йөрәктән кан тама. Кешеләр белән эшләгәч, психолог та булырга туры килә. Кергәннәрнең йөзенә бер күтәрелеп карау да җитә – билет өчен акча бирәчәкме ул юкмы, шундук аңлап алам. Аның карашында, басып торышында ук барысы да язылган була. Әгәр трамвайга мондый пассажир кергән икән инде, кондуктор ул кеше янына барып, билет сатмыйча торып ишекләрне япмыйм. Конфликт туган очракта аны тиз арада хәл итеп булсын өчен эшлим бу эшне, «чыгыгыз»,– дип, ипләп кенә чыгарып җибәрәм андыйларны. Чыгып китмиләр икән, тавыш кубарудан файда юк. Көненә 5-6 шундый пассажир эләгә. Салонда конфликтлы хәлләр еш була инде. Кайберәүләр өйләреннән чыгып киткәндә үк ярсыган була. Андыйларга берәрсе белән кычкырышырга, шул рәвешле эчендә кайнаган ачуын чыгарырга кирәк. Аларны тынычландырырдай сүзләр эзлим. Әле шундый нәтиҗә ясап утырдым беркөнне – элек халык ачык күңелле, мөлаем иде, хәзер кешеләр усалланды, күпләр үз эченә бикләнде. Бик сизелә бу әйбер. Нилектән шулайдыр – үзем дә аңлатып бирә алмыйм. Кешелеклелек кыйммәтләре югала бара кебек. Менә шундый күзәтүчән кеше инде мин, үскәнем. Кешеләргә генә түгел, узып киткәндә өйләрне, аларның тәрәзәләрен, челтәрләрен һәм чәчәк атып утырган гөлләрен күзәтәм… Табигатькә күз салам. Кышын агачлар бәскә сарылып, купшы булып утыра. Көз көне исә тирә-юнь сары шәл бөркәнгән кебек. Әбиләр чуагы аеруча да матур. Ә җәй көне кояш батканын карап хозурланам. Менә шушындый мизгелләрдә бөтен авырлыклар онытыла да, «Ничек көчле яратам мин үз һөнәремне!» – дип уйлыйсың.

«ИРЕМ БУЛМАСА, ЭШЛИ АЛМАС ИДЕМ»

Зөлфинә Казанцеваның әнә шулай ялкынланып һәм яратып сөйләвен тыңлап утырдым да, күңелгә фикер килде. Юк, тормышта бар да алай җай һәм тигез генә бара алмыйдыр. Кайвакыт күңелдә «Ник кердем микән бу эшкә?» – дигән үкенү дә киләдер. Шунсыз булмый бит. Әмма әңгәмәдәшем минем бу фикеремне ишеткәч, озак уйлап тормастан: «Алай дип уйлаганым булмады», – дип елмайды. Аннары бераз тын торгач кына өстәп куйды: «Дөрес, әгәр пенсиягә чыксам, бер генә көн дә эшләмәс идем, дип үземә сүз биргән чаклар булгалый!»

– Кайвакыт ревизорлар килеп тикшерә, ниндидер кимчелекләр табалар. Аларга да ачуланып булмый – аларның үз эше, тик кимчелек табылгач, җәзасы да була бит. Яки бер үк линиядән барган башка коллегаларың белән сүзгә керешеп китәсең. «Ник син минем алдыма кердең, ник алданрак бармыйсың, ник вакытымны аласың, тоткарлыйсың?» – дип ачуланышасың да, күңелдә юшкыны кала. Тик, бәхеткә, мондый көннәр сирәк була инде. Шуңа күрә, эшемне башка һөнәргә алыштыру турында җитди уйлаганым булмады. Ә югыйсә андый мөмкинлек бар иде… – ди ул.

Һөнәрендәге авырлыклар турында сөйләгәндә, Зөлфинә апа иренә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Ике балаларын тәрбияләгәндә, ире зур көч куйган – әни кеше иртүк торып эшкә киткәндә аларны мәктәпкә озаткан, соң гына кайтып кергәндә исә, дәресләрен әзерләргә булышкан. Кешеләрнең дә төрлесе була бит, авыр сүз әйтеп, Зөлфинә ханымның кәефен бозган очраклар да булгалагандыр. Әнә шундый вакытларда, иренең җилкәсенә сыенып, эчендәге зарын сөйли һәм юату сүзләре ишетә алган ул. «18 яшемдә үк чыктым мин аңа кияүгә. Әгәр ирем булмаса, мин утыз ел буе трамвайчы һөнәрендә эшли алыр идем микән?» – ди әңгәмәдәшем.

Зөлфинә Казанцева белән сөйләшеп барып, беренче тукталышка якынлашканны сизми дә калганмын. Ишекләр ачылды да, трамвай эче халык белән тулды. Нәкъ шушы вакытта Зөлфинә апаның да күзләре очкынланып, йөзе балкып китте. «Эш көне башланды», – дип елмайды ул, каршында торган көзге аша салондагы пассажирларына карап. Кем генә юктыр бу кешеләр арасында. Кемдер больницадагы якынының хәлен белергә, икенче берәүләр кунакка, өченчеләре эшкә, дүртенчеләре сөйгән яры белән очрашуга барадыр. Рельслар буйлап җай гына алга томырылган вагон эчендә тормыш үзенчә кайный шул. Бу мизгелләрдә Зөлфинә апаның кечкенә кулларында трамвайны хәрәкәткә китерүче җайланмалар гына түгел, әнә шул кешеләрнең гомерләре дә иде.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Чаллы – Казан

«Трамвай йөрткәндә тәрәзә төбендә үскән гөлләргә сокланам», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии