«Сарман»лылар моңландырды

Казан милли мәдәният үзәгендә «Сарман» ансамбленең 25 еллыгына багышланган җырлы-биюле тамаша узды. «Сарман»ның һәркемгә дә таныш моңлы җырлары еракларга, туган якларга алып китте. Һәркем артистларга кушылып, рәхәтләнеп җырлап утырды.

Ансамбльдәгеләрне олы яшьтәге апа-абыйлар димәссең, менә дигән итеп җырлыйлар да, бииләр дә, яшьләргә алыштыргысыз. Берсеннән-берсе матур көйләр уйнап, гармунчы утыра.

Бу көнне, «Сарман» ансамбленнән тыш, тамашачыны «Яшьләр» ансамбле дә үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Әмма шулай да Рамил Шәрәфетдинов белән Ислам Әминовны аерым мактап үтәсе килә. Беренчесе мине үзенең көчле, матур тавышы белән шаккатырса, икенчесе гел сәхнә өчен туган диярсең. Очкын кебек килеп чыгып, барысының йөрәкләрендә ялкын кабызды ул. Дәртле җыр һәм биюләре белән бар залга җан кертте.

Бер суга, бер утка сала дигәндәй, бер моңлы, бер дәртле җырларны тыңлап, сизелми дә вакыт үтеп китте. Кичә ахырында «Сарман» һәм «Яшьләр» ансамбле бергәләшеп җырладылар. Ә инде иң соңыннан зал аларга кушылып, «Туган тел»не башкарды.

Кичә бер генә йөрәкне дә битараф калдырмады дип уйлыйм. Ул үзебезнең туган телебезнең нинди матур, нинди моңлы, нинди якын икәнен тагын ассызыклады.

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА

Комментарии