Сезнең юбилей – минем дә юбилей

Сезнең юбилей – минем дә юбилей

Мин беркайчан да кешегә начарлык теләмәдем. Рәнҗетсәләр дә гафу итә белдем. Кечкенәдән шигырьләр укырга, ятларга ярата идем. Шигырьләр дә вәгазь кебек бит, гел яхшылыкка өнди.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән намазга баскач, Коръән тәфсирен (Ногъманиныкы) укып чыгу насыйп булды. Аны уку минем иманымны ныгытты. Үземә нәрсәдер җитмәгәнен тойдым. Өемдә ирем, балаларым бар, ә мин күңелем белән ялгыз идем.

Авылыбыз очында бер чишмә бар. Шул чишмә суын эчкәндә теләкләремне телим: «Йа Раббым, кешеләргә изгелек эшли алсам иде», – дим. Кемгәдер эчке серләремне сөйлисем, фикерләремне уртаклашасым килә.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, почтальоныбыз газета-журналларга яздырырга кергән. «Безнең гәҗит»не күрсәтте. Бер күрүдән ошаттым мин аны. Уртадагы «Иманга юл» сәхифәсендә беренче мәкаләм басылып чыкты. Шуннан бирле байтак гомер узган – язмаларым 2008нче елдан бирле дөнья күрә инде. Сезнең юбилей ул минем дә юбилеем. Минем – сезне, сезнең мине күргәнегез юк. Газетада үземнең язганнарымны күрсәм, күңелем сөенә, яшәреп китәм. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын, тәкәбберлектән генә сакласын. Укучыларым яратып укып, күңелләренә шифа алсалар, бәхетле булыр идем.

«Безнең гәҗит» күп тиражлы,

Гомерле генә булсын!

Халык яратып укысын,

Язылучы күп булсын.

Арттырмагыз битләрен дә,

Арттырмагыз бәясен.

Бар кеше дә көтеп алсын

«Безнең гәҗит» киләсен.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Газета белән реклама аша таныштым

Мин рекламаларны карарга да, тыңларга да яратмыйм. Әмма бер реклама ролигы хәтергә сеңеп калган бит. Димәк, бу 2003нче ел булган. «Безнең гәҗит»нең беренче чыккан айлары булгандыр, мөгаен. Телевизордан баш мөхәррир Илфат Хәкимулла улы Фәйзрахмановның бу гәҗитне рекламалап ятуы хәзергәчә күз алдында тора. Аның дулкынланган тавышы, кулларының сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп алуы, гәҗит тышлыгының зәвыклы бизәлеше минем күңелемне җәлеп иткәндер. Шунда уйлап куйганым хәтеремдә: «Бу бик чиста күңелле, гадел кешедер». Чөнки бик күп сынаганым бар – халык алдында чыгыш ясаганда шундый чиста күңелле кешеләр генә дулкынлана.

«Безнең гәҗит» белән беренче танышу хатынның туганнарына баргач булды. Алар бу гәҗитне алдыралар икән. Мин укырга ябыштым. Кунакларның да, хатынның да укыйсы килә, хуҗалар да укып бетермәгәннәр икән. Биреп тә җибәрәселәре килми. Чын-чынлап үпкәләшеп бетә яздык. Шуннан соң башта китапханәдән, аннары яздырып алып укый башладым. Менә инде ике ел язмаларым әледән-әле «Безнең гәҗит» битләрендә басылып тора. Хатларны санамаганда, аңарчы беркайчан да татар телендә язганым юк иде әле. «Синең сөйләгәннәрне тыңлап, язганнарыңны укып бара торгач, үзебез дә «Безнең гәҗит»кә язылдык әле», – дип шалтыратучы танышларым күбәйде. Менә шулай күтәренке күңел белән, оптимистик рухта булып, «БГ» хезмәткәрләрен, гомумән, барлык укучыларны, хәбәрчеләрне юбилей уңае белән котлыйм.

«Безнең гәҗит»кә унбиш яшь,

Азмы бу, әллә күпме?

«Безнең гәҗит»кә язылсаң,

Белерсең ай-һай күпне!

«Безнең гәҗит» битләрендә

Тамыр җәйгән гаделлек.

Хезмәткәрләре намуслы,

Аларга хас гадилек.

«Безнең гәҗит»не укырга

Хатыным чират тора.

Алданрак укыр өчен

Бик тиз хәйләсен кора.

Хәбәрләрне укып чыккач,

Бәхәсләшеп алабыз.

Уртак фикергә килгәч тә,

Тынычланып калабыз.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре

Халык яклы гәҗит

Барысын беләсең, күрәсең,
Татарларны күтәрәсең.
Борынын чөеп җибәрсә
Шалт – урнына төшерәсең!
Тормыш ямьле булсын диеп
Тырышасың »Безнең гәҗит».
Син һәрвакыт халкың яклы,
Иллегә дә, йөзгә дә җит!

Рәис ВАҺАПОВ,

Апас районы, Дүртөйле авылы

Үткен каләм, аек акыл синдә

Сөекле, яраткан «Безнең гәҗит»!

Бүген дә син янә каршымда.

Уй-фикерләр тәңгәл килә –

Әйтерсең лә син – әүлия.

Туры сүзле дә, халыкчан син,

Бертигез күрәсең һәркемне.

Ә кайгыртучанлыгың белән

Һәй сөендерәсең син безне!

Бик күп гәҗитләр матбугатта,

Юк нинди генә исемлесе!

Үткен каләм, аек фикерләү –

Безнең өчен иң кадерлесе.

Кимсетелмәсен минем халкым,

Читтә калмасын татар теле.

Татарның мәнфәгатен яклап,

Тукайның ана телен саклап,

«Безнең гәҗит», сөекле халкыңа

Хезмәт күрсәт син көне-төне.

Әлфия САЛИХОВА,

Мамадыш районы, Комазан урманчылыгы

Комментарии