БДИ. ИМТИХАННАРДАН СОҢ

БДИ. ИМТИХАННАРДАН СОҢ

27 майдан 17 июньгә кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, имтиханны оештыручылар өчен дә «урак өсте» булды. чын мәгънәсендә авыртмаган башка тимер тарак буларак «уйлап чыгарылды». Бердән, укучыларның үзләренең нервылары какшаса, икенчедән, чыгарылыш сыйныфларның ата-аналары балалары өчен борчылып, төн йокыларын йокламыйлар.

Мәгариф министрлыгының БДИ системасын гамәлгә кертүенең төп максаты – уку-укыту системасындагы ришвәтчелекне бетерү иде. Әмма мәрхүм Черномырдин әйткәнчә, «Яхшы булуын теләгән идек тә, һәрвакыттагыча килеп чыкты шул». биргәндә тыела торган әйберләр исемлеге никадәр зурайган саен, бирү кырысланырга гына тиеш. Ә бездә исә ришвәтнең күләме генә арта бара. Быел илебез буенча 800 меңгә якын укучы тапшырган. Беренче 27 май көнне, биология, рус әдәбияты һәм информатика фәннәреннән булды. Әмма беренче вакытында ук аудиторияләргә кәрәзле телефон алып керү, башка мобиль чараларны куллану очраклары булган. Шул сәбәпле тотылган, укучылар имтиханнан бөтенләй куып чыгарыла. Әмма барысы да «тотылмаган» бит инде. Димәк, телефон кулланырга кайберәүләр «рөхсәтле» булган. Мин үзем дә БДИ дигән «сират күпере» аша чыккан кеше, әмма без мәктәпне тәмамлаганда бу система хәзерге кебек тулы көченә эшләми иде әле. Әллә үзебез шундый намуслы булганбыз, әллә укытучылар бик нык куркытканнар, имтиханга сыйныфтагы бер генә бала да хәтта «шпаргалка» да алып кермәгән иде. Хәзерге чыгарылыш сыйныфлар исә, баш миләрен эшкә җигәсе урынга, туган-тумача, укытучыларыннан «тапшырттыра». Бергә яши торган иптәш кызымның энесе быел мәктәпне тәмамлады. көне килеп җитәр алдыннан апасы таныш-белешләре арасыннан энесе бирәчәк фәнне белүче кешеләрне эзләргә кереште. Үзе дә кочак-кочак китаплар алып кайтып утырды. көнендә исә энесе телефон аша билетларны фотога гына төшереп җибәрде, апасы биремнәрне үзе эшләде. «Башкалар телефон белән генә түгел, цифрлы фотоаппаратлар белән дә килгән иде әле!» – дип үзебезне шаккаттырды егет. Нишләп кемгәдер фотоаппаратлар белән имтихан бирергә ярый, ә икенче берәүләрне «шпора» белән тоткач та куып чыгаралар? Беренчеләренең әти-әнисе имтиханны оештыручыларга акча «төрткәнгә», ә соңгыларының мондый мөмкинлеге булмау аркасында гынамы? Кайда монда дөреслек? Кайда монда хаклык? Олы тормышка яңа гына аяк басарга җыенган кешегә имтихан вакытында ук дөнья белән бары акча һәм дәрәҗә идарә итүен күрсәтеп, без фаҗигага үзебез якынаймыйбызмы соң? Кешенең җәмгыятькә ышанычын юкка чыгару, минемчә, үзе үк зур фаҗига бит инде. Өлкәннәр үзләре үк балаларын кырыс һәм усал, үҗәт булырга өйрәтә. Аннан соң каян килә бу ерткычлык, ник бүгенге яшьләр шундый рәхимсез дип «баш ваталар»! Балалар һәрвакыт өлкәннәрдән үрнәк алып үсә, бар нәрсәгә дә аларны үзебез өйрәтәбез. Соңыннан гаепне каяндыр читтән эзләү үзе үк мәзәк.

Темадан читкә киттем бугай, төп фикерем БДИ хакында иде бит. Имтиханда укучыларга апа-абыйлары гына ярдәм итеп калмый, ә укытучылар да, хәтта «батальон» булып җыелышып, ярдәм итәләр. Ростов өлкәсендә быел шундый укытучыларның «штабына» тикшерү органнары хезмәткәрләре тап була. Утызлап урыс теле һәм әдәбияты укытучысы үзләрнең укучыларына телефон аша ярдәм иткәннәр. Мөгаллимнәрне дә аңларга була инде. Беренчедән, аларның кечкенә генә хезмәт хакларына җан асравы кыен хәзер. Җитмәсә, алда каникуллар, эш булмагач, акча да юк дигән сүз. Шуңа күрә, БДИ укытучылар өчен менә дигән акча эшләп алу мөмкинлеге. Икенчедән, укучың имтиханны тапшыра алмый икән, бердән, мәктәпкә «өстән» шелтә белдерәләр, икенчедән, укытучының үзенә директордан эләгә. Шулай итеп, укучыларына ярдәм иткән мөгаллимнәр ике куянны бергә тота булып чыга. Әмма медальнең ике ягы булган кебек, укытучылар ярдәм итүенең дә минуслары бар. Бигрәк тә Ростов укытучылары кебек очрак булса. Имтихан тапшырганда кагыйдәләр шундый җитди рәвештә бозыла икән, укучылар БДИны яңадан бирергә тиеш булалар. Ә бу исә кабат стресс кичерү. Барлык укучылар да укытучылар «хезмәтеннән» файдаланмый бит, әмма алар да башкалар гаебе аркасында «җәзасын» алырга тиеш булалар. Әстерхан өлкәсендә дә, математикадан имтихан вакытында бер укытучыны, үзенең укучысына ярдәм иткәндә «эләктергәннәр». Өстәвенә, әлеге укытучының кулында имтихан билетларының күчерелмәсе дә табылган. Бүгенге көндә бу эш буенча Әстерхан эчке эшләр органнары тикшерү алып бара икән. Воронеж өлкәсендә исә, имтиханның барышын контрольдә тотучы кеше, укучыларга билетларның эшләнгән вариантларын тәкъдим иткән. Бәясен дә алдан ук әйткән – 25 мең сум. Бер караганда, БДИ бирүченең ата-анасы өчен бу зур «табыш», әлбәттә! Чөнки баласының имтиханын яхшы тапшыруын һәр атa-анa дa тели. Икенче яктан исә, һәр имтихан саен 25 мең чыгарып сала башласаң, кесәң шактый гына бушап калыр. Аннан соң шунысы да бар: «Барыбер имтиханны сатып алабыз!» – дип фикер йөрткән бала имтиханга әзерләнмәячәк тә, аның белеме ни дәрәҗәдә икәнен билгеләп тә булмаячак бит. Илебезнең тагын бер өлкәсендә БДИ бланклары җитмәү очрагы булган. Шул сәбәпле, оештыручылар укучыларга гап-гади А4 форматындагы чиста битләр тараткан. Әмма Мәскәүдәге җитәкчеләр моны имтихан процессын бозу, дип саный һәм укучылардан яңадан БДИ алырга җыена. Кемнеңдер эшенә салкын каравы һәм ваемсызлыгы аркасында укучылар зыян күргән булып чыга бит инде.

Укучыларның күпчелеге өчен чыгарылыш имтиханнары артта калды. Суд һәм эчке эшләр бүлегендәгеләр өчен, киресенчә, эш артты гына. Кәгазь эше гомер-гомергә четерекле булган. БДИ да шул кәгазь боткасы гына булып калмыйча, югары уку йортларындагы, мәктәпләрдәге ришвәтләрне киметүнең бер ысулына әйләнсен иде. Ә киресенчә түгел…

Лилия ХАРИС.

Комментарии