Җырлы Сабантуйдан репортаж яки Барый әтәчен Зөлфәт Зиннуров өйләндерде

Соңгы көннәрдә редакция телефоны тынмады. Кайлардан гына шалтыратмадылар безгә.

– Түбән Оры авылында “Җырлы Сабантуй” була дигән хәбәр дөресме?

– Сәүдә нокталары урнаштырырга мөмкин булачакмы?

– Сезнең авылга ничек барасы?

– Сабантуй кайсы урында булачак?

Сабантуйның нәкъ авыл уртасындагы мәдәният йорты каршында булачагын ишетеп гаҗәпләнүчеләр дә очрады. Бер килеп күрмәгән кеше авыл уртасында агачлар белән әйләндереп алынган, янәшәсендә кечкенә генә инеш тә агып яткан искиткеч матур яшел үзәнлек барын күз алдына да китермәгәндер әле.

Һәр шалтыратучыга барысын да тәфсилләп аңлаттык. Килсеннәр генә. Чөнки Илфат Фәйзрахмановның инде берничә ел уйлап йөргән хыялы чынга аша. “Оскар – рекордс” студиясе генераль директоры Ринат Гыйниятов һәм продюсер Илфак Шиһапов мондый ният барлыгын белүгә, күтәреп алып, барын да оештырдылар.

Хәер, бу хыял гына булып калыр иде, әгәр авылдашларыбыз да аны хупламаса. Авылга бер кайтуыбызда теләгебезне нигез күршеләребез Резидә һәм Илдус Сибгатуллиннар белән уртаклаштык. Барлык мәшәкатьләрне күтәрергә риза булып, фикеребезне хупладылар. Шуннан башланды.

муниципаль район башлыгы Алмас Нәзиров та, аның урынбасары Надия Мифтахетдинова да, бу эшкә алынуыбызга рәхмәт белдереп, шул ук көнне районның үзендә дә олы бәйрәм – Шәһәр көне һәм яшьләр көне җыенын уздыруларына карамастан, зур ярдәм күрсәтеп, күңелне үсендерде. “Вамин-Мәрҗани” агрофирмасының Оры бүлекчәсе, Сөрде Җирле үзидарәсе җитәкчеләре ярдәмендә тирә-якта каен үскән аланлыктагы тау битендә махсус сәхнә корылды.

Җомга көнне кич авылга кайтып төштек. Авыл тып-тын. Иртәгә бу вакытта булачак бәйрәмне уйлап, йөрәк кысылып куйды. Барып чыгармы, печән вакытында халыкны җыя алырбызмы?

Шимбә көн кич билгеләнгән вакытка аланлыкка халык ташкыны килеп кергәч кенә күңел тынычланды. Тәҗрибәле тәртип сакчылары халыкны күз белән “санап” алды. “Мең ярымнан артык кеше бар”, – диде алар. Бәйрәмгә 500ләп килгән булып чыкты. Нәни генә авылда буш тыкрык калмады. Түбән Орының үз тарихында моның кадәр , артист, халык күргәне булмагандыр.

Кайлардан гына килмәгәннәр бәйрәмгә. Күрше авыллардан, Әтнә, , Саба, Казаннан килгән сәүдәгәрләр халыкка хезмәт күрсәтте. Теләүчеләр бәйрәм башланганчы ук тәм-томнан, шашлыктан авыз итәргә дә өлгерде.

БАШЛАНДЫ

Бәйрәм тантанасын Арча районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рафил Исмәгыйлов ачып җибәрде. Арча муниципаль район башлыгы Алмас Нәзировның халыкка бәйрәм котлавы язылган хатын укыды, әлеге матур бәйрәм белән котлады ул. “Һәр авылның Илфат Фәйзрахманов кебек тырыш, хыялый кешеләре була. Үзем дә хыялый булганга, шундый патриотларны яратам. Ә Түбән Оры халкы Арча районы тарихына мул уңыш үстерүчеләр буларак кереп калыр”, – дип төгәлләде сүзен район кунагы һәм мәдәният йортына магнитофон бүләк итте.

“Вамин-Мәрҗани” агрофирмасының Орыдагы бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Мәгъсумов та халыкны яхшы эшләргә, матур итеп ял итәргә чакырды.

Илфат авылдашларына, килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп: “Бүгенге бәйрәмне сезгә бүләк итү зур хыялым иде. Республикага авыл данын тараткан быелгы урам концертлары авылдашларымның тырышып эшләүләрен генә түгел, матур итеп ял итә белүләрен дә күрсәтте. Бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән “Оскар-рекордс” студиясенә, аның директорына, шундый зур чыгымнарны үз өстенә алып, кризис дип зарланышкан бүгенге вакытта курыкмыйча, ничә машинага кыйммәтле аппаратуралар төяп, популяр артистларын җыеп алып кайтып, авылдашларыма бәйрәм ясаткан кеше – Ринат Гыйниятовка рәхмәтемнең иң зурысы. Аның бу ярдәмен гомердә дә онытмаячакмын, рәхмәт, дустым Ринат, – диде ул. – Авылдашларым да булышмаса бу бәйрәмне оештырып булмас иде. Әнә мәдәният йортында эшләүчеләр – Суфия Сәетова, Дамир Мортазин, кырык эшләре кырыкка ярылып ятканда Сабантуй мәйданын тәртипкә китергән Рамил Шәрипов, Илдус Сибгатуллин, Рәшит Сәетов. Нинди мәйдан ясап өлгерткән бит алар! Зөфәр абыем гаиләсенә, сеңлем Зөлфирәгә, гомумән, барлык авылдашларыма, дусларыма, кайткан кунакларга зур рәхмәт. Артистларны сыйларга ашау-эчү хәстәрен күреп йөргән Резидә Сибгатуллинага аерым рәхмәт. Алар гаиләсенең киң күңеллелегенә исең китәрлек. Шуның кадәр артистны кабул итәргә, сыйларга йөрәкләре җитсен әле?!

Һәр төбәкне шул яктагы талантлы кешеләр таныта. Әнә Салаватның Башкортстандагы Ак Сәетен белмәгән кеше юктыр. Инде менә безнең якларыбызны да танытырлык талантлар бар. “Йолдызлык” фестивалендә өченче урынны алган 11 яшьлек Раил Бакыев белән горурланам. Җае чыккан саен, мактаныр өчен, ул бит минем туганым, дип җибәрәм. Аның апасы Рилә дә кабатланмас моңлы тавышы белән таң калдыра”, – диде ул сәхнәдән.

Чынлап та, Казаннан кайткан артистларга кушылып, үзебезнең талантлар да нур өстенә нур өстәде. “Ничек итеп онытыйм туган ягымны…” – дип өзде үзәкне Түбән Оры сандугачы Рилә Бакыева. Бертуган Искәндәр һәм Зөлфәт Сибгатуллиннарның җырлары кемнәрнең генә күңеленә хуш килмәде икән. Меңләгән тамашачыны төрле образлары белән таң калдырган күрше Кызылъяр авылы егете, пародия остасы Рафис Фазылҗан концертны алып барып кына калмады, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Валерий Леонтьев кебек чын йолдызларны да “алып килеп” күрсәтте.

Җырчылар бер-берсен алыштыра торды. Ландыш Баһави, Илфак Әгъләмов, Резидә Гыйльманова, Нәкыя Сафина, Фирдания Зарифуллина, Римма Никитина һәм башка яшь җырчыларны халык үз итте. Рус кызы Дарья бәйрәм өчен махсус татарча җырлар өйрәнеп кайткан. Күрше Кенәр авылы кызы Гөлсинә Акбитова җырларына кушып матур теләкләр дә юллады.

Концертка бераз соңлап кайткан Зөлфәт Зиннуровның тавышы яңгырауга, яшь кызлар төркеме сәхнәгә атылды. Ул инде Арча шәһәрендәге бәйрәмне дә күрергә, җырларга өлгергән иде. Ди-джей егет Түбән Оры сәхнәсенә сәхнәгә чыгуга, тамашачыны уятып җибәргәндәй булды. “Түбән орылылар, сез кайда?” дигән сорауга тавыш әллә ни көчле яңгырамады. 70–80 йортлы хуҗалыгы булган авылда халык күп түгел шул. Ә менә Зөлфәт: “Килгән кунаклар, сез кайда?” – дигәч, тавышлар күрше авылга да ишетелгәндер. Җырлады да, көлдерде дә Зөлфәт.

КАЙСЫ МӘЙДАННЫ САЙЛЫЙСЫ?

Сәхнә каршындагы аланлыкны “Оскар”лылар яулап алса, икенче уен мәйданы ди-джейлары Зөлфәт һәм Искәндәр Сибгатуллиннар булды. Укытучы Әлфия Бакыева белән Суфия Сәетова, Сөрде авылыннан килгән кунак Илгизәр ярдәме белән Илфат уеннарны үзе оештырды. Кара син бу халыкны! Көндез үткәргән Сабантуйларда уңайсызланып торалар, ә бүген мәйдан уеннарга катнашучылар белән тулды. Малайлар шар кабартты, егетләр йомыркалы кашык кабып йөгерә, чаңгыда узыша… Бар да иң җитез, иң уңган булмакчы. Иң кызуы соңгы бию марафоны булды. Илфат Фәйзрахманов белән Зөлфәт Сибгатуллин капитанлыгындагы 10ар кешедән торган ике командага бүленеп, төрле халык биюләрен башкардылар. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә бүләксез калмады ярышларда. Соңыннан башкарылган күмәк биюдә жюри сайлап алган иң оста биюче алты кешене Илфат “Безнең гәҗит” һәм “Ирек мәйданы” газеталарына яздырды.

Ходай кушып, алдагы елларда да мондый бәйрәмне традициягә кертеп җибәреп булса, бәлки, бәйрәмнең спонсоры Илфат кына булмас, ә уенчык машиналар чынга әйләнер.

ТАМАШАДАН БЕРӘҮ ЕЛАП КАЙТЫП КИТКӘН

Тамашага килгән кунаклар арасында иң өлкән кешеләргә һәм иң кечкенә балага бүләкләребез бар иде. Шуларны ачыклау максатыннан, Илфат кабат сәхнәгә күтәрелде. “Бүген монда минем 81 яшьлек әнием дә утыра. Мине тәрбияләп үстергән өчен аңа зур рәхмәт. Без аны газетага яздырдык инде. Аннан да өлкән кеше бармы?” – дигәч, шактый көтәргә туры килде. Ул Түбән Оры авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны, укытучы Мәсгуть абый Галиев булып чыкты. Аңа 85 яшь икән. Аның артыннан өлкәннәр тагын күренде. Алар сәхнәдән “Безнең гәҗит” һәм “Ирек мәйданы” газеталарына яздырган квитанция тотып төшеп китте. Ә сәхнә артында хат ташучыбыз Сәрия апа ул квитанцияләрне рәсмиләштерергә көтеп тора иде.

Мәмсә авылыннан Гөлназ белән Илшат Гомәровлар уллары Азамат елагач, Сабантуйдан кайтып киткәннәр, чөнки бәләкәчкә… 49 гына көн икән әле. Сәхнәгә менгән әбисе Мөршидәгә бүләгебезне тапшырдык.

– Азаматны калдырып торырга кеше булмадымыни? – дим.

– Кем белән калдырасың. Бөтен кеше бәйрәмдә. Күтәрдек тә килдек инде.

Менә, Азамат, машинаңда уйный-уйный, бүләк газетаны укып ят инде. Сеңлең туса дип, күлмәк тә биреп җибәрдек әле…

ЖУРНАЛИСТЛАРНЫҢ ЯҢА СПОНСОРЫ

Кышын оештырылган урам концертлары төшерелеп, дискларда авыл, район халкына тәкъдим ителә килде. Шулар аша район халкына яхшы таныш булган Барый абый Мөхәммәтшин сәхнәгә чыккач, халык гөжләп куйды. Гомер буе сәхнәдән төшмәгән данлыклы артистыбыз ич ул. Аны Түбән Орының Шәрәфие дип йөртәләр. Аргы як урамыннан килгән Барый абый сәхнәгә әтәч күтәреп чыккан бу юлы.

– Журналистларга миннән бүләк булсын, – дип, ул әтәчне Илфатка тапшырды. Көтелмәгән бүләктән аптырап калган Илфат, рәхмәт әйтергә дә онытып: “Күкәй саламы соң ул?” – дип сораудан ары уза алмады. Барый абый “Безнең гәҗит”кә авылда иң беренче булып языла. Быел ул “Ирек мәйданы”н да бушлай укыячак.

Рәхмәт, Барый абый. Син бәйрәмнең беренче спонсоры. Кулың җиңел булсын.

Бәйрәм башланганчы ук өч литрлы банкада кәҗә сөтеннән оетылган катык күтәреп төшкән иде ул. Барый абый, рәнҗемә инде. Катыкка башны тыгып тәңкә эзләгәндә буялып бетәрләр дип “борчылып”, катыкны артистлар ярдәмендә үзебез ялт итеп куя яздык. Кунакларга да ошады. Кышын сәхнәдә уйнаган артист кәҗәнең катыгы кунакларга хәерле ризык булсын!

Ә әтәчне хәзергә суймадык. Сибгатуллиннар гаиләсендә читлеккә кертеп яптык. Иртәгесен Зөлфәт Зиннуров, жәлләп, аңа бит ялгызына гына күңелсез дип, өйләндереп тә йөрде әле үзен. “Әтәч бик көяз булып чыкты. Беренче тавыкны кабул итмәде булса кирәк, икенчесенә алыштыргач кына кәефләнде”, – диде Зөлфәт. Каян беләдер?! Хәер, Зөлфәт Зиннуровның “спец” икәнен беләләр. “Син – минеке, мин – синеке” тапшыруында күпләрне кавыштырган кеше бит инде ул. Сабантуй мәйданында да кызлар чолгап алган иде үзен. Әлегә әтәч Илдусларда калды. Бик мут, күкрәк киереп йөри.

70 ЧАКРЫМ ҖИРДӘН КИЛДЕК БЕЗ

Ике мәйдан да төнгә кадәр гөрләп торды. Менә халыкны көттереп кенә Илсөя Бәдретдинова да сәхнәгә чыкты. Мәйдан өстеннән кул чабулар дулкыны шаулап үтте. Яраталар икән Илсөяне.

Ә ди-джейлар төнге 12гә кадәр дискотека оештырды.

Бәйрәм барышында кунаклар фикеренә дә колак салдым.

Кенәрдән Гөлфирә Сабирова:

– Рәхмәт оештыручыларга. Бик күңелле бара. Күптән кирәк иде мондый аралашу.

Пөшәнгәр авылыннан Мулланур Шәрипов:

– Күп Сабантуйларда булдым, әмма мондыен беренче тапкыр күрәм. Шундый грандиозный бәйрәмне искиткеч итеп оештыра алган Илфат Фәйзрахмановны телевидениедә саклый алмаганнар икән, бу алар өчен зур югалту.

районы Шәле авылыннан Гөлсинә Әхтәмова:

– Ишеттек тә килдек, ерак дип тормадык. Арчадагы бәйрәмне дә карадык. Безгә монда күңеллерәк булды. Бай-бай түрәләребез бар, Илфаттан үрнәк алсыннар иде. Һәр авылда оештырып буладыр мондый бәйрәмне.

Казаннан кайткан Гүзәл Галиева:

– Рәхмәт, туганнар белән очраштырдыгыз, бүген безнең өйдә 18 кеше. Барыбыз да төштек. “Җәяү генә тәпилисе калган, ярты юлда машинаны калдырдылар. Авылга керә торган түгел. Моның кадәр халыкны күргән юк иде әле авылда”, – дип шаяру катыш зарланып алды сөрделеләр.

Шекәдән Гөлфәрия Фазлыева:

– Авыл халкына мондый бәйрәм бик кирәк. Тагын шулай оештырырга тырышсыннар иде. Шекәдән үк килдек. Бездә мондый бәйрәм булганы юк.

Курса Почмак авылыннан Ирек Мөхәммәдиев:

– Беренче ел өчен бик көчле булган бу. Күрше районнардан да килгәннәр. Арчада яшьләр көне бит бүген. Без шуннан кайттык. Икесе бер көнгә туры килмәсә, халык тагын да күп булыр иде.

Яңа Кенәр урта мәктәбен 30 ел элек тәмамлаучыларның очрашу көннәре бәйрәмгә туры килде. Сәхнәдән классташлар өчен яңгыраганда алар яшьлекләренә әйләнеп кайткандай булганнардыр.

БӘЙРӘМ ДӘВАМЛЫ БУЛСЫН

Концерт тәмамлангач, артистларны, кунакларны мәдәният йортында хәзерләнгән чәй өстәленә чакырдык.

Саубуллашканда район вәкиле Арча районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рафил Рәис улы Исмәгыйлов җирле хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп: “Җитәкчеләрегез кем генә булмасын, халыкка якын булыгыз. Алардан берни кызганмагыз. Исемегез тарихта калырлык булсын. Балаларыгызга Сезнең хакта яхшы фикерләр генә ирешсен. Үзегезне кызганмый кешегә яхшылык эшләгез”, – диде.

Әйе, халык син эшләгән изгелекне аңлый, кабул итә, рәхмәтен әйтә икән, үзеңне бәхетле тояр өчен шул җитә дип уйлыйм.

Килгән кунакларга, дусларыбызга, туганнарыбызга, күптән күрешмәгән танышларыбызга бәйрәм көнне тиешле игътибар күрсәтә алмаганбыз икән, безне аңлап кичерерләр дип уйлыйбыз. Киләсе очрашуларга кадәр!

Сезгә олы ихтирам белән Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Р.S. Илфатның бәйрәмгә кадәрге уйлануларын, соңыннан туган фикерләрен газетабызның киләсе санында “Мөхәррир сүзе”ннән укырсыз.

Комментарии