Журналистлар да яклауга кушыла

Күптән түгел Яр Чаллының бер төркем зыялысы җитәкчеләренә, прокурорларына, хокук яклау оешмаларына Фәүзия Бәйрәмованы, Дамир Шәйхетдиновны һәм башкаларны яклап мөрәҗәгать юллаган иде.

Анда болай диелә: “Татарстан җитәкчелегеннән милли матбугат журналистларына карата башланган дәүләт террорына һәм эзәрлекләүгә чик куюыгызны сорыйбыз”.

Галимнәр бу мөрәҗәгатьне яклап имза куйды. Хәзер инде шундый ук эчтәлектәге мөрәҗәгатькә имза җыюны журналистлар да башлап җибәрде. “Азатлык” газетасы мөхәррире Тәлгать Әхмәдишин суд эшенә җәлеп ителгәннәрне яклап, 4 июльдә Җиңү паркында урам җыены уздырылачагын да белдерде.

Гафиулла ГАЗИЗ

Экстремист булудан курык!

Башкортстандагы җирле матбугат басмаларының, радио һәм телевидениенең каты цензура астында булуы хакында Русиядә беләләр.

Ә инде соңгы бер-ике елда Башкортстан хакимиятләренең озын кулы электрон мәгълүмат чараларына да җитә башлады. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстанда иң элек бәйсез мәгълүмат таратучы “Уфагуб” интернет сәхифәсенә каныкканнар иде. Бу сәхифә белән хезмәттәшлектә шикләнелгән танылган галимнәрне хәтта узган ел судка да җәлеп иттеләр. Хәзер инде Башкортстан хакимиятләре ирекле саналган тагын бер мәгълүмат чарасын – “Ревинформ” сәхифәсен суд аша “дошманчыл, экстремистик” мәгълүматлар таратучы дип тапты.

Мәгълүм ки, электрон журналда Башкортстан җитәкчелеген тәнкыйтьләгән, аларның ачуын кабарткан язмалар һәрдаим басылып тора. Уфаның Киров район суды шушы көннәрдә бу сәхифә-блогны “экстремистик” дип бәяләп карар чыгарды һәм провайдерларга аңа керүне тыю кирәклеген җиткерде. Карарны провайдерлар шунда ук үтәргә ашыкты. Башта аңа үтүне Башкортстанның төп элемтә тоташтыргычы булган “Башинформсвязь” ширкәте, ә аннан соң “Уфанет” дигән оешма ябып куйды. Әмма “Ревинформ”га юл бөтенләй ябылмаган. Аңа республикадагы барлык кулланучыларның 20%ы гына керә алмый. Шул ук вакытта хакимиятләр “Уфагуб” сәхифәсен дә ябу теләгенә ирешә алмады. Аңа да ирекле кереп була. Республикадагы җәнҗаллы хәлләр турында да, югары түрәләрнең кырын эшләре хакында да күп мәгълүматлар табарга мөмкин анда.

Башкортстан Берләшкән оппозициясе вәкилләре әйтүенчә, электрон мәгълүмат чараларын тулысынча ябып булмаганны рәсми хакимиятләр үзләре дә аңлап бетерми. Ләкин хокук саклау оешмаларына ничек булса да аларны кысарга, ә провайдерларга томаларга кушалар. Провайдерлар бу күрсәтмәне үтәми икән – лицензиядән колак кагачагын яхшы белә. Хәзер илдә теләсә кемгә һәм теләсә нинди мәгълүмат чарасына “экстремист” тамгасын тагу модага кереп китте. Бу юл белән “җайсыз” кешеләрне читләтү, күздән югалту бик кулай.

Фәнис ФӘТХИ

Урал Рәхимовны юксыналар

Башкортстан Президентының улы Урал Рәхимов тирәсендәге имеш-мимеш тагын куерып китте.

Ул 23 июньдә кич белән билгесез тарафка очкан. Аның Австрия, Швейцария яисә Германиягә китү ихтималлыгы әйтелә. Рәсми мәгълүмат чаралары әлегә бу хакта дәшми. Ә “Уфагуб” интернет сәхифәсе язуынча, ул медицина үсеш алган илләрнең берсенә юл тоткан. Чөнки соңгы вакытта Рәхимовның каты авыруы турында сүзләр куера. Кайбер матбугат чаралары анда хәтта СПИД дип язып чыкты.

Шулай кайбер чыганаклар Урал Рәхимов Европадагы бер илдә дәвалану, операция ясату өчен чыгып киткән, дип белдерсә, башкалары Президент улы илдән бөтенләйгә качкан дип фаразлый. Соңгылары бу хәлне Башкортстаннан Федерация шурасында элек сенатор булган, соңгы ике елда Мәскәүдәге төрмәдә тотылган Игорь Изместьев эше белән дә бәйли. Мәгълүм ки, шушы көннәрдә Игорь Изместьев өстеннән Мәскәүдә суд эшләре башланырга тора. Аның утырышларында Игорь Изместьев Башкортстан Президенты һәм аның улы Урал Рәхимов өчен бик үк күңелле булмаган белдерүләр ясар дип көтелә. Хәер, бу эшкә бәйле шактый гына мәгълүматлар бу көннәрдә Мәскәү газеталарында һәм электрон мәгълүмат чараларында күренде дә инде. Аларда язылуынча, Игорь Изместьевка бәйле эштә аңлатма бирүчеләрнең икесе – Юрий Бушев белән Александр Веремеенко күп кенә җинаятьләрдә Изместьев түгел, ә элек аны үзләренә якынайткан Урал Рәхимов һәм аның әтисе Мортаза Рәхимов гаепле дип белдерде.

Башкортстанда популяр булган бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе исә Игорь Изместьевның тикшерүчеләр белән булган сөйләшүе беркетмәсен дә бастырып чыгарды. Анда язылганнарга ышансаң, күп кенә кырын эшләрне Урал Рәхимов, чынлап та, үзе оештырган, ә Игорь Изместьев аның кулындагы бер корал гына булган дип күзаллана.

Мәскәүдә Игорь Изместьев өстеннән башланган суд утырышларының алдагысы 9 июльгә билгеләнүе турында да мәгълүм булды. Шулай итеп, бу эшне карау һаман да сузыла килә. Аның нигә шулай булуы турында әлеге дә баягы фараз кылырга гына кала.

Шулай да Башкортстан оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов: “Урал Рәхимовның чит илгә китүенә ышанмыйм. Чөнки Изместьев эше каралганда, аны Русиядән чыгармаячаклар”, – дип әйтте. “Уфагуб” исә, бу Урал Рәхимовның ялга яки дәвалану өчен генә чит илгә чыгуы түгел, ә соңгы әмерләрен биреп, бөтенләй Русиядән китүе дип бара.

Эшмәкәр Рәхимов элек тә чит илгә еш чыга иде. Әмма 1996 елда – Президенты сайлавының беренче һәм икенче турлары арасында ул илнең махсус хезмәтләре тарафыннан чик буенда тоткарланды. Сайлауның беренче турында Башкортстанда иң күп тавышны коммунистлар партиясе җитәкчесе Геннадий Зюганов җыйган иде. Ләкин Рәхимов кулга алынгач, икенче турда инде республикада бөтенләй башка күрсәткечләр пәйда булды. Һәм шуннан соң Урал Рәхимов азат ителде. Әлеге хәл үзе үк Мәскәү рөхсәтеннән башка гына Башкортстан Президенты улының илдән китүе шикле булуын күрсәтә.

Фәнис ФӘТХИ, Мөнир ВАФИН, Ландыш ХАРРАСОВА

Такырбашларны нәрсә илһамландыра?

Үзләрен бөек вәкилләре дип, башка халыкларга өстән генә караучылар Башкортстанда арта бара.

Әле Уфада скинхедлар – такырбашлар өстеннән суд утырышлары башланырга тора. Җиде кешедән торган такырбашлар төркеме чит илләр ватандашларына һөҗүм итүдә гаепләнә. Төркемдәгеләрнең һәммәсе дә яшь-җилкенчәк. Бу җинаятьчел төркемгә 14тән 23 яшькә кадәрге үсмер һәм егетләр кергән. Үзләрен горур гына “скинхедлар” дип атап, мактанып йөргән егетләр кичләрен урыс кыяфәтле булмаган кешеләргә тик торганнан бәйләнеп йөргән. Эш хәтта чит ил ватандашларын явызларча кыйнауга, пычак белән чәнчүгә, үтерүгә үк барып җиткән. Шушы такырбашлар төркеме өстеннән суд утырышлары башлануы хакында журналистларга Уфаның Совет районы прокуроры урынбасары Ирина Киселева хәбәр итте. Аның сүзләренчә, скинхедлар эше әлегә ике җәнҗаллы очрак буенча тикшерелә. Такырбашлар Төркия һәм Вьетнам ватандашларына гына түгел, ә “ялгышлык белән” хәтта Русия кешеләренә дә һөҗүм иткән. Шушы җинаятьләр тулысынча расланса, урыс кыяфәтле булмаган милләтләрне күрә алмаучыларга бишәр ел төрмә җәзасы яный.

Такырбашлар белән бәйле җинаятьләрне Русиядә, гадәттә, милләтара нәфрәт белән бәйләмәскә тырышалар. Андый күренешләрне гап-гади хулиганлык дип кенә бәялиләр. Башкортстандагы очракларда моны алай йомшартып “төреп” бирү мөмкин булмаган, эш тирәнгәрәк киткән.

Берничә ел элек Уфада Төркиянең бер ватандашын да пычак белән чәнчеп үтергәннәр иде. Ул Уфага төзелештә эшләү өчен килгән булган.

Соңгы елларда илдә такырбаш малайларның баш күтәрүе турында еш ишетелә. Бар Русиядә бөек мәмләкәтчелек рухын сеңдерү дәүләт дәрәҗәсенә менгәндә моңа аптырыйсы да түгел, әлбәттә. Ил җитәкчеләре такырбашларны үзләре усаллыкка илһамландыра. Моны хәтта урысның акыллы сәясәтчеләре һәм кеше хокукларын яклаучылары үзләре дә күптән әйтә килә.

Фәнис ФӘТХИ

“КамАЗ”лар җыю кими

КамАЗның еллык хисап җыелышында узган ел 2 миллиард 800 миллион сум керем алуы хакында әйтелде. Ләкин бу акчадан акционерларга өлеш чыкмаячак. Акча ширкәтне үстерү программасын тормышка ашыруга тотыла.

Узган ел ширкәт – 47500, 2007 елда 52 мең чамасы автомобиль сатты. Шуның кадәр автомобиль сатылгач та, ширкәт үз акционерларына дивиденд түләмәде. Узган ел алынган 2 миллиард 800 миллион сум табышны да акционерлар җыелышы КамАЗ ширкәтен үстерүгә җәлеп итәргә, дигән карар кабул итте.

Узган ел КамАЗ Русиядә эчке базарның 28%ын үз кулында тоткан. Барлык җитештерелгән машинаның дүрттән берен диярлек чит илгә саткан. Инде быелгы кризис булуга да карамастан, ширкәт җитәкчелеге 47 мең сатуны фаразлаган. Ләкин эш фараз буенча гына бармый. Менә хәзерге вакытта да ширкәт хезмәткәрләре ике атналык мәҗбүри ялда. Шуның белән ширкәтнең баш конвейеры быел алтынчы тапкыр каникулга туктады. Мәҗбүри туктауларны исәпкә алып, КамАЗ быел 28 мең җитештерүне бурыч итеп куя. Шунысы да игътибарга лаек: 2010 елда ширкәт 25 мең автомобиль җитештерергә исәпли. Сату күләме елдан-ел кими дигәнне аңлата бу.

Акционерларның хисап җыелышында катнашкан Татарстан премьер-министры мондый вәзгыять белән риза булмавын белдерде. Ул хәзер Русиядә татар эшмәкәрләренең 44 сәүдә йорты эшләвен, КамАЗ белән хезмәттәшлек яңадан торгызылырга тиешлеген әйтте. Русия төбәкләренә КамАЗлар сатып алу өчен, 373 миллион сум акча бирелүен, аның 70%ы – Мәскәү, 30%ы казнасыннан булуын әйтте. Июнь аенда күпчелек машина Русия Саклану министрлыгы һәм Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы соравы белән җыелган. “Азатлык” хәбәрчесе акционерлар җыелышыннан соң, бүгенге вәзгыятькә аңлатма сорап, берничә кешегә мөрәҗәгать итте. Алар итәгатьле итеп кенә аңлатма бирүдән баш тартты. Гади эшчеләр дә журналистлар белән аралашырга теләми. Хәзер ширкәттә 50 меңнән артык кеше эшли. 28 мең “КамАЗ” җыю өчен, моның кадәр кешенең кирәк түгеллеген һәркем яхшы аңлый. Шуңа да алар журналистлардан ерак торырга тырыша.

Гафиулла ГАЗИЗ

“Шүрәле” Петербургка кайтты

Татарлар яшәгән төбәкләрдә Сабантуйлар дәвам итә. Аның чираттагысы 28 июньдә Петербург янындагы Сярьги авылында узды.

2005 елдан башлап, Петербургта Сабантуй бәйрәме гомумшәһәр чарасы буларак уздырыла. Монда татар һәм башкорт халыклары гына түгел, ә Төньяк башкалада яшәүче башка милләт кешеләре дә бик теләп катнаша.

Болындагы Сабантуй тәмамланганнан соң, быел катнашучылар Петербургның Мариин театрына ашыкты. Анда Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балеты премьерасы күрсәтелде. Әлеге мәшһүр әсәр 59 елдан соң бу сәхнәгә кабат әйләнеп кайтты. 1950 елда ул чактагы Киров театрында “Али-Батыр” исеме белән куелган булган. Бу премьерадан соң беренче татар балеты дөньяда уңыш казана. Ул Советлар Союзында, Румыния, Чехословакия, Польша, Мексика, Германия һәм башка илләрнең танылган опера һәм балет театрларында сәхнәләштерелә.

Гөлназ ШӘЙХЕТДИН

Укырга керүчеләр кими

Бу атнада Татарстан югары уку йортлары абитуриентлардан гаризалар кабул итә башлады. Узган ел белән чагыштырганда, югары уку йортлары да бермә-бер кимеде. Чөнки шактый гына түләүле уку йортлары ябылды.

Югары уку йортлары җитәкчеләрен исә абитуриентлар саны елдан-ел кимү борчый. Әле берничә ел элек югары уку йортларында кайсы белгечлекне генә алсаң да, бер урынга 10-15 кеше туры килсә, быел югары уку йортлары ярым буш булачак, диләр. Чөнки мәктәпне тәмамлаган 25 меңгә якын балага югары уку йортлары 40 мең урын тәкъдим итә. Аларның 16 меңе – бюджет, ә калганнары түләүле уку урыннары.

Абитуриентларга кытлык былтыр да күзәтелгән иде. Университетлар укырга керү балларын киметеп, студентлар җыйды. Безнең факультетка да узган ел 600 кеше гариза язды. Уйлап карасаң, бик зур конкурс. Укырга керә башлагач исә, бер урынга бер кеше калды, кайсы-кая таралды. Әйтик, ВМК факультеты керү шартларын җиңеләйтте, абитуриентларның күбесе шунда китте. Быел Мәскәү дәүләт университеты укырга керүчеләр санын янә икеләтә арттырды. Казан яшьләре күпләп Мәскәүгә агылачак. Былтыр без университетка керү балларын югары куйган идек. Быел исә керү шартларын җиңеләйттек. Әмма алай да, күп кенә факультетларда конкурс кимер дип уйлыйм”, – ди физика факультеты деканы Альберт Аганов.

Галимнәр бюджет бүлекләре тулачак дип фаразласа да, түләп уку бүлекләренең язмышы ничек булачагын әлегә беркем әйтә алмый. Алай да Русия мәгариф һәм фән министры югары уку йортларына бәяләрне былтыргыдан арттырмаска киңәш иткән. Шуңа да Татарстанның күп кенә уку йортларында түләп уку бәяләре арттырылмаган. Узган елгы кебек үк, быел да иң кыйбатлы белем алу Медицина университетының теш табибларын әзерләүче бүлектә. Биредә укырга теләүчеләр елына 99 мең сум түләргә тиеш була. Кыйбатлык буенча икенче урында Казан дәүләт университетының икътисад белән юридик факультетлары тора. Анда елына 90 мең сум түләргә кирәк. Казан дәүләт технология һәм техник университетларында бер ел уку 50-60 мең тирәсе тора. Казанда иң арзанлы белем Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбият факультетында – бер ел уку 31700 сум дип бәяләнә.

Татарстан югары уку йортларында гаризалар кабул итү вакыты 27 июльгә кадәр барачак. 4 августта уку йортлары укырга керә алганнарның исемлеген игълан итәчәк.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

azatliq.org

Казан Универсиадасына –

7 миллиард сум

Русия хөкүмәте Казанда Универсиада оештыруга 7 миллиард сум бирә. Бу хактагы фәрманга премьер-министр Владимир Путин кул куйган. Беренче вице-премьер Игорь Шувалов сүзләренә караганда, төзеләчәк корылмалар исемлеге расланган. 64 корылманың 29ын федераль үзәк финанслый.

Универсиаданы оештыру комитетының күчмә утырышы 10 июльдә Казанда үтәчәк. Комитет вәкилләре төзелеш барган урыннарны барып күрәчәк.

әйбәтләнгән

Милиционерлар юашланган, дорфалыклары да, алу очраклары да кимегән. Русия иҗтимагый фикер белешү үзәге (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Ләкин экспертлар мондый нәтиҗәләрнең дөрес булуына шик белдерә.

Социологлар чыгарган нәтиҗәләргә ышансаң, русиялеләрнең 62%ы милиционерларның хокук бозу очракларына юлыкмаган. Ә 2004 елда мондый бәхетлеләр сораштырылучыларның 47%ы гына булган. Узган ел 18% сораштырылучы гына милиция тарафыннан дорфалыкка тарган. Ә 5 ел элек ул күрсәткеч 22% булган. Быел милициянең куркытып акча алу очракларына русиялеләрнең 10ы очраган. 2004 елда андыйлар 17% булган.

Сораштырылучыларның 33%ы хокук саклаучыларның үзләре тарафыннан закон бозу гадәти хәл дип уйлый. Ә 48% халык милиционерлар тарафыннан кылынган җинаятьләрне норма түгел, гадәттән тыш хәл дип кабул итә. Бары 2% халык кына хокук сагында торучылар, хәтта гади генә хокук бозуларда да катышмый дип ышана.

Ләкин экспертлар социологларның мондый нәтиҗәләренә шик белдерә. Милициягә шикаятьләр кимемәде, ди хокук яклау үзәге директоры Наталья Таубина. Шушындый ук фикерне Русия Дәүләт Думасында Иминлек буенча комитет әгъзасы Геннадий Гудков та яклый. Депутат үзенең гражданнардан милиция хезмәткәрләренә шикаятьләрне күп алуын һәм аның кимү түгел, арта баруын әйтә. “Шушындый хатларга минем башка коллегаларым да күмелгән”, – ди ул.

Милицияне ничек үзгәртергә?

Русиядә милициягә ихтирам элек тә зурдан түгел иде. Апрель аенда майор Евсюков кибеттә ут ачып, өч кешене атып үтергәннән соң, ышаныч бөтенләй калмады.

Апрель аенда 32 яшьлек милиция майоры Денис Евсюков, хатыны белән талашканнан соң, Мәскәүнең Царицыно бистәсе кибетендә ут ачып, өч кешене атып үтерде, тагын алтысы җәрәхәт алды.

Бар илне шаккаттырган бу хәлне Мәскәү милициясе башлыгы Владимир Пронин: “Ул яхшы хезмәткәр, үсеп бара иде, күрәсең, рухи кичерешләре тирән булган”, – дип аңлатырга тырышты.

Русиялеләрнең күбесе моны аңламады. Соңрак тикшерүчеләр Евсюковның Чечнядан канунсыз кайтарылган коралдан атканын, үзенең Царицыно бистәсендә ачылган җинаять эшләре санын арттырып күрсәтүен, җинаятькә күз йому хакына кешеләрдән акча каеруын ачыклады. Иң аянычы, Евсюков милициядә андый бердәнбер хезмәткәр түгел. Тәртип саклаучылар катнашында җинаятьләр – Русиядә даими күренеш.

Күптән түгел Мәскәүдә бер милиция хезмәткәре авырлы хатынны таптатты. Икенчесе наркотиктан агуланып үлде. Өченчесе хатынын балта белән чабып үтерде. Бер төркем милиция хезмәткәре Внуково аэропортында юлчылардан 30 миллион сум акча талаган.

Хокук яклаучылар Русиядә ел саен һәр 25нче кеше милиция тарафыннан эзәрлекләнә дигән саннар китерә. Милиция золымыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итү максатыннан, 2004 елда “Җәмәгать хөкеме” исемле хөкүмәттән бәйсез оешма төзелгән иде. Оешманың мөдире Наталья Таубина сүзләренчә, соңгы биш ел эчендә вәзгыять тагын да начарайган: “Бу начараюны Царицыно кибетендә булган хәл дә ачык күрсәтә. 5 ел элек моны күз алдына китерү авыр иде. Хәзер исерек милиционерның машинада кеше өстенә менүе даими күренешкә әйләнеп бара”.

Түбән эш хакы, искергән җиһаз, аена фәлән кешене кулга алырга таләп иткән элекке система планы, әзерлеге һәм әхлагы түбән булган хезмәткәрләр. Белгечләр фикеренчә, бу хәлне үзгәртү өчен, милициядә тирән кирәк. “Милициянең эш хакын 3-4 тапкыр арттырырга, социаль ярдәм бирергә, сафларны тазартырга һәм төрле яклы контроль оештырырга кирәк”, – ди Думаның иминлек комитеты башлыгы Геннадий Гудков.

Милициядә реформа үткәрүгә ул инде күптән чакыра. Әмма әлегә хөкүмәтнең көн тәртибендә бу түгел, ди бәйсез сәясәтче Владимир Рыжков: “Милиция режимны саклаучы эзәрлекләү чарасы булып тора. Ул ризасызлар маршын куып тарата, оппозицияне кулга ала, аларга җинаять эшләре ача, ягъни милиция режимның коралы булып тора, шуңа күрә дә аны үзгәртү мәсьәләсе куелмый, хакимият андагы коррупциягә күз йома”.

Левада үзәге үткәргән фикер белешүгә караганда, Русиядә халыкның нибары 9%ы милициягә ышаныч белдергән. Бу тикшерү Денис Евсюковның өч кешене атып үтерүенә кадәр үткәрелгән.

Али ГЫЙЛЬМИ

Комментарии