«Вамин»ны мактамагыз!

“БГ”ның 14 май санында чыккан “Ваминны сүкмәгез” исемле мәкалә авторына җавап язасым килгән иде.

Хөрмәтле исемсез автор, сез, бер яктан, аны мактагансыз. Икенче яктан, укып карасаң, бигрәк тә уртасыннан соң, шул ук түрәләрне сүгеп язгансыз. Бу язманы ничек аңларга соң? Аннары сез газетага язма юллагансыз икән, нигә исем-фамилиягезне язарга курыктыгыз? Бәлки, сез үзегез дә алар төркемендә эшлисездер?! Сезгә, шәт, аның яхшы яклары гына тиядер. Тик дустым белән булган бер вакыйга турында укыгач, аның нинди кеше икәнен чынлап аңларсыз.

Мин үзем төзелештә эшлим. Дустым Сәйдәш белән дә шунда таныштык. Ул тумышы белән Алексеевск районыннан. тормышы белән яши башлаганчы, армия сафларына киткәнче дә, аннан кайткач та, тракторчы-комбайнчы булып эшләгән. Яраткан хатыны Гөлчәчәк белән корып җибәрәләр. Дөньяга ике балалары аваз сала. Тормыш иптәше фермада сыер савучы вазифасын башкарган. Аларның туып-үскән авылларында соңгы 5 елда “Вамин” ширкәте җитәкчелек итә. Авылдан Казанга күченеп килүләренең сәбәбе дә – “Вамин” ширкәте, акча һәм яшьләргә яшәргә тиешле йортлар юклык. Тиеннәр белән санаган акча да вакытында бирелмичә, алты айга сузылып килгән.

2007 елның августында туганы авырып китү сәбәпле, Сәйдәшне аның комбайнына күчереп утырталар. Чит ил техникасын әкренләп өйрәнгәннән соң, ул да ашлык суктырырга чыга. Ике атна эшли ул әлеге комбайнда.

Беркөнне кырга төшке ашны алып киләләр. Пешекче ханым егетләргә ашарга салып бирә дә, үзе кырыйга китеп, комбайннар карап йөри башлый. Кинәт күктә вертолет тавышы ишетелә, ул егетләр янына килеп төшә, аннан Вагыйз Минһаҗев килеп чыга. Егетләрнең ашап утырганын күргәч, “Исәнмесез” дип торыш юк, ашап утыручы һәрбер егетнең тәлинкәсен алларыннан тибеп төшерә һәм үзе оятсыз сүзләр белән: “Бу вакытта нинди ашап утыру, эссе көнне нигә техниканы буш тотасыз?” – дип, теләсә-ничек кычкыра. Аннан, бераз вакыттан соң, үз вертолетына утырып очып китә. Һәм шул айда хезмәт хакын 25%ка кисә.

Бу вакыйганы дустым сөйләгәч, башта үзем дә ышанмадым. Чөнки була торган хәл түгелдер дип уйладым.

Бу соңгы чик түгелме соң инде? Кеше бит бераз гына ял итеп, ашап алырга да тиештер. Ә ул ашап утырган егетләр ашын типкәләп, әллә ниләр кыланган.

Шушы хәлдән соң, исемсез автор, тагын бер кат уйлап карагыз әле. Сез аны, чынлап та, беләсезме?

Бу кешегә яла ягу түгел, зинһар, начар уйламагыз. Әмма кеше күңеленә кереп калган яраны төзәтүе авыр шул.

Шул вакыйгадан соң, урып-җыю сезоны беткәч, дустым гаиләсен алып, авылдан китеп бара. Ул төзелешкә урнашып, безнең белән эшли башлады.

Ә авылларына килгәндә, аның исемен язмыйм. Чөнки дустым әти-әнисе өчен борчыла.

Җитәкчеләр бит хәзер теләсә нәрсәгә сәләтле. Бигрәк тә үзләре турында начар сүз әйтелсә, газета битләрендә чыкса. Алар төрле этлеккә дә барырга куркып тормый. Бүгенге заманда акча дигән чир бөтен адәм баласын бозды шул.

Илдар МӨХӘММӘТОВ.

Казан шәһәре.

Хаклыгыңа ышан

Һәрбер авторитар режим, оешкач та, үзенә төп максат итеп халыкны махсус органнар белән куркытуны куя. Чөнки курыккан халык белән идарә итүе җиңел һәм хакимияттә озак еллар утырырга беркем дә комачаулык итмәячәк. Махсус органнар эшчәнлегенә бюджеттан күпләп акча, оргтехника бүлеп бирелә башлый, штатлары арттырыла, алар өстеннән контрольне киметә торган законнар кабул ителә. Бу чаралар төрле идеологик, уйдырма пәрдәләр артына яшерелә. Сталин вакытында анысын “халык дошманнарына каршы көрәш” дип атасалар, хәзерге вакытта “терроризмга, экстремизмга каршы көрәш” дип аңлаталар.

…Акрынлап махсус органнар җәмгыять тормышының бөтен яшәешен иңләп ала башлый.

“Башкача уйлый торган” гражданнарга “махсус органнар” дошманга караган кебек карарга керешә. Шул уңайдан, әйтик, сәяси лидерларга карата досье булдырыла, аларның телефоннары тыңлана, почта хатлары тикшерелә…

Нәтиҗә дә озак көттерми. Татар яшьләренең милли хәрәкәттә аз катнашуы, мәсәлән, күпмедер дәрәҗәдә шул махсус органнарның басым ясап торуына бәйле. Милли хәрәкәттә катнаша башлаган яшьләр белән ФСБ хезмәткәрләренең “сөйләшү” оештыруы еш кабатлана торган күренеш булып тора. Күп очракта мондый “сөйләшү”ләр милли хәрәкәт активистының эшләгән яки укыган җиренә килеп тә үткәрелә хәтта. Андый очрашуда ФСБ хезмәткәрләре бигрәк тә милли хәрәкәтчеләрнең исем-фамилиясен күбрәк язып алырга тырыша, атап әйтеп, “булышып” та торалар… Аннары фикер һәм карашларыңны сораштыралар, төрле ысуллар белән куркыталар… Азакта исә: “Безнең очрашу турында беркемгә дә әйтмә!” – диләр. Кайберәүләрдән шул турыда кул куйдырып, кәгазь дә алалар әле. Тормышка яңа аяк басып килгән яшь кешенең әнә шундый басым ясаудан алган кичерешләрен уйлап карагыз…

Шундый эшкәртү аша үткән активистлар, чыннан да, бу турыда беркемгә әйтми. “Очрашу” фактыннан чыгып кына да үзенә “фэсбэшник” дигән тамга салып куярлар дип тә курка. Әгәр кайбер исем-фамилияләрне дә әйткән булса: “Стукачлар” рәтенә кердем бит”, – дип, анысы өчен дә нык борчыла… Һәм менә шулар барысы бергә яшь кешенең милли хәрәкәттән читләшүенә китерә.

Махсус органнарның бу антидемократик гамәлләре (күп очракта законсыз) “сәяси басым ясау” дигән термин астына туры килә.

Бу уңайдан яшьләргә түбәндәгеләрне аңлатырга теләр идем.

Беренчедән, милли хәрәкәттә катнашу – бернинди дә җинаять түгел. Киресенчә, үз халкыңа хезмәт итү, аны саклау һәм үстерү, дәүләтчелеген торгызу өчен көрәш – иң соклангыч кешелек сыйфатларының берсе булып тора. Милли хәрәкәттә катнашу сине тар караштан бер баскычка югары күтәрә, дәрәҗә өсти. Һәм, тарихтан билгеле булганча, азатлыгы өчен көрәшкән шәхесләр гомер-гомергә халык хәтерендә саклана. Шуңа күрә мондый эшләр белән горурланырга гына кирәк.

Барлык халыкара хокукый документларда, шул исәптән һәм Конституцияләрендә дә кешенең иҗтимагый оешмалар, партияләр оештырырга, демонстрацияләр, митинглар, җыелышлар, пикетлар үткәрергә, аларда катнашырга хокукы барлыгы турында язылган. Беркемнең дә, шул исәптән органнарның да, мондый эшчәнлеккә каршылык күрсәтергә хакы юк. Синең сәяси ышануларыңа һәм закон кысаларындагы сәяси эшчәнлегеңә беркем дә катышырга тиеш түгел.

Икенчедән, органнар белән, алда әйтелгәнчә, “сөйләшү”дән бөтенләй баш тартырга һәм закон нигезендә повестка белән чакыруны таләп итәргә мөмкин. Сөйләшкән очракта да үзегезгә каршы үзегез бернинди мәгълүмат бирмәскә хаклысыз. Повестка белән чакырткан җиргә барганда исә алдан дусларыңа, милли хәрәкәт җитәкчеләренә хәбәр итеп куярга кирәк. Телефоннан шалтыратып булса да юристлар, журналистлар, кеше хокукларын яклау оешмалары хезмәткәрләре белән киңәшеп алырга була. Үзеңне ялгыз итеп тоймау өчен генә дә шулай эшләү бик файдалы. Хокукларыңның да күп икәнен белеп тор. Каушама, һәрвакыт үз хаклыгыңа һәм рухи көчеңә ышан.

Өченчедән, махсус органнар белән бернинди “үзара килешүгә” дә барырга кирәкми. Мәсәлән: “Монда сез сөйләгәннәрне без беркемгә дә җиткермибез, сез дә бу турыда беркая мәгълүмат бирмәгез”, – дип әйттеләр, ди… Ләкин сездән сорашу оештырган хезмәткәрнең үз өстеннән җитәкчеләр бар, ул аларга “мәгълүмат бирергә” бурычлы. Икенче яктан исә, вакыт узу белән, үзләренә кирәк чакта алар бу “сөйләшү” материалларын бик тиз генә архивтан өстерәп чыгара ала. Мисал итеп, күренекле җәмәгать эшлеклесе, публицист Рафаэль Мөхәммәтдинов белән булган очракны китерергә була. 90нчы еллар башында аннан алынган допросны, ун еллап вакыт узгач, яла ягарга тырышып, телевидениегә чыгарып күрсәттеләр. Югыйсә “конфиденциальлек” турында алдан килешенгән булган (бу турыда ул үзе язып чыкты).

Аннары, органнарда үзегезгә тәкъдим ителә торган теләсә нинди документка да кул куюдан баш тартырга хокукыгыз барлыкны онытмагыз.

…Милли хәрәкәтне алга таба үстерергә дигән максат куеп – киләчәктә аның активистлары белән махсус орган хезмәткәрләре арасында була торган һәр “сөйләшү” сәяси гамәл буларак исәпкә алынырга һәм бу турыда прокуратурага, депутатларга, дәүләт җитәкчеләренә (җитдилек дәрәҗәсенә карап) мәгълүмат җиткерелергә тиеш. Зуррак дәрәҗәле вакыйганы исә матбугат битләрендә язып чыгарга һәм ачыктан-ачык тикшерергә дә кирәктер. Хәбәрдарлык бөтен җирдә дә “махсус органнар”ның башбаштаклыгына каршы иң кулай чара дип санала. Юкка гына “органнар” булып узган һәр контактны “сер итеп саклыйк” дип тормый… Ә аннары күңелеңдә гомер буе йөртә торган сер бик кирәкме соң сиңа?

Өстә әйтеп үтелгән телефон тыңлаулар, почта хатларын ачып тикшерүләр – шулай ук барысы да законсыз эшләр. Чөнки Татарстан Конституциясендә: “Һәркемнең язышу, телефоннан сөйләшү, почта, телеграф һәм башка төр хәбәрләшүләрнең сер булып саклануына хокукы бар”, – диелгән. Аннары, махсус органнарда һәр кеше үзенә карата нинди досье булдырылганны, аның ни өчен ачылганын белергә хаклы. Милли хәрәкәттә катнашкан, сәясәт белән шөгыльләнгән өчен генә кешегә досье ачу, аның телефоннарын тыңлау, хатларын тикшерү бернинди законга сыймый, кеше хокукларын оятсызларча бозу булып тора.

Демократик илләрдә махсус органнарның шуның ише эшчәнлекләре даими рәвештә җәмгыять контролендә тотыла.

90нчы еллар башында демократия шартларында милли хәрәкәтнең дәүләт структураларына тәэсир итү көче зур вакытта органнар бүгенге хәтле үк кыланмый иде. Шуңа күрә хәзерге шартларда милли хәрәкәттә катнашучылар, татарның милли җанлы интеллигенция вәкилләре бер-берсенә аеруча ныклы терәк булырга тиештер. “Курыкмаска! Үз намусыңны һәм кешелегеңне саклап калуның иң яхшы алымы шул… Курку – халыклар коллыгының төп сәбәпләреннән берсе”, – дип язган XX гасыр башында тугандаш азәрбайҗан халкы юлбашчыларының берсе Шәех Мөхәммәт Хыябани.

Татар халкы өстендә тагын да кара болытлар куерган бу көннәрдә милли оешмалар тирәсенә ныграк тупланырга кирәктер (бигрәк тә яшьләргә!). Безнең киләчәк буынга милли проблемалар өеп калдырырга хакыбыз юк! Халыкара хокукый документларга таянып, кыю, максатчан эш иткәндә генә, милләтебез башка халыклар рәтендә лаеклы урынын ала алыр!

Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Яр .

Комментарии