«Шалтыраулар дәвам итә»

Кайвакыт матур-матур тапшырулар карыйсы-ишетәсе килә, әмма эфирдан яңгыраган бер үк сүзләр теңкәгә тия: «Безгә шалтырату бар, сезне тыңлыйбыз», «Сез тапшыруны бик матур алып барасыз. Без Сезне яратабыз», «Әниемнең туган көне иде, берәр матур тапшыра алмассыз микән?», «Пейджерга килгән хәбәрне укып китәбез: «Рамил, мин сине яратам!», «Бу арада минем концерт була, рәхим итегез, менә кассетам чыкты», «Тапшыруыбыз ахырына якынлашып килә», «Безнең белән калыгыз!».

Нервы чыга башлый. Юкмыни соң бүтән сөйләшеп утырырлык җиңелрәк сүз, ә?… Сөйләшә белүче кайда да, сөйләштерүчесе кайда? Сөйләштерүчесе «шундыйрак» булгач, аның рәтләп сөйләшеп утырырга теләүчесе дә булмаячак бит. Без кечкенә чактагы колхоз радиосының сөйләве искә төшеп китте әле. Авыл Советы рәисе булып хөрмәтле Нурҗамал апа торган чак. Махсус белеме юк иде, фермада эшләп дан казанган кеше булгач, күтәрделәр үзен. Иртәнге җыелыш-нәрәдне радио аша гына бирә:

— Җәмәгать, ирешкәннәргә куанып, кул кушырып утыра торган чак түгел. Партия бездән яңа җиңүләр көтә. Әле кичә генә Ташлык авылы буенча сөт тапшыру күрсәткечләрен тикшереп утырдым. Әйбәт, ләкин тагын да әйбәтләп була. Менә Әсма апаны гына алыйк. Әсма апа, сөтең синең әйбәт, куе. Ә бит син аны тагын да күбрәк тапшыра аласың. Уйла әле, Җәваһирәгә дә әйт, балалар бар дип, сөт кысып ятмагыз!

Бу ни хәл бу? Мотыйк абый, кара әле, күрми дә торам, җон тапшырмагансың бит син, ә! Җоның бар бит синең. Давай, ничек итсәң ит: йолкып җыясыңмы, кыркып җыясыңмы, анда минем эшем юк, хөкүмәткә җон планыңны тапшыр. Штубыто башка сүз чыгарлык булмасын.

Тәк, күкәй планы турында. Наилләрнеке әйбәт, Фәхерләрнеке дә ярыйсы, Шәйхразыйныкы түзәрлек, Миңнурныкы чыдарлык. Хәсәнша абый! Карале! Күрми дә торам, оят түгелме сиңа? Ир башың белән бер күкәй дә тапшырмагансың. Хәсәнша абый, авылның почетный кешесе дип тормам, бар халык алдында рисвай итәчәкмен үзеңне. Давай, күкәеңне китереп бир! Дәлше бу турыда сөйләшмибез.

Шәңгәлчә авылы буенча… А-а! Юк, җәмәгать, сезнең белән радио аша гына сөйләшеп булмый, бүген җыям собрание, крупный разговор кирәк. Или собраниегә хәтле сөтегезне, җоныгызны, күкәегезне как положено здавать итегез, или миннән пащады көтмәгез! Бүгенгә бетте. Саубуллашасым да килми.

Нурҗамал апаның сүзен бетереп, радиоузелдан чыгып китүе була, микрофон алдына колхозның алдынгы шоферы Бәгьде абый килеп, белдерү укый башлый:

— Белдерү тапшырабыз! (Кыштыр-кыштыр кәгазь тавышлары килә, өстәлдән әйберләр ишелеп төшкәндәй була, әллә микрофон да мәтәлә инде.) Ах, чукынды, б… Нәрсә дип язган идем соң әле мин анда? Камил, дим, белдерү тәрәзәдән очып чыгып китте, алып кер әле! Вәт авызын… Булмады инде… Тот, тот, суга төшкәнче. Җебегән!

– Син үзең җебегән! Дундук! Кулыңдагы белдерүне дә тотып тора алмагач, ни пычагыма радиоузелга кердең соң, анаңны Сельсоветка чакыртасы нәрсә.

Шул вакыт радиоузелга, боларның сүгенүен радио аша ишетеп, председатель килеп керә.

– Сез нәрсә анда, анагызны… микрофонны сүндермәгән килеш сүгенеп йөрисез. Ну-ка ычкыныгыз әле моннан яппашумайтлар! Икегезне дә печәм хәзер.

Радиоузелда эшләүче Камил, безгә радио аша күренмәсә дә, нәрсәдер әйтергә тели бугай, тик ярсыган предны инде һич туктатып булмый.

Ә микрофон эфирга «матур-матур» сүзләр таратуын һаман дәвам итә:

– Анагызны… денегезне!…

Ул колхоз радиосы гына булса да, тапшырулары кызык иде. Ә хәзер халык эфирга карап үзе сүгенеп утыра. Анда һаман шул бер үк «җыр»: «Кодагыема җыр тапшырсагыз икән. Бәхетләре гомерле, гомерләре бәхетле булсын иде…»

Комментарии