Компьютер чирли

Интернетта вирус үрчи. Июнь башында vkontakte.ru сайтына хакерлар һөҗүм иткән.

Trojan.Hosts.75 вирусы компьютерга кереп урнашып, кулланучылардан акча таләп итә. Әлеге вирус vkontakte.ru социаль челтәрендә утыручыларны аерым бер сәхифәгә юллый. Ә анда, имеш, сайтның администраторлары утыра һәм кулланучы яңадан теркәлү үтәргә тиеш була. Әлбәттә, смс хәбәр җибәреп. “Доктор Веб” компаниясе интернет кулланучыларын сак булырга чакыра. Инде компания тарафыннан бу вирус җиңелгән.

Машина алып кал!

Русия автомобиль базарында чит ил машиналары очсызлана. Июнь башында гына да ул 1,3%ка арзанайган, дип хәбәр итә “Автостат” мәгълүмат агентлыгы. Шул ук вакытта чит ил машиналарына комплект детальләр бәясе дә төшә.

Майор дәшми

Кибеттә берничә кешене атып үтергән майоры Денис Евсюков инде ике ай сак астында тотылса да, тикшерүчеләр сорауларына җавап бирми. “КП” газетасы фаразына караганда, мөгаен, Евсюковның акланыр я булмаса җәзасын җиңеләйтер өчен, берәр нияте бардыр.

Җинаять кодексының 51нче маддәсе нигезендә кеше үзенә каршы шаһитлык итмәскә хаклы. Гаепләнүчеләр бу хокуктан бик еш файдалана һәм шул рәвешле үзләренә зыян салмаска тырыша. Ә судта гына нидер әйтеп гаепләү тикшерүне “ишелергә” мәҗбүр итә. Милициянең дәрәҗәсе турында икенче биттән укый аласыз.

50 кило кәгазь акча урланган

Пермьдә гасыр җинаяте тикшерелә. Инкасатор булып эшләгән кеше урманда, иптәшләренә пистолет терәп, 250 миллион сум акча урлый. “Миңа барыбер, югалтыр нәрсәм юк. Мин СПИДлы”, – дип кычкырып, ул акча белән тулы капчыкларны алып, көтеп торган икенче машинага күчә. Фургонда бикләнеп калган инкасаторлар 15 минуттан соң гына чыгып, милициягә шалтырата ала. 1973 елда туган Александр Шурман саклык банкында инкасатор булып 1995 елдан бирле эшләгән.

Пермь краенда әлеге җинаять турында мәгълүмат бирә алучыга 10 мең доллар бүләк вәгъдә итәләр һәм талаучылар шуның кадәр акча белән эзсез югала алмас дип өметләнәләр, чөнки 250 миллион сум акча 50 кг авырлыкта икән.

Хәзер Александрның хатыны һәм әтисе тоткарланган. Аларда 10 миллион сум акча табылган. Аларның да җинаятькә катнашы бар дип шикләнелә.

Армиядән кыйнап кайтарганнар

Армиядән авыру сәбәпле азат ителгән Дмитрий Казаков эшен хокук яклау үзәге тикшерә. Үзәккә Дмитрийның әнисе Галина Казакова мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, 2008 елның маенда аның улын армиягә алалар. 23 яшьлек егет частька килеп җитүгә, хөкүмәте тарафыннан бүләк ителгән телефонын офицерга бирергә мәҗбүр була. Югыйсә тартып алачаклар. Аннан соң ул әти-әнисенә башка номерларга акча салырга сорап шалтырата. Соңрак өлкән солдатлар тарафыннан аның күп тапкыр кыйналуы мәгълүм була. Хәзер аларга карата җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүче бүген өендә.

Комментарии