Керәшеннәр корылтае

25 июньдә Казанда керәшеннәренең II корылтае узды. Корылтай вәкилләре борынгы киемнәрен, җыр-моңны, гореф-гадәтләрне саклап калып булырмы дигән сорау куя?

Корылтайда барлыгы 117 вәкил катнашты. Алар Татарстанның 25 районыннан җыелды. Җыелышка Удмуртия Республикасында яшәүче керәшеннәр дә килгән иде. Корылтайда рәсми даирә вәкилләре – Татарстанның Президент аппаратының эчке эшләр мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Александар Терентьев, Татарстанның Дәүләт Шурасы депутаты, шураның милли мәсьәләләр башлыгы Разил Вәлиев, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Президент аппаратының җирлекләр белән эшләү бүлегенең баш киңәшчесе Айдар Мирсәетов катнашты.

Чираттагы корылтайда җирле керәшен оешмаларын ачу, туган тел, мәдәният, тарих, яшь буын мәсьәләләре каралды. 2006 елда үткән беренче корылтайдан соң шактый зур эшләр башкарылды, ди керәшен оешмасы җитәкчеләре.

10 ел дәвамында районы Җөри авылында республика күләмендә керәшеннәрнең Питрау бәйрәме үткәрелә. Быел беренче мәртәбә Тройсын бәйрәме республика күләмендә Менделеев районы Иске Гришкино авылында оештырылды. Быел исә Питрау бәйрәмендә Татарстан Президенты тә катнашыр дип көтелә.

КЕРӘШЕННӘРГӘ ИКЪТИСАДЫЙ КРИЗИС АЯК ЧАЛА

Дөньяда барган икътисадый кризис керәшеннәргә дә үз тәэсирен ясамый калмаган. 2009 елның башында ук Татарстан Фәннәр Академиясендә керәшеннәрне һәм ногайбәкләрне (алар Чиләбе өлкәсендә яши) өйрәнү үзәге эшли башларга тиеш була. Әлеге үзәкне төзү карарын Мәрҗәни исемендәге тарих институты кабул иткән иде. Республика керәшен оешмасы җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Иван Егоров сүзләренчә, икътисадый кыенлыклар моңа аяк чалган. “Әмма без өметне өзмибез”, – ди Егоров.

КЕРӘШЕННӘР ТУРЫНДА ДОКТОРЛЫК ДИССЕРТАЦИЯСЕ ЯЗЫЛМАГАН

Соңгы елларда керәшеннәрнең килеп чыгышы күбесенчә чит ил галимнәре тарафыннан өйрәнелгән. Керәшеннәр халыкара “Генография” фәнни проектына да кертелгән. Франция, Япония, Төркия, Америка галимнәре керәшеннәр турында фәнни эзләнүләр алып барды. Япониядән килгән Акира Сакурама исә диссертация яза. Керәшеннәр темасына барлыгы ике диссертация эшләнелгән.

КЕРӘШЕН БАЙЛАРЫ, БҮЛЕШЕГЕЗ!

Керәшен оешмасына Худяков урамында ике катлы йорт та бирелгән иде. Анда керәшеннәр мәдәни үзәге эшләячәк. Әмма әлеге йортны аякка бастырыр өчен, 30 миллион сум күләмендә акча кирәк икән. Йортны төзекләндерү өчен, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә акча биргән. Керәшен хәрәкәте аксакалы Илья Михайлов бу эштә керәшен байларыннан ярдәм көтә.

“Күп эшләр кеше биргән акчага эшләнә. Керәшен эшмәкәрләренә дә бер сүз әйтер идем. Ельцин вакытында Лившиц дигән министр бар иде. Ул берзаман “Бүлешергә кирәк, иптәшләр!”– дип әйтте. Эшмәкәрләр өлеш чыгарса, керәшен йорты бик тиз аякка басачак”, – ди Илья Михайлов.

КЕРӘШЕН ЧИРКӘВЕН УКЫТУЧЫ ҖИТӘКЛӘМӘКЧЕ

Корылтайда дин мәсьәләсе дә читтә калмады. Чарага районы Керәшен Сәрдәсе чиркәве побы Дмитрий Сизов та килгән иде. Аның фикеренчә, керәшен хәрәкәте диннән бик ерак тора. Дмитрий Сизов сүзләренчә, Лениногорск районы Федотовка авылы халкы чиркәүдә поп вазифаларын башкарырга укытучыны куярга җыена. Чөнки ул татарча белә, ә халыкка шул җиткән. телен белүче поплар әзерләнми.

Бу сүзләрдән соң керәшен чиркәүләре өчен махсус кешеләр әзерләү өчен дини семинариядә керәшен бүлеге ачарга кирәк дип табылды. Шулай итеп, керәшен оешмасы Татарстанның христиан дине башлыгына мөрәҗәгать юллаячак. Әмма мондый теләкне керәшеннәр беренче тапкыр гына белдерми икән инде. Корылтайда чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек гореф-гадәтләрнең онытылып баруына басым ясады. Мирасны, сакланган өлешен булса да, барларга, киләсе буыннарга калдырырга тырышырга кирәк. Инде болай да соңарып барабыз, ди алар. Галим, фольклор белгече Геннадий Макаровның аудиотасмаларга моннан 20-30 ел элек яздырып алынган 4 мең тирәсе керәшен җырлары бар икән. “Менә аларны яңа аудиотасмаларга яздырырга кирәк”, – диде ул. Һәм керәшен оешмасыннан бу эшкә ярдәм сорады.

НОГАЙБӘКЛӘРДӘН ҮРНӘК АЛЫЙК!

Керәшен киемнәренең үзенчәлекләрен ныклап өйрәнүче Валентина Максимова исә керәшен музейлары мәсьәләсенә тукталды. Татарстанда бер генә керәшен музееның – Керәшен Сәрдәсендә урнашкан музейның гына дәүләт карамагында булуына борчылу белдерде.

“Мәктәп музейларын җирле керәшен үзәкләре үз карамагына алырга тиеш. Андагы экспонатларны бергә җыеп, рәсемгә төшереп, тарихларын язып калдырырга кирәк. Чөнки бик күп әйберләребез юкка чыгып бара. Казандагы үзәк музейда да керәшеннәргә караган бик күп экспонатлар саклана. Биредә керәшеннәрнең киемен, кулланган әйберләрен күрсәтә торган махсус бүлек ачарга кирәк. Ә бит бик үзенчәлекле мирасыбыз бар. Инде соңара да барабыз. Түгәрәк яулыкларыбыз, дәвәкләребез, муйтумарларыбыз юкка чыгып бара. Калганнарын булса да җыеп, җыентык чыгарасы иде. Билгеле, бу акчалы эш. Керәшен музейлары дигән интернет сәхифә булдырырга кирәк. Бу эшне тизрәк башкарсак иде.

Яхшымы, начармы, этнография музейлары азмы-күпме эшләп тора. Әмма язучыларыбыз, артистларыбызга багышланган музейлар юк. Менә шуларны да кайгыртасы иде. Бу өлкәдә без үзебезнең карендәшләр – ногайбәкләрдән үрнәк ала алмадык. Алар үзләрендә җиренә җиткереп музейлар булдырды. Париж авылы музеена бер кереп чыксаң, ногайбәкнең кем булганын, каян килеп чыкканын шундук аңлыйсың”, – ди Валентина Максимова.

ЭШНЕ ҖИТӘКЧЕЛӘР БАШЛАРГА ТИЕШ

Ә менә Зәй районыннан килгән Петр Минеев керәшен бәйрәмнәрен саклау өчен җитәкчеләр дә эш алып барырга тиеш дигән фикердә тора. Ягъни онытылган бәйрәмне башлап җибәрү башлыклардан, ә дәвам итү халыкның үзенә тапшырыла.

– Керәшен киемнәрен тегү мәсьәләсенә тукталыйк әле. Мамадыш, Алабуга якларында киемнәрне ярыйсы гына тегәләр. Безгә тиз арада милли уен кораллары, киемнәр өчен остаханәләр ачарга кирәк. Моны эшләмәсәк, керәшеннең үзенчәлеген бөтенләй югалтачакбыз, – диде Петр Минев.

КЕРӘШЕННЕҢ ТАМЫРЛАРЫ КАЙДА?

Галимә Татьяна Дунаева быел гына керәшеннәргә багышланган язмаларны бергә туплап, “Керәшен тарихына кереш” дигән китап бастырып чыгарды. Дунаева сүзләренчә, керәшеннәрнең дин, фольклор тарихы бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән.

“Керәшеннәрне Явыз Иван чукындырган дип кенә карыйлар. Ә Идел буендагы төрки халыклар христиан динен IV, VI, IX йөзләрдә үк кабул иткән. Явыз Иван Казанны алганчы, Болгар дәүләтендә дине булганчы, да правослау динен кабул иткәнче, Идел буендагы төрки кавемнәрдә христиан дине үтеп кергән була. Керәшеннәр – христиан динендә калган төрки халыклар булырга тиеш. Чөнки алар бөтенесе дә кая китеп бетсен? Болгар илендә дә христиан динендәгеләр күп булган. Борынгы керәшен җырларында, керәшен кем дип сорасагыз, болгар аның нәселе, дип җырлыйлар. Соңгы вакытларда XVIII-XIX гасырлар гына өйрәнелде.

Керәшеннәр белән кызыксынучылар, җырларны матур итеп башкаручылар бар. Ә менә Геннадий Макаров борынгы фольклорны өйрәнә. “Менә монысы керәшен белән татарның дин кабул иткәнчегә кадәр булган уртак байлыгы”, – ди Татьяна Дунаева.

КЕРӘШЕН ЯШЬЛӘРЕ НИ УЙЛЫЙ?

Корылтайда яшь буын вәкилләре дә катнашты. Аларга да үзләрен борчыган мәсьәләләрне ачыктан-ачык әйтергә мөмкинлек бирелде. Яшьләр исә эшмәкәрлек мәсьәләләренә, туган телне саклауга тукталды. 2013 елда Казанда узачак Универсиада вакытында чит ил кешеләрен керәшен музейларына алып барырга, милли үзенчәлекләрне күрсәтә торган сувенирлар ясарга тәкъдим ителде. Шулай ук, ел саен Бауманда узучы “Мин татарча сөйләшәм” чарасына яңа оештырылачак керәшен яшьләре оешмасы да катнашыр дип өметләнә.

II КОРЫЛТАЙ НӘТИҖӘЛӘРЕ

II корылтай керәшеннәр яшәгән бөтен район-авылларда җирле оешмалар, Кама аръягындагы керәшен оешмалары өчен Яр Чаллыда бүлек ачу, мәктәп балалары һәм яшьләр өчен керәшеннәр турында дәреслекләр булдыру, керәшеннәр белән кызыксынучыларга мөмкинлекләр тудыру, республиканың барлык районнарында милли бәйрәмнәрне уздыру турында карар кабул итте.

Саша ДОЛГОВ

Кайтаваз

Телебезне югалтмыйк!

“БГ”да басылып чыккан Владислав Домолазов һәм Саша Долговның керәшеннәр турындагы язмаларын укып, уйга калдым әле.

Керәшен ни, рус ни, татар ни – барыбыз да Аллаһы Тәгалә бәндәләре. Эшлибез, яшибез, балалар үстерәбез. Барыбыз да кешеләр бит, безне бары дин генә аера. Дөрес, кем нинди диндә була, ул аның үз эше. Нәселе нинди диндә булса, ул шуны тота. Татар булырга хурланалар икән, булмасыннар, керәшен булсыннар.

Ә шулай да мин аларга бик рәхмәтлемен. Безнең татар телен саклап, ватмый-җимерми чын татар телендә сөйләшәләр, матур итеп җырлыйлар, бәйрәмнәрен үткәрәләр. Әле безнең мин татар дип йөргән, мөселман динендә булган кайберәүләр дә вата-җимерә русча сөйләшкән була. Хәтта олы яшьтәгеләр арасында да татарча сөйләшми торганнары бар. Хәзер безнең мөселман динендәге кешеләр гарәп телен өйрәнә инде. Кайберләре мәчетләрдә гарәпчә укыйбыз дип мактана. Ә үзләре татар булса да, рус телендә сөйләшә. Ничек инде үзеңнең ана телеңне белмичә, динне өйрәнергә мөмкин!

Яшьләр арасында да саф татар телендә сөйләшүчеләр, Аллага шөкер, күп. Безнең тел бетми әле ул. Электән телебез, динебез булды һәм булачак та. Тик төнге клублар санын азайтсыннар иде. Һичьюгы, алар ял көннәрендә генә ачылсын. Кайтып кермиләр төнге клубтан. Аларны үзебез дә бозабыз инде. Без балачактан эшләп үстек. Хәзергеләргә бик әллә ни эш тә кушмыйлар бит. Төнлә кайталар да көне буе йоклыйлар. Баланы эшләтеп үстерергә кирәк шул. Андыйлар гына тормыш ямен таба белә. 16-17 яшьтән тудырган баласын да теләсә кайда ташлап калдырмаячаклар.

Фәүзия ЗАРИПОВА.

шәһәре.

Татар булганга сөенәм

“БГ”ның 18 март санында басылган керәшен татары язмасы мине каләм алырга этәрде. “Без ничек бердәм булырга тиеш?!” – дип яза Түбән Камадан Владислав Домолазов.

Без нәселебез белән Ислам диненә кайткан кешеләр. Шуны әйтәсем килә: “керәшен” дип яздырганга мактанучы белән нишләп без бер тамырдан булырга тиеш?! Керәшен татарларының төрлесе бар: мәҗбүри чукындырылганы яки өч сум акчага динен сатканы. Бу кешенең дине өч сумлык, дип уйлыйм. “Кряшен” дигәнче, “пол урыс” дип яздырсын иде. Чөнки урыс динен тотабыз, дигән бит.

15 ел элек бер хуҗаның йөртүчесе булдым. Хуҗа кайтканда, юл буе сүгә иде. Кемгә кирәк булган бу керәшенләштерү?! Мәсәлән, Зоя Александровна бер авыз сүз русча белми. Исеме русча булгач, белергә тиеш тә бит, юк шул.

“Керәшен” дип яздыра алгансың икән, керәшен язуын да уйлап тап. Белмәсәң, болай эшлә: бер сүзең – русча, икенчесе татарча булсын.

“БГ”ны эшкә алып бардым. Бездә өч керәшен татары эшли. Аларга да укырга бирдем.

Татарларның диненнән үрнәк ал. Алар кеше җирләп, кабер өстендә аракы эчми. Шуңа татар булганга сөенәм.

Айдар СӘЛИМОВ.

шәһәре.

Комментарии