- 30.05.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №22 (31 май)
- Рубрика: Архив
30нчы май көнне иртәнге якта Казанның Бондаренко урамындагы фатирында татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһапов вафат булды. Аңа 49 яшь иде.
Бу хактагы хәбәр интернетта һәм журналистлар арасында тиз таралып өлгерде. Социаль челтәрләрдә «үз үлеме белән үлмәгән икән» дип язучылар шактый булды, ә мәрхүмнең якыннары – элеккеге хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова һәм кызы Зәринә дә әлеге уңайдан журналистларга аңлатма бирерлек хәлдә түгел иде. Шулай ук мәрхүмнең төп проектларыннан берсе булган Айсылу Габдинова да, бу темага сөйләшүдән баш тартты. Шиһаповның нәрсә аркасында вафат булуы турындагы мәгълүмат кичке якта гына билгеле булды.
Полиция хезмәткәрләре Илфак Шиһаповның үз үзенә кул салу ихтималын кире какты, төгәл нәтиҗә ясар өчен, җәсәден медицина экспертизасына җибәрделәр.
Илфак Шиһаповның вафатын беренче булып кызы Зәринә ачыклаган. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә иртәнге 9ларда әтисе янына килгәнлеген әйткән. Кызының сүзенә караганда, әтисенең йөрәге тоткан.
Илфак Шиһапов үзенең үләчәген алданрак та сизгән ахрысы, дигән фикер туа, чөнки «Вконтакте» сәхифәсендәге битендә ул 20нче май көнне: «Китәм инде… Үкенечсез, үпкәсез. Күкләремә рәхмәт әйтеп… Мин яратам сезне кешеләр…» дигән һәм 23нче майда: «Я был… Я был в вашей жизни» дип, язулар калдырган.
Мәрхүмне туган ягында – Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләячәкләр. Җирләү көне 1нче июньгә билгеләнгән. Илфак Шиһапов белән хушлашу 31нче майда 9.30 сәгатьтә, аның соңгы эш урыны – «Шәһри Казан» редакциясендә, Чистай урамы 5нче йортта була, дип хәбәр иттеләр.
Гөлнара САБИРОВА, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире:
– Аның кебек чиста йөрәкле, ачык күңелле кешене башка белмим. 2002нче еллардан бирле, «Татарстан яшьләре»ндә эшләгәндә үк таныш идек без аның белән. Һәм «Шәһри Казан»га баш мөхәррир булып билгеләнгәч, мин аны үзем чакырып китердем. Коллега гына түгел, минем өчен якын дус та булды ул. Шәхси серләребезне дә сөйләшә идек. Нинди генә темага алынса да, кеше күңеленә тиярдәй итеп язды, укучыны битараф калдырмады ул. Аның планнары шундый күп иде. 18нче май көнне кара-каршы утырып сөйләштек, аннан күпме тапкырлар озаклап телефоннан аралаштык. Кызганыч, тормышка ашырырга өлгермәде… Илфакның сәламәтлегенә зарланганы булмады, тик аның йөрәк белән үлүенә бер дә гаҗәпләнмәдем, чөнки бу хәзерге вакытта бик еш очрый торган әйбер. «Вконтакте»дагы язуларына килгәндә исә, әллә ни исем китмәгән иде, Илфак иҗат кешесе бит, андыйларга хас булганча, төшенкелеккә бирелү гадәте дә бар иде. Әмма төгәл бер нәрсәне әйтә алам: хәзер аның социаль челтәрдәге язуларына нигезләнеп, ул үзенә кул салган дигән сүзләр йөри. Бу дөрес түгел, моны моргка барган, аның фатирында булып кайткан кеше буларак, төгәл әйтәм.
Илназ ГАРИПОВ, җырчы:
Ул күптән түгел бер ай тирәсе больницада ятып чыккан иде. Соңгы мәртәбә, аның белән 7нче май көнне сөйләштек, авылына кайтып барган чагында шалтыратты. «Вконтакте»да язган сүзләрен укысам да, мондый хәл булыр дип уйламаган идем. Ул андый нәрсәләр язарга оста иде инде, мин аның андый чыгышларына ияләнгән дә идем. Шуңа күрә әллә ни исем китмәде. Андый күңел төшенкелегенә бирелә торган гадәте бар иде аның. Ул минем администратор иде, бик күңелле кеше булса да, аның шул ачык йөзлелеге астында моңсу гына кеше утыра иде. Без аның белән озак эшләмәдек, ләкин ара-тирә шалтыратышып, хәлләр белешеп тора идек. Соңгы шалтыратканда бик шат иде ул. Көлешеп, хәлләр яхшымы, дип сөйләшеп алдык. Сабантуйлар җитә бит, дип, анда чыгыш ясаулар буенча да сөйләшкән идек… Өлгерәлмәдек…
Рәмис ЛАТЫЙПОВ, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар редакциясенең баш мөхәррире:
– Илфак белән 18 ел танышмын. Бөтен кешенең дә үлеме көтелмәгән була инде ул, ләкин Илфакныкы турында ишеткәч, минем хәтта ышанасым килмәде. Ул бик үзенчәлекле кеше иде, аның белән төзегән бик күп планнарыбыз бар иде. Без бер ел элек Илфак белән тормышка мөнәсәбәтебез хакында әңгәмә формасында китап яза башлаган идек. Ул китапның хәтта әзер бүлекләре дә бар, ләкин язылып кына бетмәде. Тормыш гел шулай барыр төсле ул. Күптән түгел Илфак белән сөйләшкән идек, «Әйдә, берәр көнне Мәскәү базары янындагы кафеда очрашабыз да, чәй эчә-эчә, тормыш хәлләре турында сөйләшәбез», – дип килешкән идем. Бу атнада очрашырга тиеш идек, өлгерми калдым. Кеше югалгач кына аңлыйсың: күпме генә теләсәң дә очраша алмаячагыңны… Аның бер гадәте бар иде – сәгать ничә булуга да карамастан: төнге 12ме ул, 2ме, шалтырата да: «Йокламыйсыңмы? Ничек хәлләр соң, малай? Әйдә, сөйләшик әле?» – дип әйтә иде. Аның тонына кадәр истә калган. «Нихәл соң, малай?..» Илфак күпкырлы шәхес иде. Ә аның Илсөя Бәдретдинова җырлаган җырлары – татар эстрадасында үзе бер ачыш булды. Социаль проблемалар хакында андый җыр җырлаган кеше юк иде әле.
Иркә, җырчы:
– Илфак Шиһаповның җырларын да җырлый алмадым, көн саен очрашып йөри торган дустым да булмады, тик аның белән концертлар вакытында очрашып, сөйләшә идек. Кеше белән аралашкач, аның кем икәнен бер сөйләшүдән аңлап була. Илфак абый турында нәрсә генә сөйләсәләр дә, гаиләдәге низагыннан соң, Илсөяне якласалар да, минем аңа карата мөнәсәбәтем әйбәт иде. Мин аны бик нык хөрмәт итә идем. Үзем дә белмим ни өчен. Кара эчле түгел иде ул. Ачык йөзле. «Иркә, ничек хәлләрең, сеңлем? Син бит инде безнеке, үзебезнеке. Конкретный кеше!» – дигән сүзләр әйтә иде миңа. Яңа концерт программамны төзер алдыннан Илфак абый белән очрашу турында план корып йөргән чагым иде минем. Җыр җырлаган арада, халыкка да кызыклы булырдай ниндирәк сүз сөйләргә икән, дип киңәшләшәсе идем. Өлгерә алмадым… «К черту!» концертлары да, шундый шәхесне югалттым. Аның күзләре дә моңсу иде соңгы вакытта. Кызгандым мин аны. Ярты көнем елап үтте, хәзер менә онытылу өчен, үз эшләрем белән шөгыльләнергә чыгып киттем.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ:
Мин Илфак белән кайчан танышканымны хәтерләмим дә инде. Аның Түбән Камадагы чагы. «Татарстан яшьләре»ндә резонанслы мәкаләләре чыга. Әле дә хәтеремдә, шуларның берсе – «Җүләрләр йорты» дигәне мине тетрәндерде. Мин «Татарстан яшьләре»нең штаттан тыш хәбәрчесен эзләп табып «Әйбәт гайбәт» тапшыруына чакырдым. Ихлас кеше икәне шунда ук күңелемә ятты. Өстәвенә талантлы да. Ә андыйларны бик хөрмәт итәм, шуңадырмы, бик тиз дуслашып киттек. Ул «Оскар» компаниясендә эшләгәндә минем туган авылымда 3–4 мең кеше җыелган Кичке Сабантуйлар оештырырга булышты. Автобусларга төялеп кайткан шул кадәр артистны бер мәйданда минем туган ягымда беркайчан да күргәннәре булмады. Әле дә халык сорый. Аннан Илфакның чат саен чишмәләр чыккан туган авылында чишмәләр ачуда, шулай ук ул оештырган урам бәйрәмнәрендә катнашырга, берничә тапкыр аның туган нигезендә кунак булырга туры килде. Әти-әнисе дә искиткеч ачык, киң күңелле кешеләр иде… Илсөя белән бик матур гаилә булдылар. Әллә күз тидердек. Соңгы елларда ул бәхетләре дә кителде. Халык арасында да явызрак кыланучылар булды. Берәүләр Илфакны, икенчеләре Илсөяне сүкте. Ир белән хатын арасына кергәнче гүргә кер, диләр. Мин бу гаиләнең таркалуына борчылдым. Ләкин берәүне дә гаепләмәдем. Инде менә шул нахак гайбәтләрне дә кешелекле Илфакның йөрәге, олы булса да, күтәрә алмагандыр.
Мин авыр хәбәрне ишеткәч, өнсез калдым. Ярый әле бик тыгыз эш көнем иде, газетабызны укучыларыбыз өчен әзерлисе бар… Юкса, җанымны кая куяр идем?! Менә аннан соң… Татар журналистикасы, татар эстрадасы Илфаксыз ничек яшәр… Иртәрәк янды, ашыгыбрак атлады, юк, иҗади тормыш юлыннан йөгереп барды Илфак. Әйтеп карадым, тик аны үзгәртерлек түгел иде…
Ә инде «Вк»дагы язуларына килгәндә, ул элек тә шулай кискен белдерүләр ясаштыра иде. Шуңа игътибар итүче булмагандыр. Кызганыч, мин ул челтәрләргә кермим диярлек, вакыт җитми… Күрсәм, бәлкем, сөйләшкән булыр идек. Бәлкем, ярдәм кирәк булгандыр… Кызганыч, инде соң. Үлем үкенечле була шул. Аеруча Илфак кебек талантлы шәхес, уйламаганда, әле зур эшләр майтарып, алга олы планнар белән яшәгәндә китеп барса… Гафу ит, Илфак!!! Без кешенең кадерен, аны югалткач кына бар тулылыгы белән аңлыйбыз шул. Бу язмышыбызның, тормышыбызның ачы хакыйкате. Урының оҗмахта булсын. Без сине беркайчан да онытмабыз. Якыннарыңа Аллаһы Тәгалә бу тирән кайгыны кичәргә көч, сабырлык та бирсә иде.
***
Әлеге зур югалту уңаеннан, Илфак Шиһаповның якыннарының, дуслары һәм туганнарының, коллегаларының, редакциябез, «Безнең гәҗит» укучылары исеменнән, кайгыларын уртаклашабыз. Изге рамазан аенда җан биргән күпкырлы шәхеснең урыны җәннәтнең түрендә булсын иде!
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии